“Кил син безгә Сөмбелә!”
Гөльяз, Гүзәл алып баручылар
1 нче алып баручы.
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә. .
2 нче алып баручы
Табындагы икмәк, сый, нигъмәтне,
Күреп ил картлары шатлана.
Муллык белән килә җиргә көзләр,
Көзге муллык кыла тантана.
Хәерле көн хәрмәтле укытучылар , укучылар, килгэн кунаклар. Без бүген сезнең белән “ Сөмбелә” бәйрәменә җыелдык
1 нче алып баручы. Балалар, ә сез Көз бәйрәменә ничек әзерләндегез. Көз көне әти-әниләрегезгә булыштыгызмы? Файдалы үләннәрне җыеп киптердегезме? Әйдәгез әле сүзне балаларга бирик.
1 бала: Ни арада җәй үтте Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Дусларым күптән көтте.
2 бала: Бүген бездә бик күп бәйрәм Бүген бездә “Сөмбелә” Бүген көзге байлык белән
Шатлана мәктәптә
3 бала: Көз көннәре килеп җитте, Хушлашабыз җәй белән. Бөтен җиргә яфраклардан, Алтын келәм җәелгән.
Җил: Мин җил, сезнең янга очып килеп җиттем. Әйдәгез, яфракларым- дускайларым, биергә! Бүген яфракларның бәйрәме бит. Әйдәгез, күңеллерәк, алтын, кызыл көз бизәкләре биеп калыгыз. Озакламый минем олы туганым- себер җиле килергә әзерләнеп тора. Ул вакытта инде сезнең биюләрегез беркемгәдә кирәк булмаячак, чөнки кыш көне кар бөртекләренең вакыты җитәчәк. Әйдәгез, дусларым, менә шулай, менә шулай.
( Концерт номеры 5нче сыйныф укучылары бию)
Булат( Дулап болыт керә) Болыт: Менә хәзер биеп карагыз әле, мин сезне чылатып бетерәм. Ха-ха-ха. Бәйрәм имеш, Сөмбелә килә имеш, килми генә торсын әле. Юк сезгә бәйрәм. Мине чакырмаган булып... А.Б : Тукта, тукта болыт без бит синең белән дус идек. Үтенәм синнән. Бозма инде бәйрәмне. Балаларның кәефләрен төшермә. Бүген җил яфракларга бию өйрәтте. Юешләнгәч алар бии алмыйлар бит.
( 1 нче алып баручы җилне чакыра ) Әй дустым, җил, син кайларда? Болыт: Мин җилдән курыкмыйм, мин хәзер үсәм, кабарам.( Җил керә, болытны куа, болыт елап чыгып китә.)
2 нче алып баручы. Тукта инде, болыт, безнең укучылар сина үзләренең һөнәрләрен күрсәтсеннәр инде (Концерт номеры ) Таң сызыла. Кояш нурларыннан Алтынлана арыш кырлары Хезмәт белән каршы ала таңны Авылымның егет-кызлары.
1 нче алып баручы. Иртәнге җил йомшак кына итеп Сыйпап үтә иген басуын Яратыйк без дуслар, бар дөньяның шулай Икмәк исе белән аңкуын. (Концерт номеры )
Рамис
Бабай керә: (Каргаларны куа) Эх бу каргаларны, нишләтергә инде. Минем бөтен оныкларыма дигән ризыкларымны ашап бетерәләр инде. Нишләргә инде? ӘӘӘ белдем, мин карачкыны алып килим әле. (Карачкыны алып чыгып, сәхнә уртасына бастыра)
1 нче алып баручы: Исәнмесез, сез кем буласыз? Бу нинди кыяфәт, сез кая килгәнегезне беләсезме? Үзегез бораз танышта кебек, таныш түгел дә кебек...
Карачкы: Минем исемем Карачкы .Мин басуларда, бакчаларда сакта торам. Солдатлар да минем кебек төгәл торалмый сакта. Ә минем кыяфәтемә гаҗәпләнмәгез. Миңа шулай киенеп йөрү ошый. Бездә карачкыларда -бу бик модный кием. Сезгә ошыймы минем киемнәрем? Кай вакытта миңа я кәчтүм, я эшләпә бүләк итәләр. Мин бигрәктә бабайлардан калган плащларны, я әбиләрдән калган халатларны бик яратып киям. Менә бит ничек килешә.( Күрсәтә.) Мин көзне бик сагынып көтәм. Аның кулына исән-имен уңышны тапшыргач, ялга чыгам. Мин бик арыйм дусларым. Гел берүзем, ялгыз бит мин.. Сезнең белән бәйрәм итәргә буламы. Минем әле сезне котлап китәсем килә. Мин сезне барлык карачкылар исеменнән көз бәйрәме белән , яңа ел, 8 нче март, сабан туй белән котлап китәм. Яңадан мондый җәй була әллә юк. Вакыт үткәреп бүтән үткәреп тормасагызда була инде. Бәйрәм белән сезне, дусларым. Әйдәгез, кул чабыгыз инде.
2 нче алып баручы . Син Карачкы, бигрәк инде. Без бүген матур итеп Сөмбелә бәйрәмен уздырырга җыелдык. Һәр бәйрәмнең үз вакыты. Син безне ашыктырма әле.
