СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Кечкенәләр катнаш төркемендә яңа ел бәйрәме "Тылсымлы кыңгырау"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Кечкенәләр катнаш төркемендә яңа ел бәйрәме уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп бара.

Просмотр содержимого документа
«Кечкенәләр катнаш төркемендә яңа ел бәйрәме "Тылсымлы кыңгырау"»

Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
Ямаширмә «Йолдыз» балалар
бакчасы муниципаль
бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе




Икенче кечкенәләр төркемендә яңа ел бәйрәме.

Тылсымлы кыңгырау”






Тәрбиячеләр: Асылгәрәева А.А

Яруллина А.Р.

Муз.җитәкчесе:Гильмутдинова А.А

2018 ел

Максат:Балаларда бердәмлек,дуслык хисләре,кызыксынучанлык тәрбияләү. Бәйрәмнәрдә катнашу,җырлар, шигырьләр ,уеннар өйрәнү теләген үстерү.Бәйрәмнең мәгънәсенә төшендерү,кыш,яна ел бәйрәме турындагы белемнәрен тулылындыру.

Җиңел генә көй яңгырый. Балалар, аяк очларында йөгереп кереп, чыршы тирәли тезеләләр.

Алып баручы.
Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.
Бар Җиһан акка төренгән
Җем-җем килеп кар көлә
Сафлык бөркеп, ак нур сибеп,
Җиргә Яңа ел килә.
Алып баручы:Балалар карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел мәһабәт чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез. Нишләптер чыршының утлары кабынмаган, әйдәгез без аңа ярдәм итик. (Балалар чыршыга карап өрәләр, чыршыда утлар кабына.)
Алып баручы: Менә ничек күңелле булып китте. (Балалар кул чабалар).

- Рәхмәт сиңа, чыршыбыз, без сиңа багышлап үзебезнең шигырьләребезне сөйләп күрсәтербез.

Ш.Әдилә

Күрегез бу чыршыны,
Матурланган, киенгән.
Безгә калын урманнан
Ул кунак булып килгән.
Айзат.
Әй, чыршыкай-чыршыкай
Үзең бигрәк купшыкай.
Яшел күлмәк кигәнсең
Күп бизәкләр элгәнсең.

Самира
Елка,елка, елочка,
Зеленая иголочка
Зажгись огнями разными
Зелеными и красными.


Вадим: Ап-ак мамык кар ява,

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне үз янына

Яшел чыршы җыйнады.

Азалия:Без килдек бүген монда

Яңа ел бәйрәменә,

Яшел чыршы тирәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.


Алып баручы.
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз
Матур җырлар җырларбыз.
Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Бергә: Котлы булсын Яңа ел!
Алып баручы:Балаларның шушы матур шигырьләреннән соң чыршыны мактап җыр да җырлап үтик.
“Чыршы ” җыры.



Алып баручы. Балалар карагыз әле, чыршыда ниндидер хат эленеп тора. Аны безгә кем җибәрде икән, әйдәгез укып карыйк.
(хат укый)

Исәнмесез балалар!
Чыршы төбен карагыз
Анда кыңгырау булыр,
Шул тылсымлы кыңгырауны
Шалтыратып карагыз.
Кыңгырау чыңын ишетеп
Сезгә кунаклар килер.
Хөрмәт белән Кыш бабагыз дип язылган.
Ягез, балалар карыйк әле, чыршы төбен кайда икән ул тылсымлы кыңгырау.
Менә нинди икән ул тылсымлы кыңгырау. Бәйрәмебез күңеллерәк булсын өчен
кунаклар чакырабызмы?
Балалар.Әйе.


(Кыңгырау шалтырату. Кыш керә)

Кыш: Исәнмесез, балалар! Килгән кунаклар! Сезнең кыңгырау тавышын бииииик ераклардан ишетеп килдем. Минем дә сезнең белән уйныйсым, җырлыйсым, биисем килде балалар. Менә мин сезгә күп уеннар алып килдем.

Игра: КТО БОЛЬШЕ?

Зима устраивает «снегопад» - разбрасывает вверх целую кучу бумажных снежинок. Детям дают в руки корзинки. По сигналу игроки начинают собирать снежинки в корзинку. Выигрывает тот, у кого снежинок окажется больше.


Уен: “Табышмакның җавабын тап”


Менә мин кәрзинемә салып сезнең өчен табышмаклар алып килдем.

Тикшереп карыйм әле, җавапларын таба алырсыз микән???

  1. Утта янмый, суда батмый. (Боз)

  2. Җир өстендә ак мамы. (Кар)

  3. Тама –тама таш яра. ( Тамчы)

  4. Кыш көне дә, җәй көне дә бертөсле. (Чыршы)

  5. Аяксыз кулсыз капка ача. (җил)

  6. Кемнең кигән киемнәре

Энҗе кар бөртекләре

Кемнең көмеш күк сакалы,

Чәчләре, керфекләре.

Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә.

