СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тема:.Җөмлә кисәкләрен кабатлау.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Тема:.Җөмлә кисәкләрен кабатлау.

(8нче сыйныфның татар төркемендә күрсәтелгән татар теле дәресе)

11 нче мәктәпнең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Харисова Чулпан Сәгыйть кызы

Түбән Кама, 2016 нчы ел

Туганоясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый,

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

Ә. Ерикәй.

Тема:.Җөмлә кисәкләрен кабатлау.

Максат :1) Укучыларның җөмлә кисәкләре буенча өйрәнгәннәрне ныгыту, аларны таный, аның төрләрен дөрес билгели белү.

2) Текстта күтәрелгән проблеманы таба белергә өйрәтү.

3) Туган тел кешенең – мәңгелек юлдашы.

Җиһазлау: текст, бланклар, компьютер...

Кулланылган материал: Татар халык мәкальләре, М.Юныс әсәреннән өзек.

Дәрес төре: ныгыту дәресе.

Методлар: әңгәмә, мөстәкыйль эш, биремнәрне үтәү, өлешчә эзләнү, биремнәр үтәү, индивидуаль,парлап эш.

Дәрес барышы:

Оештыру .  Исәнләшү. Бер укучы шигырьне укый, шуннан чыгып дәреснең темасы билгеләнә.( укучылар 2 командага бүленә, аларга һәр укучының дөрес җавабын билгеләргә кушыла.)

II. Яңа материалны өйрәнү.

1. Укучылар текстны укыйлар. Сүзлек белән эш. Башта инт. тактада сүзләр тәҗемәсез күрсәтелә, соңыннан тәрҗемә ителә.

Заяга үтү-

Әрнүле –

Өздереп- 1) четко, ясно, внятно 2) выразительно

Әйлән-бәйлән- хоровод

Заяга үтү- впустую, попусту, понапрасту

Юксынырга- тосковать

Әрнүле – 1) ноющий, щемящий 2) горестный, скорбный

Авылда чакта- в деревьне

Пакъләндерү- облагородить, очистить.

ь.

2. Текст буенча сораулар бирү.

- М.Юныс нәрсә әйтергә теләгән?

-Автор безне нәрсәгә чакыра, өнди?

-Бүгенге көндә татар теленең тоткан урыны?

- Телне онытмаска безгә нәрсәләр ярдәм итә?

-Туган телнең кадере кайчан сизелә?

-Читкә киткәч,  туган тел (җырлар, татар көйләре) кешегә ничек тәэсир итә?

-«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәм теле!», -дип кем әйткән?

-Бу шигырьне искә төшерә аласызмы?

Белемнәрне барлау ныгыту, кабатлау.

3.Укучыларга текстлар һәм бланклар өләшенә. Текстларда җөмләләрнең саны һәм сүзләр кара хәрефләр белән бирелгән була. Һәр укучы үз бланкында билгеләнгән сүзләрне координаталар яссылыгында нокталар белән билгели.(х-сүзләр саны, у- җөмлә кисәкләре). Соңыннан нокталарны тоташтырып, графигын күрсәтә.  График интерактив тактада күрсәтелә,  бергәләп тикшерелә.

(1) Якшәмбе көнне Мәскәү татарлары Измаил паркына җыелалар.

 (2) Өч ел буе шушы паркка мин дә йөрдем.

     (3) Йөз яшьлек юкә агачлары урап алган мәйданда, өздереп, тальян гармун уйныйлар.

(4) Яшь егетләр, яшь кызлар гармунга кушылып җыр­лыйлар, әйлән-бәйлән уйныйлар, бииләр.

 (5) Авылда чакта уен җыр­ларын күп тыңладым мин.

Физкультминутка. Укучылар дөрес раслауга  урыннарыннан торып басарга тиеш.

-Аергыч фигыль сүз төркеме белән белдерелә.

-Туры һәм кыек тәмамлыклар була.

- Ия һәм хәбәр- җөмләнең баш кисәкләре.

- Хәлнең 5 төре бар.

-Вакыт хәле кайда? соравына җавап бирә.

