“Йөрәгендә – җыр, кулында - мылтык”
(шагыйрь Хәйретдин Мөҗәйнең тормышы һәм иҗаты буенча дәрес - семинар )
Максат: 1) патриот – шагыйрь Хәйретдин Мөҗәйнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу;
2) шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты үрнәгендә укучыларда Ватанны саклаучыларга ихтирам хисе тәрбияләү, ветераннарга шәфкатьлелек күрсәтү теләге уяту;
3) сәнгатьле уку, сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, магнитофон тасмасында 92 совет офицерын җәзалау турында язма, “Священная война” көе, плакатлар:
“Мин йөрәктә антны сакладым,
Антым белән илне якладым...”
Х. Мөҗәй
“Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне...”
М. Җәлил
Дәрес план:
I. Оештыру.
II. Актуальләштерү.
III. Яңа тема аңлату.
IV. Йомгаклау.
V. Өй эше бирү.
Дәрес барышы:
I. Оештыру.
- Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Укучылар, һәр әдәбият дәресенә сез ниндиер бер яңалык белергә, яңадан – яңа авторлар һәм аларның әсәрләре белән танышырга дип киләсез. Кайбер әсәрләр сезне тетрәндәрә, башкалары рәхәтләндереп көлдерә, я булмаса уйларга сала, хис – тойгыларыгызна баета. Бүген дә сез дәрескә зур теләк белән килгәнсездер дип уйлыйм. Көнегез имин үтсен, уңышлар сезгә.
II. Актуальләштерү.
Перфокартлалар белән график эш.







авторлар






әсәрләр







идеясе
1. Ш. Камал
2. Г. Исхакый
3. Х. Туфан
4. Ш. Усманов
5. М. Әмир
6. Һ. Такташ
7. Ш. Еникеев
1. “Мокамай”
2. “Агыйдел”
3. “Солтангәрәйнең язмышы”
4. “Буранда”
5. “Җан Баевич”
6. “Әптери агай хикәясе”
7. “Туган тел турында җырлар”
1. Шундый агайлар булган тормыш, халык тормышы яхшыга үзгәрергә тиеш.
2. Көчле ихтыярлы кеше җирдә үз урынын таба ала.
3. Культуралы кеше булыр өчен, тышкы кыяфәт кенә түгел, ә эчке дөньяң, рухи ягың бай булу да кирәк.
4. “И телем, сансыз гасырны
Исән – сау кичкән телем!”
5. Әсәрендә автор авылда яңа тормыш өчен сыйнфый көрәшне күрсәтә. Агыйдел елгасын төгәл сурәтли язучы.
6. Ул – ярлы, изелүче сыйныф баласы. Герой тормыш төбендә калган, югалган.
7. Ата – аналарга булган рәхмәтеңне, күңел җылылыгын вакытында белдерү кирәк. Азак соң булуы мөмкин, үкенечле булуы бар.
(үзара тикшерү, билге кую)
III. Яңа тема аңлату.
(Шомлы музыка астында 92 совет офицерын җәзалау турында язма тыңлана)
Кем соң ул Мөҗәһит Хәйретдинов? Нинди тормыш һәм иҗат юлы үткән ? Бүгенге дәресебез, укучылар, Башкортстанның намусы һәм горурлыгы булган якташ шагыйрь Мөҗәһит Хәйретдиновка багышлана.
(портрет эленә, число, тема (Хәйретдин Мөҗәйнең тормыш юлы һәм иҗаты)языла)
Укучылар, сез өч төркемгә бүленеп, алдан биремнәр алдыгыз, байтак газета – журнал битләре актардыгыз һәм бүген үзегезнең тема буенча материаллар алып килдегез. Бер – берегезнең чыгышларын игътибар белән тыңлагыз, языштырып барыгыз. Эшне башлыйбыз.
Кем соң ул Хәйретдин Мөҗәй? Нинди тормыш һәм иҗат юлы үткән? Сүзне беренче төркемгә бирәбез.
