“Кичке уен”- сәнгать фестивале.
Туган тел көе уйнап торганда тәрбияче кичәне башлап җибәрә.
Исәнмесез,хәерле көн хөрмәле кунаклар,кадерле балалар! Без бүген сезнең белән туган тел бәйрәмен үткәрергә җыелдык.
Туган тел! Моннан да көчле,кодрәтле,татлы,назлы,йомшак,матур сүз бар микән? Әти, әни, Туган ил кебек сүзләр белән беррәттән йөри бу сүз!
Туган телебез- татар теле,зур тарихлы,бай,җырлы, моңлы тел ул.
Туган тел...Тугач та иң газиз кеше-әниеңнән ишетә башлаган, Г.Тукайлар нигез салган,7 миллион халык сөйләшкән,дөньядагы 14 тел исэбенэ кергэн, утларга-суларга салсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән,сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!
Тәрбияче:
Язның бер матур кичендә, сандугачлар сайрап, агачлар яфрак ярганда, авыл яшьләре елга буена- кичке уенга җыелалар.
Аланга Әби белән Бабай килеп керә.
Исәнләшәләр.
А.б. Исәнмесез, Хәерле кич! Нишләп йөрисез кичен, Әбекәй?
Бабай: Шушы аланлыкта кичке уен буласын ишетеп яшь чакларны искә төшерик, дип килдек, кызым.
Тэрбияче. Дөрестән дә, без аларны
Искә тошерик әле.
Халык йоласын кайтарып,
Бер уйнап алыйк әле.
Бабай: Соңга калабыз дип куркып, иртәрәк килдек, ахры......
(“Сандугачлар”сайравы ишетелә)
Әби: Аптырама карт карәле,
Ничек матур аланда.
Сандугач сайрый өздереп,
Җыры сарыла җанга
Карыйм, карыйм,
Тик күрәлмим
Кайда соң үзе, кайда?
(Әби үрелеп-үрелеп ачач башына карый)
Бабай: Нинди матур, моңлы тавыш ишетелә, күңелем тулып җырлыйсы килә башлады.
Бабай: Яшь вакытта болай гына җырламый идек шул, кызым. Үү, яшьләр килә түгелме?
(Матур милли киемнәр кигән балалар керә
Бабай: Исәнмесез, исәнмесез, балакайларым! Кичке уенга чакырган өчен зур рәхмәт сезгә!
Әби:Инде кунак булыйк кичен,
Бергә күңел ачыйк бүген.
Тэрбияче:
-Әйдәгез, дусларым “Йөзек салыш” уенын уйнап алыйк.
Барыбыз да тезелеп бер рәткә утырабыз. Алып баручы учындагы йөзекне (йөзек урынына башка нәрсә дә ярый) кемнеңдер учына салырга тиеш.
Ул һәркемнең учына кагылып, катнашучыларның барысын да әйләнеп чыга. Кемдер янында озаграк тукталган була. Катнашучылар алып баручының һәм «йөзек иясе»нең үз-үзен тотышыннан чыгып, йөзекнең кемдә булуын аңларга тырышалар.
Йөзекне юри үзендә итеп тә күрсәтүчеләр дә булырга мөмкин. Уен азагында алып баручы уртага басып: «Йөзек-йөзек, капка төбенә чык» дияргә тиеш. «Йөзек иясе» аның янына йөгереп чыга, ә калганнар аны ничек тә тоткарларга тырыша. Йөзек иясе алып баручы янына килеп җитә алса, яңа уенда бу рольне үзе башкарачак.
1.Сайфутдинов Ильдан шигырь сөйли.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.
Ассалар да, киссәләр дә,
Үлмәден син,калдын тере,
Чукындырган чагында да
Чукынмадын татар теле!
Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле.
Зинданнарны ярып чыктың,
Ялкынланып чыктың кире,
Хәтта фашист тегермәне
Тарта алмады анда сине,
Әй син, батыр татар теле!
2.Бию “Шома бас”.(Шарипова Эльвина,Альмухамметова Гөлчәчәк, Галеев Руслан)
Әби: Ай рәхмәт яугырлары, бигрәк матур биисез.
Бабай: Йөрәкләрне җилкетә торган көй. Белмим ничек түзәргә?
(Бии)
А.б. Бас,бас, катырак бас,
Бии икән дисеннәр
Безнең яшьләр табаныннан
Ут чыгара дисеннәр.
Әби: Җитәр, җитәр, уздырдың
Бигрәк тузан туздырдың
Аягыңны шакылдатып
Колагымны тондырдың.
Бабай: Әбиеңнең кәҗәсе-
Бакчада кәбестәдә
Биемәгәч җырламагач,
Мин монда нәмәстәгә.
3.Милли ризыкларны әйтү(Хакимов Дилус)
4.Бәйрәмнәрне санап киту(Саидов Фоат)
Бабай:
И-и, балалар, күңелем бигрәк яшәреп китте
Уен дәвам итә.
Гөлчәчәк:
Туктатмагыз гармунны
Чакырыйк без балаларны
Бергә-бергә җырлыйк әле
Без яраткан җырларны.
Җыр “Туган телем”
1. Балам! -- диеп,туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
Әнием! -- дип, әнкәемә
мин туган телдә әйтәм.
Кушымта:
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул -- минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул -- минем туган телем.
2.Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин Туган илдә
Туган ил дигән сузне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Кушымта:
3. Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа курә туган телне
Хөрмәтлим мин. яратам.
Кушымта:
Әби белән бабай:
Рәхмәт, рәхмәт барыгызга
Күңелле ял иттердегез.
Яшь чакларны искә төшереп
Йөрәкләрне җилкеттегез.
Тәрбияче
Карап тормый ара еракка,
Дуслар килгән безгә кунакка.
Дуслык бит ул- тормыш үзәге,
Дуслык бит ул- бәйрәм бизәге.
Бәйрәмнәр бик күп болай да,
Ә шулай да, ә шулай да.
Халкыбызның йолаларын
Искә төшердек бүген,
Күңелле итеп барыбыз бергә
“Кичке уен” үткәрдек.
Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле,
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татартеле!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт татар теле
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа туган телем,
Син өйрәттең миңа һәммәсен!