- Ия һәм хәбәр чыгыш килешендә килсә, алар арасында сызык куела.

5. Җөмләләрнең схемалары бирелә. 1нче абзацтан шушы схемаларга туры килгән җөмләләрне табып дәфтәргә язалар.(Дәфтәрдә эш).

Хәл аергыч хәл ия хәбәр.(2 җөмлә)

( Җавап: Өч ел буе шушы паркка мин дә йөрдем.)

Хәл аергыч тәмамлык хәл хәбәр ия. (5 җөмлә)

( Җавап:Авылда чакта уен җыр­ларын күп тыңладым мин.)

Аергыч тәмамлык хәбәр тәмамлык хәбәр (13 җөмлә)

(Җавап: Туган телдә сөйләшә, җыр тыңлый.)

6. Тактада җыйнак җөмләләр языла, укучылараларны җәенке җөмлә итеп әйтергә тиеш.

- Укучылар, җыйнак җөмләләргә иярчен кисәкләр өстәп җәенке җөмлә итеп әйтегез.

Мин яратам. Шагыйрь әйткән. Яшьләр җырлыйлар. Татарлар җыела.

7. 6 һәм 16 җөмләләрне үзгәртеп әйтергә, яки берничә гади җөмләгә таркатырга.

Авыл җирендә күбрәк мәхәббәт, яшьлек турында, аның заяга үтүе, бәхетнең кыска гомерле булуы турында җырлыйлар иде. ( Җаваплар: Авыл җирендәге җырларның күбесе  яшьлек , мәхәббәт турында. Авылда яшьлекне , мәхәббәтне сагынып җырлыйлар. Авылда башка төрле җырлар җырлана. Авылда мәхәббәт, бәхет турындагы җырларны яраталар. Авылдагы җырларның эчтәлеге бүтән.)

Гармун ыңгырашуы аша колакка килеп бәрелгән бер сүз яшәүнең мәгънәсен көчәйтеп җибәрә, күңелне пакьләндерә, хыял-өметләрне тергезә, тормыштагы авырлыкларны, гаделсезлекләрне җиңеп чыгарга көч өсти.( Җаваплар: Гармун тавышы күңелне сафландыра. Татар җырлары яшәргә көч бирә. Гармун тавышын ишетү- тормышта яшәргә көч бирә. Кешегә мәгънәле яшәү өчен туган телен белергә кирәк. Татар җырлары кешене тынычландыра. Туган телдәге җырларны ишеткәч, кеше хыялларга бирелә. Татар моңы татарларга бик якын.)

8. Татар халык мәкальләре интерактив тактада бирелә.

-Кайсы мәкальләр текст эчтәлеген ача, туры килә?

-Бу мәкальләр белән килешәсезме?

Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

Туган тел үзем өчен, башка тел көнем өчен.

Телең белән ашыкма, эшең белән ашык.

Татлы тел тимер капканы ачар.

Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек.

Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас.

Текст эчтәлеге белән тәңгәл килгән 2 мәкаль аерылып алына һәм парларда эш эшләтелә. (һәр укучы эчтәлек буенча 1-әр җөмлә яза).

IV.Өй эше.

-Укучылар, дәрестә өйрәнелгәннәрдән чыгып, өйдә “Туган тел” темасына  инша язып килегез.

V. Йомгаклау.  Билгеләр кую.Үзбәя.

-Дәрестә өйрәнгәннәрне кайда куллана алырбыз?

-Безгә нәрсә җиңелрәк, нәрсә авыррак бирелде?

Туган тел

(1) Якшәмбе көнне Мәскәү татарлары Измаил паркына җыелалар. (2) Өч ел буе шушы паркка мин дә йөрдем.

