СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Хуш, башлангыч мәктәбем!

Нажмите, чтобы узнать подробности

4 нче сыйныфта башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе өчен әдәби-музыкаль композиция.

Просмотр содержимого документа
«Хуш, башлангыч мәктәбем!»

Хуш, башлангыч мәктәбем!

(әдәби-музыкаль композиция)

                       

И.Хисамовның Э.Мөэминова сүзләренә язган “Укытучыма” җыры магнитофон язмасында яңгырый. Сәхнәгә алып баручы чыга.



Укытучы:. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Без бирегә шатлыклы да, моңсу да кичәгә җыйналдык. 4 ел буе үз канатыбыз астында тоткан укучыларыбызны 5 сыйныфка озатабыз.

                           Бәйрәм бүген безнең йөрәктә,

                         Хис ташкыны дулый күкрәктә.

                           Укучымның моңсу карашы

                           Озату сүзен яза йөрәккә.

(Сәхнәгә чыгарылыш сыйныф укучылары чыгалар)

1 укучы : Әле кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек . Күлмәк һәм алъяпкычларыбызны , костюмнарыбызны әллә Ничә тапкыр киеп карадык. “ 1нче сентябрь кайчан җитә дип ? “- дип әти - әниләребезне аптыратып бетердек . Мәктәптә безне укытучы апабыз каршы алды , җитәкләп “Белем иле”нә алып керде.

2 укучы: Әйе, хәтердә ул көн . 2011 нче елның 1 нче сентябре әти - әниләребезнең , якыннарыбызның күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды.

Укучы. Бүгенгедәй күз алдымда тора

             Очар коштай йөргән чакларым,

           Сумка тотып, белем алырга дип,

             Борма сукмак буйлап атлавым.

Җыр “Уйларымда мәктәп еллары”.

Балачакнын гузэл бер мизгеле

Хэтеремдэ минем буген дэ.

Кулга тотып чэчэк бэйлэмнэре

Килгэн конем белем иленэ.

Кушымта:

Кынгыраулы мэктэп елларына

Алып кайта мине уйларым.

Укытучы апам дәшә сыман:

Улларым сез минем, кызларым.



Хуш килден син, балам, эйдэ, диеп,

Алып киттен тормыш юлыннан.

Авыр чакта ярдэм кулын суздын,

Сакладын син ялгыш адымнан.

Кушымта.

Ойрэттен син, ярат, балам, диеп,

Туган илне, эткэн-энкэнне.

Гомерен буе халкын очен тырыш,

Онытма син туган иленне!



Укучы. Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың.

             Яңа көч, яңа дәрт йөрәктә.

             Син инде уйнарга бармыйсың,-

           Кыңгырау чакыра мәктәпкә.

(Сәхнәгә кыңгырау булып киенгән укучы чыга)

Кыңгырау. Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә дәштем. Ул матур иртәдә минем тавышымны тыңладыгыз. Аннары, укытучы апагызга ияреп, чиста, якты класска кердегез. Дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез.

Укучы :Әгәр ничәү дисәгез :
Коллективта дүртәү без .
Аерылмас дус булып ,
Тату булып үсәбез ...

Ничек охшап туганбыз ,
Әйтерсең бертуган без .
Дүрт почмаклы классыбызның
Дүрт почмагы сыман без ,
Барыбыз да уңган без , 
Җырларга да оста без

Биергә дә оста без .


Татар халык биюе




Укучы.   Беренчегә килгән чагым истә

Бөтерчектәй нәни бер кызны

Каршы алды серле белем йорты ,

Дулкынланып түргә уздырды....



Укучы. Кайчан гына нәни килеш

             Мәктәпләргә бергә килгәнбез.

             Белем үрләренә менә-менә,

             Бишенчегә инде җиткәнбез.

.

Укучы. Инде менә 4 ел вакыт узган

Бусагаңны синең атлауга.

Хәзер инде без бурычлы сине

Күз карасы кебек сакларга .



Укучы.  Мәктәбемә озын гомер телим ,

Чылтырасын мәңге кыңгырау

Шул тавышка кушылсын тик бары

Шат тавышлар , серле яңгырау





Укучы. Кайчан тудык, кайчан үстек,

             Бу гомер бик тиз үтә.

           Хуш, башлангыч, аерылабыз,

           Безне киләчәк көтә.

Укучы. Кайгырганда юатучы,

               Безнең өчен ут йотучы,

             Гаделлеккә өйрәтүче,

           Рәхмәт сиңа, Укытучы!

Укучы. Хөрмәтле беренче укытучыбыз,Илһамия апа! Хәтерләсәгез, 4 ел элек ничәмә-ничә өмет тулы күзләр сезгә төбәлделәр. Сез, бар сабырлыгыгызны җыеп, һәрберебезнең күңелен тоеп, безнең зиһеннәребезгә гыйлем орлыклары салдыгыз. Кадерле укытучыбыз! Менә бүген иң олы рәхмәт хисләребез дә сезгә.

