СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Китап укучылар конференциясе Г.Ахунов " Чикләвек төше"

Нажмите, чтобы узнать подробности

https://yadi.sk/i/wJIykSAV1LxmGw

Китап укучылар конференциясе Г.Ахунов " Чикләвек төше" видео мероприятия

 

 

Просмотр содержимого документа
«Китап укучылар конференциясе Г.Ахунов " Чикләвек төше"»

Кызыл чәчәкләр

Эчтәлек

Кереш.......................................................................................................................3

Төп өлеш. 1. Әсәрнең башламы, урын-вакыты....................................................5

2. Образлар бирелеше..............................................................................................6

3. Әсәрдәге тел-сурәтләү чаралары........................................................................8

а) «Кызыл чәчәкләр» хикәясендә эпитетлар................................................................10

б) Образларны индивидуальләштерүгә ярдәм итүче метафоралар..........................15

Йомгак...................................................................................................................18

Кулланылган әдәбият.........................................................................................19



























Кереш

Талант ияләре безне һәрвакыт сокландыра. Алар белән горурланабыз, халкыбызның уллары дип атыйбыз, хезмәтләрен олылап, рәхмәт хисе белән искә алабыз. Галимҗан Ибраһимов – менә шундый шәхес. Аның кайсы өлкәләрдә хезмәт иткәнен, эшчәнлеген санап кына чыксак та, хәйран калырлык – революционер һәм дәүләт эшлеклесе; ике гасыр әдәбиятлары арасына салават күпере салган кебек, ике чорда да гаять актив иҗат иткән, әдәбиятның алгы сафында барган әдип һәм журналист; әдәбият теориясен һәм тәнкыйтен үстерүгә күп хезмәт куйган кеше; тел, әдәбият, тарих фәннәре өлкәсендә эшләгән галим һәм укытучы. Үз чорының иң белемле фикер ияләреннән берсе, таланты безнең көн язучыларын һәм укучыларын рухландыра торган каләм иясе.

Революция вакыйгалары эчендэ кайнау, гражданнар сугышы утларында чыныгу Г. Ибраһимовның язучылык эшендә дә уңай йогынты ясый. Ул, татар совет язучыларыарасында беренчеләрдән булып, революция тудырган яңа кеше образын иҗат итү эшенә алына. 1920 елда язылган “Яңа кешеләр” драмасы шул юлдагы беренче карлыгач санала. Бу драмада күтәрелгән мәсьәләләр “Кызыл чәчәкләр” повестенда тагын да үстерелә, тирәнәйтелә. Әдәбият тарихында барлык кешеләр тарафыннан да яратып укыла торган бер төр әсәрләр була.

Эш барышында әдип иҗат иткән тарихи чорга караган тормыш картиналарын поэтик һәм эстетик күзаллауны, авторның әсәрендә күтәргән актуаль мәсьәләләрне ачыклауны, ягъни әсәрне анализлауны төп максат итеп алдым.

Фәнни-тикшеренү эшенең бурычлары: әсәрнең башламын, урын-вакытын тикшерү; образларны аерып чыгару, аларның бирелешен ачыклау; әсәрдәге тел-сурәтләү чараларын (эпитетлар, метафоралар) табу, аларның ролен ачыклау.

Әлеге эшне башкарганда күзәтү, әдәби образларга анализ ясау, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, кайбер өлешләрне җентекләп анализлау алымнарын, тикшеренү, эзләнү методларын кулландым.

Фәнни-тикшеренү эшен язганда кулланылган төп методик чыганаклар булып күренекле әдәбият галимнәре: Д.Ф. Заһидуллина, М.И. Ибраһимов, В.Р. Әминева; Д.Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев; С.Поварисовның фәнни хезмәтләре тора.

































Төп өлеш. Әсәрнең башламы, урын-вакыты

Совет властеның беренче көннәреннән үк язучылар алдына социализм эпохасының үз әдәбиятын тудыру бурычы килеп баса. Бу эшкэ дә башлап Галимҗан Ибраһимов алына. “Кызыл чәчәкләр” повесты яңа чынбарлыкны тасвирлауга багышланган тәүге әсәрләрнең берсе санала. Әлеге әсәрдә язучыны социалистик революциянең төрле социаль катлауларга ясаган йогынтысы һәм аерым сыйныф вәкилләренең революцияне ничегрәк каршы алуы кызыксындыра. Башкача әйткәндә, автор социалистик революциянең яңа кеше тәрбияләүдәге ролен күрсәтергә тели. Моң ул балалык еллары, яшьлекләре давыллы елларга туры килгән биш егетнең тормышын сурәтләү аша ирешә.

“Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек”. Әсәр шулай башлана. Нинди түбәнлек һәм биеклек турында сөйләргә җыена икән язучы? Без уйлана, чагыштыра башлыйбыз. Әсәрдә нинди күренешләр, вакыйгалар тасвирлана, нинди язмышлар турында сүз бара соң?

Вакыйгалар башланып киткән урын – Агыйделнең киң болыннар, зур таулар арасыннан бормаланып аккан җиренә урнашкан Зәңгәр Чишмә авылы. Исеме хыялларны уята торган, табигате дә гадәттән тыш гүзәл: диңгез сулары кебек зәңгәрләнеп уйный торган зур, матур күл; карап туя алмаслык матур чәчәкләр; тирә-якны хәйран итәрлек яшел үлән, хуш исле коры печән, югары болытларга сузылган таулар, меңәр еллык наратлар, мамык кебек йомшак, көзге төн болытлары кебек куе кара туфрак, ярты дөньяны туйдырырлык нигъмәтләр. Табигатьнең чиксез матурлыгы, киңлеге, биеклеге. Кешеләрне дә зур, мактаулы эшләргә, матур тормышка, бөек хыялларга, гомер буена җитәрлек дуслык һәм мәхәббәт хисләренә рухландыра торган табигать. Кешеләр күңеленә ул шәфкатьлелек, рәхимлек орлыкларын сала, аларның җанын сафландырып тора.

Баштан ук игътибарны җәлеп иткәне: Зәңгәр Чишмә авылының табигате Галимҗан Ибраһимовның туган авылы Солтанморат табигатенә охшаган булуы. Язучы юкка гына сөйләүче-хикәяләүче исеменнән туган авылын шулай күкләргә күтәреп мактамый, моның белән туган туфракка булган чиксез мәхәббәт, аның кадере – газизлеге ачыла, туган җиргә мөнәсәбәт белдерелә. Өстәвенә автор әсәрнең төп героена да туган авылының исемен биргән: Солтанморат – Солтан.

Образлар бирелеше

Әсәрнең эчтәлегенә, образларга килик. Зәңгәр Чишмә авылында биш малай табигатьнең ягымлы җылысын тоеп үсәләр. Өйләре авылның төрле урыннарында, тормыш хәлләре төрле дәрәҗәдә булса да, табигать каршында алар – бертигезләр. Малайларны дуслаштырган, берләштергән тагын бер сәбәп бар, бу – балачакның эчкерсез законнары. Балачак дуслыктан башка була алмый, шул дуслык хисе тигезлекне, гаделлекне саклап тора. Башта аларның сугышып йөрүләре дә уен кебегрәк, я олыларга ияреп, я үз өстенле­геңне күрсәтү рәвешендә. Бу сугышулар аларны дошманлаш­тырмый, Солтан әтисенең «юкка сугышып йөрмәгез» дип, олыларча киңәш бирүе, аларны үзара таныштыруы җитә — малайлар дуслашып китәләр.

Дөрес, үзен югары куярга ярата торган Гали юк-бар өчен дә Шаһбазга бәйләнергә тора торуын. Әмма мондый вакыт­ларда акыллы Фазыйл әллә каян кирәкле сүзен таба, кызык уен уйлап чыгара. Көчле Гыйлаҗиның Шаһбазны яклавы да, Солтанның беренче көннән үк ятим малайны башкалар кыер­сытуыннан саклап, үз канаты астына алуы да Галигә бик «үсеп» китәргә ирек бирми. Чөнки аның үзенә дә уйнарга, аралашырга иптәшләр кирәк.

Менә шундый дуслык орлыклары малайлар күңелендә матур булып бөреләнеп килә. Үсмер егетләр булып, тормыш йөген үз җилкәләренә күтәрә башлагач та, алар әле дуслар булып калалар. Җәй көннәрендә Зәңгәр Чишмәдә җыелалар, кайтуга бер-берсен эзләргә керешәләр, сагынып очрашалар. Солтанга өй салышырга да иң зур ярдәмне алар күрсәтә.

Әмма егетләрнең тормыш юллары инде аларны берләште­реп торган туган туфрактан читкә алып чыгып китә, төрле як­ларга тарата. Бу әле алар арасында каршылыклы мөнәсәбәт­ләр тудырмаса да, тормыштагы урыннары ягыннан аларның аермалары күбрәк, кискенрәк күренә башлый. Бәлки алар шу­лай үзләре теләгәнчә, бер-берсенә ант биргәнчә, гомерлек дуслар булып калырлар да иде, ләкин араларына бик кискен һәм рәхимсез вакыйгалар килеп керә. Беренче бөтендөнья сугышы егетләрнең өчесен утлы өермәләр эченә алып кереп китә. Гали белән Фазыйл, байлыкларына таянып, сугышка бармый калалар. Бөтен ил белән бергә дуслары кичергән язмыштан читтә калалар. Менә шунда инде алар арасында каршылык башлана.

Бер-берсенә ялганып киткән революцияләр, гражданнар
сугышы, ике ярда калган егетләр арасында үтеп чыга алмас­
лык упкын хасил итә. Упкынны тудырган сәбәп — төрлелек­
нең тигезсезлеккә һәм гаделсезлеккә әйләнүе. «Аннан соңгы
елларда дөнья кайнады, моңарчы гел бертөсле генә, тыныч
кына агып торган тормыш диңгез кебек дулкынлана башла­ды. Бу дулкыннар, бу өермәләр эчендә еллар үтте, хәлләр үзгәрде, мәңгелек дуслыкта кырыгар мәртәбә ант итешкән без­нең иптәшләр үзләре генә таралып калмадылар, күңелләре дә үзгәрде, юллары шул дәрәҗәдә бер-беренә каршыланды, без бер-беребезнең бугазларына килеп сарылыштык. Бер-беребез­нең күкрәкләренә мылтык төзәп ату дәрәҗәсенә җитештек. Араларда упкын ясалды».

Сугыш елларында аеруча баеп, башкалар газап чиккәндә рәхәтлектә яшәргә, башкалардан өстен булырга күнегеп җит­кән Гали күңелендә дошманлык хисе кайный башлый. Ул үзе яклы булмаган һәркемне, гаеплеме-юкмы икәнлеге белән исәп­ләшеп тормастан, дошман күрә, аларны җәзалап үтереп йөри. Рәхимсезлек, явызлык Галинең төп сыйфатына әйләнә. Аның кешелек дәрәҗәсеннән түбәнгә, упкынга тәгәрәве дә коточкыч рәвештә ясаган хыянәтеннән — үз кулы белән балачак, яшь­лек дусты Гыилаҗины җәзалап үтерүеннән башлана. Шаһбаз­ны да бит нәкъ Гали кебек үк кансыз кешеләр тереләй утта яндыралар. Бу вәхшилекне ишеткәч, Солтан: «Минем йөрәге­мә кара кан сауды, мин йөз еллык картайдым»,— ди. Гали, дошман итеп күргән яңа тормышны кабул итә алмый, үзен-үзе үтерә. Әйтерсең лә Зәңгәр Чишмәдә Гыйлаҗины җәза­лаганда ук ул үз җанын, кешелеген үтереп куйган иде инде.

