СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Китап -тормыш көзгесе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Башлангыч сыйныфларның 3 класс укучылары өчен тәрбия сәгате һәм факулҗтатив өчен "Китап - тормыш көзгесе" дип аталган материал тәкъдим ителә. Монда татар китабы тарихы да, китап укуның әһәмияте дә чагыла.

Просмотр содержимого документа
«Китап -тормыш көзгесе»


Китап - тормыш көзгесе

Татар теле атналыгына кичә


Максат: Укучыларны китапларның килеп чыгышы, китапларның тарихы белән таныштыру; китапларның кеше тормышында роле, әһәмияте турында искәртеп сөйләү; китапларны сакларга, кадерләргә ндәү; укуга теләк, дәрт тәрбияләү.



1.Табышмак әйтү, темасын билгеләү.


Укытучы: Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе,

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дус та юк.


Укучы: Кулдан кулга йөри ул,

Камалова Бөтен телдә сөйли ул.

Аделина Белмәгәне юк аның,

Көзгесе ул дөньяның.


Укучы: Бик күп тел белсә дә,

Тимур Сөйләшми бер телдә дә.

Өйрәним, дисәң, өйрәтә,

Карышмый беркемгә дә.

Ул нәрсә?


Барысы бергә: КИТАП.



2. Укытучы: - Әйе, укучылар, ул – китап.

Бүген без китап турында сөйләшәбез.

Китап! Ә нәрсә соң ул китап?


Слайдта чыга: (чыккач кына, мин укыйм)


* Китап – ул нинди дә булса текстны эченә алган басма әсәр.


* Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер.


* Ул киңәшче дә, дус та, сердәш тә.


* Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана.


* Тормыш безгә авыррак сораулар китереп куйганда да, нишләргә, кая таба барырга дип аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш сорыйсы килгәндә дә иң беренче әниеңә, аннан китапка мөрәҗәгать (обращаешься) итәсең.




3. Укучылар! Китап безне нәрсәгә өйрәтә соң? (слайдта чыга)



1нче укучы: - Китап әдәпле булырга өйрәтә.


2нче укучы: - Китап барча кешеләрне, өлкәннәрне һәм кечеләрне дә ихтирам итәргә өйрәтә.


3нче укучы: - Китап Ватанны сакларга өйрәтә, ил тарихы белән таныштыра.


4нче укучы: - Китап гадел булырга өйрәтә.

Ялганны, хыянәтне фаш итә.


5нче укучы: - Китап хезмәтне яратырга өйрәтә. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияли.


6нчы укучы: - Китап сәламәт яшәү серләнә төшендерә.



4. Укучылар! Ә сез китап турында мәкальләр беләсезме? Ягез әле, сынап карыйк. Мәкальнең башын мин әйтәм, ә сез, балалар, азагын әйтегез.

( балалар әйтә, аннан гына слайд чыга)



* Китап – белем чишмәсе.


* Китап – галим, телсез мөгаллим.


* Белем алыйм дисәң ничаклы,

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.


* Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.


* Китапсыз көн – югалган көн.


* Китапны дусны сайлаган кебек сайла.


* Күп укысаң, күп белерсең.



5. Әйе, укучылар, күп укысаң, күп белерсең.

Сез беләсезме, китапларны элек-электән саклап тотканнар, чөнки аларны язу өчен би-и-ик күп вакыт кирәк булган.

Балалар, беренче китаплар кайчан, кайда барлыкка килгән икән?

Элек китаплар нинди булган?

Хәзерге китапларга охшаган микән?


Ягез әле, китап тарихына күз салыйк.


6. Китап тарихы.

Каких только книг нет на книжных полках. А ведь когда-то чтение книг было доступно лишь богачам и считалось за счастье.


7нче укучы: Живые книги.

