СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Хезмәт бизи кешене.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Хезмәт бизи кешене.

Просмотр содержимого документа
«Хезмәт бизи кешене.»

Тема: Хезмәт бизи кешене.

Максат: 1. Укучыларга кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына төшендерү.

2. Укучыларга тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше бирү.

3. Һөнәр сайлауда җаваплылык хисе, җитди булу сыйфаты формалаштыру,

гаилә тарихын өйрәнүгә этәргеч булдыру, һәртөрле хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

1. Һөнәр, белгечлек төшенчәләрен аңлау һәм аларны аера белү; эшче квалификациясе төшенчәсе белән танышу һәм һөнәри осталыкны күтәрү юлларын аңлату; хезмәт хакына йогынты ясый торган факторларны билгеләү.

2. Һөнәр һәм белгечлек төшенчәләрен аңлауларын ныгыту, мөстәкыйль тормыш тәҗрибәләрен һәм белемнәрен анализлау; факторлар буенча нәтиҗә ясау.

3. Актив танып-белү эшчәнлегенә тарту; техник грамоталылык тәрбияләү; белемнең, үзүсешеңнең, тәҗрибә һәм эш сыйфатының кирәклеген күрсәтү.



Җиһазлау: презентация, аңлатмалы сүзлек, 2 төркемгә карточкалар

Дәрес барышы:

  1. Кереш өлеш (Слайд1)

Сыйныф сәгатенең девизы:

Хезмәт – дөньяда бары тик кешегә генә хас һәм ул гына лаек булган бәхет ул “ дигән сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. ( К.Ушинский )

- Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшәбез икән? (хезмәт)

- Ә сез хезмәт турында нинди мәкальләр беләсез, иптәшегез мәкальнең башын укый, ә сез дәвам итәсез.

Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар.

Агач җимеше белән, адәм эше белән.

Аз сөйлә дә күп эшлә.

Акыл башта түгел, эштә.

Башлаган эшне ташлама.

Дөньяда мөмкин булмаган эш юк.

Кешенең сүзе эшеннән аерылмасын.

Калган эшкә кар ява.

Карама тешкә, кара эшкә.

Үз эшеңә иренмә, кеше эшенә тыгылма.

Хезмәте барның хөрмәте бар.

Эш кешене кеше итәр.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Эш — кешенең көзгесе.

- Бүгенге көндә сезнең төп хезмәт нәрсә ул? (уку)

- Ә мәктәпне тәмамлагач, безнең алда нинди бурыч тора? ( дөрес профессия сайлап, белем алуны дәвам итү).

- Безнең бүгенге класс сәгатенең темасы: “ Хезмәт бизи кешене”

- Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта хәзердән үк уйлана башларга кирәк. Без бүген түбәндәге сорауларга җавап табарбыз

  1. Уку мәсьәләсен кую.

1нче бирем.

Безнең алда ике төшенчә: һөнәр, профессия
-Нәрсә ул һөнәр? (Кул көче белән башкарылган эш.)

- Нинди һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез?
Балта остасы, тимерче, сәгать төзәтүче, аш пешерүче, элемтәче.
2 нче бирем.
- Нәрсә ул профессия?
- Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт.
- Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы?
- Бар. Профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була.

- Ә сезнең өйдә нинди һәнәр ияләре бар? Төркемнәрдә языгыз, аннары 1 укучы укып күрсәтер.

–Уйлап карагыз әле, безнең мәктәптә кайсы профессия ияләре эшли икән?(Укучылар санап чыга: укытучы, шәфкать туташы, китапханәче, пешекче һ. б.)

Игътибарлылыкка уен.

1 төркем. Карточкалар белэн эш

1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)

2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)

3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)

4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала (рәссам).

2 төркем.

1. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)

2. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).

3. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)

4. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белә, сабыр, таләпчән (укытучы, педагог)

(Эшләр тикшерелә, үзанализ ясала)

- Балалар, без бик күп һөнәрләр санадык, ә аларның нинди эшләр башкарганын беләсезме икән? Күзләрне йомып торыгыз әле. ( Тактага һөнәр исемнәре язылган карточкалар куела, икенче баганада алар башкарган эшләр бирелгән. Һөнәрләрне башкарылган эшләр белән дөрес итеп тоташтырасы.)