Солтанга күп газаплар кичерергә туры килә. Ул әллә ничә тапкыр яралана, бер аягын өздерә. Шулай да тән газапларын ул җиңелрәк кичерә. Ә менә дусларының үлеме аның үзәген өзә, йөрәгендә мәңгелек сагыш, моң булып кала. Галине ул тере чакта ук күңеленнән күмеп куя, аның ерткычлыгыннан җаны өши. Шулай да тормыш рәхимле; Зәңгәр Чишмә үз урынында, Солтан әйләнеп кайтканда анда тагын ямьле таби­гать хакимлек итә. Тормышка яңа кешеләр, яшьләр хуҗа булып алганнар. Солтанның мәхәббәтенә тугрылыклы булып, аны яшьлек дусты Гайния көтеп торган...

Кызыл орлыклар, язучы әйткәнчә, тарихның уңдырышлы туфрагына төшкәннәр: авыл яшьләренең күңелендә Солтанга һәм бер-берсенә карата дуслык, хөрмәт һәм тормышка ыша­ныч хисләре чәчәк аткан.

Әсәрдәге тел-сурәтләү чараларының үзенчәлеге

“Кызыл чәчәкләр” хикәясе образларының яңалыгы, күтәргән темасының мөһимлеге белән генә түгел, сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсе сюжет-композиция төзелеше тел-сурәтләү чараларының үзенчәлекле булуы белән дә аерылып тора.

Ифрат камил эшләнгән музыкальсимфония кебек Галимҗан Ибраһимовның теле. Ул тел билгеле бер настроениене тудыра, тон ясый, рәхәтлек бирә. Әсәрен», алынган материалның характерына карап, искиткеч җылы, якты, лирик та, ямансу да, кырыс, шомлы да ул. «Кызыл чәчәкләр» әсәренең зур уңыш казануы язучы теленең матурлыгына бәйләнгән. Әсәрнең теле шулкадәр матур, шулкадәр тәэсирле, укый торгач, без үзебез дә күңелебез белән шул чорга, шул заманга күчеп китәбез, һәм аны укып бетергәч тә әле байтак вакытлар айный алмый, анда сурәтләнгән ва­кыйгалардан аерыла алмый утырабыз.

«Кызыл чәчәкләр» халык әкиятләре стилендә языл­ган. Аның һәр бүлегендә без әкиятләргә хас чагышты­рулар, тел-сурәтләү чаралары белән очрашабыз:

«Көн киттем, төн киттем.

Бөек. Уралның таулары арасында зур күлләр буена салынган заводларны, шахталарны кичтем. Башымны кая куярга гаҗиз булган минутларда бу җирләрнең эшче хатыннарына туры барып кердем. Кем икәнемне сорамыйча ук белделәр. Ашатып-эчертеп, юлыма ик­мәк биреп җибәрделәр.

Зур, матур җәйләүләрдә күп җылкылар белән кы­мыз ясап яткан данлыклы башкорт илләрендә булдым. Бер юлаучы булып, ыругның" олы аталарында берәр тәгәч кымыз эчеп чыктым.

Данлыклы Ирәмәлнең итәгендә, Җаек белән Агый-делнең башлап чишмәләнеп чыккан җирләрендә, озак юлда көйгән йөзләремне юдым, көмеш кебек саф, боз кебек салкын сулары белән янган йөрәкләремне бас­тырдым. Бөек Корташ тавының ялангач ташлары өстенә утырып хәл алдым,—шул тауның башыннан сөйгәне егылып һәлак булгач, кайгылы йөрәкнең чыгар­ган җырларын җырлап, якты кояшка, биек тауларның башларында ялгызы шаулап утырган агачларга карый-карый, тагы алга киттем».

Әсәр күп елларга сузылган вакыйгаларны үз эченә ала. Җиде-сигез яшьлек малайлар безнең күз алдында егет булып җитәләр, аннан акылга утырган, сабыр хо­лыклы ирләргә әйләнәләр. Шуңа карап, әсәрнең интонациясе, ритмы, стиле дә үзгәрә тора. Баштагы бү­лекләр, ничектер, дөньяга балаларча карап, бала психологиясе, бала теле белән язылган. Урта бер жирдә мәхәббәт дәрте белән ашкынган яшь егет хисләре көчәеп ала. Соңгы бүлекләрдә әсәр салмаклана, моң­сулана төшә. Бу аңлашыла да. Ул бүлекләр ин якын иптәшләрен югалткан Солтанның сагыш-юксыну хис­ләре белән сугарылган.

«Кызыл чәчәкләр» хикәясендә эпитетлар

Эпитет — грек теленнән кергән сүз, кушымта дигәнне аң­лата. Ул, башлыча, исемнәргә кушылып килә; предметлар­ның сыйфатын, характерлы үзенчәлекләрен ачыклый. Шуңа күрә эпитетлар ролендә күбрәк сыйфатлар килүчән була.

Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» хикәясендә эпитет­лар бик күп. Аларның гади һәм катлаулы формалары бар; нинди генә булмасын, образ тудыруга, вакыйгаларны, күренешләрне җанлы итеп сурәтләүгә, персонажларны индивиду­альләштерүгә ярдәм итәләр.

Һәр эпитет предметның сыйфатын бер үзенчәлек буенча ачыклый. Мондый очракта бер эпитет куллану да җитә. Ләкин язучы образлылыкка тизрәк ирешү, предметның үзенчәлеген төрле яклап ачыклау өчен, эпитет­ларны бер-бер артлы, тиңдәш кисәкләр формасында да кул­ланырга мөмкин. Мәсәлән, «Кызыл чәчәкләр»дә: кысык күз­ле, түбән карашлы, кара-соры чикмәннән чуашлар, киң маңгайлы, елтыр күзле, ак чикмәнле, кара башкортлар, күбесе итекле, картузлы, кыска киемле, зур сары сакаллы, озын мыеклы руслар, көмеш тәресен ялтыратып йөргән озын кара киемле поплар, ак йөзле, ак сакаллы, кара казакилы, итекле яки читек-кәвешле сәүдәгәр татарлар — һәммәсе — алалар, саталар, алдыйлар, алданалар, үзара гөж киләләр.

Бер җөмлә. Шуның эчендә күпме эпитет! Һәм ул эпитет­лар аерым кешеләрнең генә түгел, берничә милләтнең харак­терлы үзенчәлекләрен ачыклауга ярдәм итә.

Шул үзенчәлекләре буенча эпитетларны өч төркемгә бү­леп карарга мөмкин.

1. Ялгыз эпитетлар: каты җил, көчле буран, акыллы

күз һ. б.

2. Тиңдәш кисәкләр формасында килгән эпитетлар:
Берсе теге базарда минем белән сугышкан сары башлы, че­
рек тешле, әйбәт киемле 
малай. Аның белән янәшә тагын бе­
рәү яткан—таза, нык, төптән нык үскән, сабыр гына бер ир

бала.

3. Җәенке эпитетлар. Бу очракта эпитетлык төшенчәсе
төрле лексик мәгънәдәге сүзләрнең катнашлыгында белде­
релә: аның эш сөяр йөрәге, таза беләкле егетләр, Уралның*
саф көмеш 
елгалары һ. б.

Хәзер әсәрдәге персонажларның нинди эпитетлар ярдәмендә гәүдәләнүен билгеләп китик.

Әсәрнең үзәгендә Солтан образы тора. Ул — акыллы, эш сөючән, гаделлекне ярата торган кеше. Бала чактан ук хез мәт итеп үсә, производства да эшләп кайта, әти-әниләренә яхшы өй салып бирә, сугышта була, революция эшенә бөтен көчен бирә. Солтан эчке дөньясы белән генә түгел, тышкы күренеше белән дә матур, нык, соклангыч кеше итеп бирелә. Ьу — эпитетлар ярдәмендә күрсәтелә: Мин таза егет; буй озын, күкрәк киң, кулбашлар үзеннән-үзе биеп тора, беләк ләрем — бер селтәнгәндә биш егетне егарлык!

Стиль таләп итүе буенча, язучы эпитетларны предмет­лардан соң да кулланырга мөмкин. Монда да шул ук күре­неш: озын буй, киң күкрәк, үзеннән-үзе биеп тора торган кул­башлар, бер селтәнгәндә биш егетне егарлык беләкләр кебек формаларны Г. Ибраһимов үзгәртеп язган.

Әсәрдә икенче төп образ — Шаһбаз. Ул — ятим, ата-анасыз. Әхмп карт кулында үсә. Гражданнар сугышы вакытын­да кызыл командир дәрәҗәсенә җитә. Солтан аны газиз ду­сым ди. Газиз дигән эпитет алар арасындагы нык якынлык­ны, кайнар дуслыкны, кадерлелекне аңлата. Солтан яхшы күңелле кеше. Аңа үзе кебек яхшы күңелле кеше генә изге була ала. Бу изге дигән эпитет икесенең дә эчке кичерешлә­рен ачыклауга ярдәм итә.

Шаһбазның бала чактагы хәл-әхвәлен күз алдына китерү өчен табигать күренешләрен сурәтләүгә бирелгән эпитетлар да ярдәмгә килә: «Көзге караңгы төннең нурлы йолдызлары Шаһбазны беренче мәртәбә менә шул картның авыл читендә­ге балчык өендә, агач сәкедә, юкәләр, мунчалар арасында каршылыйлар. Ерак күк бу атасыз-анасыз баланың беренче шикаятьле авазын менә шуннан ишетә: матур табигать кү­ренеше белән караңгы, авыр тормыш контраст куелып бире­ләләр, һәм шул контрастлыклар эчендә шикаятьле (жалоба мәгънәсендә) аваз. Бу эпитет (шикаятьле) тормыштан бик күпне таләп итәчәк, үз бәхетен үзе даулап табачак, үткен бала булачакны күрсәтеп тора.

Икенче бер урында үткен, уңган эпитетлары аша шикаять­ле эпитетының мәгънәсе конкретлаша төшә; «Ул үзе бик үткен, бик уңган малай», диләр аның хакында.

Әсәрдә Гыйлажи — шулай ук күңелдә яхшы тәэсир кал­дыра торган образ. Язучы аның да кешелеклелеген, уңган­лыгын берничә эпитет аша бирә: «Гыйлаҗи үзенекенә ире­шер кебек тоелды. Аның эш сөяр йөрәге, оста кулы, нык, таза гәүдәсе — бу эшләрне аңа бик җиңел, бик якын күрсәтә­ләр...» эш сөяр эпитеты аның хезмәткә бирелгәнлеген, хезмәт­не яратып, чынкүңелдән башкара торган кеше икәнлеген күр­сәтә, оста эпитеты хезмәтенең матур нәтиҗәле, күркәм, сый­фатлы булуы турында сөйли; нык, таза эпитетлары аның фи­зик яктан чыныкканлыгын аңлата.

Кечкенәдән эш сөеп, хезмәт итеп, чыныгып үскән кеше авырлыклардан курыкмаучан, җиңеп яшәүчән, сәләтле, зирәк була. Бу гүзәл сыйфатлар Гыйлаҗида да тәрбияләнә. Солтан госпитальдә ятканда, аның янына дусты Шаһбаз килә. Алар Гыйлаҗи дуслары хакында озак кына сөйләшәләр. «Ул бик зирәк егет. Тиз аңлаган. Монда безнең Петроградта эшләр­нең үзгәрүен көтмичә үк, тирә-як крестьяннарын җыеп бар­ган да боярларның җирләрен сөреп чәчкән», ди Шаһбаз. Зирәк дигән эпитет аның катлаулы тарихи шартларда да югалып калмавын, революция, халык файдасына гаҗәп эш­ләр башкаруын күрсәтә.

