СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Календарно тематическое планирование урока татарского языка в 2 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Календарно тематическое планирование расчитано 1 час в неделю, 34 урока в год.

Просмотр содержимого документа
«Календарно тематическое планирование урока татарского языка в 2 классе»




2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле фәне буенча планлаштырылган нәтиҗәләр


Өйрәнелә торган бүлек

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗә

Шәхси нәтиҗәләр

Укучы өйрәнә

Укучы өйрәнү мөмкинчелеген ала

Без мәктәпкә барабыз”

Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белергә.

1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белергә.

Яңа уку елына нинди уку-язу әсбапларын алу турында, уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы турында әйтә белергә;

- татар теленең хәреф-аваз системасын сөйли белергә;

-дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белергә;

- фикереңне дәлилли белү; -нинди предметтан контроль эш икәнен, дөрес эшләгәнне, эшләмәгәнне әйтә белергә;

- урамга чакыра, чыкмау сәбәбен аңлата белергә.

Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү;

- үзеңнең яшәгән төбәкнең исемен дөрес әйтергә, кайда яшәгәнлегеңне әйтергә

- шигырьнең эчтәлегенә төшенү, тәрҗемә белән уку, хикәянең эчтәлегенә төшенү, сәнгатьле уку.


Регулятив: эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып,эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү: фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килә белү.

1. Үзеңне Рәсәй гражданины итеп тою. Рәсәй халыкларының һәм дөнья халыкларының  теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау.

2. Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек һәм мөмкинлекләре.

3. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль, аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту) , үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру.

4. Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү .

Көзге уңыш”

-яшелчә исемнәрен белү, аларны дөрес әйтергә,

-яшелчәләр, җиләк-җимешләрнең тәмен әйтә, аларны сурәтли белергә,;

- көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белергә,;

-урамга уйнарга чакыра белергә,.

- текст эчтәлеген сөйли белергә;

- базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү;

- яшелчә ләрне сорый, кирәклеген, яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү: тиешле мәгълүматны таба белү; сөйләм берәмлекләрен логик чылбырга салу.

Коммуникатив: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Мин чисталык яратам”

-шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белергә;

-тән әгъзаларын атый белергә.

- табибка кайсы җирең авыртуы турында хәбәр итә белү;

- авыру кешенң хәлен сорарга, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.

Регулятив: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү,уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү: объектларны чагыштыру,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү,эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү.

5.Төркемнәрдә һәм җәмгыятьнең төрле оешмаларында үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү;

оештыру эшчәнлегендә компетентлык кыйммәтләрен үзләштерү; бердәм башкарыла торган эшчәнлеккә уңай караш тудыру;

үзеңдә лидерлык сыйфатларын тормышка ашыру ысулларын формалаштыру.

6. Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуын, үз-үзенне тоту, юлларда, транспорта үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру.

1. Үзеңне Рәсәй гражданины итеп тою. Рәсәй халыкларының һәм дөнья халыкларының  теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау.

2. Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек һәм мөмкинлекләре.

3. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль, аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту) , үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру

4. Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү .

5.Төркемнәрдә һәм җәмгыятьнең төрле оешмаларында үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү;

оештыру эшчәнлегендә компетентлык кыйммәтләрен үзләштерү; бердәм башкарыла торган эшчәнлеккә уңай караш тудыру;

үзеңдә лидерлык сыйфатларын тормышка ашыру ысулларын формалаштыру.

6. Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуын, үз-үзенне тоту,юлларда, транспорта үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру.

Кыш”

-кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белергә;

- кышкы уен төрләрен әйтергә, уенга чакыра белергә;

-Һава торышын сорый, әйтә белергә;

- Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белергә.

- тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү;

-- Яңа ел бәйрәме белән котлый белү, бәйрәмгә чакыра белү.

Регулятив: укудагы уңышларның,уңышсызларның сәбәбен аңлый,анализлый белү.

Танып белү: уку максатын иөстәкыйль билгеләү,төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру, анализлау.

Коммуникатив: коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып белү: эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау,классификация өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

Коммуникатив:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу кабылын төзү.

Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү,бурычларны билгели белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу,иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгортм булдыру,объектларны чагыштыру

Коммуникатив:мәгълүматны туплау өчен,күмәк эш башкару, әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү, коммуникатив мәсьәләгә таянып,фикерне төгәл итеп җиткерү.

Регулятив: укытучы ярдәме белән макста кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып белү: тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау,объектларны чагыштыру,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү,бурычларны билгели белү, эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү: фикерләрне логик чылбырга салу,иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Безнең гаилә”

- гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белергә,;

- бер-береңнең нәрсә яратканын сорый һәм җавап бирә белергә;

- татар халык ашларын белергә,;

-өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белергә.