Матур матур капчыкларга

Күчтәнәч салып килә? (Кыш бабай)


  1. Һавада алар очалар.
    Ак мамыктай җиңелләр.
    Ялтырый җем-җем итәләр,
    Әйләнеп җиргә төшәләр.
    Кыш:Балалар! Нәрсә ул?
    Балалар.Кар бөртекләре!



Дусларым, Кар бөртекләре! Килегез!
Матур итеп биегез.


Бию: “Кар бөртекләре”


(Кыңгырау шалтырый бер кыз белән малай керә.)(барбарики)


Рузинә:
Ап-ак карларга уралып
Син киләсең Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.

Булат:

Тышта нурлы, күңелле
Җиргә ап – ак кар ятты.
Җырлап – биеп каршылыйбыз
Яңа ел таңы атты.
Шатланабыз, сөенәбез,
Зурлыйбыз яңа елны.
Яңа елда ,яңа утлар,
Яктыртсын яңа юлны.


Рузинә: Исәнмесез, дусларым, килгән кунаклар. Без сезнең матур җырлар җырлаганыгызны, биюләр биегәнегезне ишетеп килдек.

Булат: Безнең дә сезнең белән яңа ел бәйрәмендә катнашасыбыз килә.

А.Б. Балалар, чакырабызмы бу матур кыз белән малайны үзебезнең бәйрәмгә.

Балалар: Чакырабыз.

Булат: Дуслар әйдәгез күңелле итеп кар атыш уйныйбызмы???

Без сезгә күп итеп кар йомарламнары алып килдек.

Уен: “Кем тизрәк конфетка барып җитә”(Әниләр белән)

Лентага ике башына карандаш тегелгән, уртасында зур конфет. Кем лентаны чырнап беренче конфетка барып җитә.


Рузинә:Дусларым, сез дә безнең кебек матур башмаклар кигәнсез икән, әйдәгез бергәләшеп биеп алыйк.

Бию: “Барбарики”

Булат: Рәхмәт сезгә дусларым, сезнең белән бик күңелле булды.

Рузинә: Без сезнең белән саубуллашабыз.Саубулыгыз!!!


Тәрбияче:Балалар, әйдәгез, кыңгыравыбызны тагын шалтыратып карыйк. (кар бабай керә)

Кар бабай.
Исәнмесез!
Балалар, мин Кар бабай
Тәгәрәтеп ак карны
Ясадыгыз сез, мине
Куйдыгыз кишердән борын,
Ясадыгыз ике кул
Күзләрем кара күмердән
Кулымда, зур себерке
Мин гади Кар бабай түгел
Бик шаян һәм күңелле,
Бик матур итеп биим
Сикерәм һәм дә уйныйм.

Әйдәгез бергә күңелле уеннар уйнап алыйк:


СОБЕРИ СНЕГОВИКА

Из ватмана вырезаются детали снеговика (два экземпляра): три круга разных размеров. Из цветной бумаги: глаза, рот, нос–морковка, ведро, шарф, метелка. Вызванные дети по команде на полу возле елки быстро собирают из предложенных деталей снеговиков. Побеждает тот, кто аккуратнее, быстрее и правильнее соберет снеговика, используя все заготовленные детали.



Музыкальная игра: Пришли на праздник гости к нам.


(Телефон шалтырый.)


А. б.: Алло, "Йолдыз" балалар бакчасы тыңлый. Кем әле бу? Кыш бабай? Балалар, тыңлагыз әле, Кыш бабай нәрсә әйтер икән?


Кыш бабай(тавышы ишетелә): Оныгым Кар кызы белән сезнең котлау һәм чакыру кәгазьләрегезне алдык. Без бик шатландык. Тиз генә җыендык та, юлга чыктык. Тик менә:

Урманда буран, карны очыра,

Карны туздыра, каты сызгыра.

Ап-ак булганнар басу-кырларым,

Кар белән тулган урман юлларым.

Шуңа күрә без туктап калдык, юлларны чистартырга балаларны җибәрмәссезме икән?

А. б.: Хәзер, хәзер, бабакай. Тиз генә киңәшләшик тә, берәр чарасын табарбыз.

Кар бабай: Әйдәгез, дусларым, кыш бабайга ярдәм итик. Киттек минем арттан.


Бию: “Кар бабайлар”


А.б.: Алло, Кыш бабай,

Безнең эшләр бик яхшы.

Кар бабайлар сезнең

Килер юлны чистартты.

Без сезне көтәбез!!!!!