Фазыйл — Зиннәт хәзрәт улы. Тормыш-көнкүреш, байлык ягыннан ул, әлбәттә, Солтан, Гыйлаҗи, Шаһбазлардан өстен тора. Моның шулай икәнлеген без язучының эпитетларыннан да күрәбез: чибәр генә киенгән, озынча йөзле, зур күгелҗем күзле, нечкә кара кашлы, минем чамалы бер малай.

Гыйлаҗины характерлаган эпитетлар көчле кеше обра­зын чагылдыра иде. Ә мондагы эпитетларда без аны күрми­без. Чөнки бай малае Фазыйлда ул сыйфатлар юк. Чибәр, күгелҗем, нечкә эпитетлары аның байлар затыннан икәнле­ген сиземләүгә ярдәм итә. Ләкин Фазыйл акылсыз малай итеп бирелми. Икенче урында язучы аны шундый эпитетлар ярдәмендә гәүдәләндерә: «Аксыл йөзле, күгелҗем күзле, акыллы Фазыйл».

Өченче бер урында язучы Фазыйлны шулай сурәтли: «Ул хәзер камил егет булып, ир булып үсеп җиткән инде. Сүз­ләре, үзен тотулары бөтенләй өлкәннәрчә. Аның өстендәге шәһәрчә киемнәре, бигрәк тә аягындагы кыска ак ботинка белән*башындагы ак камыш эшләпәсе аңа әллә нинди зур төс бирәләр. Болардан бигрәк, мин аның тавышына, йөзенә карап гаҗәпләндем. Шул сигез ай эчендә ул бик ябыккан. Электә дә аксыл йөзе хәзер, ничектер, үлем аклыгы белән капланып эчкә суырылган. Элек тирә-ягына нур чәчеп торган зур, тирән күгелҗем күзләре хәзер, ничектер, хәлсезләнеп, эчке бер кайгы белән карыйлар»-

Мондагы эпитетлар еллар үтү белән Фазыйлның эчке һәм тышкы күренешенең шактый үзгәрүен күрсәтәләр: аксыл йөз­гә үлем аклыгы кергән, тирә-якка нур чәчеп торган тирән күгелҗем күзләр эчке бер кайгы белән карый. Фазыйл—бай малае. Ул тегеләр кебек, хезмәт итеп, эш сөеп үсмәгән. Шуңа күрә аны һәр авырлык куркыта. Аның шулай икәнлеген без язучы тарафыннан бик урынлы кулланылган эпитетлар яр­дәмендә аңлыйбыз.

Менә революция еллары. Фазыйл да аннан читтә кала ал­мады. Ә алар аны бик нык үзгәртте. Моны да без аның эчке һәм тышкы дөньясын характерлаучы төрле эпитетларда кү­рәбез: «-..иреннәре көйгән, карасуланып көеп, бераз кызу канлылык әсәре күрсәтәләр. Фазыйлда элек бу юк иде. Күз­ләре элекке кебек матур, акыллы, ләкин тирән бер уй белән карыйлар. Күз төпләренә, маңгай урталарына та1а сузылган тирән җыерчыклар, икебезгә дә ара-тирә ялтыраган ак чәч­ләр егетнең соңгы берничә елда күп нәрсә, бик күп җәфа ки­чергәнлеген күрсәтәләр. Чех, Колчак, сабак биргән икән»,— дип уйладым.

Гали дә шулай ук бай баласы. Ләкин Фазыйл белән алар арасында аерма да бар. Фазыйлның бәләкәй чагын язучы берникадәр симпатия беләнрәк сурәтли. Моны без малайның табигатен сурәтләүче төрле эпитетларда күрдек. Фазыйл чехка, Колчакка хезмәт итә. Ләкин тарихи үсешне аңлап, соңыннан революция ягына чыга. Ә Гали — моны аңламый. Моның чаткыларын без аның бала-чагында булган әхвәлен­нән ДӘ күрәбез: «...сары башлы, әйбәт киемле, черек тешле малай», дип сурәтли аны язучы. Черек тешле дигән эпитет аның эчке көпьясып ачыклауга бигрәк тә нык ярдәм итә. Конфет, шикәр ашап черетеп бетергән ул тешен- Ата-ана тарафыннан ефәккә төреп үстерелгән малайдан яхшы кеше көтеп булмый, билгеле. Революция елларында ул хәтта үз авылындагы кешеләрне астыру кебек кабәхәтлеккә барып җитә. Язучы менә ничек сурәтли аның шул вакыттагы хәлен: «Ләкин Гали үзен-үзе югалтмады, канлы күзләре белән ми-ңа бер генә мәртәбә карады да, бераз кире чигенеп, әллә нин­ди зәһәрле, каһәрле тавыш беләи:

— Ә... алаймы? Асыл кош үзе килеп аягыннан эләктеме?.. Җәмәгать, менә сезгә Солтан Уразбаев!.. Дөньяны туздыру­чыларның иң яманнарыннан берсе! Тотыгыз да бәйләгез мо­ны!» Канлы, зәһәрле, каһәрле дигән эпитетлар черек тешле малайның ни дәрәҗәдә рәхимсез, шәфкатьсез, ерткыч икән­леген күрсәтә.

Образларны индивидуальләштерүгә ярдәм итүче метафоралар

Метафора – грек теленнән кергән сүз. Күчерү дигән төшенчәне бирә. Яки бер предметтагы (күренеш, вакыйга, факт) сыйфатны, характерлы билгене икенче предметка күчерә.

Автор хикәянең исемен үк күчерелмә мәгънәдә, метафорик формада атый - «Кызыл чәчәкләр». Аның “Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек», дип метафора белән башлану­ында да нинди геройлар белән очрашачакны искәртеп тора. Тормышның төбеннән, түбәннән күтәрелгән кешеләр акрынлап революцион көрәшкә тартылып, сыйнфый, социаль аң ягын­нан һаман үстерелә баралар. Шуңа күрә геройларның эчке дөньясын, чынбарлыкка булган мөнәсәбәтен чагылдыручы метафораларны да әсәрдәге сюжет-композиция үстерелешенә бәйләп карарга кирәк.

Г. Ибраһимов әсәрнең башында үзе үк «Кызыл чәчәкләр» хикәясе якты, азат көннәр өчен көрәш юлында һәлак булган иптәшләргә багышлана», —дип куя. Бер якта—Солтан, Шаһ­баз, Гыйлаҗи кебек революция арысланнары, икенче якта — Гыйрфан, Гали кебек революция дошманнары. Автор әсәрнең башында ук һәр образның характерын ачыкларлык метафора белән эш итә башлый. Шаһбазны алыйк. Аның анасы Зөһрә апа Шаһбазны тапкач җан бирә. Ананың балага булган мә­хәббәте, самими хисләре «Аның мәхәббәтенең җимеше үткен Шаһбаз» дигән метафораларда бирелә. Гыйрфанны эт дип атый, су күзле, черегән тешле бай малае Гали сүрәтләнә. Мәгъзүм Фазыйлның да киләчәге метафораларда билгеләнә: Казанда укып зур кеше булыр, зәңгәр чишмә буен яктыртыр.

Әсәрнең башында, күренүенчә, метафоралар я кешенең эчке дөньясын, я портретын, яшәү ихтыяҗын сурәтләү өчен кулланыла. Сугышып үскән малайлар егет булып җитешә. Алар читкә, заводларга эшкә китәләр. Аларның дөньяны та-нып-белеүе, аң дәрәҗәләре һаман киңәя бара- Язучы моны, халык теленә хас булганча, төрле үткен метафоралар аша би­рә. Вакыйга, көнкүреш авыл җиреннән шәһәргә күчерелә. Яр­лы егетләр, фәкыйрьләр безгә (зәңгәр чишмәгә—С. П.) агыла­лар—авыл тормышы; шахтаның иясе... йөрәгеңә... шүрене ты­га да каныңны эчә — шәһәр тормышы.

Революция дулкыннары авылга да килә, Аны алып килүче­ләр —арыслан йөрәкле батыр егетләр. Гали кебек авыл ма­лайлары өчен яшәү һаман тарая, мәгънәсез һәм күңелсезгә әйләнә бара. Гали, авызыннан күбекләр чәчеп, Фазыйлны ко­чаклый, китмәскә куша. Дөньяның яме бетә, күрке бетә, син безнең кояш бит, ди. Революция утыннан курыккан Гали, Фа­зыйллар рухи яктан һаман көчсезләнә барсалар, шахталарда эшләгән Солтаннар мораль яктан, физик яктан һаман көчлелә­нә баралар. Солтан сүзләре: мин... таш кисәм... авыр ташлар минем кулда уйнап йөриләр.

Әсәр башында ана мәхәббәтенең җимеше булган үткен Шаһбаз соңыннан әнә ниндигә әйләнә: әйтерсең җәһәннәм утларында кайналып, корычланып чыккан бер егет,—менә Шу­лай күренде миңа Шаһбаз дустым. Чөнки ул герман сугышын­да яраланган, Петроградта патшаны төшергән көннәрдә, тере­леп, дөньяга чыккан. Шуннан бирле туктаусыз дулкыннар эчендә кайный икән.

Шулай итеп, бер якта—утта кайнаган, корычланган Шаһ­базлар, икенче якта—эчтән янып, көеп, фаҗига сазлыгында калган Фазыйллар: Фазыйлның күзләрендә тирән хәсрәт бо­лыты үтеп киткән кебек булды, авыр хәсрәтле бер тавыш бе­лән дәвам итте.

Г. Ибраһимов әсәрнең соңында метафоралар аша персо­нажларның үткән тормышына кире кайтырга да онытмый. Яки бүгенге хәл-әхвәле белән үткәнне аралаштырып бирә: Солтан алдында элекке бай кызы үзен менә ничек тота: ул иркәләнде, күзләрендә элекке заманның нуры, куштанлыгы ялтырап китте. Шулай бит ул елан халык. Кирәгендә куштан­лык белән алдырмак була... Ни әйтсәң дә, буржуа валчыгы шул.

Әсәрдә тагын хатын-кызлар образы да сурәтләнә. Алар да кыска гына конструкцияләрдә белдерелгән метафоралар аша гәүдәләнәләр. Менә авыл хатын-кызлары: кызларның да, ки­леннәрнең дә, Гыйльминур җиңгиләр кебек, ана арысланна­рын җыярмын. Ике компоненттан торган җыйнак бер метафо­ра эченә язучы авыл хатын-кызларына хас булган күпме фи­зик ныклык, хөрлекне сыйдырган. Яки: күз карашы белән тирә-ягына шатлык чәчеп йөргән бу килендә кайчандыр ми­нем күңелем бар иде. Әле дә бөтен гәүдәсе белән биеп, яныма килгәч...

Язучы шәһәр хатын-кызларын да урап үтми. Солтан эшлә­гән шахтаның управляющие бик шәп бай тора торган бер рус була. Шуңарда яңа уналты-унҗидегә чыккан бер кыз тора. Вәли сүзләрендә ул түбәндәгечә тасвирлана: Бер хәл бардыр, ди, ул яшь симез бия безнең Солтанны бик еш эшкә куша, ди. Аңа Солтаннан берәр нәрсә кирәкмиме икән? Яшь симез бия дигән метафора шундук капиталистик җәмгыятьтәге бай кеше кызын күз алдына килтереп бастыра, аның тормыш-көнкүре­шен бөтен тулылыгы белән танып-белергә ярдәм итә.

