СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Халкыбызның милли бизәкләре

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максатлары:

 

  • Балаларны татар халкының милли киемнәре, мили орнамент белән             якыннанрак таныштыру, балаларда кызыксыну уяту.              
  • Милли  әйберләрнең  үзләренә  генә хас булган билгеләрен      ачыклау.
  • Милли киемнәргә бизәкләр төшерү.
  • Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм  ихтирам тәрбияләү.

Просмотр содержимого документа
«Халкыбызның милли бизәкләре»

Сыйныфтан тыш чара

Тема: “Халкыбызның милли бизәкләре”

3 нче сыйныф


Максатлары:


  • Балаларны татар халкының милли киемнәре, мили орнамент белән якыннанрак таныштыру, балаларда кызыксыну уяту.

  • Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау.

  • Милли киемнәргә бизәкләр төшерү.

  • Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.


Материал Һәм җиһазлау: Халкыбызның милли әйберләре: күлмәк, түбәтәй, калфак, милли орнаментлар җыелмасы, компьютер, презентация, бизәк өлгеләре.

Метод һәм алымнар:

Дәрес барышы.


Оештыру.


-Хәерле көн,укучылар!Кәефләрегез яхшымы? Бер-берегезгә карап елмайыйк әле.

Тема белән таныштыру.

-Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән

Бизәкләре көмешләргә,

Энҗеләргә күмелгән.(калфак)

-Укучылар, бу күргәзмәгә игътибар итегезче. Бу нәрсәләр?( калфак, түбәтәй, ..милли киемнәр) Алар матур бизәкләр белән бизәлгәннәр. Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? Халкыбызның милли бизәкләре турында сөйләшербез. Милли, бизәк төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

Бизәк(орнамент) латин теленнән килеп чыккан.

Татар халкының декоратив сәнгатендә чәчәкле үсемлек орнаменты урын алып тора. Иң еш сурәтләнә торганы лалә чәчәге. (Башка элементлар: яфраклар, кыңгырау чәчәк, роза чәчәге, дулкынлы, бормалы бизәкләр)

Укучылар, татар халкы элек-электән бик тырыш чиста, пөхтә халык буларак билгеле. Элек минем әбием кич утырып, аулак өйләрдә кул эшләре эшләгәннәр. Тормышка чыкканда үзләренә кирәкле әйберләрне, урындык киезләрен, сөлге башларын, тәрәзә пәрдәләрен һ.б. барысын да үз куллары белән эшләгәннәр.

Хәзер дә татарлар яшәгән авылларны карасак, ялт итеп торалар, йортлар төзек, бай, кешеләр мул тормышта яшиләр, тәрәзә төпләрендә ясалма чәчәкләр түгел, ә чын табигый гөлләр үстерәләр. Болар барысы да кешенең тырышлыгы белән генә булдырыла. Сез моны үзегезнең әти-әниләрегездән күреп үсәсез һәм сез дә үзегезнең өлешегезне кертәсез дип уйлыйм.

Татар халкыбызның киемнәре бик матур булган. Игътибар белән карагыз әле:

Милли күлмәк.

Татар хатын – кызларының борынгы күлмәгенә төрле бизәкләр чигелгән. Итәк һәм җиң очлары берничә рәт бала итәк белән дә тегелгән. Күлмәкне бик матур итеп теккәннәр.

Алъяпкыч.

Ул төрле чорларда, татар хатын-кызлар киеме буларак, аерым урын алып тора. Татар хатын-кызларының алъ япкычлары канатлы булган. Аның күкрәк һәм итәк өлешләрен чиккәннәр.

Читекләр.

Борынгы бабаларыбыз Идел буе болгарлары сафьян дип йөртелә торган йомшак күннән затлы читекләр теккәннәр. Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре үткән гасырда ук дөнья базарында дан тоткан. 1883 елда мәсәлән, татар читекләре Парижда зур алтын медаль белән бүләкләнгән.

Элек-электән килгән бу мактаулы һөнәрне Арча – милли аяк киемнәре җитештерү берләшмәсе осталары дәвам итә. Берләшмә 1972 елда оештырыла. Бу аяк киемнәре чит илләргә чыгарылган. Франция, Англия, Германия, Бельгия хатын – кызлары аларны яратып кигән. Хәзер бу фабрика ябылган .Айрат Солтанов җитәкчелегендә 10 кеше читек тегү һәм чигүне дәвам итә.Хәзер бу чигүле читекләрне биюче кызлар кия.

Калфак.

Хатын - кызларның баш киеме борынгы заманда ук калфакны йон тукымадан эшләгәннәр һәм ул чигелгән дә, ә соңрак калфакларны бәрхет, ефәк тукымалардан теккәннәр, затлы җепләр белән чигеп, яки сәйләннәр белән бизәп эшләгәннәр. Калфакны күпчелек шәһәр аксөякләре кешелеккә кия торган булганнар. Хәзерге вакытта калфак баш киеме буларак кулланылмый, ләкин сәнгать өлкәсендә абруе зур.

Түбәтәй.

