Әкияттә кунакта.
Укытучы: Укучылар, бүген бездә бәйрәм-әкиятләр бәйрәме. Безгә бик күп әкият геройлары кунакка килер. Ләкин кунаклар минем сорауларыма дөрес җавап бирсәгез генә килерләр. Рәхим итегез, әкият бәйрәменә!
1 нче укучы: Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Бәйрәмнәр кирәк безгә.
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
2 нче укучы: Кирәк икән без бәйрәмне
Әкияттән дә ясыйбыз.
Әкият герое була
Шул кичәдә кайсыбыз?
Укытучы: Беренче уенны башлыйбыз. Бу өзекләр кайсы әкиәтләрдән?
1) Кыз өстәл янында өч урындык күрде: берсе – Михаил Ивановичныкы, икенчесе кечерәк _ Настасья Петровнаныкы, өченчесе _кечкенә Мишутканыкы. Кыз урындыкларга утырып карады. («Өч аю»)
2)Бер кыз урманга ките. Ул урманда адашты. Урманда кечкенә генә бер өй күрде. («Өч аю»)
3) - Әйдә, алмагачны селкетик, алмагачны селкетик, алмаларын ашыйк. («Ике ялкау»)
4) –Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич, - дигән. («Куян кызы»)
5) Аның янына дуслары җыела.
- Кем кысты? – дип сорыйлар.
- Былтыр кысты; - ди («Шүрәле»)
II. Нинди әкият персоножлары турында сүз бара?
Озын бармаклы, маңгаенда мөгезе бар. Кети-кети уйнарга ярата. («Шүрәле»)
Кайсы әкияттәге герой бабайның чанасыннан балыкларны юлга ташлый. («Төлке», «Төлке белән бабай»)
III. Әкиятләрне дәвам итегез.
1. Менә кыз урман буйлап киткән. Аның каршына соры бүре килеп чыккан. («Кызыл калфак»)
2. Кыз бик шатланган. Әнисенә рәхмәт әйткән. Ләкин куян кызы итекләрдән бик тиз туйган, һәм аларны салып ташлаган. («Куян кызы»)
3. –Син бармагыңны менә бу ярыкка тык,-ди. Шүрәле бармагын шул ярыкка куя («Шүрәле»)
IV. Әйберләр кайсы әкияттән? Исемнәрне ата.
Рәсемнәр бирелә. Шул рәсемнәр буенча балалар геройның исемен һәм кайсы әкияттән икәнен әйтергә тиеш.
Балык – «Бүре белән төлке».
Балта – «Шүрәле».
Итек – «Куян кызы».
Тун – « «Төлке белән бабай».
V. Сүзләрне кулланып әкиятләрне исеңә төшер.
Чана, балык, төлке тун. (Төлке белән бабай
Куян, йолдыз, кояш, итек, дару, доктор.
Песи , эт, тычкан, әби, бабай, шалкан.
Укытучы: Сез биремнәрне бик тиз үтәдегез. Әкиятләр укыйсыз икән. һәм без сезгә бүген бер әкиятне карарга тәкъдим итәбез. Ә сез игътибар белән карагыз һәм әкиятнең исемен белегез.
«Төлке һәм бүре» әкиятен сәхнәләштерү.
Әби: (оекбаш бәйләп утыра, бабай керә)
Бабай: Хәлләрең ничек, карчык?
Әби: Яхшы, карт, яхшы! Син нишлисең әле?
Бабай: Мин хәзер балыкка барам, ә син тәмле пироглар пешер, ярыймы?
Әби: Ярый, карт, ярый, пешерермен. Бар, балыкка бар.
Бабай: Киттем, карчык.
Автор. Бабай күп итеп балык тоткан һәм кайтырга чыккан. Юлда төлке ята икән.
Бабай. (Сәхнә артында). Тр-р-р, бахбай (кертә, төлкене күрә) . Бу нәрсә бу-у-у? (йөренә, караштыра). Төлке бит бу! Ну карчыкка яхшы яка була икән! Чанага салырга кирәк. (Күтәреп алып китә).
Бабай: (йөгереп керә). Карчык, карчык! (Эзли).
Әби: (керә). Нәрсә бар, карт?
