СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Календарно-тематическое планирование уроков родного (татарского) языка в 4 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Календарно-тематическое планирование уроков родного (татарского) языка в 4 классе»

Календарно - тематическое планирование уроков родного (татарского) языка в 4 классе



Дата

Тема урока с указанием этнокультурных особенностей

Республики Башкортостан

к/ч

Примеч

план

факт

1

4.09


Повторение изученного в 1 – 3 классах

1-3 нче сыйныфларда үткǝннǝрне кабатлау



2

11.09


Лексическое значение слова

Сүзнең лексик мǝгънǝсе



3

18.09


Заимствованные слова

Алынма сүзлǝр



4

25.09


Контрольное списывание “Зимний лес”

Контроль күчереп язу “Кышкы урман”



5

2.10


Работа над ошибками

Хаталар ɵстендǝ эш



6

9.10


Однозначные и многозначные слова

Бер мǝгънǝле hǝм күп мǝгънǝле сүзлǝр



7

16.10


Фразеологизмы

Тотрыклы сүзтезмǝлǝр



8

23.10


Омонимы

Омонимнар



9

6.11


Синонимы

Синонимнар



10

13.11


Антонимы

Антонимнар



11

20.11


Морфемы

Тамыр hǝм кушымча



12

27.11


Сүз ясагыч кушымчалар

Словообразовательные частицы



13

4.12


Окончание

Тɵрлǝндергеч кушымчалар



14

11.12


Сложные слова

Кушма сүзлǝр



15

18.12


Контрольный диктант “ Хлеб”

Контроль диктант “Икмǝк”



16

25.12


Работа над ошибками

Хаталар ɵстендǝ эш



17

15.01


Парные слова

Парлы сүзлǝр



18

22.01


Сочинение “Как я провёл зимние каникулы”

Инша язу



19

29.01


Работа над ошибками

Хаталар ɵстендǝ эш



20

5.02


Словосочетание

Тезмǝ сүзлǝр



21

12.02


Изложение “Буран”

Изложение “Буран”



22

19.02


Работа над ошибками

Хаталар ɵстендǝ эш



23

26.02


Нарицательные и собственные имена существительные

Ялгызлык hǝм уртаклык сүзлǝр



24

5.03


Единственное и множественное число

Берлек hǝм күплек сандагы сүзлǝр



25

12.03


Изменение имен существительных по падежам

Исемнǝрнең тартым hǝм килеш белǝн тɵрлǝнеше



26

19.03


Изложение “Лиса”

Изложение “Тɵлке”



27

26.03


Работа над ошибками

Хаталар ɵстендǝ эш



28

9.04


Настоящее время глаголов

Хǝзерге заман хикǝя фигыль



29

16.04


Прошедшее время глаголов

Үткǝн заман хикǝя фигыль



30

23.04


Будущее время глаголов

Килǝчǝк заман хикǝя фигыль



31

30.04


Глаголы повелительного наклонения

Боерык фигыль



32

7.05


Спражение глаголов

Боерык фигыльнең тɵрлǝнеше



33

14.05


Контрольный диктант “ Агыйдел”

Контроль диктант “Агидель”



34

21.05


Работа над ошибками

Хаталар ɵстендǝ эш











































Контроль эш текстлары



Контроль диктант «Агыйдел»

Агыйдел! Моңлы да, нурлы да, алкын да ул. Көмештәй ак та, фирүзәдәй яшел дә, күк йөзе кебек зәңгәр дә аның сулары. Ə су буйлары? Бөдрәләнеп үскән таллары, шомырт, балан, карлыган куаклары. Күзләрне иркәләгән, күңелләрне назлаган береннән –бере матур чәчәкләр.

Рәхмәт яусын бабайларга: авыл өчен урынны белеп сайлаганнар, Агыйделнең үзендә генә түгел, авыл ягындагы зур күлдә дә иртә-кичен балыклар уйный, Кызыл күзле акчабаклар, ала - колалы алабугалар, алтын тәңкәле табаннар, Береннән – бере зур судак, опты, корбан балыклары, уйнаклый_ уйнаклый йөзеп, Агыйделгә сихри ямь бирәләр.



Контроль күчереп язу «Кышкы урман»

Бүгенге чатлама суыкта урман тып-тын. Орлыклы үләннәрне калын кар басып киткән. Юкә агачының тәмле, туклыклы орлыкларын кошлар күптән чүпләп бетергәннәр.

Димәк, урманда кышларга калган батыр кошларга азык беткән. Димәк, кышкы урманда ачлык башланган. Урман дуслары - кеченә кошчыклар. Алар бит җәй буена әйтеп бетергесез файдалы эш башкаралар. Алар дөнья бизәге булган урманны hәртөрле заралы кортлардан, бөҗәкләрдән тазарталар. Алар урманның докторлары, санитарлары, шул ук вакытта оста музыкантлары да.





Контроль диктант «Икмәк»

Минем картәнием икмәк кадерен бик белгән кеше иде, әллә озын гомере шул икмәк кайгысы белән үткәнгә инде, икмәкне дөньядагы бар нәрсәдән өстен куеп олылый, теләсә ничек әрәм итүне hич кенә дә тыныч кичерә алмый иде, Ашаганда сынык калдыру түгел, валчыгын да төшертми җыйдырып алдыра иде, өйгә берәрсе керсә, hич буш чыгармас. Аның яңа пешкән икмәген күрше -тирә тәмләп калмас иде.

Безнең муллыкка чыгып, икмәккә туенып яшәвебезне күреп үлде картәни.

— Икмәк кадерен белегез,- диде эбием соңгы сүзендә дә.





Изложение «Буран»

Баеп барган кояшның cоңгы аксыл нурлары тау артына яшеренгәч, бик зур кар болыты күк йөзен каплап алды, Вак кына кар бөртекләре төшә башлады. Күп тә үтмәде, далада котырынып кар яварга тотынды, Кинәт кенә төн булды, Буран бөтен көченә котырына, коточкыч ыжгыра. Дала җиле көчәеп китте. Барысы да ап-ак карга күмелде. Буран сәгать саен мәрхәмәтсезрәк була барды. Төн буе hәм икенче көнне көн буе котырынды, юл булмады. Тирән ерымнарда биек калкулыклар хасил булды. Ниhаять, котырынган җил тынды. Аяз күк йөзенә кояш чыкты. Аның нурлары дулкынсыман карларда уйнады.





Изложение «Төлке»

Əкиятләрдә төлке hәрвакыт акыллы, хәйләкәр. Чынлыкта исә ул хәйләкәр, хәтта иң сак җәнлек тә түгел.

Төлке бик кызыксынучан. Кайчакта шул кызыксынуы аркасында ул саклык кирәген дә онытып җибәрә. Ләкин төлке яшеренергә бик оста. Аның ишетүе, күрүе hәм ис сизүе бик яхшы. Шулар аны дошманнан саклый.

Төлке күпләп куяннарны ашый дигән сүз дә дөрес түгел. Ул бакалар да, кәлтә еланнары да, бөҗәкләр дә ашый. Җәй көне үлән азыкларыннан да баш тартмый. Ләкин төлкенең иң төп азыгы - тычкан. Бер ел эчендә ул берничә мең тычкан тота.

Кыш көне төлкенең арт аякларына басып йөргәнен, сикергәнен, әйләнгәнен күрергә була. Читтән караганда төлке бии дип уйлыйсың. Чынында иcә ул кар астында йөгерешкән тычканнарны тыңлый. Аз гына чыелдау ишетелдеме, төлке ул кимерүчене тапты дигән сүз.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!