СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Кеше һәм туган ил. Инша.

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

 

Кеше һәм туган ил. Бу- ике төшенчә бер- берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки,

кешене илсез, ә илне кешедән башка күз алдына китерүе кыен.

Просмотр содержимого документа
«Кеше һәм туган ил. Инша.»

Сәйфетдинова Алия, 10 сыйныф.



Кеше һәм туган ил. Бу- ике төшенчә бер- берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки,

кешене илсез, ә илне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Ә нәрсә соң ул туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана соң ул? Ул, минемчә, син яши торган авыл, син иснәп үскән һава, тирәңдәге кошлар сайравы, кайнар кояш нурлары, келәм төсле ямь-яшел чирәм, халык бәйрәмнәре, һәм, беренче чиратта,

ачык йөзле, сабыр кешеләре- халкы.

Туган илем- Башкортстаным! Нигә син шулхәтле кадерле, якын икән?!

Кеше кайларда гына йөрмәсен, нинди гүзәл җирләрдә генә яшәмәсен, ул барыбер үзенең туган ягына омтыла, аның кара туфрагында яланаяк йөрисе килә. Тугайларда, болыннарда гөрләп үсүче юалар, какылар, сарыбашлар, челтерәп аккан тау сулары синең төшләреңә кереп йөдәтә.

Исем китми читтә үскән

Кипариска, бананга,

Әче булса да, гашыйк мин

Миләш һәм баланга,-

диелә җырларда да. Башкортстан өстеннән самолёт белән бер генә мәртәбә очып үтсәгез дә, аның гүзәллеге, матурлыгы сезне таң калдырыр. Иртәнге күгелҗем җирдә асфальт юллар, бормаланып аккан елгалар, хәтфә келәм төсле иген басулары, утрау-утрау булып урнашкан урманнар күренеп кала. Ә авыллар һәм шәһәр йортлары шушы иксез-чиксез чуар палас өстенә бик оста итеп чигеп куелган өлгеләр төсле тоела. Кошлар очып менмәс биеклектән Башкортстан тагын да иркенрәк булып күренә.

Башкортстанның табигате искиткеч бай, гүзәл. Бу турыда сөйләп кенә бетерерлекме соң?! Республикабыз елга- күлләр, урман-болыннар, уңдырышлы басу-кырлар белән бергә, җир асты байлыклары да данлыклы.Җиребез буйлап мул сулы Караидел, Агыйдел, агып үтә. Аларга күп сандагы кечкенә елгалар кушыла. Безнең зәңгәр күзле күлләребез дә бик күп. Һәр ел фасылының : кыш белән язның да, җәй белән көзнең дә үзенә генә хас булган аерым матурлыклары бар. Бу гүзәллекләр бер- берсен кабатламыйлар һәм берсе икенчесенә һич охшамаган. Без аларны күреп тә беләбез, бөек әдипләребезнең әсәрләре, рәссамнарыбызның картиналары аркылы да танышабыз.

Нинди ямьле җирләр булмасын, минем өчен Башкортстанымнан да, үземнең районымнан да, туган авылымнан да кадерлерәк, якынрак җир юк.

Менә сызылып кына җәйге таң ата. Яктыра башлауга, иртәнге тынлык эчендәге чу-чут итеп сайраган кошлар тавышы яңгырый башлый. Болар арасында нинди генә моңнар ишетелми! Саратов гармуннарының кыңгырау тавышлары, скрипка сыздырулары, курай, кубыз моңнары- барысы да бар. Кайсы койма башына, кайсы агач ботагына, кайсы куе яфраклар арасына кунаклаган кошлар тавышы бу.