Бабай: Шатлык, карчык, шатлык! Сиңа балык та булды, яка да әзер!
Әби: (аңламый). Нинди яка – а-а?
Бабай: (күрсәтеп). Әнә, чанада төлке ята. Әйдә әле, әйдә, үзең кара.
Әби: Әй, рәхмәт сиңа картым, рәхмәт! Кайда, карыйм әле (чыга)
(Карт горур төстә йөренә).
Әби: (керә) Кайда соң ул балык? Кайда яка? Бер нәрсә дә юк бит анда. Ә-ә! Ах син, алдакчы карт! Син мине алдарга уйладыңмы?
Бабай: Ю-у-у-ук? Ничек юк? (Йөгереп чыгып китә, карый керә). Ә-ә, төлке эше бу! Ах мин аны! (Йөгереп чыгып китә).
Әби дә кулын селтәп чыгып китә).
Автор: (сәхнә алдына чыгып). Ә төлке балыкларны җыйган да ашап утыра икән.
Төлке. (ашый). Э-х, нинди тәмле! Ой-ой-ой! Эчем дә тулды(эчен уа) Ну тәмле дә инде!
Бүре(керә): Исәнме, төлке дус!
Төлке: Исәнме, бүре дус!
Бүре: Миңа да балык бир әле.
Төлке (эре генә): Үзең тот!
Бүре: Мин бит тота белмим.
Төлке: Мин тоттым бит әле. Елгага бар, койрыгыңны суга тык та кабатла:
Вак балыклар да эләксен,
Зурлары да эләксен!
Кара аны, оза-к утыр!
Бүре: Әй рәхмәт сиңа, төлке дус! Киттем елгага!
Автор: Бүре елгага килгән, койрыгын суга тыккан.
Бүре: Вак балыклар да эләксен
Зурлары да эләксен! У-у-у! У-у-у!
Вак балыклар да эләксен
Зурлары да эләксен! У-у-у! У-у-у!
(Шулай кабатлап утыра).
Төлке (керә, бүре ишетмәгәндә залга әйтә)
Йолдызлар яктырак янсын,
Бүренең койрыгы катсын.(2-3 тапкыр кабатлый)
Бүре: Син нәрсә сөйлисең, төлке дус?
Төлке: Мин сиңа булышам, бүре дус!
Бүре: Ә-ә-ә, рәхмәт инде, төлке дус!
(сүзлрәне кабатлый, улый)
Автор: Бүре төн буе утырган,
Ә койрыгы бозга каткан.
Бүре: Ай-яй, күпме балык эләккән, көйрык нинди авыр! (Тартып карый) Ну ашыйм инде бүген (эчен уа).
(Хатыннар суга киләләр, кулларында чиләкләр).
Хатыннар: Карагыз әле, карагыз! Бүре бит бу бүре! Кыйнагыз аны! Менә сиңа, менә! Менә! (Кыйныйлар)
(Бүре сикергәли, улый, тиз генә ычкына алмый. Койрыгы өзелеп кала, үзе чыгып йөгерә).
Хатыннар да чыгып китәләр. Төлке керә, бераздан бүре килә.
Бүре: (төлкегә ташлана). Син нәрсә өйрәттең миңа? Мине шундый кыйнадылар!
Төлке: (мескенләнеп, «авырлык» белән йөри башлый. Мине ныграк кыйнадылар әле, күрәсеңме, йөри дә алмыйм бит. (Аксый) Ух, ах! (Йөренгәли).
Бүре (карап торгач): Әйе шул сине ныграк кыйнаганнар икән. Әйдә, утыр миңа. Киттек!
Төлке: (залга карап әкрен генә). Әй рәхмәт тә соң миңа!
Автор: Күрдегезме, дуслар ахмаклык нишләтә?
Укытучы: Менә без сезнең белән бик күп әкиятләр карадык, аларның эчтәлеген искә төшердек. Әкиятләр сезне кыю, батыр булырга, зурларның сүзләрен тыңларга, хезмәтне яратырга, кеше әйберен рөхсәтсез алмаска, дус һәм тату яшәргә йөрәтә.
Әкиятләрдә катнашучы «артистлар» сәхнәгә чыгалар. Аларга рәхмәт әйтәләр, кул чабалар.