Бер сурәтләү чарасы аша гына анализ ясаганда да, образлар индивидуаль­ләштерүендә, әсәрнең идея-эчтәлеге шактый тирән ачыла, геройларның үсештә бирелеше аңлашыла.

Йомгак

Галимҗан Ибраһимов мирасының кыйммәте безгә калдырган хикәяләр, повесть һәм романнар саны белән генә исәпләнми. Г. Ибраһимов коеп куйган язучы гына булмый. Ул тел, әдәбият, тарих мәсьәләләренә караган күп санлы мәкаләләр, фәнни хезмәтләр яза, татар мәктәпләре өчен дәреслекләр төзи, байтак еллар укытучылык эше белән шөгельләнә һәм гомер буе диярлек күп төрле дәүләт, җәмгыять эшләре алып бара. Ничек барысына да өлгергән, каян көч алган? Ул үз халкын ярата, аны тизрәк бәхетле, якты тормышка чыгару уе белән ашкынып яши. Шул аңа көч бирә, шул аны батырлыкларга рухландыра. Галимҗан Ибраһимовның бөтен тормышы халыкка хезмәт итүнең матур бер үрнәге булып санала.

«Кызыл чәчәкләр» повесте безне зур корбаннар бәрабәренә яулап алган ирекле тормышның кадерен белергә, безгә бәхетле тормыш төзеп биргән ата-баба-ларыбызның якты истәлеген хөрмәт итәргә өйрәтә.

Шулай итеп, Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» повесте метафоралар, эпитетлар һәм башка тел-сурәтләү чараларына бик бай әсәр. Алар әсәрне тулыландыра, ямьләндерә.

КЫЗЫЛ ЧӘЧӘКЛӘР

Башлангыч
(Кызыл орлыклар)


Мин яшь сабый идем әле.
Кайдан килеп, кайда баруы һичкемгә мәгълүм булмаган бер үткенче мөсафир бабай бездә, хәл җыярга туктаган вакытта, үлеп калды. Ул бик карт иде. Бөтенләй ялгыз иде. Шуның өчен кызганып яшь түгүчесе дә булмады.
Менә шул бабай үләр алдыннан үзенә чакырды да миңа бер уч тутырып орлыклар бирде.
Болар - кызыллар иде, матурлар иде.
- Яз килгәч,- диде,- боларны чәчәрсең! Туфракларын йомшарта тор! Вакытында су сибәргә онытма! Өсләренә чүп-чар төшеп, кояш яктысыннан мәхрүм булмасыннар, яхшы кара! Әгәр мин кушканча эшләсәң, җәй көне кызыл чәчәкләрең булыр, көзгә матур кызыл орлыклар җыеп алырсың... Икенче елга тагын чәчәрсең, шулай итеп бакчаң чәчәккә тулар, синнән күрмәкче башкалар да шулай эшләрләр!
Мәрхүмнең сүзен тыңладым. Ләкин чәчкән орлыкларым өстенә үзем юкта тирес түккәннәр, ниндидер бер явыз кара таш белән бастырып киткән,- орлыкларым вакытында чыга алмый калганнар, кайберләре, томаланып, бөтенләй черегәннәр.
Моңа җаным бик әрнеде. Тиресне себереп түктем. Ташларны читкә алып ыргыттым.
Җылы яңгырлар яуды, якты кояш карады; ни күрим: оер атнадан матур сабаклар, яшел яфраклар чыкты; җәй көне аллы-гөлле кызыл чәчәкләр бөтен бакчама ямь бирде; көз көне энҗе-мәрҗән бөртекләре кебек тигез, матур кызыл орлыклар җыеп алдым. Болар миннән бөтен авылга, бөтен тирә-якка таралды.
Мин моны бөтенләй оныткан идем инде.
Тарихның яңа сафланган йомшак туфрагында үсеп килгән асыл ирләрне сөйли башлагач, ничектер яңадан хәтеремә төштеләр.
...Бөек Башкортстан туфрагында, Агыйделнең киң болыннар, зур таулар арасыннан боргаланып-боргаланып аккан җирендә үзенең зурлыгы, йортларының төзеклеге белән кечерәк шәһәргә охшашлы бер авыл бар...
Диңгез сулары кебек зәңгәрләнеп уйный торган зур, матур күл буена утырганга, бу авылны Зәңгәр чишмә дип атыйлар...
Авылның уртасында зур базар кайный; аның ике ягыннан биек матур сарайлар, зур тимер йозак белән бикләнә торган ак таш кибетләр тезелеп китәләр...
Боларга тоташып, бераз читкә таба, урта хәлле кешеләрнең уртача зурлыкта өйләре, уртача биналар үз дәрәҗәләренә күрә урын алалар*
Тагы бераз китсәгез, йортлар кечерәя, каралтылар, егыл-масам ярар дип куркып, үзләренең иске черек терәкләренә таяна төшеп, һәр җилгә калтыранып, һәр яңгырны эченә алып, язмышның бөтен көчләре алдында ыңгырашып гомер итәләр. Иң ахыр барып, күпер башларында, басу капкасы буйларында чүплекләргә, тиресләргә салынган балчык өйләр, корымлы читән куышлар, үзләренең кайгылы йөзләре, сәләмә кыяфәтләре белән, каты җилләргә, көчле бураннарга каршы тора алудан өмет өзгән бер хәлдә дөнья кичерәләр...
Мин менә шул читтәге "өйләрнең" берендә тудым.
Язмыш дулкыннары белән бер кавышып, бер аерылып яшәгән дүрт иптәшем дә шул авылның төрле урамнарында, байлыгы-төзеклеге төрлечә булган төрле өйләрдә туып үстеләр.
Арабыздан тик Шаһбазның гына кайда туганын белмиләр; минем бу газиз дусымның дөньяга килүе анасының кабергә китүенә сәбәп булганга, атасының кем икәне һичберәүгә мәгълүм булмаганга, бу баланың гомереннән беренче сәгатьләрен һичбер өй үзенә алырга теләми.
Шаһбаз җиде яшькә җиткәч, чабатачы Әхми карт та үлә; шул зур авылда минем киләчәктәге дүрт дусымның берсе булган бу бала бөтенләй ятим, ялгыз кала.
II
Зәңгәр чишмә үзенең зур базары белән бөтен Агыйдел буенда дан тоткан авылларның берсе,- бәлки, беренчесе.
Безнең өй авылның читендә, олы юлга салынган күпер башында булганга, бу базар көннәре минем өчен дә байтак
төшем бирәләр.
Шау-шу белән авылның зур көтүләрен үткәргәч тә, үзем кебек малайларны, кызларны ияртәм дә күпер капкасына чыгам. Чөнки ерак җирнең базарчылары кичтән үк безнең авылга килеп куналар.
Без һәммәсенә капка ачабыз; күбесе безгә ярты конфетмы, прәннекме, каткан клиндер кисәгеме ташлап китә. Кайберләре үзенең саранлыгы белән мәгълүм булганга, алдан сатулашып алабыз.
Иң ахырдан, караңгы төшә башлагач, шыгыр-шагыр итеп, озын-озын кәрваннар кебек, иген төягән, ат, сыер таккан чувашлар, руслар, типтәрләр, алатырлар килә башлыйлар.
Болардан бер нәрсә дә чыкмавы билгеле булганга, без инде капка ачып мәшәкатьләнмибез. Ул арада әнкәй дә, күпергә караган читәнгә килеп, миңа кычкыра:
- Солтан, кайт инде, балам! Иртәгә иртә торасың бар...
Аша да ят,- ди.
Бу вакыт теге базарчылар симез ит пешертәләрдер, ак күмәч ашыйлардыр,- ә безгә нәрсә?
Көндездән калган ике бәрәңгене тозлап ашыйм, сөтсез, шикәрсез бер чынаяк чәй эчәм дә, читән өебезнең ишегалдына чыгып, әткәйнең чикмәненә уралып, җир идәнгә йокларга ятам.
III
Яз буена җыйган кавырсыннарым бар. Өч дистәдән арттылар инде. Бо ларны саткач, базары уңышлы булса, бәлки, бик зәһәр берничә корыч кармак алып булыр дип уйлап куйганмын...
Юынмадым, чәй-фәлән сорап тормадым, бер сынык икмәк катысы белән санап куйган чылгыйларымны алдым да тышка йөгердем.
Чыксам, ни күрим?!
Әткәй кулындагы өч япьле сәнәк белән кемгәдер кизәнеп бара, кыйнарга әйтә, үзе һаман кызып-кызып сүгенә:
- Азрак акылың булса, уйлап кара син, Әхмәт,- ди. Гыйрфан байның абзар тизәген кешенең өе буена китереп түгәргә сиңа нинди закон кушар! - ди.
Ни бар, әллә сугышалармы, дим, алар янына чыктым.
Күргәч, минем дә җаным әрнеп китте.
Гыйрфан байның ялчысы Әхмәт зур бер йөк тирес төяп китергән дә Зәңгәр чишмәнең яр буена, безнең өйдән ике-өч сажин гына бер җиргә аударган.
Әткәйнең кызуы шуның өчен икән.
Ялчы башта карулашып маташты:
- Бер мин түгел, башкалар да китереп түккәннәр бит,- ди.
Әткәй сәнәк белән аның өстенә кычкырып бара:
- Түксәләр, мин юк чакта, мин күрмәгәндә түккәннәр; моннан соң мин сезнең тиресләрегезнең сасысын иснәп яшәр хәлем юк,- ди.
Әткәй, Сафа абзый, Шаһи бабай, көрәкләр, сәнәкләр алып, Әхмәткә тиресне төяргә булыштылар һәм тиз арада төяп бетерделәр.
Ялчы:
- Миңа рәнҗемәгез, агайлар... Бай кушкач, аптыраганнан түккән идем,- дип сөйләнә-сөйләнә, тиресләрен күпер аръягына алып китте.
Шаһи карт:
- Ну, эт соң бу Гыйрфан дигәнегез! - дип сүгенеп калды. Талаш-сугыш булмагач, миңа да кызык бетте, соңга калдым дип куркып, тизрәк базарга очтым.
Базар кайный. Аннан-моннан карап, тиз генә базарны әйләнәм дә кырык тартмачылар янына киләм. Кавырсынны болар җыялар, корыч кармакны да болардан гына табып була.
Бу ни эш тагы?
Мин, авылдан-авылга вак-төяк сатып йөрүче кырык тартмачы Шәрәфи абзый янына килеп, малайларны этә-этә керә башлаган гына идем, арт яктан кемдер:
- Алмадым... валлаһи... алмадым...- дип елап җибәрде; икенче берсе:
- Ялганлама, карак малай!.. Үз күзем белән күрдем... Чылгыйларын күрсәткән булды да ике кармакны эләктерде...- дип сүгенә-сүгенә, берәүне яңакларга тотынды.
Кармак урлауда гаепләнеп кыйналган малай, елап, әрнеп, минем каршыма килеп чыкты. Аның башында белен кебек изелгән җыртык кәләпүш, өстендә мең ямаулы, буй-буй җыртыклы киндер күлмәктән башка бер нәрсә дә юк. Кап-ка-ра тәненең һәммә җире диярлек күренеп тора.
Ләкин малай бирешергә теләми:
- Алмадым, валлаһи, алмадым,- дип еласа да, әйтерсең, эт оясына килеп чыккан бүре баласы кебек, үзен сырып алган бала-чага белән талаша, килеп кагылсалар, әле бер яклап, әле икенче яклап, кай җирләренә туры килсә, шуннан тырный, суга, тешли.
Ул ара да булмады, бу эт көтүе эченә сары башлы, су күзле, әйбәт киемле, яңа итекле ниндидер бер малай килеп чыкты да:
- Ә, Шаһбаз, эләктеңме? Беркөн безне кыйнаганда шәп идеме? - дип, гаепле малайның өстенә ташланды, бу өмәгә башкалар да дәртләнеп кушылдылар.
Мин дә читтә кала алмадым, шул бәргәләшнең эченә кереп, уңга-сулга яңаклый башладым. Минем йодрыкның иң ныгы әле яңа гына килеп катнашкан чибәр киемле, сары башлы малайга эләккән булырга кирәк: аның күз төбе шешеп чыкты, күп конфет ашаудан черегән тешләреннән кан китте.
Ул арада зурлар катнашып, безне аердылар, кем кыйнады моны дип, тикшерә башладылар. Кавырсыннарымны култык астына кыстырдым да йөгердем.
Әйләнеп карасам, теге гаепле малай Шаһбаз да минем артымнан чаба. Башкалар аңа:
- Карак, карак! Гарьлек, гарьлек! - дип кычкырып, таш белән бәрәләр.
Туктап көттем дә үзебезгә алып кайттым.
Әнкәй аңа бер бәрәңге, бер сынык икмәк бирде, кем икәнен сорашты.
Ул теге мәрхүм чабатачы Әхми картның үлгән кызының улы икән. Хәзер бөтенләй ятим булып үзенең ерак бер агасында тора икән. Исеме Шаһбаз икән.
VI
Атсыз гомер итү бик кыен иде. Әйбәт булды, безнең әткәй ат алды: кечкенә генә, ябык кына бер нәрсә, быел гына сабанга кергән, ди. Бу ат өчен без ике дисәтинә урак урып, күпмедер печән чабып, җыеп, кибәнгә салып бирәбез.
Әткәй әйтә, син дә, ди, бераз эшли башласаң, яңа өй алырбыз да, ди, бу тирес оясыннан авылның уртасына таба, теге балта остасы Зарифлар янына күчәрбез, ди.
Их, тизрәк үсәсе, тизрәк әткәйгә эшләшәсе дә, бу тирес оясыннан шул авыл уртасына, оста Зарифлар тирәсенә күчәсе иде!
Ат булгач, бер йөреп кайтыйм дип, әнкәй дә бармакчы иде, Сафа бабайның килене бәбәйләргә тора, шуңа булышырга кеше кирәк дип чакырдылар да, ул калды, без әткәй белән, яңа атны, яңа арбаны җигеп, яланга ашлык карарга киттек. Җирән кашкага ашатырга печән чабып алып кайту өчен чалгы да алдык, басуны әйләндек, арба тутырып яшел печән төядек тә иң еракка - борчак җирләренә килеп чыктык.
Их, малай, борчагы нәрсә бит! Инде бөтенләй кузакланып беткән - сырга кебек, сабакны сыгып утыралар. Санап карадым: кайбер кузакларда сигезәрдән ике рәт тезелгән. Күрше Сафа бабай әйтә, бер кузактан уналты борчак булса, ул инде бик уңган була, ди.
Чү! Тукта!
Тегендә кемнәр ул безнең борчак эченә кереп ятканнар?
Әткәй нидер кычкырып калды, мин, аңа карамастан, чыбыркыны алдым да бар көчем белән шул безнең борчак эченә кереп яткан малайларга йөгердем.
Ни күрим?
Берсе теге базарда минем белән сугышкан сары башлы, черек тешле, әйбәт киемле малай. Аның белән янәшә тагын берәү яткан - таза, нык, төптән юан үскән, сабыр гына бер ир бала. Өченчесен азрак таныйм. Бу-Гыйрфан бай мәхәлләсенең Заһит хәзрәт улы Фазыйл мәгъзүм бугай: чибәр генә киенгән, озынча йөзле, зур күгелҗем күзле, нечкә кара кашлы, минем чамалы бер малай.
Ачуымнан нәрсә әйтергә белмәдем:
- Ник безнең борчакны урлыйсыз? - дидем дә чыбыркы белән малайларга берәм-берәм селтәнә башладым.
Теге Фазыйл мәгъзүм акыллы күзләре белән миңа текәләп карады да, ничектер, гаҗәп бер осталык белән чыбыркымны тотып алды, һаман шулай текәлеп карап:
- Солтан, син нигә һаман безгә бәйләнәсең?.. Беркөн тимерлек янында менә Гыйлаҗиның күзен чыгара яздың... Без сиңа тигәнебез юк бит! - диде.
Бу малайның күз карашы йөрәгемә төште, тавышы, акыллы сүзе бөтенләй хәлемне бетерде. Эчтән шулай җиңелсәм дә, тыштан һаман киреләндем:
- Ник бәйләнмәскә? Ник Шаһбазны рәнҗетәсез? Нигә безнең борчакны таптап, ашап йөрисез? - дидем. Фазыйл әллә нинди бер җирәнү белән:
- Харап булган икән! Имеш, борчакны ашыйсыз. Әнә янәшәдә безнең ике дисәтинә борчак ята: бик кирәк булса, төя дә алып кайт! - диде дә капкан борчагын төкереп ташлады.
Безнең талашны әткәй ишеткән, ахрысы.
- Солтан, син нигә алай акылсызланасың?.. Кемнәр икәнен танымыйсыңмыни? Килегез барыгыз да монда! - дип кычкырды.
Бардык. Фазыйл мәгъзүм атны мактады, сары башлы малай минем өстемнән тел сөйләде:
- Без, ялан карап йөреп, сезнең борчак эченә хәл җыярга утырган идек, улың безгә бәйләнә,- ди. Әткәй көлде:
- Солтан, син боларны танымыйсыңмыни? Нигә алай сугышып йөрисең? - диде. Сары башлы, әйбәт киемле малайга карап:
- Бусы Гыйрфан бай улы Гали була,- дип өстәде, аннан соң теге озын, аксыл йөзле, күгелҗем күзле, акыллы Фазыйл мәгъзүмне күрсәтеп:-Бусын танымаска бер дә ярамый, бу - байлар мәхәлләсенең мулласы Заһит хәзрәт улы мәгъзүм Фазыйл... Ә менә бусы, оста Зариф бабаңның төпчеге,- дип, таза, сабыр малайга күрсәтте. Аннан соң барыбызны да кочагы белән борчак җиренә таба этәргәләп: - Йә, барыгыз, юкка сугышып йөрмәгез, саргайганрак җиреннән борчак жыеп китерегез... Мин ут ягып куырырмын,- диде.
Без бергәләп киттек. Бергә борчак җыйдык. Шаяра-шаяра сөйләнеп, талашкалал алдык.
Гали һаман миңа бәйләнә, Шаһбазны сүгә:
- Солтан,- ди,- нәрсә шул уйнаштан туган хәерче малай өчен минем белән сугышып йөрисең? - ди.
Фазыйл мәгъзүм, безнең белән яшьтәш булса да, чыннан зурлар кебек акыллы сөйли. Минем кулдан тота да:
- Йә, Солтан, моннан соң безнең белән сугышмассың бит инде? - ди.
Теге Зариф оста малае Гыйлаҗи дәшмәде - җыйды да җыйды; дуңгыз нәрсә икән, без юкка суган сатып йөргәндә, ул менә дигән кипкәннәрен бер кәләпүш тутырып та өлгергән.
Арба янында төтен күренде, ул арада әткәй дә:
- Җитәр инде, кайтыгыз,- дип кычкырды. Барсак, без бөтенләй хур булдык. Әткәй көлә:
- Сез, ахрысы, эчегезгә җыйгансыздыр. Менә Гыйлаҗи җегет ичмасам!.. Ул атасына охшаган: күп сөйләми, эшли дә эшли,- ди.
Борчак тиз куырылды; кәләпүшләргә тутырып алдык та, арбага биек итеп төялгән яшел печән өстенә атланып утырдык.
Кайтыр юл түбән таба иде.
Җирән кашка, яшь булса да, көчле икән: шулчаклы печән белән биш кешене бертуктаусыз йөгертеп алып кайтты.
VII
Борчак җирендә бәрелешү - безнең арадагы сугышларның актыгы булды. Шул көнне безнең арбага төялешеп кайткач, Зәңгәр чишмәдә бик озак су кердек тә, татулашып, дуслашып таралдык...
Шаһбаз шул базардагы сугыштан бирле миңа бик багланып киткән иде. Эш беткәч, ул һәр көн диярлек безгә килә икән. Әнкәй аңа:

- Гыйрфан байларга атасы белән китте. Шунда уйныйдыр,- дигәч, мине көтеп утыра-утыра икән дә боегып кайтып китә икән.
Берничә көн үземә дә очрады.
Көчләп диярлек Галиләргә алып бардым. Ләкин үзебезнең компаниягә тиз генә кушып булмады.
Башка вакытта лачын кебек үткен малай шул Гыйрфан байларның, Заһит хәзрәтләрнең йортына килеп җитсә, бөтенләй югалып кала: зур капкаларга, яшел түбәле өйләргә карый да, бераз аптырап сүзсез торгач:
- Боларның этләре бик усал бугай... тешләрләр... Мин кайтам...- дип китә дә бара.
Урамнарда, базарларда, Зәңгәр чишмә буйларында очрап, Галиләр, Фазыйллар, Гыйлаҗилар белән бик күп тапкыр бергә уйнап, җенләнеп, көрәшеп, башка компанияләргә каршы сугышларга катнашып, үзе бик күп баһадирлыклар күрсәткәч кенә Шаһбаз безнең арада үз булып китә алды. Шуннан соң гына ул Гыйрфан байның зур сарайларыннан, таш пулатларыннан курыкмый башлады.
Беркөн шулай Фазыйлларның бакчасында сабан сөреп уйный идек.
Гыйлаҗи сабан арты тоткан, Фазыйл белән мин төпкә, Гали очка җигелгән, Шаһбаз, нәкъ сабанчы малайлар кебек, көйләп-көйләп, "атлар" куа иде.
Намаздан кайтышлый, Заһит хәзрәт бу әйбәт тавышны ишеткән дә бакчаның коймасыннан карап торган. Шул якка таба борылгач, хәзрәтне күрдек тә, оялышыбыздан сабаннарны, камытларны ташлап, шыр килеп качтык.
Хәзрәт ачуланмады:
- Уйнагыз, уйна! - диде. Фазыйлга карап:
- Менә бу ертык киемле бала кем ул? Көйләп ат куучы шулмы? - дип сорады.
Хәзрәт, Шаһбазны чакырып, башыннан сыйпады, ике тиен садака бирде. Фазыйлга:
- Әйдә, кер әле өйгә,- диде.
Без яңадан сөрергә керештек. Ике әйләнеп тә җитмәгәнбез, атылып Фазыйл килеп чыкты. Кулына бераз киелгән, шулай да бик таза күлмәк, бер иске чалбар, бер кәләпүш, бер камзул тоткан. Үзе шат. Ансыз да матур зур күзләре бөтенләй ачылып, нурланып уйныйлар:
- Беләсезме,- ди,- этәм боларны Шаһбазга бирде. ^Болар минем үлгән абзамның калган киемнәре... Этәм әйтә, дога кылсын,- ди...
Шаһбаздан бигрәк без шатландык. Башка вакытта юньләп
сүзгә катнашмый торган Гыйлаҗи да кая басканын белми, кул суга, сикерә...
Без, акны-караны күрмәстән, кая басканны белмәстән Зәңгәр чишмәгә чаптык. Барыбызга да бәйрәм иде, иге-чиге булмаган шатлык иде. Килеп җитүгә Шаһбазның мең ямау-лы пычрак, ертык күлмәген салдырмыйча ук өстеннән өз-гәләп, тарткалап алып бетердек тә: "Һау... әлләлә... һау... әлләлә... әлләлә..." -дип, уратып-уратып суга ыргыттык. Аннан соң, уйнап, кычкырып, аны барыбыз бергә юындырырга керештек.
Шуннан соң Шаһбаз безнең компаниянең иң ныклы, иң кирәкле кешесе булып җитте.
VIII
Без, бер авылда туып, бер суны эчеп үскән булсак та, төрлебез төрле урамнарда, төрле өйләрдә торгангамы, холыкларыбыз, һөнәрләребез бик төрлечә иде.
Фазыйлдан башка безнең компания әллә кайчан таралган булыр иде. Кайбер вакыт юк-бар өчен талашып китәбез. Бәргәләшеп алган чаклар да була. Менә мондый заманнарда Фазыйл әллә кайдан акыл таба, кызык сүз әйтә, яңа уен чыгара да, әле биш минут элек кенә бугазга бугаз килгән малайлар, гөрләшеп, кочакланышып, яңадан уйнарга тотыналар. Талашны, сугышны бөтенләй оныталар.
Мин бөтен компаниягә балык тотуларда, урманга, тауга, җиләккә йөрүләрдә командир булдым. Минсез мондый эшләр башланмый, башласалар да, очлап чыгара алмыйлар.
Зариф карт улы Гыйлаҗи сугыш-талаш вакытларында безне коткара.
Без, үзара бик артык якынаеп киткәч, авыл малайлары өстеннән бөтенләй башлык кебек булдык. Теләсә язгы ат чаптыруларда, теләсә базарларда, теләсә башка уеннарда - без һаман үзебез теләгәнчә алып барабыз. Моңа башкаларның эчләре поша. Безнең дошманнар көннән-көн күбәя. Шуңа күрә атна саен диярлек бәрелешләр була. Менә мондый вакытларда Гыйлаҗи булмаса, без, лачыннан качкан чәүкәләр кебек, таркалабыз да бетәбез... Тик ул гына үзенең курку белмәс йөрәге, таза калын беләкләре белән безнең дошманнарыбызга каршы тора алуыбызга сәбәп була.
Җиләк җитсә, кечкенә-кечкенә тубаллар, көз керсә, авылның бер башыннан икенче башына ишеттерерлек яңгыратып суга торган биек, текә какмалар - болар һәммәсе шул атасына охшап туган Гыйлаҗи кулыннан ясалып килә.
Галине әйтәсе дә юк. Нәрсә ясарга: агачмы, нечкә тактамы, калайлармы, кадаклармы - һәммәсен Гали ташый. Акча дигәнең аларда өзелми. Конфетлар, клиндерлар, прәннекләр белән аның үзенең тешләре череп беткән. Без дә бо" лардан ара-тирә авыз итәргә кире тормыйбыз.
Шаһбаз иң соң килеп кушылса да, ул тиз арада безнең компаниянең үзәге булып алды.
Бер җиргә уенга барасымы, җиләккә, балыкка бару өчен җыярга кирәкме, яки берәребезне кыйный башлаганнармы - яныңда Шаһбаз булса, бер дә аптырамыйсың! Ул, ике бармагын тешләренә куеп, берничә сызгырып җибәрә икән, безнекеләр хәзер сизеп алалар да, кайда, нинди эштә булса да, чабып килеп җитәләр. Әйтерсең әкияттәге җеннәр инде! Бу сызгыруда авылда гына түгел, тирә-якта да аның тиңдәше юк, диләр. Ул әллә ничә төрле сызгыра. Без инде аның сызгыруыннан нәрсә әйтергә теләгәнен тел белән сөйләп биргән, сүз белән кычкырган кебек аңлыйбыз... Йөгерүдә, суда йөзүдә дә аңа чыккан кеше юк. Җырлауга, моңлануга, көлке сүз әйтеп башкаларны мыскыл итәргә туры килсә, ул инде дошманнарга гына түгел, безнең үз йөрәкләребезгә дә еш-еш агулы укларын кадый.
IX
Шулай үсәбез...
Әйтерлек зур алмашынулар булганы юк. Тик Шаһбаз гына бер дә көтелмәгән эш эшләп ташлады. Бер көнне аның маңгае ярылып килде. Бәйләмәгән-нитмәгән, тик аз гына тоз сипкән - шулай ярасы канланып күренеп тора.
- Сиңа ни булды? Кем кыйнады? - дибез.
Башта дәшмәде, бик кыстагач, сөйләп бирде. Ул бит ерак бер агасында тора. Шуның хатыны бик усал икән. Әрәм тамак син, юкка ашап ятасың дип, һаман әрли, талый икән. Үз балаларына ашарга биргәндә, моны өлешсез калдыра икән. Бер көнне шулай кечкенә бәлешләр пешергән дә ике баласына икене тоттырган. Зур улы, анасы чыгып киткәнне генә карап торган да, үзенең өлешеннән яртысын Шаһбазга бүлеп биргән. Кечкенә кыз бала, йөгереп, анасына әләкләгән: "Шаһбаз сорап, алдап алды",- дигән.
Хатын кызып, җенләнеп керә дә: "Бәхетеңне ашаган нәрсә! Үз бәхетеңне ашавың җитмәгән, инде минем балаларым ризыгына тотынгансың икән!" - дип каһәрләп, мич буендагы кайчыны алып, Шаһбаз башына бәрә. Ятимнең маңгае ярыла.
Безнең өчен бу бик зур эш булды. Гали белән Фазыйл өйләреннән ак күмәч кисәкләре, бәлеш калдыклары чыгарып бирделәр. Гыйлаҗи белән без, тиз генә су китереп, юдык, яраның эчен карадык: зарарлы түгел, сөяккә тимәгән кебек. Чүпрәкләр таптык та үзебезчә бәйләп куйдык.
Фазыйл атасы янына кереп чыкты да:
-Вәт нәрсә, Шаһбаз,- диде,- ул җиңгәң барыбер көн күрсәтмәс, син бездә кал!
Шаһбаз дәшмәде. Ләкин яңадан теге йортка кайтмаган- Фазыйлда торып калган. Без моңа бик шатланган идек, Шаһбаз үзе дә күңелле кебек күренә иде. Ләкин болар озакка бармады. Фазыйлларның бер асравы күп савыт-саба күтәреп бара икән - аягы тайган да, егылып, бөтен нәрсәсен ваткан. Остаз-бикә:
- Ничәмә йөз тәңкәлек әйберемне әрәм иттең! Теләсең каян тап, түлә,- дип кычкырына башлагач, асрау, үзен аклар өчен, Шаһбаз өстенә нахак сүз сөйләгән:
- Мин кереп килә идем... менә бу уйнаштан туган малаегыз әллә кайдан йөгереп каршыма чыкты да миңа бәрелде... Мин шуннан егылдым...- дигән.
Заһит хәзрәтнең остазбикәсе Шаһбазны чакырып ала да:
- Ятим бозау асрасаң, авызың-борының май итәр, ятим бала асрасаң, авызың-борының кан итәр, дигән борынгылар... Синнән хәер булмас, күземә күренмә, бар, бүгеннән чыгып кит! - дип, аяк тибеп тиргәп куа.
"Гаепле" бала дәшми-тынмый, чыга да югала. Кая киткәндер? Һичкем белми-һәммә кеше аптырап кала. Бер атна үткәч, хәбәр килде: Шаһбаз Заһит хәзрәтнең остазбикәсе куып чыгарган көнне бу авылдан киткән дә, Ивановкага барып, татарча белә торган карт чувашка дуңгыз көтәргә ялланган. Әле дә шунда, ди. Мин аптырый калдым. Гыйлаҗи дәшмәде. Гали, бер дә исе китмәгән кеше кебек, көлә генә:
- Нәрсәгә ул чаклы хәйран каласыз,- ди.- Чабатачы Әхми баласының көтүче булып китүендә нинди гаҗәп эш бар,- ди.
Тик Фазыйл гына мине бераз тынычландырды:
- Курыкма, Солтан! Шаһбазга бернәрсә дә булмас,- ди.- Үзен-үзе югалта торган җегет түгел ул. Кулдан-кулга күчеп, хатын-кыздан кыйналып, тиргәлеп гомер иткәнче, анда үз көнен үзе күрер,- ди.
Бу вакыт ул да, без барыбыз да ундүртенче яшькә чыккан гына идек.
Шаһбаздан соң башкалар да берәм-берәм тарала башладылар.
Фазыйл мәгъзүм Казанга китә. Ул русча да, мөселманча да укый, ди. Аны мактап сөйлиләр. Галим булыр, зур кеше булыр, Зәңгәр чишмә буен яктыртыр, диләр. Җитмәсә тагы, Гали дә кышларда әллә кайларга китеп югала торган булды. Ул да укый, ди. Сату-алуга өйрәтә торган гыйлемлекләр артыннан йөри, имеш, ди.
Нәрсә сөйләп торырга?! Гали укыр өчен түгел, байлыкка, симезлеккә чыдаша алмаганнан гына йөри инде!
Моңарчы һичкая кузгалмаган Гыйлаҗи да аякланды.
Быел яңгыр аз яуды. Игендә өмет зур түгел. Авылның байтак җегетләре, эш бетәр-бетмәс, читкә кәсеп эзләп чыгып киттеләр.
XI
Көзләрдә, кышларда иптәшләр шулай тарал гал асалар да, яз кайталар. Җәйне бергә үткәрәбез.
Йөргән таш шомара, мин монда күгәреп ятам.
Кичә көтмәгәнрәк вакытта Гыйлаҗи кайтып төште дә безне җыйды. Йөрүе бөтенләй бушка булмаганга охшый: аякта итек, өстә кара чикмән, кулда күн бияләй, башта яңа кырма бүрек. Үзе дә үскән, нык тазарган. Аз гына мыек та чыгарга чамалый бугай. Өйдәгеләрен онытмаган: сеңлесе Гайниягә ике тәңкә ярымлык шәл, атасына бер читек, әнкәсенә күлмәклек алган.
- Сезне дә онытмадым, - ди. - Менә сезгә алтын шахтасы янында ясалганнан бер кызылбаш! - дип, атасы чыгып киткәч тә, безнең алга бер бөтенне утыртып куйды. - Бүген сезне сыйларга чакырдым, - ди.
Мин бераз оялдым - Фазыйл безнең яшьтәш, бала чактагы иптәш булса да, хәзер ул гыйлем кеше бит; аның алдында болай кылану килешеп бетәрме икән?
Гали - эт нәрсә берүк; моны күрүгә чаршау артына чыкты да Гыйлаҗиның әнкәсе белән нидер пыш-пыш сөйләшеп алды. Күп вакыт үтмәде, тегеннән, чаршау астыннан, Гайни-кәйнең ак кулы безгә зур бер тәлинкә белән әйбәтләп киселгән икмәк, әрчеп туралган суган, байтак ук салкын ит сузды.
...Бу эчүдән Гали хәйран гына исерде. Аңа аракы дип су эчерәләр. Аннан соң бер чынаяк бик каты чәй бирәләр дә, Гыйлаҗи аны тышка, һавага алып чыгып керә.
Һәммәсе бераз айныйлар.
Гали бераз тәртип белән тагы сүз башлый:
- Мин,- ди,- җегетләр, укыйм әле... Сәүдә гыйлеме укыйм... Русны, жидны гына түгел, немецне җиңәрлек булганчы укыйм...
Фазыйл аның сүзен бүлә:
- Укып беткәч, ни эшлисең?
- Аннан соңмы?.. Аннан соң сау бул, Зәңгәр чишмә! Сез дә миңа зур шәһәрләрнең берсенә бергәләп кунакка рәхим итегез... Каланың уртасында, иң зур урамда минем йорт булыр... Байлык әле дә бар... Эш башларга шул житәр, тик һиммәт кенә кирәк... Атайдан мал, миннән гыйлем белән һиммәт! Калага күчәм... Матур сарайлар салдырам... Хатынның менә дигәнен сайлыйм. Җәннәт кебек бакчаларым була. Каланың барлык түрәсе, иң зурлары да миндә эчәләр, миннән бурыч алалар, миңа ерактан кул кушырып торалар... Менә минем план шулай, җегетләр!.. Ну, сөйлә, Гыйлаҗи: синең исәп ничек? Минем белән калага күчәсеңме?.. Күчсәң, акча бирәм, подрядчик булып, зур йортлар салдырып йөрерсең!
Гыйлаҗи тутырып бер чокырны эчә дә кызмача сөйләнә:
- Минме? Гали туган,- ди,- мин, ди, ачка үлсәм үләрмен, Зәңгәр чишмә буйларын бөтенләйгә ташлый алмам,- ди.- Зәңгәр чишмә тирә-якта бер генә! Әнә тәрәзәдән кара: ул ничек ай яктысында дулкынланып ята... Диңгезмени!.. Иңе кайдан кая җәелгән... Юк, туган... Мин моны ташламам, патшага хезмәт итеп кайтам да, бил баглап, җиң сызганып, изүне чишеп, эшкә тотынам... Минем атай,- ди,- гомер буена балта остасы булса да, кулга алырлык коралы юк... Минеке алай булмас... Мин балтаны корычтай эшләтәм. Ул агачны гына түгел, каты ташны да кыеп төшерер. Минем пычкыларым, өтергеләрем, ышкыларым кул тидерү белән үзләре йөреп торырлар... Мин, Сафи карт кебек, күземне кыйшайтып, башымны бөгеп, төзләп маташмам... Минем үлчәүләр ике бүрәнә арасына ялгыш кысылган яфракны да сизәрләр. Беләсеңме?.. Хатыным үземнән дә уңган булыр. Бу урамны ташлыйм. Сезнең янга күчәм... Йортлар нараттан була... Атны икедән артык асрамыйм. Болар кырык потны Зәңгәр чишмә белән кала арасында "эһ" тә дими йөртәләр. Арбалар бар да тимерле... Камытлар һәммәсе каештан... Өй буенда бакча: анда җимешләр пешә... Ындырда бәрәңге бакчасы, анда кыяр, карбыз, кавын, торма, чөгендер, кишер, кәбестә - җаныңа ни кирәк, һәммәсе бар... Дөньяны шулай корып бетәм дә, сезнең дүртегезне бер вакытта хатыннарыгыз белән парлап кунакка чакырам... Елга ике мәртәбә: берсе - чана юлы төшкәч тә, авылда казлар, сугымнар суйган, кыз биргән, туй уздырган чорларда... Икенчесе-җәй көне, печәнгә төшәр алдыннан, яшь тәкәләр өлгергәч, авылда кыз озату, килен төшерү көннәрендә... Бал-май үземдә күп була... Башкорттан мичкәләп кымыз алдырам... Карт-коры, мулла-мунтагай күрмәгән арада төшергәләү өчен чиреге белән менә бу кызылбашларны китертеп куям... Ярыймы шулай булса?..
Гали бу озын сүз вакытында нәрсә уйлаптыр катып торды. Фазыйл көлеп куйды:
- Гыйлаҗи, синдә дә шул хыял белән алдагы дөньяны ясап кую бар икән!.. Ну, берәрне эчәбез дә таралабыз...
Мин дәшмәдем. Ләкин башка кешеләрнең уйлары барып чыкмаса да, Гыйлаҗи үзенекенә ирешер кебек тоелды. Аның эш сөяр йөрәге, оста кулы, нык, таза гәүдәсе - бу эшләрне аңа бик җиңел, бик якын күрсәтәләр...
Без бераздан таралдык...
Бөтен авыл тыныч, рәхәт йокыда. Минем ятасым килми.
Капка баганасына сөялдем дә йөзем белән Зәңгәр чишмәгә әйләндем.
Әйтерсең гомеремдә беренче мәртәбә күрәм мин бу күлне!
Моны юкка күл диләр. Бу бит диңгез. Диңгезнең дә матуры, зуры!
Зиһенем еракка китте. Һәркем бер нәрсә турында уйлый. Киләчәккә зур уйлар йөртә. Мин әле һаман шул күпер башыннан, тиреслектәге читән өйдән дә чыга алмыйм.
XII
Ятсам да йоклый алмадым.
Таңнан торып, Зәңгәр чишмәдән су китердем, арыш көлтәсе тападым, чоланнан көрпә алып чыктым да улак тутырып җирән кашкага бутап бирдем.
Әле өйдәгеләр тормаганнар.
Минем башымда һаман бер уй. Атай картаеп бара. Гомере шул тирес башында үтә. Мин инде җиткән җегет булдым, менә берничә елдан патша хезмәтенә чакырырлар. Өч ел анда үтәр. Ул вакытта тагы ялгыз калалар. Тагы йорт-җир төзәтеп йөри алмаслар.
Юк, болай ярамый! Хәзергә үз көннәрен үзләре күрерләр. Мин китәм, бүген үк китәм дә, алты почмаклы өй, кечерәк бер келәт алып, шуларны Зариф осталар янына күчерергә җитәрлек акча табып кайтам.
Иртәнге чәйгә утыргач, шул турыда сүз ачтым:
- Әткәй, - мин әйтәм, - алты почмаклы өй белән кечкенә бер келәт алып, шуларны теге Зариф осталар янына күчереп салу өчен күпме акча кирәк булыр? - дим.
Әткәй дә, әнкәй дә риза булдылар. Ләкин икесендә дә ниндидер бер эчке өмет катнаш курку сизелә иде.
XIII
Бездән унбиш чакрымда Мәргәнташ дигән биек бер тау бар. Моның башыннан чишмә чыга. Бер кабер дә бар. Башкортлар Салават каһарманның якын дусларыннан Мәргән шунда күмелгән, шуңа каратып исем бирелгән дип сөйлиләр.
Шахталарга бара торган юл менә шуның итәгеннән үтә. Өйдән чыккан кызу белән бу тауга җиткәнче туктамадым, артка әйләнеп тә карамастан, һаман бардым да бардым. Бераз ял итим, тәмәке тартып алыйм дип, калкурак бер ташка утырсам, тирә-яктагы күренешкә хәйран калдым.
Зәңгәр күл диңгез кебек җәелеп ята. Әйтерсең әкияттәге сихерле көзге инде. Көзге кояш яктысында шулай матур булып, җанлы булып нур эчендә уйный.

