СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Хәзерге заман хикәя фигыль" темасына 6 нчы сыйныфта татар теле дәресе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«"Хәзерге заман хикәя фигыль" темасына 6 нчы сыйныфта татар теле дәресе»

Тема

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре 6 сыйныф (7 укучы)

Максат

1. Хәзерге заман хикәя фигыльнең төрле мәгънәләрдә килүен аңлату, күнегүләрдә мәгънәләрен ачыклау, сөйләм активлыгына кертү.

2. Хикәя фигыльнең заман формаларын, ягъни эш яки хәлнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заманнарда үтәлү-үтәлмәвен искә төшерү, барлык-юклык формасында килүенә, зат-санда төрләнүенә күнегүләр эшләү, өлешчә морфологик анализ ясау. Җөмләдә фигыльләрне таба, сөйләмдә дөрес итеп куллана, нәтиҗәләр ясый белүне камилләштерү.

3. Укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, иптәшләрең белән дустанә мөнәсәбәт булдыру. Көндәшлеккә сәләтле XXI гасыр укучысы тәрбияләү, дәрестә игътибарлы булу.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет

буенча белем, күнекмәләр

Универсаль уку күнекмәләре


Предмет буенча:

Хәзерге заман хикәя фигыльнең төрле мәгънәләрдә килүен аңлату, күнегүләрдә мәгънәләрен ачыклау, сөйләм активлыгына кертү.

2. Хикәя фигыльнең заман формаларын, ягъни эш яки хәлнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заманнарда үтәлү-үтәлмәвен искә төшерү, барлык-юклык формасында килүенә, зат-санда төрләнүенә күнегүләр эшләү, өлешчә морфологик анализ ясау. Җөмләдә фигыльләрне таба, сөйләмдә дөрес итеп куллана, нәтиҗәләр ясый белүне камилләштерү

Регулятив:
- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
Танып белү:
- куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;
- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү;

- өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
- гомумиләштерү.
Коммуникатив:
- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Төп төшенчәләр

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре

Оештыру

Предметара бәйләнеш

Эш формалары

Ресурслар

әдәбият, әхлак тәрбиясе


Индивидуаль,

Фронталь,

Төркемнәрдә эш,

Парлап эшләү.

Дәреслек

Интерактив такта

Презентация




Җиһазлау: дәреслек, ноутбук, проектор, презентация, , А 4 форматы кәгазьләре, тест,.

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү.

Эш алымнары: индивидуаль, парлап, төркемнәрдә, коллектив.

Метод һәм алымнар: укытучы сүзе, сорау-җавап, аңлатмалы-күрсәтмәле, өлешчә эзләнү, сингапурча укыту методикасы, дәреслектән күнегүләр эшләү, карточкалар буенча эш.


Дәрес барлык этапта эшләнелә торган биремнәрне үзендә берләштергән презентация нигезендә үткәрелә.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

  • -Исәнмесез, хәерле көн укучылар ! Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр , диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлап , матур сүзләр әйтик әле.

  • (Хәерле көн ! Яңа көн тынычлык алып килсен ! Көннәр имин булсын ! Яңа көн күп бишлеләр алып килсен !)

  • - Бүгенге иртә сезгә бары шатлык китерсен, йөзегездәге елмаюлар беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен. Менә шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез .

  • Дәресебезнең эпиграфы итеп мин “Бай булмасаң – бай булма, тик белемгә сай булма.”дигән мәкалне алдым.

  • Бүгенге дәрестә без килгән кунакларга үзебезнең бәләмнәребезне күрсәтербез

II Белемнәрне тигезләү.

Укытучы: Укучылар, үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез.

Көтелгән җавап:.Хәзерге заман хикәя фигыл белән таныштык

  1. Эй Ар Гайд структурасы буенча эш.

Укучыларга раслаулар язылган карточка бирелә. Экранда 2 нче слайд.

Хикәя фигыль турында раслаулар

Дәрес башына кадәр


Раслаулар

Дәрес азагында


1

Хикәя фигыль эш яки хәлнең сөйләм вакытында (хәзерге), сөйләм вакытына кадәр (үткән) һәм сөйләм вакытыннан соң (киләчәк заманда) үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә.



2

Хикәя фигыльнең 3 заман формасы бар.



3

Хәзерге заман хикәя фигыль – эш яки хәлнең сөйләм вакытында үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган фигыль.



4

Хәзерге заман хикәя фигыль 2 төрле ясала:

  1. –а, -ә

  2. –ый, -и кушымчалары ярдәмендә



5

Хәзерге заман хикәя фигыль төрле юнәлешләрдә килә, барлыкта-юклыкта килә, зат-сан белән төрләнә.



6

Җөмләдә хәбәр булып килә.