Алар канатларын җилпи-җилпи һаман сайрыйлар, һаман җырлыйлар. Көн яктыра барган саен, кошлар сайравы көчәя бара. Инде кояш чыгышы ягында күк йөзенә алсу-кызгылт нурлар җәелә. Елга өсләреннән сөт кебе как, мамык кебек җиңел томан күтәрелә. Яр буйларында балыклар уйный башлый. Кичен яшел чирәмгә кунаклаган казлар, бәбкәләрен ияртеп инешкә төшәләр дә җай гына йөзеп китәләр. Озак та үтми, иген басуларында, болыннарда яңа «музыкантлар» концерт бирергә тотына: күктә өзлексез тургай сайрый, арыш араларында бытбылдыклар кычкыра. Менә елга буйлап сузылган әрәмәлекләр…

Шомырт, карлыган, гөлҗимеш, балан агачлары дисеңме, кузгалак, балтырган дисеңме, нинди генә үсемлекләр юк монда! Болар бөтенесе дә кешеләр өчен, аларның бәхете өчен табигать тарафыннан бүләк итеп бирелгән. Ямь-яшел яфракларга күмелгән әрәмәлекләрдә хуш ис иснәп, матур чәчәкләр күреп йөрүе үзе ни тора!

Ә инде урманнарга барып керсәк, анда тагын үзенә бертөрле матурлык: бөтен урманы яңгыратып сайраган кош тавышлары, бер ботактан икенчесенә сикереп йөрүче җәнлекләр, шау яфраклар арасында уйнаучы тәңкә- тәңкә кояш нурлары, исәп- хисабына чыга алмаслык төрле-төрле бөҗәкләр, җилкәләренә «төзү материаллары» төяп үтеп баручы кырмаскалар, умарта кортлары…

Болар бөтенесе дә безгә җан рәхәте, рухи шатлык һәм күңел күтәренкелеге бирәләр, безнең тәннәребезне сәламәтләндерәләр, зиһеннәребезне ачалар.

Бер- бер артлы тезелеп киткән зәңгәр тауларга менеп аска карасак, җиребезнең матурлыгына тагын бер инанырбыз. Жиребез болыннары, кырлары безне үзенә һәрвакыт чакырып торырлар. Ә сөт кебе как чәчкәдә утыручы карабодай кырлары

безне чисталыкка, аклыкка әйдәрләр.

Шушындый бай, гүзәл табигатьле җирдә, әлбәттә, яхшы күңелле кешеләр яши. Алар җир сөрәләр, иген игәләр, илемә гәрәбәдәй ашлык үстерәләр. Таңнан торып кемнәр җәйләүләргә юнәлә, сыер сава, терлек карый? Әйе, терлекчеләр. Алар алсу таңнарның, чыклы үләннәрнең матурлыгын бар кешедән алда күрәләр, аны йөрәкләре белән тоялар һәм аңлыйлар. Бу тыйнак, гади авыл кешеләре беркемнән бернәрсә өмет итмиләр, алар хозурланып, дәртләнеп эшлиләр дә эшлиләр. Аларның хезмәтләре- иң кирәкле, изге хезмәт.

Туган як. Аның шифалы һавасы, көмеш кебек сулары, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болын-кырлары, карап туймаслык купшы урманнары, сиңа ихласлык бәхет-шатлык теләүче кешеләре үзенә тартып тора. Аллы-гөлле чәчәкле болыннары, энҗе-мәрҗән бөртекләре төсле җиләкләре, зифа каеннары авылымда гына кебек. Авылыбызның таң аткан чаклары йөрәккә сихри моң булып кала. Тормыш дулкыннары мине кая гына илтмәсен, нинди генә юллар үтмим, һаман туган ягымны сагынырмын, күңелем, уем белән шул якларга омтылырмын.

Чыннан да, минем Башкортстаным чәчәк кебек, ул беркайчан да картаймас.

Минем бөтен теләгем, хыялым шул. Чәчәк ат син, минем яраткан, сөекле, бердәнбер Башкортстаным! Ләкин чәчәк кебек шиңмә, саргайма, кипмә. Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыеңда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең-синдә яшәүче халкың булсын. Амин! Берүк шулай булсын!








Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!