XIV
Алты ай эшләдем. Җиденчегә киткәндә минем эчке күлмәгемнең култык астында кечкенә бөти кебек әйбәтләп тегелгән йөзәр сумлык ике кәгазь һәрвакыт тәнемне кытыклап рәхәтләндерәләр иде. Моның өчен ниләр генә күрмәдем, кайларда гына булмадым...
XV
Шахтадан шахтага йөри торгач, ахыр барып, актык утыз тәңкәмне тутыру өчен, рус-татар байларының уртак бер компаниясенә хезмәткә ялланган идем. Инде яз да керә иде, хак зур булмаса да, ашаудан кысып, көненә унбишәр сәгать эшләп, айга егерме биш сумнар калдырырлык чама бар иде. Безнең яклардан, Казан, Сембер, Саратау губерналарыннан килгән бик күп татар җегетләре дә эшлиләр иде...
XVII
Безнең барактан ун гына сажин җирдә бик зур бакча бар. Уртасыннан кечкенә генә елга да ага. Иптәшләр киткәч, шуңа чыгып утырдым. Күңелем Зәңгәр чишмәгә, Агыйдел буйларына китте. Озак-озак Гайнияне уйладым. Бу кыз белән вәгъдә алышу түгел, җүнләп сөйләшкәнем дә юк. Шулай булса да, ул минем йөрәгемә хатыным булып кереп утырган. Мин киләчәк көнне башкача уйлый алмыйм. Инде егерме биш сум гына кирәк. Аннан соң юлга, вак-төяк бүләк-яракка бер унбиш сум эшлим дә авылга кайтам. Йортны күчерәм. Гайнияләр белән янәшә булабыз.
XIX
...Хәерле сәгатьтә моннан китәм!
Бәйрәм алдыннан - кичәге көн барлык эшләгәннәрем өчен тиешле акча алынган иде.
Дүшәмбе көн хезмәткә чыкмадым. Билетымны алдым, китәчәгемне белдердем, яңа күлмәк белән итегемне капчыкка салып аркама астым да Уралның саф көмеш елгалары, боргаланып-боргаланып болытларга сузылган биек таулары, зур күлләре буйлап тагы шахталар эзләргә киттем.
Озак йөрергә туры килмәде. Дүртенче көндә мин яңадан бер алтын приискасына килеп ялландым. Тагы берничә атналар эшләгәч, ике йөз тәңкәне тутырып, аның өстәвенә юллык, өйгә вак-төяк бүләклек тә арттырдым. Вак акчаларны бөтен ике йөзәрлеккә алмаштырып, йөрәк өстенә бөти ясап тектем дә, Уралның тирән шахталары белән бәхилләшеп, Зәңгәр чишмә ягына таба юл тоттым. Кайтышлый, тагы Салават баһадирның Мәргәне кабере янына - биек тау башына утырып, хәл җыйдым.
Яңгырлы-болытлы көз, аның артыннан карлы-буранлы каты кыш үткән; минем баштан да әллә ничаклы хәлләр кичкән, ләкин Зәңгәр чишмә аз гына да үзгәрмәгән. Ул һаман да элеккечә зур, мәһабәт булып, әллә кайдан җәелеп, һаман элеккечә матур кояш нурлары белән уйнап яши икән әле.
XX
...Мин авылга кайтып төшкәндә, солы, борайны чәчеп бетергәннәр, тары, карабодайга яңа чыкканнар гына иде әле. Әткәй кат-кат рәхмәт укыды:
- Ахыры хәерлегә генә була күрсен, һичбер көтелмәгән эш булып чыкты бу, балам,- ди.
Әнкәйнең шатлыгына чик-чама юк. Аңа дип алып кайткан күлмәклек белән яулыкны биргәч, түзмәде, елап җибәрде:
- Мал да, бүләк тә өмет итмәгән идем... Башы исән-сау гына кайтса ярар иде дип, намаз арты саен елап-елап дога кыла торган идем... Бервакыт әллә кайсы шахта җимерелгән, уналты кеше аста калып изелгән, утыз кеше имгәнгән, имеш, дип сөйләделәр, шуны ишеткәч, ашаганым аш, эчкәнем су булмады... Бердәнбер балам иде, аңардан да аердың, күрәсең, дип, көн еладым, төн еладым, - ди.
Өйдәгеләрдән авыл хәлләрен сорашып, ни күргәннәремне сөйләп, берничә сәгатьләр утыргач, урамга чыктым да иптәшләрне эзләргә киттем. Бәлки, Гайнияне дә очрата алмаммы дигән өмет бар иде. Шул арада минем бүләкләр, ике йөз тәңкәләр бөтен авылга таралып та өлгергән икән.
XXI
Сиксән биш сумга югары оч Галәвинең алты почмаклы өен алдык. Үзе ике генә ел торган. Бүрәнәләре яңалар, корылар. Ишек, тәрәзә, идән, түшәм - бары да бик бөтен. Тик, бераз биегрәк булсын өчен, нигезгә берәр бүрәнә салырга туры киләчәк. Утыз сумга Садыйк байның бер келәтен алдык. Зур гына, иркен генә. Өсәкләре дә бик яхшы икән. Булгач-булгач ак келәт булсын дип, моңа кечерәк кенә бер тәрәзә дә куйдырырга исәплим.
Икенче көндә күрше-күләнне җыеп, өмә сымаграк ясап, өйне мүкләп күтәрдек. Бусына инде Зариф оста берничә сәгатькә кайтып үзе дә булышты... Яңа күрше Гайнияләр аш-су белән ярдәм иттеләр.
Берничә көннән мич тә өлгерде.
Шулай итеп, бер атна дигәндә, без бу яңа урынга, яңа өйгә бөтенләй торырга да күчтек - күпер башындагы чүплектән мәңгегә-мәңгегә котылдык.
Игеннәр, безнең бәхеткә, искиткеч дәрәҗәдә шәп булып җиткәннәр.
Халык шат иде. Һәркем быелгы иген белән үзенең тереклеген төзәтеп калырга өмет итә. Бурычлылар бурычларын түләргә, атсызлар ат алырга, өйсезләр өй салырга, улы җиткәннәр килен алырга, кызы җиткәннәр кыз биреп туй ясарга, - һәркем шулай бу байлыктан үзенең дөньясын рәтләп калырга уйлый.
Шундый дәртләр, шундый уйлар белән һәркем бил баглап, җиң сызганып, изү чишеп, уракка төште... Һәркем һәр көн үзенең җиренә барып-төшкән саен, арышның саламга озынлыгын, башакка туклыгын, көлтәнең күп чыгуын, чүмәләләрнең ешлыгын, зурлыгын күреп, бу өметләр дә, бу уйлар да ныгый бара. Ара-тирә яңгырлар була торганга, тары, карабодайның да шәп булачагына камил ышандыралар. Башка нәрсә чәчәргә хәле җитмәгән ярлылар быел үзләренең ун-унбиш таяк тарылары белән дә, һич булмаса" берничә ай тук торуны уйлап, зур дәрт, зур гайрәт белән эшкә - урырга, чабарга тотындылар.
Шундый өметләр, шундый уйлар белән янып, рәхәтләнеп, шатланып, шаулашып эшләп йөргән заманда, көпә-көндез һәммә халык яланда уракта чакта, патшадан фәрман килеп төшә:
- Герман белән сугыш!
- Һәммә ир җаны коралланырга, фронтка китәргә тиеш! Аяз көндә, димәк, һич көтмәгәндә, яшен сугу ничек әсәр итсә, патшаның бу фәрманы аңардан яманрак булды...
XXXII
...Басулар елап калды. Ура башланган җирләрне бетерергә түгел, яртылай куелган чүмәләңне очларга да ихтыяр бирмәделәр: патшадан фәрман килеп төшүгә, әллә ничә җегетне, ат мендереп, басуга чыгардылар да, кычкырып, ай-байлап, ай-һай-ау салдырып, һәммә халыкны куып кайтардылар.
Беренче нәүбәттә элек солдат булып хезмәт иткәннәрне кырык яшькәчә сөргәннәр иде; алар китеп, алар өчен түгелгән күз яшьләре кибеп өлгерә алмады - ополчиннарга хәбәр килде...
Шулар артыннан ук быел караласы никрутларны алып киттеләр...
Карт-коры, карчык-корчык үзара җыелалар да, тик шундый юк-бар сүзләр, куркынычлар сөйләшеп, күз яше түгәләр, дога кылалар, садака өләшәләр...
Һәркемнән бигрәк аналар кайгыралар... Көн юк, төн юк, ал арның күзләре яшьле... Кайда гына очрап, сугышка киткән улы хакында авыз ачма: алар бер-ике сүз дә әйтә алмыйлар.
- Бигрәк бәхетсез заманнарга туры килдегез инде, балалар! - дияләр дә, күз яшьләренә буыла-буыла, өзелеп еларга керешәләр.
Атасы сугышка киткән бала-чаганың йөзендә нур калмаган,- болар үзләрен ятим кебек тоялар, ахры... Үлем турында, яраланулар турында берәр сүз ишетсәләр, башларын аска ияләр дә пышык-пышык балавыз сыгарга тотыналар...
XXXIV
Шаһбаз, Гыйлаҗи, Фазыйл, Гали, мин - без барыбыз яшьтәшләр дип бер елда каралабыз, бергә солдатка китәбез, бергә-бергә патшага хезмәт итәбез, аннан соң бергә-бергә өйләнәбез, туй ясыйбыз дип уйлый, шулай сөйләшә идек.
Ничектер, башкарак булып чыкты. Шаһбаз Зәңгәр чишмәгә кайтмады - ул үзенең эшләгән җирендә каралган да шуннан ук сугышка киткән... Фазыйл да Казанда иде. Авылга күренмәде, шунда каралып алынганмы, ничектер, Мәскәүгә барган да лашманчыларга башлык сыман булып урынга кергән.
Үзбәкләрне, казакъларны солдатка алмыйлар икән... Шулай да... аларны бу якка хайван кебек көтү-көтү куып китерәләр икән дә, әллә нинди кара, пычрак эшкә кушалар икән, шуларга безнең укыганрак кешеләрне башлык ясап, патшага агент куялар икән.
Безнең Фазыйл да үзенең Мәскәүдәге дуслары, байлары аркасында шунда барып сыенган, ди. Аның бу эше күңелемә бер дә, бер дә ошамады! Әллә кайдан китерелгән бичара колларны, чыбыркы тотып, кара, пычрак хезмәткә куып, шуңа башлык булган булып йөрү җегетлекмени ул! Алай иткәнче, үзең солдат бул, үзең сугышка кит тә үз язмышыңны үзең күр!
Гали дә чарасын тапты.
Байларга нәрсә? Акча күп, танышлык зур. Алтын булгач, докторын да, алласын да, мулласын да, патшасын да сатып алып була икән шул: ике мең тотканнар, диләр... Бәлки, артыграк та булыр - күпме чыкса чыккандыр, Гали "шәһәргә" барып каралды,- ахрысы, бөтенләйгә котылды...
Без Гыйлаҗи белән бергә алындык, бергә уйнадык. Бергә фронтка киттек.
Башкалар аяк-кул бозалар, күзгә, колакка агу салалар. Без моңа якын бармадык. Үлсәм үләрмен, әмма үз кулым белән үземне гарип ясап, имгәтеп маташыр хәлем юк. Ни язган -шул булыр...
Гыйлаҗи да, минем кебек, бозуга каршы булса да, ул, никтер, казармадан казармага, фронттан фронтка куылып йөрүне яратмый иде.
Баштан ук күңеленә утыртып куйды:
- Мин,- ди,- Ярманга пленга китәм... Анда дөнья күрәм, эшкә өйрәнәм,- ди.
Ул сүзендә торды, тугыз ай хәбәрсез гаип булып йөргәннән соң, Ярманның зур бер шәһәреннән хат килде: мин исән-сау, ди; сохари җибәрегез, ди; үзем балта эшенә керештем, ди.
Аннан соңгы елларда дөнья кайнады, моңарчы гел бертөсле генә, тыныч кына агып торган тормыш диңгез кебек дулкынлана башлады. Бу дулкыннар, бу өермәләр эчендә еллар үтте, хәлләр үзгәрде, мәңгелек дуслыкта кырыгар мәртәбә ант итешкән безнең иптәшләр үзләре генә таралып калмадылар,
күңелләре дә үзгәрде, юллары шулчаклы бер-беренә каршыланды, без бер-беребезнең бугазларыбызга килеп сарылыштык. Бер-беребезнең күкрәкләренә мылтык төзәп атышу дәрәҗәсенә җитештек. Араларда упкыннар ясалды.