Патриот – шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй 1901 нче елның 16 мартында Башкортстанның Туймазы районы Төркмән авылында урман каравылчысы Хөйретдин бабай гаиләсендә дөньяга килә. 18 яшеннән армиягә алыны һәм шуннан соңгы гомере, хәрби мәктәпне тәмамлаганнан соң кадровый офицер буларак, туган илебезнең оборонасын ныгытуга, халкыбызга хезмәт итүгә багышланган.
Хәйретдин Мөҗәй Урта Азиядә 1919 елда басмачыларга каршы авыр көрәштә катнаша. Монда тынычлык урнашкач кына аңа үзенең гомуми һәм махсус белемен күтәрү өстендә эшләргә мөмкинлек туа. Шул ук вакытта ул әдәби осталыгын камилләштерә бара. Шигырьләр, җырлар, маршлар иҗат итә. Бу әсәрләрнед төп фикере – кызылармеецларда үз көчләренә ышану, Ватанга мәхәббәт, дошманнарга нәфрәт хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
1931 нче елда казанда әдәби конкурс үткәрелә. Монда Хәйретдин Мөҗәй шигырьләре беренче урынны ала – автор бүләкләнә. 1931 нче елда аның “Мылтыклар” исемле беренче китабы дөнья күрә.
Без походта ялан – таулар үттек,
Бергә, һаман бергә атладык,
Сәрһән – Дарья буйларында
Ибраһимдай яу чаптык.
Шагыйрь менә шулай үзенең беренче китабында совет власте өчен барган фидакарь көрәш турында сөйли, туып килүче яңа тормыш матурлыгын җырлый.
1930 нчы еллар. Мөҗәһит Хәйретдинов – Совет Армиясендә взвод командиры. Халыкара хәл елдан – ел катлаулана. Мөҗәһитнең әнисе урынында калган бертуган апасы Хаҗивафа энесенә тирән орчылу хаты яза:
Нигә иңде сугыш,
Нигә өйрәнәсез,
Шул шинельне нигә салмыйсыз?
Сугыш коралларын барын сатып
Ник трактор гына алмыйсыз?
Апасының соравына Х. Мөҗәй түбәндәгечә җавап бирә:
Апа җаным, синең сүзең тыңлап,
Иркәләнү нинди күңелле,
Әмма юкка гына иркәлисең
Көрәшләрдә җиңгән энеңне
Алда сугыш, алда кискен көрәш,
Ләкин сыйныфыбыз өчен үлем юк!
Шулай булгач, апа, ник еларга,
Синең үлә торган энең юк!
1938 нче елда Хәйретдин Мөҗәйнең икенче китабы басылып чыга. Шул ук елда Хәсән күле вакыйгалары башланып китә. Хәйретдиновка Совет Армиясе сафларында япон самурайларына каршы сугышырга туры килә. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан аның иҗат колачы аеруча киңәя: ул шигырьләр, хикәяләр иҗат итә, “Олы юлда” дигән роман, либретто яза башлый һәм 1940 елда тәмамлый, композиторын да таба
(“Священная война” яңгырый)
Безнең илебезнең күген кара төтен каплый, фашистлар ил чикләрен үтеп керәләр. Бөек Ватан сугышы башлана.
Изге сугышка илебезнең барлык милләтләре бердәй күтәрелә, шул исәптән татар – башкорт яугирләре дә.
1418 көн һәм төнгә сузылган бу изге авыр сугыш совет иленең җиңүе белән тәмамлана.
Яу кырларында бөтен көчләрен, осталыкларын, хәтта гомерләрен дә кызганмый Җиңү көнен якынайткан миллионлаган билгеле һәм билгесез солдатлар, командирлар, офицерлар. Алар рәтенә бүген хаклы рәвештә Хәйретдин Мөҗәйне дә куябыз. Ни учен? Сугыш башланганда ул кайда була? Фронтта иҗат белән шөгыльләнәме?
Сөйләшүне икенче төркем дәвам итә.
Зар елыйлар – басулар, сыкранып тетрәнә җир,
Зәңгәр урман кара көйгән, мәсхәрә алдында ил.