Карачкы:Мин көз белән сезгә бик күп витаминнар бүләк итәм. Беләсегез килсә, мин иң оста кишер йолкучы, суган җыючы, иң оста чүп утаучы, иң оста бәрәңге җыючы. Мин, мин,..иң оста карачкы... Карагыз әле менә ,мин сезгә уземнең уңышларымны алып килдем .
Чөгендер:
Чөгендерем бигрәк тәмле
Кан составын яхшырта
Глюкоза,витаминнар
Бар минем составымда
Кишер:
Витамины куп булмасада
Ашар идеме, куян
Җитез ,шаян булу өчен
Килә ,дисез,көч каян?
Кәбестә:
Кәбестәдә ик куп була
Витаминның һәр төре
Кәбетәне әрәм итмә,
Алтын кебек бөртеге.
Бәрәңге:
Бәрәңге, бәрәңге
Бәрәңгенең күр,әле.
Апельcинныкыннан да күп
Витаминнар күләме.
1 нче алып баручы. Әйдә, әйдә карачкы дус, син әле бик оста мактанчык та икәнсең бит әле. Әйдә бергә бәйрәм итик. Без сина каршы түгел.
Карачкы: Дусларым,минем кесәләрем тулы табышмак икән бит , әйдәгез укып карыйм әле, җавабын белерсез микән? 1. Алсу битле кыз үсте, Кызарып җиргә төште.( алма) 2. Җир астында, җиз бүкән.(бәрәңге) 3. Ормыйда, сукмыйда ә елата.( суган) 4. Утыра бер чүлмәк, Өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә) 5. Җир астында алтын казык, Без аны алдык казып.(шалкан) 2 нче алып баручы Рәхмәт, Карачкы. Ашлык булып җирдә үсә, Уңыш бит ул Сөмбелә
Карагыз эле дусларым,кемдер килэ безгә . Бу безнең Сөмбелә
Сөмбелә: Исәнмесез, дусларым. Мин Сөмбелә, килдем сезгә Көзге байлык кулларымда Муллык белән байлык телим Кем очрасада юлларымда. Хәерле көн кадерле балаларар, апалар һәм абыйлар. Әйе мин Сөмбелә илгә байлык, җиргә муллык китерәм.
1нче алып баручы: Килә шаулы, алтын матур көзем, Оча яфрак , исә көзге җил. Табигатнең бигрәк сокландыргыч, Хуш киләсең көзем, әйдә кил. Моңлы, гүзәл, матур аяз көннәр, Мул игеннәр синең бүләгең Сокландыргыч синең табигатең, Бигрәк матур ай-һай күлмәгең.
Сөмбелә: Рәхмәт дусларым, мин сезнең янга буш кул белән килмәдем, ә үзем белән бергә бик күп уеннар. Башваткычлар алып килдем.
1. Уен: “Яшелчәләр, җиләк-җимешләрне таны” дип атала. ( 1 нче кәрзингә яшелчәләрне, 2 нче кәрзингә җиләк-җимешне җыябыз) 2.уен: “Үз парыңны тап” (3 кыз, 3 егет кирәк була. Кызларның кулларында яшелчәләр, ә егетләрнең яшелчәнең исемнәре язылган кәгазьләр, көй туктауга алар парлашалар.) Рәхмәт, балалар. Тырыш, өлгер икәнсез, табигатне яратуыгыз мине биктә сөендерде.
2нче алып баручы .Рәхмәт Сөмбелә, безнең сина үзебезнең һөнәрләрне күрсәтәсе килә
Сөмбелә:Әйдәгез әле,әйдәгез
2нче алып баручы (Концерт номеры )
Сөмбелә: Күрегезче, күрегез өстәлгә икмәк килгән. Беләсезме ул юлында, ул күпме хезмәт күргән.
Икмәк: Үзем- хезмәт җимеше. Үстерде мине кеше. Исеме аның беләсезме- Игенче. Гәрәбәдәй булып үсте иген, Түгелгән көч бушка китмәде. Игенченең батыр хезмәте бу. Күпереп пешкән арыш икмәге. Кадерле кунаклар, быелгы уңыштан пешерелгән икмәктән авыз итегез. ( икмәктән авыз иттерә)
( Концерт номеры )
Сөмбелә: Бигрәк удган, бигрәк булган икән үзегез. Бәйрәм миңа бик ошады. Мул уңышларны җыеп алгач, киләсе елда тагын бәйрәмгә килермен. Күңелегез һәрчак аяз булсын. Килмәсеннәр сагыш- борчулар. Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, Аннан кадерлерәк нәрсә бар. Сау булыгыз дусларым!
1нче алып баручы . Сезнең белән дуслашырга Матур сүзләр эзлимен Тормышыгыз гүзәл булсын Ак бәхетләр телимен! Хөрмәтле дуслар! Шушының белән безнең бәйрәмебез ахрына якынлашты, сезгә сәламәтлек, хәерле гомер телибез . Тормышны ярату хисегез, өмет- ышанычларыгыз сүрелмәсен. Туар көннәрегез кояшлы, күкләрегез аяз, тормышыгыз имин , дөньялар тыныч булсын! Сау булыгыз!