Түбәтәй – төрки халыкларының бик киң таралган һәм бүгенге көнгә кадәр абруен югалтмаган баш киеме. Түбәтәйне бәрхеттән тегәләр, ефәк җепләр белән чигеп яки сәйләннәр белән бик матур итеп бизәп куялар. Түбәтәй орнаментлары күпчелек лалә чәчәге, ромашка, дәлия, пион, кыңгырау, канәфер, тукранбаш чәчәкләрен һәм яфракларын хәтерләтә.

Бизәнү әйберләре.

Татар хатын- кызлары төрле бизәнү әйберләре тагып йөрергә яратканнар. Алкаларны һәркем үзенә ошаганын сайлап кигән.

Чулпылар гади генә юл белән кара бауга бәйләнгән бер-ике яки күбрәк көмеш тәңкәләрдән тора. Аларны билдән астан төшеп торырлык итеп чәч толымнарына бәйли торган булганнар.

Тәңкәләр бик күптөрлеләр: түгәрәк яки шакмаклы, ярымай яки ромбик, йолдыз һ. б. Төрле формаларда ясалган. Алар төрле бәхетсезлекләрдән , авырулардан саклый дигәннәр.

Беләзек-иң киң таралган борынгы бизәнү әйбере.


Чигү.

Чигүне татар кызлары аеруча яраткан. Бигрәк тә сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкыч итәкләрен, тәрәзә пәрдәләрен, кровать кырларын, мендәр тышларын чиккәннәр. Егетләргә чиккән кулъяулык бирү иң зур бүләкләрдән саналган. Мондый кул эшләре күбрәк аулак өйләрдә башкарылган. Шулай ук кызлар үзләренә бирнәне чигеп әзерләгәннәр.


Актуальләштерү.

Укучылар, сез аулак өйнең нәрсә икәнен беләсезме?

Аулак өйләрдә кул эшләре эшләп утырганда җырлар җырланган, тәңкә салыш уеннары уйналган, йомгак чорнаш уены да уйналган.

Әйдәгез, без дә сезнең белән әзрәк йомгак уенын уйнап алабыз.

Музыка: уен башлана, музыка туктаганда йомгак кемдә кала, шул укучы җәза үти. Уен берничә тапкыр кабатлана.


Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Хәзер мин сезгә бер әкият сөйлим:

Борын-борын заманда, бер татар авылында, бик матур бер өйдә яшәгән ди, булган ди бер гаилә:әти, әни, малай һәм кыз. Аларның исемнәре А хәрефенә башланган ди. Уйлап карагыз әле, нинди исемнәр икән? (Айдар абый, Айсылу апа, Алсу, Алмаз).

Айсылу апаның балалары бик тәртипле, тәрбияле булганнар. Алар бик күп тылсымлы сүзләр белгәннәр. Ә сез беләсезме?

Әниләре кул эшләренә бик оста булган ди. Кичләрен Айсылу апа чигү чиккән, бәйләгән. Үзенең һөнәрен кызы Алсуга да өйрәткән.

Берзаман әти белән әни шәһәргә эш буенча китеп барганнар.

Алсу белән Алмаз утырмага дусларын чакырганнар. Һәм бер-берсенә Сабантуйга киячәк киемнәрен күрсәтә башлаганнар. Ә сез нинди татар бәйрәмнәрен беләсез?

Шуннан соң алар уйнарга тотынганнар. Кинәт өй тәрәзәләре ачылып китә. Каты җил-давыл өй эченә керә. Һәм бөтен чигүләрне, матур бизәкләрне бетерә. Әйберләр, киемнәр, бизәнү әйберләре төссез, рәсемсез калалар.

Шунда Алсу еларга тотына. “Нишләргә инде хәзер безгә?”

Укучылар, нишләргә инде балаларга? Әйдәгез, аларга булышыйк.Үзегез теләгән әйберне сайлагыз, үзегез теләгәнчә бизәгез.

(Бизиләр)

Рефлексия.

-Эшләп бетердегезме? Әфәрин! Карагыз әле, ничек матур булган бу! Алсу белән Алмаз бик сөенәләр инде. Шуның белән әкият тәмам дисәм, дөрес булмас. Безнең әйберләребез арасыннан кошелек, тарак, телефон чехолы чыкты. Алар бит әкияттә юк иделәр. Ә без аларны бизәп куйдык? Матур булганмы соң? Бик матур. Димәк, нинди нәтиҗә ясарга була? Хәзерге көнкүреш өйберләрдә дә татар халкыбызның милли бизәкләрен төшерергә була. Ул бизәкләр беркайчан да модадан чыкмый. Алар мәңге халык күңелендә!

Йомгаклау.

Шулай итеп чарабыз ахырына якынлашты, саубуллашырга вакыт җитте. Балалар, татар телен, тарихын, мәдәниятын өйрәнегез, хөрмәт итегез, горурланып йөрегез. Сезнең татарлыгыгыз бөтен әйберегездә дә чагылыш тапсын. Халкыбызның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләтебез үткәнен хөрмәт итсен иде.


Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

(Р. Фәйзуллин)




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Похожие файлы

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!