(3) Йөз яшьлек юкә агачлары урап алган мәйданда, өздереп, тальян гармун уйный. (4) Яшь егетләр, яшь кызлар гармунга кушылып җыр­лыйлар, әйлән-бәйлән уйныйлар, бииләр. (5) Авылда чакта уен җыр­ларын күп тыңладым мин. (6) Авыл җирендә күбрәк мәхәббәт, яшьлек турында, аның заяга үтүе, бәхетнең кыска гомерле булуы турында җырлыйлар иде. (7) Бу бакчада исә авылны сагыну, туып-үскән җирләрне юксыну моңнары өстенлек итә. (8) Югыйсә минем милләттәшләрем Мәскәүгә үзләре теләп килгәннәр. (9) Әйе, шәһәрдә тормыш уңайлырак. (10) Эше-хезмәте дә җиңелрәк. (11) Монда - музейлар, театр, концерт заллары. (12) Ә шулай да татарлар һәр атна менә шушында җыела. (13) Туган телдә сөйләшә, җыр тыңлый.

(14) Туган тел! (15) Үзәкнең иң түренә кереп утырган әрнүле, татлы бер тылсым! (16) Синең гармун ыңгырашуы аша колакка килеп бәрелгән бер сүзең яшәүнең мәгънәсен көчәйтеп җибәрә, күңелне пакьләндерә, хыял-өметләрне тергезә, тормыштагы авырлыкларны, гаделсезлекләрне җиңеп чыгарга көч өсти. (17) «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәм теле!» - дип, юкка гына әйтмәгән бөек шагыйрь. (154 сүз)

(М. Юныстан)

Просмотр содержимого документа
«Тема:.Җөмлә кисәкләрен кабатлау.»

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Тема:.Җөмлә кисәкләрен кабатлау.

(8нче сыйныфның татар төркемендә күрсәтелгән татар теле дәресе)

11 нче мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Харисова Чулпан Сәгыйть кызы

Түбән Кама, 2016 нчы ел

Туганоясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый,

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

Ә. Ерикәй.

Тема:.Җөмлә кисәкләрен кабатлау.

Максат :1) Укучыларның җөмлә кисәкләре буенча өйрәнгәннәрне ныгыту, аларны таный, аның төрләрен дөрес билгели белү.

2) Текстта күтәрелгән проблеманы таба белергә өйрәтү.

3) Туган тел кешенең – мәңгелек юлдашы.

Җиһазлау: текст, бланклар, компьютер...

Кулланылган материал: Татар халык мәкальләре, М.Юныс әсәреннән өзек.

Дәрес төре: ныгыту дәресе.

Методлар: әңгәмә, мөстәкыйль эш, биремнәрне үтәү, өлешчә эзләнү, биремнәр үтәү, индивидуаль,парлап эш.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру . Исәнләшү. Бер укучы шигырьне укый, шуннан чыгып дәреснең темасы билгеләнә.( укучылар 2 командага бүленә, аларга һәр укучының дөрес җавабын билгеләргә кушыла.)

II. Яңа материалны өйрәнү.

1. Укучылар текстны укыйлар. Сүзлек белән эш. Башта инт. тактада сүзләр тәҗемәсез күрсәтелә, соңыннан тәрҗемә ителә.

Өздереп-

Әйлән-бәйлән-

Заяга үтү-

Юксыну-

Әрнүле –

Чакта-

Пакьләндерү-

Гаделсезлек-

Өздереп- 1) четко, ясно, внятно 2) выразительно

Әйлән-бәйлән- хоровод

Заяга үтү- впустую, попусту, понапрасту

Юксынырга- тосковать

Әрнүле – 1) ноющий, щемящий 2) горестный, скорбный

Авылда чакта- в деревьне

Пакъләндерү- облагородить, очистить.

Гаделсезлек-несправедливость.

2. Текст буенча сораулар бирү.

- М.Юныс нәрсә әйтергә теләгән?

-Автор безне нәрсәгә чакыра, өнди?

-Бүгенге көндә татар теленең тоткан урыны?

- Телне онытмаска безгә нәрсәләр ярдәм итә?

-Туган телнең кадере кайчан сизелә?

-Читкә киткәч, туган тел (җырлар, татар көйләре) кешегә ничек тәэсир итә?

-«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәм теле!», -дип кем әйткән?

-Бу шигырьне искә төшерә аласызмы?

  1. Белемнәрне барлау ныгыту, кабатлау.