- ниди ашлар пешергәнне әйтә белү, бер-берңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү;

- өстәлдә нинди предметлар барлыгын әйтә, сорый белү

Яз”

-яз билгеләрен белергә,;

- урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый,әйтә белергә.

- язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү;

- бәйрәмдә нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтү.

Туган ягым”

-бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белергә;

-Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белергә;

-Татарстанда яшәгән хайваннарны әйтә белергә;

-нинди транспортта барганыңны әйтә белергә;

-кайсы шәһәргә барганыңны сорый белергә;

-светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә белергә;

-әти-әнинең һөнәрен атый белергә;

- җәйге уен төрләрен әйтә белергә

- юл аша чыгу кагыйдәләрен әйтә белү;

- авыл табигате турында сөйли белү;

-җәйге һәм кышкы уен төрләрен әйтә белү.

Кибеттә”

-кием исемнәрен, бер-береңә комплимент әйтә белергә;

-киемнәрне сорый, нинди кием яратканыңны, килешүен әйтә белергә;

-ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәген әйтә белергә.


-кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә белү;

- кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

Җәй ”

-җәй көне турында сөйли белергә;.

-урманга барганыңны, җиләк җыйганыңны әйтә белергә.

- каникулны ничек үткәрү турында сөйли белү.







































2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле буенча укыту фәненең эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Темага караган төп төшенчәләр

Сәгать саны

Без мәктәпкә барабыз”

Кирәк, кирәк түгел сүзләрен сөйләмдә куллану. Нишли? нишләми? сораулары. Кая? Кайда? сораулары. Хикәя фигыльнең хәзерге заман юклык формасы. Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Көз билгеләре.

7

Базарда”

Нишли? нишләми? сораулары. Яшелчәләр, җиләк-җимешләр. “Базарда» тексты. 11-20 гә кадәр саннар. Көз турында сөйләшү. “Көзге уңыш”.

4

Мин чисталык яратам”

Кая? Кайда? сораулары. Тән әгъзалары. Исемнең 1 зат тартым кушымчасы. “Марат авырый” тексты.

4

Кыш җитә”

Хикәя фигыльнең хәзерге заман юклык формасы. Сыйфатның гади дәрәҗәсе.

3

Безнең гаилә”

Билгеле үткән заман хикәя фигыль. 1-20 гә кадәр саннар. Исемнең төшем килешендә төрләнеше. Исемнең төшем килешендә төрләнеше.

4

Яз”

11-100 кадәр саннар. Әле, бит кисәкчәләре.

2

Туган ягым”

Ялгызлык исемнәр. Төсне белдерүче сыйфатлар. “Мин авылда яшим” тексты.

Нинди? Ничә? Нишли? сораулары.

4

Кибеттә”

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше. Без киемнәр алабыз. Кирәк, кирәк түгел. “Кибетттә”диалог. Киемнәр кибетендә.

3

Җәй ”

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат күплек формасы. Тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.

3

Барлыгы


34




















2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле буенча

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп төзелгән календарь-тематик план


Өйрәнелә торган материал, тема

Сәгать саны

Үткәрү вакыты:

Укучыларның төп уку эшчәнлеге төрләре

Планлаштырылган срок

Фактик

Срок

Без мәктәпкә барабыз” (7 сәгать)


1

Кирәк, кирәк түгел сүзләрен сөйләмдә куллану.

1

1.09


Кирәк, кирәк түгел сүзләрен сөйләмдә куллану. Төрлечә сәламләү төрләрен белән танышу. Эшчәнлек өчен эш урыны әзерләү, эш тәртибен аңлап уку, төрлечә сәламләү.

2

Нишли? нишләми? сораулары.

1

8.09


Нишли? нишләми? Сорауларына җавапны куллануны ныгыту. Билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирү

3

Кая? Кайда? сораулары.

1

15.09


-га, -гә, -ка, -кә кушымчалары. Укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү.

4

Хикәя фигыльнең хәзерге заман юклык формасы.

1

21.09


Хикәя фигыльнең хәзерге заман юклык формасы. –мый, -ми кушымчалары. Аңлап уку белү, тиешле мәгълүматны сайлап алу.

5

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

1

28.09


Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең сораулары нишләде?, нишләмәде?, кушымчалары –ды, -де, -ты, -те.

6

“Без мәктәпкә барабыз” циклын кабатлау.

1

5.10


Грамматик күнекмәләрне кабатлау. Ситуатив күнегүләрдә ныгыту.

7

Көз билгеләре.

1

12.10


Көз билгеләрен әйтә белү. Сайлап алу күнекмәләрен үстерү.

Базарда (4 сәгать)


8

Яшелчәләр, җиләк-җимешләр.

1

19.10


Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү. Яшелчәләр, җиләк-җимешнең тәмен әйтү, аларны сурәтләү.