Были времена, когда не было ни букв, ни пера, но уже были гениальные писатели. Их произведения хранились не в книжных шкафах, а в памяти людей. Устная речь считалась единственным способом передачи знаний. Так в Риме один человек завел у себя библиотеку из живых книг. Богатый торговец собрал самых способных и умных рабов и велел им выучить его любимые произведения. Вскоре весь город заговорил о людях-книгах, а на званых обедах торговец с гордостью демонстрировал своё собрание сочинений.


3нче укучы: Глиняные книги.


8нче укучы: Восковые книги.


4нче укучы: Книги из папируса и из пергамента.


6нчы укучы: Рукописные книги.


Вот какая интересная история у книжек, которые вы каждый день держите в руках!

7. Әлбәттә, укучылар, басма китапларга кадәр, кулланышта кулъязма китаплар булган. Минем сезгә шуларның бер-икесен күрсәтәсем килә.

( Менә бу кулъязма китап. Китап күрсәтү:

кулъязма китап, китап тышлыгы, язу өчен трафарет)


8. Укытучы: - Ә соңрак китап басу станоклары, беренче типографияләр барлыкка килә.

Информация – слайд.


а) Россиядә беренче китап басучылардан Иван Федоров санала. (портрет)


б) Аның 1564 елда беренче рус китабы “Апостол” басыла.


в) Татарстанда беренче типография 1801 елда Казан шәһәрендә Габделгазиз Бурашов дигән кеше тарафыннан ачыла. Басма китаплар чыга башлый.


г) Хәзерге вакытта басма китаплар гына түгел, электрон китаплар да бар.


10. 9нчы укучы: Ш.Галиев.”Яхшы дус”.


11. Китап күргәзмәсе.


Китаплар күптөрле була. Әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, мәкальләр җыентыклары була.

Тагын бик кирәкле китаплар – төрле-төрле сүзлекләр һәм белешмәләр бар. Кешеләр бар нәрсәне дә: даталар, саннар, исемнәрне белешмә һәм сүзлекләрдән таба ала (сүзлекләр күрсәтү).

Хәзерге техника алга киткән заманда электрон китаплардан файдаланып була. Бу бик уңайлы һәм тиз.(слайд 8, 9)


12. Укытучы: Укучылар! Китаплар язмышы да кеше язмышы кебек. Алар дөньяга килә һәм китә, аларны кыерсыталар да икән.



13. Мәгъсүм Латыйфуллинның “Гатаның хатасы” дигән әкият-пьесасын сәхнәләштерү.


Укытучы: - Күрдегезме, балалар, ишеттегезме? Гатаның хатасын беркайчан да кабатламагыз!



14. Укытучы: - Китап дөньясы бик бай. Аларның саны бик күп. Ел саен яңа китаплар басылып тора.

Безнең арабызда китап сөюче укучыларыбыз да бар. Менә алар нинди китаплар укырга тәкъдим итәләр:


а) Иванова Ю. “Г.Тукай иленә сәяхәт”

Гали белән кәҗә” шигыре.


б) Петров Б. Г.Тукай. ”Тылсымлы сәхифәләр”

Ак бабай” шигыре.


в) Сидоров А. Фәнирә Хак Шәйхи

Ү хәрефе.


г) Петрова А. М.Җәлил “Кызыл ромашка “ “Сәгать”


д) Сидорова Р. Роберт Миңнуллин “Тәмлетамаклар”


15. Китап укыганда түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиешсең.


* Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың.Укыганда, яктылык күзләреңә түгел китабыңа төшсен.


* Минем битләремне ачканда бармагыңны төкрекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла.


* Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй.


* Мине кояшка куйма: югыйсә тышым кибеп кубар, битләрем саргаер.


* Рәсемнәремне буяма, ертылган битләрен ябыштыр.


* Мине өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?


* Әгәр миндәге әсәрләрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит!


16. Укытучы: - Могҗизалы, серле китап дөньясына безне “Белем учагы йорты – мәктәп” алып керә.

Өйрәтәләр мәктәптә” җыры.