Укучы. Ул өйрәтте каләм тотарга һәм

             Тәүге сызыкларны сызарга.

             Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,

             Иҗекләрдән сүзләр ясарга.

Укучы. Күзәтте ул һаман гомерем юлын,

             Ялгышларым булса төзәтте.

             Хезмәт яратырга, туган җиргә

            Тугрылыкка мине өйрәтте.

Укучы. Кыенлыклар килсә, әле дә ул

             “Бирешмә!”-дип гүя эндәшә.

               Күңелемдә шулай гомерем буе

               Укытучым килә янәшә.



Укытучым, сезгә карап” җыры.

Ачар өчен белем ишекләрен 
Түккәнсездер күпме йөрәк көчен
Сездән алган белем ачкычлары
Иң кадерле бүләк безнең өчен
        Кушымта:
        Укытучым сезгә карап
        Арта минем хөрмәт хисем.
        Юлларыма, маяк булып
        Балкый тик сезнең исем

.Якын дус та булып, киңәшче дэ
Яшь аралаш бездән көләсез сез
Дөнья ямен, тормыш матурлыгын
Хезмәт тәмен тоя беләсез сез



Авырлыклар булса түзәрсез дә
Яшь аралаш бездән көләсез сез
Дөнья ямен, тормыш матурлыгын
Хезмәт тәмен тоя беләсез сез

 



Укучы. Без киткәчтен юксынырсыз әле,
Сагынырсыз таныш йөзләрне.
Онытмабыз якты кояш кебек,
Нур сирпегән

Сезнең күзләрне.

Энем, сеңелем дигән сүзләрегез,
Назлар булып керде күңелгә.
Акыл җимешләрен өләштегез,
Җитсен диеп бөтен гомергә.



 Укучы. Сау бул инде, сөйгән мәктәбебез.
Рәхмәт Сезгә, апалар.
Кичерегез безне кайчагында,
Эшләгәнгә ялгыш хаталар.
Вакыт җитте, очабыз кошлардай,
Йөрәкләрдә сүнмәс ялкыннар.
Әнкәйләрдәй назлап үз иттегез,
Сез шуңа да бик, бик якыннар.


Укучы. Зур тырышлык куеп мәктэп өчен
Ару-талу белми эшлисез.
Укытучы дигән зур исемгә
Бик лаеклы кеше сез.!



Укучы. Шулай ук, тәмле ашлары белән безне сыйлаган, мәктәп чисталыгын даими кайгыртучы Рәзилә апага рәхмәтебезне җиткерәбез.

Укучы. Хөрмәтле укытучылар!

Тормышыгыз гөрләп торсын,

Күрмәгез кайгы-хәсрәт,

Үткәрегез   гомерегезне

Сөенеп һәм бик рәхәт. (Барысына да чәчәкләр тапшырыла)



Укучы. Саубуллашу бигрәк моңсу икән,

Бүгенгәчә аны белмәдек.

Шат яшәдек укытучыбыз,

Кырыс йөзегезне күрмәдек.



Укучы. Баш иябез бүген сезнең алда,

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез дус һәм тату булып,

Яшәгез!-дип шулай гел бергә


Укучы. Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

Якты нурлар бөркелә.

Бүген укытучыбызга

Рәхмәт әйтәсе килә:

Бергә:- Безгә белем биргән өчен,

- Кадерләп үстергән өчен,

- Назлы карашыгыз өчен,

- Дөрес тәрбиягез өчен,

- Икенче әни булган өчен,

- Барысы, барысы,барысы өчен,

- Рәхмәт ,сезгә,укытучым.

Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры

Укучы.  Биредә безнең өчен иң газиз, иң якын кешеләребез дә бар әле. Алар -әти-әниләребез. Мәктәптә укытучыларыбыз белем нигезләренә төшендерсә, өйдә әти-әниләребез икенче мөгаллимнәребез булды. Алар безнең белән укыды, гомумән, мәктәп тормышы белән яшәделәр. Хөрмәтле әти-әниләребез! Сез безне җил-яңгыр тидермичә, сау-сәламәт итеп үстердегез, тәрбияләдегез. Без сезнең каршыда гомеребез буена бурычлы. Сезгә бездән бары тик куанычлы хәбәрләр генә ирешсә иде.

Укучы. Акыллы сүзең, алтын киңәш белән

             Авыр чакта ярдәм итәсез.

           Адашканда, ак юл күрсәтүче

             Күңел күзе - ул сез икәнсез.

Укучы. Сезгә саулык телим һәр адымда,

               Тигез бәхет телим һәрвакыт.

             Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән

             Карыйм сезгә сөеп, яратып.