Әй, шагыйрь, бел, син сөйгән ил – изге җир ул,
Кара тап
Төшмәс аңа, ул караймас, ул азат, фәкать азат!
Сугышта зур батырлыклар күрсәтә якташыбыз: тугры сугышчылары белән фашистларның корал складларын шартлата, тимер юлларын яндыра, корал төялгән поезд эшелоннарын түбәнгә тәгәрәтә.
Хәйретдинов полка яхшы җитәкчелек итә, шигырьләр язу өстенә, көндәлек “Сугыш язмалары” алып барырга да вакыт таба.
Фронт шартларында да шигырьләр иҗат итә. “Җаның белән түләрсең” шигырендә совет халкының илбасарларга каршы ярсулы ачуы, шуның белән бергә изге сугышта җиңәчәгенә ышаныч чагылдырыла.
Ассаң да син,
Атсаң, яндырсаң да,
Мактансаң да утлы көч белән,
Илемне дә, халкым, җиремне дә
Җиңәр көчең югын мин беләм
Тетрәп туфрак булган кала өчен,
Янган авыл өчен, күрерсең,
Хурланган кыз, асылган тол өчен,
Каның, җаның белән түләрсең!
“Сугыш язмалары” күпме вакытны үз эченә ала? Анда ниләр турында язылган?
Хәйретдин Мөҗәйнең соңгы көндәлеге 1941 нче елның 20 августыннан 1942 нче елның 5 маена кадәрге вакытны үз эченә ала. Бу язмаларны укыганда аларның авторы безне алга чын активист, патриот булып килеп баса. Ул – талантлы оештыручы һәм ялкынлы агитатор, үз эшен яхшы белүче, таләпчән һәм хәстәрлекле командир.
Хәйретдин Мөҗәйнең көндәлегенә совет сугышчыларының искиткеч батырлыгы турында җик күп мисаллар китерелә. Менә шундыйларның берсе: “Рядовой Андреев чолганышта кала. Ләкин ул илбасарларга бирелми: 2 граната ыргытып, дошманның бер офицерын, 4 автоматчысын үтерә дә үзебезнекеләргә килеп кушыла”. Мондый фактларны теркәү белән генә чикләнми автор, ә батырлыкның сәбәбен дә эзли.
“Сугышчы язмалары”ннан тагын ниләр белдегез?
Фронтта дусларының үлеме Хәйретдиновның йөрәген сыкрата. Бер суышта батальон командиры яралана. Аны иптәшләре күтәреп алып китәкче булалар. Янә снаряд төшеп ярыла, команлирның гәүдәсе урталай өзелә. “Йөрәктә үч кайный”, - дип яза шагыйрь. 1942 елның 21 апрелендә “Совет әдәбияты” журналына “Ант” дигән шигырен җибәрә.
Бу шигырендә түбәндәге юллар бар:
Мин йөрәктә антны сакладым,
Антым белән илне якладым,
Илем өчен булган көрәштән дә
Бөегрәк нәрсә тапмадым.
Хәйретдин Мөҗәй белән артабан ниләр була? Аны язмыш ничек үзгәртә? Сүз сезгә, өченче төркем.
Җиңүгә нык ышанган шагыйрь Бөек Җиңү көнен үз күзләре белән күрә алмый. 1942 елның июль урталары. Фашистлар киң фронтка һөҗүм итәләр. Хәйретдинов командалык иткән 789 нчы полк Харьков янында камауда кала. Аны ерып чыгар өчен барган алышларның берсендә Хәйретдин Мөҗәй янында гына дошман снаряды шартлап ярыла. Ул кинәт хәлсезләнеп аяктан егыла. Бу вакыйгалардан соң еллар үтә. Хәйретдин Мөҗәй хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелә. Ләкин ул югалмый, ә хәрби әсирлектә Боевое содружество военнопленных (БСВ) дип аталган антифашистик оешмада җитәкчелек итә, фашист дәүләтеннән эчтән җимерү эше алып бара: саботаж, кораллы восстаниегә әзерләнә, Дахау лагерендагы 70 мең әсирне коткару – аларның төп максатына әверелә.
