СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Канатлы дусларыбыз.

Категория: География

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сезнең һәм кошлар арасында дуслык ныгысын. Шулай итеп КВНыбызны башлыйбыз

Просмотр содержимого документа
«Канатлы дусларыбыз.»

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" филиалы - «Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе"













Класстан тыш чара











Биология укытучысы

Галиева Резедә Шәйхенур кызы әзерләде





Максат. Укучыларда биология фәненә кызыксыну уяту өчен шартлар тудыру, белемнәрен актуальләштерү, талантларын ачу. Балаларның коллективта эшләү күнекмәләрен үстерү, шул ук вакытта белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәтергә, вакытны дөрес файдаланырга өйрәнү. Аңлы рәвештә табигатьне, кошларны саклау теләген уяту, күзәтүчәнлекләрен арттыру.

Җиһаз: ребулар, башваткычлар, рәсемнәр, плакатлар, стена газеталары кошлар турында презентация.

Уенда 6-8нче сыйныф укучылары катнаша. Балалар алдан ике командага бүленә. Командаларга өй эше бирелә. Капитанны сайларга, командага исем, эмблема, девиз, сәламләү, кошлар турында өч сорау әзерләргә.

Кичәне укытучы яисә югары сыйныф укучылары алып бара.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Алдан төзелгән план нигезендә “Кошлар безнең дусларыбыз” темасына укучылар ясаган рәсемнәр, плакатлар, стена газеталары эленә.

Беренче алып баручы. Хәерле көн хөрмәтле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар. Бер генә минутка күз алдыгызга китерегез әле – кинәт дөньяда барлык кошлар тынып калды ди. Әйләнә – тирәбез нинди ярлы, күңелсез, күпме сөенеч, шатлыклардан мәхрүм булыр иде. Сыерчыклардан башка язны, акчарлаклардан башка диңгезне, сандугачлардан башка урманнарны күз алдына китерү кыен. Бакчаларда күпме корткычларны юк итәләр кошлар.

Икенче алып баручы Менә ни өчен бүгенге кичәбезне канатлы дусларыбызга багышлыйбыз. Бу кичә һәркайсыбызга ниндидер кызыклы яңалыклар ачсын. Шаяртулар һәм көлүләр исегездә калсын.

Беренче алып баручы. Сезнең һәм кошлар араында дуслык ныгысын. Шулай итеп КВНыбызны башлыйбыз.

Икенче алып баручы. Уенны башлаганчы жюри сайлап китик.

Беренче алып баручы. Беренче конкурс.

“Сәламләү”

Командалар чиратлап бер-берсен сәламлиләр.

Икенче алып баручы. Икенче конкурс.

Разминка “Табышмак”

Командалар язылып бетмәгән табышмаклар язылган битләрне алалар. Аларның максаты-төшеп калган сүзләрне язарга һәм табышмакка җавап табарга. Дөрес итеп язып бетергән һәм дөрес җавап биргән табышмак өчен икешәр балл. Бөтен конкурс өчен максималь бәя 10 балл. Вакыт 5 минут. Һәр йолдызчык бер сүзне белдерә.

Беренче командага табышмаклар

Колга башында * өй,

Кунагы тәрәзәсеннән*.

(Сыерчык)

Үзе * басмый,

Баласын да бакмый.

(Күке)

Кулы юк, * ташый,

Балтасы юк, * ясый.

(Карлыгыч)

Койрыгы белән * вата.

(Сиртмәкойрык)

Урмый, * , ил өстеннән көн итә.

(Чыпчык)





Икенче командага табышмаклар

Җәен *, кышын калада.

Ул ни була балалар?

(Саескан)

Агач башы *,

Тукый-тукый тук булмый.

(Тукран)

Язын килә, көзен китә,

Оя ясасаң, * *.

(Сыерчык)

Көләч түтәй гөлдерек

Кызыл *, күк күлмәк.

(Күгәрчен)

Ука-ука тыш кына

Су коена инештә

Оча алса да, суда йөри

Ите яхшы *.

( Үрдәк)



Беренче алып баручы. Өченче конкурс.

Укучылар өзектән кошны танырга тиешләр. Дөрес җавап өчен 2 балл.

Беренче командага беренче бирем.

Бу кошның авырлыгы 1,5-2 гр. Томшыгы тар, озын, башы, муены гәүдәсеннән озынрак, аяклары көчсез, каурыйлары төрле төстә, йөрәге тән куышлыгының яртысын алып тора, 1 минутка 1000 тапкыр тибә. Ул алга, артка, ян-якка һәм арты белән оча ала. Канатын 1 секундка 50тапкыр селки. Кош күп ашый (чәчәк нектары, бөҗәкләр,үрмәкүчләр). Читлектә яший алмый.

(Колибри)

Икенче командага беренче бирем.

Агач кәүсәсе буйлап баштүбән йөри белә торган бердәнбер кош.Ел әйләнәсендә урман корткычларын юк итә. Кышын эрбет чикләвеге, көнбагыш, карбыз, кабак орлыклары белән сыйланырга ярата. Озын көчле томшыгы белән ефәк күбәләгенең күкәйчекләрен вата.

(Үрмәләч. Поползень)

Беренче командага икенче бирем.

Ояны кышын ясый, кошчыкларын хәтта 35 – 40 градус салкыннарда да чыгара. Бердәнбер ризыгы - ылыслы агачларның орлыклары. Бу кош күркүне тәпиләре белән өзеп төшерә һәм орлыкларын чукый. Томшыгы белән дә йөри белгән өчен рус тутый кошы дип тә йөриләр.

(Чукыр. Клёст)

Икенче командага икенче бирем.