Алып баручы. . Кичәдә бүген иң дулкынланучы кешеләр әниләрдер, мөгаен. Чөнки әнинең баласы башлангыч сыйныфны тәмамлап өлкән укучылар рәтенә аяк баса.  Һәрберсен “балам укып китә алырмы, сынатмасмы? дигән сорау борчый! Хөрмәтле әниләр! Сезнең ул -кызларыгыз барысы да бик уңганнар, тырышлар. Һәрвакыт алдынгылыр сафында барачаклар. Ә хәзер изге теләкләрегезне, хәер фатихагызны җиткерү өчен сүзне сезгә бирәбез



(Әти-әниләр балаларын тәбрик итәләр)

Укытучы:Балалар, сез башта миңа «Имтихан « тапшырачаксыз. Шуннан соң мин сезгә махсус таныклыклар, дипломнар бирермен. Таныклык алган бала гына 5нче сыйныфка күчә ала.

Сораулар:

1.-Сезне мәктәп нәрсәгә өйрәтте?

2.-Мәкальне дәвам ит. “Үз илем-..........”

3-Тау башына салынгандыр безнең авыл.

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Бу шигырьне кем язган?

  1. Нәрсәне әзерлиләр, ләкин ашый алмыйлар?

  2. Нинди кыңгырау чылтырамый?

  3. Елның нинди айлары 28 көнне үз өченә ала?

  4. Җирнең уртасында ни бар?

  5. Шатлык сүзенә синоним тап?

  6. 4 ел буе ошатып укыган дәресең?



Таныклыклар, дипломнар тапшыру

Укытучы : Чыннан да үзенең мәшәкатьләре , шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары , иң уңганнары , иң кадерлеләре булды . Алар белән мин үземне бик бәхетле итеп тойдым. Чәнки алар кебек җитез , актив, тапкыр,сөйкемле , тыйнак, сабыр укучылар тагын бар микән?

Миңа сорау бирсәләр:
- Сөенечең ни ? – дисәләр ,
Сөенечем – таңнан торып ,
Эшкә килгән иртәләр.


Миңа сорау бирсәләр:

Шатлыгың ни ? – дисәләр ,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр .


Миңа сорау бирсәләр :
-Бәхет ни ул ?-дисәләр ,
Бәхет – шушы укучылар 
Кеше булып үссәләр

Укучылар, сезнең барыр юлларыгыз таң нурыдай якты, салават күпередәй нурлы, керсез күңелегез эчкерсез, хыялларыгыз татлы булсын. Сезне 5-сыйныфта яңа иптәшләр, яңа дуслар, яңа укытучылар көтә. Аларны да мине яраткан кебек яратыгыз, якын итегез. . Кадерле укучыларым ! Башлангыч классларда алган белемнәрегез,без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә ныклы нигез , гүзәл башлангычлар булса иде дигән теләктә калам. Ә сез минем ышанычларымны акларсыз дип уйлыйм. Ак юллар сезгә, кадерле укучыларым бәхетле,сәламәт булыгыз!

Тиктормаслар,шаян , шуклар

Идегез сез барыгыз

Тиз арада үзегезне

Яратттыра алдыгыз.

Зур өметләр баглап озатам

Сезне бүген 5нче класска.

Туры килсен иде сезнең хакта

Мактау сүзе генә ишетергә.

Бер баскычка бүген күтәреләсез,

Алда әле юлның озыны.

Начар гадәтләргә иярмичә

Сезнең юлыгыз булсын турысы.

Акыллы, тәртипле булып

Үсәрсез дип ышанам.





Бергә: -Сүз бирәбез укытучым

Укырбыз “4” кә, “ 5 “ кә

Җиң сызганып өйрәнербез

Өйрәткән һәрбер эшкә.

Без үсәрбез укытучым

Белемнәрне нык туплап

Әйтерсең” уңганнарым”,- дип

Һәрберебезне хуплап.





Укучы. Хуш, башлангыч, сагынып сиңа килгәч,

             Безнең күңел янә сафланыр.

             Һәр бүлмәңдә, бер истәлек булып,

             Эзләребез мәңге сакланыр.

Укучы. Хуш, башлангыч! Бәлки әле, безне

             Онытмыйча искә алырсың.

             Ә син безнең йөрәк түребездә

           Гүзәл мизгел булып калырсың.



Сау бул, мәктәп” җыры

Гөрлэп узды мәктәп елларыбыз
Бик тиз житте анын азагы
Буген безнен бәгырләрне озә
Кынгыраунын сонгы авазы.
Кушымта:
Саубул мәктәп сине онытмабыз
Без киткэнгэ калма боегып
Еллар уткэч курешергэ телэп
Бер кайтырбыз эле жыенып(2)


Саубулашып мэктэбебез белэн
Таралабыз торле якларга 
Укытучы апа, абыйларның

изге телэклэрен акларга.
Кушымта(1)
Чэчэк кебек балачагыбызда
Мәктәп булды телэк йортыбыз
Изге жанлы укытучыларны
Кунел туребездэ йортербез.
Кушымта(2)



Вальс бию.”4 класс”җырына

Тәмам . Соңыннан алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырыла .




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!