7

Хәзерге заман хикәя фигыль 4 төрле мәгънәдә кулланыла:

  • сөйләп торган вакыттагы эш яки хәлне белдерә;

  • һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш-хәлләрне белдерә;

  • үткәндә булган эш- хәлләрне җанландыру өчен;

  • киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эш-хәлләрне белдерү өчен



Бурыч: укучылар бу раслауларны укып танышалар һәм “Дәрес башында” дигән баганага үзләренең фикерләрен күрсәтәләр. Риза булсалар, “+” тамгасы, риза булмасалар, “-” тамгасы куялар.

“Дәрес азагында” дигәнгә берни дә куймый торалар.

Укытучы: Ә хәзер әйдәгез, хикәя фигыль турында белгәннәребезне искә төшереп үтик.

-Нинди фигыльләрне хикәя фигыль дип атыйбыз?

- Хикәя фигыль дип эш яки хәлнең сөйләм вакытында, сөйләм вакытына хәтле һәм сөйләм вакытыннан соң үтәлү-үтәлмәвен хикәяләп белдерүче фигыльгә әйтәбез.

- Дөрес, ә мисаллар ярдәмендә ничек итеп аңлатырбыз.

- Мәсәлән: “ Көн уртасына таба һава ачылды, кояш чыкты.” – җөмләсендә “ачылды” һәм “ чыкты” сүзләре хикәя фигыль.

- Бик дөрес. Укучылар, ә хикәя фигыльнең нинди грамматик күрсәткечләре бар?

- Хикәя фигыль төрле юнәлешләрдә килә ала, барлык-юклык формаларында була ала.

- Бик дөрес. Ә мисаллар ярдәмендә ничек аңлатырбыз?

- Мәсәлән, ачылды – ачылмады, чыкты- чыкмады.

- Дөрес. Хикәя фигыль шулай ук зат-сан белән төрләнә. Хәзерге, үткән һәм киләчәк заман формалары.

- Бик дөрес. Ә мисаллар ярдәмендә ничек аңлатырбыз?

- Мәсәлән, ачу – хәзерге заманда – ача, үткән заманда – ачты, киләчәк заманда – ачачак яки ачар. Чыгу – хәзерге заманда – чыга, үткән заманда – чыкты, киләчәк заманда чыгачак яки чыгар.

III Уку мәсьәләсен кую.

-Ә хәзерге заман хикәя фигыль турында нәрсәләр белмисез? хәзерге заман хикәя фигыль нинди мәгнәләрне белдерә? Менә без бүгенге дәрестә бу сорауга җавапны табарбыз.Дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз.

Тактага һәм дәфтәргә тема языла.

1.Укытучы: Экранда бирелгән җөмләләр буенча аңлата

1.Укучылар бүген походка баралар.

2. Язын көннәр озыная, төннәр кыскара. Март аеның нечкә билле җиле

Сузылып ятып җиргә кар ашый.

3. Татар шагыйре Һади Такташ 1901 нче елның 1 нче гыйнварында элекке Тамбов губернасы Сыркыды авылында туа.

4. Иртәгә кунакка барабыз.

Нәтиҗә1: Хәзерге заман хикәя фигыль сөйләп торган вакыттагы эш яки хәлне белдерә:

Нәтиҗә 2.Хәзерге заман хикәя фигыль һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш-хәлләрне белдерә

Нәтиҗә 3. Хәзерге заман хикәя фигыль үткәндә булган эш хәлләрне җанландыру өчен дә кулланыла

Нәтиҗә 4. Хәзерге заман хикәя фигыль киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эш-хәлләрне дә белдерә

- Мисаллардан күренгәнчә, хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәсе сөйләмдә, җөмлә эчендә ачыклана.

2.Хәзерге заман хикәя фигыльнең моделен төзү

Әйдәгез, хәзерге заман хикәя фигыльнең моделен төзик әле

-нишли? соравына җавап бирә

--а,-ә,-ый,-и кушымчалары ялганып ясала

-сөйләп торган вакыттагы эш яки хәлне белдерә:

-һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш-хәлләрне белдерә

-үткәндә булган эш хәлләрне җанландыру өчен дә кулланыла

-киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эш-хәлләрне дә белдерә



IV. Яңа теманы ныгыту күнегүләре эшләү.

  1. 225 нче күнегү (телдән)

Авылда бер генә бала да тиктомалга урамда буталып йөрми.Кул астына керә башлауга, аңа үзенең көче җитәрлек эш табылып кына тора: мал-туарны көтүдән каршы ала,әкрен-әкренләп кулына тырма, чалгы тота башлый,егетләр белән ир-ат эшенә күнегә.

-Сез әти-әниләрегезгә нинди эшләрдә булышасыз?

-Фигылләрне телдән үрнәк буенча тикшерик

- Йөрми – хәзерге заман хикәя фигыль, һәрвакыт булып торган эшне белдерә, III зат берлектә

Табылып тора- хәзерге заман хикәя фигыль, һәрвакыт булып торган эшне белдерә, III зат берлектә.

Каршы ала- хәзерге заман хикәя фигыль, һәрвакыт булып торган эшне белдерә, III зат берлектә.