Алып баручы.Әйдәгез, балалар бәйрәмебезне дәвам итик. Ләкин нинди бәйрәм ди инде ул, Кыш бабайсыз?
Кыш бабабыздан башка
Бәйрәм күңелле булмый.
Әйдәгез, Кыш бабайны чакырыйк.
Бергә:Кыш бабай! Кыш бабай!
(Музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.)(кар бабай чыршы артына кача)
Кыш бабай. Исәнмесез, дусларым, нәни кыз һәм улларым! Ерак-ерак илләрдән, сезне сагынып килдем мин. Сезгә яңа елда шатлыклар, тазалык, бәхет, мул тормыш алып килдем.
Кар кызы. Исәнмесез, минем кадерлеләрем! Исәнмесез, минем нәни дусларым! Яңа ел белән Сезне!
Кыш бабай. Котлы булсын Яңа ел!
Кар кызы.Бергә узсын Яңа ел!
Кыш бабай.Уф, арыдым. Бәйрәмегезгә шулкадәр ашыктык, соңга калмаска тырыштык. Ләкин бит быел, үзегез беләсез, көз китергә теләмичә җанымны корытты. Юл бирмичә авызымны пешерде. Менә барыбер килеп җиттем сезнең янга. Я, исәнмесез балалар, кадерле кунаклар! Соңга калмаганмындыр бит?
Алып баручы.Юк бабакай, син бик вакытлы килеп җиттең. Утыр бераз ял итеп тор. Ә без балалар белән сиңа җыр әзерләрбез.

(Кыш бабай утыра, ә кар бабай аны шаярта. Башта бер яктан килеп колагына кыңгырау шалтырата, аннар икенче ягыннан килеп шалтырата. Кыш бабай да күрмәмешкә салыша. Бераз шулай уйнайлар)

Кыш бабай: Әйдә җитәр инде минем белән шаяртырга кар бабай. Чык тизрәк яныма.

Кар бабай: Әй Кыш бабай бераз шаярткан идем шул. Ай яй бабакай капчыгың бик зур күренә.Нәрсәләр бар икән анда?

Кыш бабай: Әйе, капчыгым зур, бүләкләрем күп. Яле эзләп кара, анда сиңа да бүләк бар.

(Кар бабай капчыктан кишер борыны табып ала)

Кыш бабай: Кара инде син бу борынны, менә монысы яхшырак.

Рәхәтләнеп киеп йөр.
Кар бабай: Рәхмәт!Бик күңелле бәйрәм иттем, борынлы да булдым.
Миңа кирәк китәргә.
Телим сезгә яңа елда
Тагын да зур үсәргә.Сау булыгыз, балалар!(Чыгып китә)

А.б. Балалар, әйдәгез кыш бабайга өйрәнгән шигырьләребезне сөйләп күрсәтик:

Иделия

Кыш бабай килгән

Ап-ак тун кигән

Көтә кем генә чыгар дип өйдән

Чыксам өшетә, битемне чеметә.

Менә шул аның бөтен эше дә.

Зәлия

Суык бабай биеп китә

Матур гармун көенә

Балалар бәйрәм итә

Нур чәчеп йөзләренә.


Лилиана

Тәгәрәтеп ак карны

Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын

Ясадык ике кулын.

Зур себерке тоттырдык.

Көлешеп карап тордык

Әмир
Ап-ак карларга уралып
Син киләсең Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.
Айсинә
Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.
Х.Әдилә

Кулларында боз таягы
Сакалы җиргә тигән.
Ә янында сылу бер кыз,
Энҗе кардан киенгән.
Салават
Әй Кыш бабай,Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире
Кунак булып килер дип
Күптән көттек без сине
Саида
Ах, какой хороший
Добрый Дед мороз.
Из лесу нам елку
К празднику принес.
Раяз
Үзең шаян, үзең юмарт
Үзең һаман шулай карт
Безнең белән бие, җырла,
Булмәбезгә ямь тарат.
Адель
Бәйрәмебез син килгәч
Матурланды тагын да.
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында
Альмир
Кыш бабай, Кыш бабай,
Кунакка килдең безгә
Уйнадык та, җырладык та,
Бәлки биерсең син дә.

Азамат

 Кыш  бабай,  кыш  бабай

Безне  бик  ярата.

Ул  безгә  Яңа- ел

Бүләге тарата.


Ралинә

Кыш  бабай, кыш бабай

Безгә бик  таныш  бабай

Сакал -  мыек ап – актан

Килгән  безгә  ерактан.


А.Б.Әйдәгез, балалар
бергәләп җыр белән каршылыйк бәйрәмебезне.
Җыр “Кыш бабай”
Кыш бабай.Бигрәк матур җырладыгыз.

А.Б. Балалар безнең кыш бабаебыз ял итеп торсын, ә без кар кызы белән уйнап алабыз.

Музыкальная игра “Поезд”


Кыш бабай. Әйдәгез, бергәләшеп уйнап алабыз.

Кыш бабай әйт әле”

Алып баручы.

Шундый матур бәйрәмне

Бушка уздырмыйк әле.

Бөтерелеп әйләнгәләп ,

Бер биеп алыйк әле.

Парлы бию.

Кыш бабай.

Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте

Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте.

Менә бит балалар, минем сезгә дигән бүләкләрем. Мин аларны сезгә бүләк итәм. Сыйланыгыз! Сөенегез, балалар! (Бүләкләрен өләшә)
Кыш бабай.

Чыршы әйләнәсендә

Җырлап биедек бергә.

Кар кызы.

Яңа елны каршылау

Күңелле булды безгә.

Бергә.Сау булыгыз, балалар.