Җитез, хәрәкәтчән, тынычлык ярата. Канатлары кыска, шуңа күрә начар оча. Ризыкны шәһәрдән читтә таба. Суалчан, бака, лайлачлар белән туклана. Кайчакта кечкенә кош ояларын туздыра. “Карак” дигән даны чыккан, чөнки аның оясында акча, кадак, алтын алка, чылбыр, төрле төсле пыяла ватыклары табарга була. Бу кош менә дигән санитар.

(Саеска)





Дүртенче конкурс.

“Кош кроссворды”

Һәр командага 10 минут эчендә кроссвордтан мөмкин кадәр кош исемен белергә кирәк. Сүзләр монда вертикаль һәм горизонталь юнәлештә сыналар. Сүзләрне табарга һәм сызарга кирәк. Артып калган 4 хәрефтән кош исемен төзергә. Һәр сүз өчен 1 балл, максималь балл 11.

К

Е

Ч

Г

Ү

Ы

Л

С

К

Я

Н

Р

Ә

К

Ш

К

Ы

Ы

Б

А

Л

А

К

П

У

Е

Ч

К

Ш

Ә

К

Л

К

Ә

Р

П

Ш

Ә

Н

Ү

Ә

К

Л

Ч

Ы

О

Ү

С

Е

П

З

К

Ы

Ч

К

Л

Е

Г

К

А

Т

Л

Е

К

А

Н

Ә

К

Ө

Р

Е

К



Бишенче конкурс.

“Җанатарлар өчен”

Командалар кроссворд эшләгән арада җанатарларга сораулар бирелә.

Һәр командадан берәр җанатар чыга. Табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның әһәмиятен саныйлар. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл командасына өстәлә.

Алтынчы конкурс.

Эрудитлар.

Алып баручы тиз-тиз сорау бирә команда җавап бирә. Бу конкурста командалар 20 балл җыя ала.



Беренче командага сораулар.

  1. Кошның тәне нәрсә белән капланган? (каурый)

  2. Кайсы кошның балалары әниләрен белми? (күке)

  3. Җир шарында иң кечкенә кош (кәрлә колибри)

  4. Безнең якларга җылы яклардан кайтучы иң беренче кош (кара карга)

  5. Нинди кошны канатла мәче дип атыйлар? (ябалак)

  6. Ни өчен?

  7. Кошларга нәрсә куркынычрак ачлыкмы яки салкынмы? (салкын)

  8. Кайсы кош ялтыравык әйберләр ярата? (саескан)

  9. Артка таба оча белә торган бердәнбер кош (колибри)

  10. Җиргә дә, ботакларга да, суга да утырмый торган кош ( керәшә)

  11. Кайсы кош танылган рус язучының фамилиясен йөртә (Гоголь)

  12. Кайсы кош дөньяда иң тиз оча? (лачын)

  13. Безнең илебездә иң зур кош. (дүдәк)

  14. Кайсы кошның авызына 16 килограмм балык сыя? (пеликан)

  15. Сәгать кош (әтәч)

  16. Австралиядәге кайсы кош көтү көтә? (эму)

  17. Иң озын койрыклы кош. (япон әтәче)

  18. Кайсы кош оча алмый? (пингвин, тәвә кош)

  19. Римны коткарган кошлар. (казлар)

  20. Иң матур кош. (тавис, павлин)



Икенче команда өчен сораулар.

  1. Җылы якларга китүче кошлар көньякта оя коралармы?

  2. Кайсы кошның өе кар астында? (көртлек)

  3. Кайсы кош бик тиз йөгерә? (страус)

  4. Кошлар башларын ничә градуска бора ала? (180, 270)

  5. Канатсыз кош? (киви)

6. Кошларның уртача тән температурасы нинди? (42градус)

7. Кошлар нинди орган ярдәмендә сулый? (үпкә, сулыш капчыгы)

8. “Урман докторы” дип кайсы кошны атыйлар? (тукран)

9. Кайсы кош каты тешли? (кошның теше юк)

10. Нинди кош тавышсыз оча? (ябалак)

11. Иң матур койрыклы кош. (тавис)

12. Нинди кошлар кар астында төн куна? (көртлек)

13. Дөньяда сан ягыннан иң күп таралган кошлар. (чыпчык)

14. Кайсы кош иң озын гомерле? (козгын)

15. Нинди кош “калай” була? (әтәч)

16. Сандугачның икенче исеме нинди? (былбыл)

17. Сыерчыкның оясы кайсы якка карап торырга тиеш? (көньякка)

18. Нинди кош кызыл төсне “яратмый”? (күркә)

19. Нинди кошлар йомырка салмый? (ата)

20. Кошларның йөрәге ничә камералы? (4камералы)



Җиденче конкурс.

“Сорау җавап”

Командалар чиратлашып бер-берсенә алдан әзерләгән сорауларын бирәләр.

Сигезенче конкурс.

“Уналты кош”

“К” хәрефенә башланган уналты кош иемен язарга. Тамыр, ясалма, кушма исемнәр керә. Ләкин кыр казы, кара карга кебек тезмә исемнәр керми. Һәр исемгә бер балл.
































































































Икенче алып баручы. Безнең бәйгебез ахырына якынлашты. Йомгак ясау өчен сүзне жюрига бирәбез. (Жюри бәйгегә йомгак ясый.)



Беренче алып баручы. Кадерле укучылар! Без сезнең белән бүген җылы яктан кайтучы кошларны каршы алдык. Сез алга таба да кошларны яратырсыз, сакларсыз, алар белән кызыксынырсыз дип ышанып калабыз. Бүген без сезнең кошлар турында бик күп файдалы мәгълүматлар белүегезне күрдек. Алга таба белемнәрегезне тагын да арттырырсыз дигән өметтә калабыз.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Похожие файлы

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!