Тота башлый - хәзерге заман хикәя фигыль, һәрвакыт булып торган эшне белдерә, III зат берлектә

Күнегә- хәзерге заман хикәя фигыль, һәрвакыт булып торган эшне белдерә, III зат берлектә.

2) 223 нче күнегү.Дәфтәрләрдә эш

Үрнәк буенча хикәя фигылләргә морфологик анализ ясарга



1 укучы тактада эшли

Китәм-хикәя фигыл, затланышлы,төп юнәлештә,барлыкта,хәзерге заман,1зат берлектә,җөмләдә хәбәр булып килә, тамыр сүз

Көтәм- хикәя фигыл, затланышлы,төп юнәлештә,барлыкта,хәзерге заман,1зат берлектә,җөмләдә хәбәр булып килә, тамыр сүз.

Индивидуаль эш. - Хәзер инде калганын төркемнәрдә эшлибез.2 җөмлә-1 төркемгә.3 җөмлә-2 төркемгә.Хикәя фигылләрне табып, морфологик анализ ясыйбыз

Үзбәя.



Бурыч: Хәзерге заманның киләчәк эш мәгънәсендә килүенә җөмләләр төзү.

  • Сезнең алдыгызда карточкалар ята.. Карточкалар белән эшләп алабыз. Шундагы сүзләр белән җөмлә төзеп алабыз. Җөмләләрне хәзерге заман хикәя фигыль белән тәмамлыйбыз.



№1 №2 №3

иртәгә, спортзал, түгәрәк



иртәгә,

Көзге бал, кызлар

тиздән, каникуллар









№4 №5 №6

кичкә, дәрес

6 нчы дәрес, физкультура, волейбол

бүген, китапханә











Түбәндәге җөмләләр килеп чыгарга тиеш:

Мәсәлән, Иртәгә спортзалга түгәрәккә барам. Һ.б.



Укучылардан теманы ни дәрәҗәдә аңлауларын бәяләргә тәкъдим ителә

  1. Тест эшләү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре. Слайд.

  1. Бу җөмләдә хәзерге заман хикәя фигыльнең кайсы мәгънәсе белдерелә:

Бүгеннән без чын-чыннан үз эшебезгә тотынабыз. (М.Ә.)

  1. сөйләп торган вакыттагы эш яки хәлне белдерә;

  2. һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш-хәлләрне белдерә;

  3. үткәндә булган эш хәлләрне җанландыруны белдерә;

  4. киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эш-хәлләрне белдерә.



  1. Бу җөмләдә хәзерге заман хикәя фигыльнең кайсы мәгънәсе белдерелә:

  • Нишләп йөрисең?

  • Мин Ленаны эзлим, таба алмыйм. (Ә.Б.)

  1. сөйләп торган вакыттагы эш яки хәлне белдерә;

  2. һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш-хәлләрне белдерә;

  3. үткәндә булган эш хәлләрне җанландыруны белдерә;

  4. киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эш-хәлләрне белдерә.

  1. Хатны укыгач, Гатаулла абзый юлга чыга җөмләсендә хәзерге заман хикәя фигыльнең кайсы мәгънәсе белдерелә:

  1. сөйләп торган вакыттагы эш яки хәлне белдерә;

  2. һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш-хәлләрне белдерә;

  3. үткәндә булган эш хәлләрне җанландыруны белдерә;

  4. киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эш-хәлләрне белдерә.



  1. Бу җөмләдә хәзерге заман хикәя фигыльнең кайсы мәгънәсе белдерелә:

Шапырай карт җәйләрен ферма көтүен көтә, ә кышларын каравылда тора. (М.Х.)

1) сөйләп торган вакыттагы эш яки хәлне белдерә;

2) һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш-хәлләрне белдерә;

3) үткәндә булган эш хәлләрне җанландыруны белдерә;

4) киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эш-хәлләрне белдерә.



5.



Слайд. Җавапларын экраннан тикшерү.

  1. 4; 2. 1 3. 3. 4.2.



Хатасыз –»5»ле. 1 хата – «4»ле. 2-3 хата –»3»ле. 4

һәм артыграк хата – «2»ле

VII. Рефлексия. Дәресне йомгаклау.

Эй Ар Гайд структурасының азагы.

  • Кулларга Хикәя фигыль турында раслаулар” карточкасын алыйк әле. Хәзер раслауларны тагын бер кат карап чыгабыз һәм “Дәрес азагында” графасын тутырабыз. “Дәрес башында” һәм “Дәрес азагында” дигән графаларны чагыштырабыз. Сезнең фикерләр үзгәрдеме? Ни өчен?



Өй эше.

Бәяләү, билге кую.

Өй эше бирү.221 нче күнегү-мәҗбүри,

224 нче күнегү-ярымиҗади үзегез укый торган әдәби әсәрдән х.з.х.ф.төрле мәгнәләрдә кулланылган очракларына 4 җөмлә табып языгыз