Яшерен оешманың эше шома гына барамы соң?
Гестапога урнашып алган бер хыянәтче БСВ сафына үтеп керә. Шул сатлыкҗан ярдәмендә фашистлар яшерен оешманың эзенә төшәләр, җитәкчеләрен кулга алу башлана. Аларны Дахау үлем лагеренә туплыйлар. Кулга алынганнар арасында “Самсон” кушаматлы Мөҗәһит Хәйретдинов та була. Лагерьда Мөҗәйне һәм аның иптәшләрен 2 ай җуена ерткычларча җәзалыйлар. Сорау алу вакытында күпләрен изеп ыргыталар, ләкин алар гестапога бернинди дә күрсәтмә бирмиләр. Фронт дәфтәрләренең берсендә (дәфтәрләре бишәү була):
Йөрәгемне телеп алсалар да,
Тотып ассалар да үземне,
Соңгы сулышта да дошманнардан
Саклармын мин туган илемне! –
дип язган сүзләрен Хәйретдин Мөҗәй фашистларның таш зинданында да исбатлый. Әйе, батыр йөрәкле бу кеше үлем лагеренда да куркусыз булып кала, бөек туган иленә, халквна хыянәт итүчеләргә җирәнеп карый. Җиңү, бары тик Бөек җиңү теләге белән яна ул.
Бик сагынып, юксынып көтсәләр дә, Хәйретдиновны якыннары, хатыны, кызы исән – сау күрү бәхетенә ирешә алмыйлар. Әлбәттә, авыр югалту. Ләкин егетлек белән үлгән үлем – үлем түгел. Патриот – шагыйрь Муса Җәлилнең сүзләрен күмәкләп укыйк:
Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне
Үлем диеп әйтеп булам соң,
Җиңеп үлгән мондый үлемне?
Хәйретдин Мөҗәйнең кабере юк, ләкин аның исеме – безнең йөрәкләрдә. Ул безне Ватаныбыз хакына иҗади хезмәткә һәм Туган илнең азатлыгы өчен көрәшкә әзер булырга чакыра.
Халкыбыз Туган ил өчен корбан булганнарны хөрмәт белән искә ала, онытмый, исемнәрен мәңгеләштерә. Хәйретдин Мөҗәйнең туган авылында обелиск куелган. Ел саен Хәйретдин Мөҗәй һәлак булган 4 сентябрь көнендә Октябрьски каласында искә алу кичәләре үткәрелә. Ул гына да түгел: Татарстан Республикасының халык шагыйре Илдар Юзеев Хәйретдин Мөҗәйнең языласы бер поэмасы булуын искә алып, “Язылмаган поэма”сын аңа багышлый. Язучы Самат Шакир Хәйретдин Мөҗәйнең тормышы һәм иҗаты хакында 1981 елда “Үлемсезлек” китабын, соңрак “Үлеменнән көчлерәк” исемле очеркын яза.
Менә шулай зурлый ил үзенең улларын. Безнең дә аларны онытырга хакыбыз юк.
IV. Йомгаклау.
Бу дәрес сездә нинди уй – фикерләр тудырды?(җаваплар тыңлана)
Кем ул Хәйретдин Мөҗәй? Ни өчен ул патриот?
Ул шагыйрь дә бит әле. Бу турыда ниләр әйтә алырсыз?
V. Өй эше бирү.
- Киләсе дәрестә С. Шакирның очеркыннан өзекләр белән танышырбыз. Көндәлеккә 110 – 112 нче битләрне укырга дип язып куегыз.
Дәресне С. Зөбәеров сүзләре белән тәмамлыйсым килә:
Рәхмәт сезгә, безгә яшәү биреп,
Бу дөньядан иртә киткәннәр.
Сезгә төшкән авыр язмышларны
Күрмәсеннәр иде бүтәннәр.
Рәхмәт сезгә, данлы ветераннар,
Безнең бәхет өчен туганнар!
Аналар шат, күк һәрчак аяз,
Илләр имин булсын, туганнар!