Табиб иген үстерә

Рәссам машина йөртә

Укытучы сыер сава

Шофёр рәсем ясый

Игенче балалар укыта

Очучы әсәрләр яза

Язучы киемнәр тегә

Артист кешеләрне дәвалый

Тегүче самолёт йөртә

Терлекче рольләр башкара

(Эшләр тикшерелә, үзанализ ясала)

  • Профессия сайлаганда, без иң элек нәрсә турында уйлыйбыз нинди факторларга игьтибар иттегез? (Укучыларның фикерләре тыңлана).

  • хезмәт шартлары; эш хакының күләме;

  • профессиянең популярлыгы; әһәмиятлеге;

  • сәләт; күңелгә ятуы;

  • әти-әни, туганнар, дуслар киңәше;

  • синең һөнәреңә ихтыяҗ булу, сәламәтлеккә зыяны булмавы.

- Профессияне сайлаганда өч төшенчәне онытмаска кирәк:
ТЕЛИМ - БУЛДЫРА АЛАМ - КИРӘК

- Соңгы еллардагы статистик мәгълүматлар буенча 40 000 төр һөнәр булуы билгеле. Бүген бездә кунакта 9 сыйныф укучылары. Алар инде кем булырга теләүләрен беләләр, әйдәгез аларны тыңлап китик әле. Сорауларыгыз булса бирерсез.

Бу кызыклы! Нинди һөнәр яхшырак?

Хезмәт базарындагы яңалыклар (9 сыйныф укучылары чыгышы)

1.Чыгыш. (Фәнзил) Бүген Татарстан республикасында югары белем алырга теләүче яшьләрнең саны артык күп. Предприятияләрдә белгечләр гeнә түгел, эшче куллар да җитешми. Шуңа күрә мин ___________булырга хыялланам. ______________________________________________________________________________________________________________________________________________.

2 Чыгыш. Яшьләр арасында нинди һөнәрләр популяр? (Равиль)

– Бүгенге көндә яңа – IT-технологияләр белгечлеге, программалаучы, эшче һөнәрләреннән электр-газ белән эретеп ябыштыручы, автомеханик, машина йөртүче, электромонтер, төзүче һөнәрләре популяр. Шуңа күрә мин ___________булырга хыялланам. ______________________________________________________________________________________________________________________________________________.

  1. Чыгыш . (Салават)

Республикага кайсы һөнәр ияләре кирәк?

Республика күләмендә бүгенге көндә түбәндәге белгечләр кирәк: технолог, конструктор, төзүче, сварщик, тегүче , табиб, шофёр, энергетик, механик, программалаучы. Шуңа күрә мин ___________булырга хыялланам. _____________________________________________________________________________________________________________________________________________.

Тест.

  • Бу тест киләчәктә нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк.

Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр. 3 геометрик фигура- өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып 10 элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга. 30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар ясый).)

Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен өчпочмакларны санагыз

Беренче тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.

Икенче тип: 5 өчпочмак. Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.

Өченче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар. Шәхси эшкә сәләтле.

Дүртенче тип: 3 өчпочмак. Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.

Бишенче тип: 2 өчпочмак . Сәнгать белән , кеше белән кызыксыну көчле. . Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.

Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау сәләте көчле.

Бу тест сезнең төрле яклап талантыгызны күрсәтми. Ә шулай да ул үзегез, мөмкинлекләрегез, сәләтегез турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бу сәләтегезне үстерә башларга , һөнәр сайларга ярдәм итәр.

  1. Нәтиҗә ясау, йомгаклау.

- Димәк без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

- Нәрсәләр белдек?

- Үзебезгә нинди нәтиҗәләр ясадык?

- Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш кил­гән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без на­муслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак ка­гар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.

Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.

Һөнәрләр күп: кем булсаң да

Игенчеме, эшчеме?

Тик онытма бер нәрсәне:

Хезмәт бизи кешене.






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!