9

“Базарда» тексты. 11-20 гә кадәр саннар.

1

26.10


Текстны сәнгатьле уку. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә, базарда җиләк-җимешләр сорап ала белү

10

Көз турында сөйләшү.

1

9.11


Парларда һәм күмәк эшләү. Көз билгеләрен әйтү.

11

“Көзге уңыш”. Диалог

1

16.11


Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтү.Диалог төзү.

Мин чисталык яратам (4 сәгать)

12

“Алсу – пөхтә кыз” тексты.

1

23.11


Сәнгатьле уку. Шәхси гигиена предметларын атау.

13

Тән әгъзалары. Исемнең 1 зат тартым кушымчасы.

1

30.11


Тән әгъзаларын атау. Чагыштырып нәтиҗә ясау. Исемнең 1 зат тартым кушымчасын сөйләмдә куллану.

14

“Марат авырый” тексты.

1

7.12


Текстны сәнгатьле уку. Укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү

15

Диалог. “Табибта.”

1

14.12


Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару,чәй, ... тәкъдим итү.

Кыш җитә (3 сәгать)


16

Сыйфатның гади дәрәҗәсе.

1

21.12


Сыйфатның гади дәрәҗәсе. Парларда һәм күмәк зшләү, Яңа ел бәйрәме белән котлау.

17

“Тауда”. Диалог

1

11.01


Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, аралашу. Сәнгатьле уку. Сорауларга җавап бирү. Диалог төзү

18

“Гали җимлек ясады” тексты.


1

18.01


Сәнгатьле уку. Сорауларга җавап бирү. Үз фикереңне әйтә белү. Геройларга характеристика бирү.

Безнең гаилә” (4 сәгать)


19

1-20 гә кадәр саннар.

1

25.01


1-20 гә кадәр саннарның кулланышын ныгыту. Гаилә әгъзаларының исемнәрен атау. Парларда һәм күмәк гаилә әгъзаларының исемнәрен, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтү өстендә эшләү.

20

Исемнең төшем килешендә төрләнеше.

1

1.02


Кемне? нәрсәне? сораулары, -ны, -не кушымчалары.Чагыштырып нәтиҗә ясау.

21

Әнине яратам төзелмәсе.

1

8.02


Әнине яратам төзелмәсе. Әңгәмәдәшең белән аралашу. Сорауларга җавап бирү

22

Өй хезмәте. “Майны кем ашады?”тексты

1

15.02


Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтү.Текстны уку һәм сорауларга җавап бирү. Парларда эшләү.

Яз” (2 сәгать)

23

11-100 кадәр саннар.

1

22.02


11-19 га кадәр кушма саннар, 21 дән тезмә саннар икәнлеген әйтү. Чагыштырып нәтиҗә ясау.

24

Әле, бит кисәкчәләре.

1

1.03


Укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтү. Монолог

Туган ягым” (4 сәгать)


25

“Минем туган ягым” темасы буенча лексик-грамматик берәмлекләр кертү.

1

15.03


Текст алды, тексттан соң күнегүләрне эшләү, текстны укуга әзерлек.

26

Ялгызлык исемнәр.

1

22.03


Классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү. Татар телендә ялгызлык исемнәре.

27

Төсне белдерүче сыйфатлар.

1

5.04


Төсне белдерүче сыйфатларны урынлы куллану, җавапларда дөрес куллану.

28

“Мин авылда яшим” тексты.

Нинди? Ничә? Нишли? сораулары.

1

12.04


Чагыштырып нәтиҗә ясау. Авыл турында сорауларга җавап бирү, Нинди? Ничә? Нишли? сорауларына җавап бирә белүне оештыру.

Кибеттә (3 сәгать)


29

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше.

1

19.04


Минем күлмәгем төзелмәсен сөйләмгә кертү.Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү, темага караган сорауларга җавап бирә белү.

30

Без киемнәр алабыз. Кирәк, кирәк түгел.

1

26.04


Әйбернең кирәклеген, кирәк түгеллеген әйтү. Кием исемнәрен, кибеткә барганыңны, нәрсә алганыңны әйтү

31

“Кибетттә”диалог.

Киемнәр кибетендә.

1

3.05


Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлау. Тема буенча диалогта катнашуны оештыру.

Җәй (3 сәгать)

32

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат күплек формасы. Контроль эшкә әзерлек.

1

10.05


Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат күплек формасын искә төшерү. Еллык контроль эшкә әзерлек.

33

Б. Рәхмәтнең “Матур җәй”шигырендә грамматик материал.

1

17.05


Сорауларга җавап бирү, әңгәмәдә катнашу .

Шигырьне сәнгатьле уку. Ятлау

34

Тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.

1

24.05


Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыру, сорау кую, җавап бирү.






















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!