XXXV

Петроград. Зур шифаханәләрнең берсе... Безнең залның ак, пакь караватларында авыру солдатлар буй-буй тезелеп ятканнар. Тын, тыныч. Тик ара-тирә кайбер хәстәләр генә, ахрысы, каты газапка түзә алмастандыр,- йөрәкләренең әллә кай җирләреннән килгән бер тавыш белән авыр-авыр ыңгырашып алалар. Болар җаннарыңны үтә кисеп төшә. Шундый газаплы, шундый хәсрәтле ыңгырашалар.
...Болар мине арыттылар... Хәлем бетте... Ярым йокы, ярым хәлсез... Шулай саташа башладым... Германия белән сугыш кебек иде... Рус солдатлары белән немецлар арасында канлы бәрелешүләр бара... Навада ике якның аэропланнары, яңгыр алдыннан кузгалган кошлар кебек, кайнашып, берберен куып очалар... Алардан безнең өскә ут ява... Бомба ява... Менә арттан безнең авыр туплар кузгалды... Каршылап Германиянекеләр җавап бирергә тотындылар... Без уттан ясалган өермә эчендә калдык - төн караңгы иде... Нидер булды... Без, язгы ташкын кебек, каты җил белән кузгалган диңгез дулкыннары кебек, каядыр, ни өчендер, җимерелеп, ишерелеп ага, куыла башладык... Белмим, җир йоттымы? - нидер булды... Бер сазлыкта ялгызым калдым... Тирә-як баткак иде... Алдымда бер ялгыз каен тора иде... Су юкмы икән дип, шуңа йөгердем... Барсам, биле урталай өзелгән бер немец солдаты ята... Үзе үлмәгән... Тирә-ягы кан белән тулы... Күзләреннән, белмим, үлем, белмим, җәһәннәм газабы карый... Котым очты, күтәргән штыгым кире төште... Йөгерә башладым... Ул, урталай өзелгән бәндә, миңа кычкырган кебек: "Солтан, кил яңадан... Мине кызган... Мине үтереп кит... Миңа бер селтәү җитә... Газаплама... Минем йөрәгемне сугып яр - ул туктасын, мин тынычланыйм",- дигән кебек булды.
Хәлем бетте... Яңадан борылып карый алмадым... Йөгердем, артыма карамас өчен, ул күзләрдәге үлем газабын яңадан күрмәс өчен барлык көчем белән йөгердем...
Каяндыр бер солдат йөгереп чыкты да мылтыклар, сөңгеләр белән коралланган бик күп җегетләр янына килеп кычкырды: "Ура, ура, иптәшләр! Без җиңдек!.. Керенский качкан!.. Ул дуңгызны кулга төшерә алмадык... Керенскийның генералы казачий атаман Краснов бөтен штабы белән безнең
кулга эләкте,- ди. - Әнә безнең командир үзе дә килеп җитә",- ди.
Солдат сүзен әйтеп бетерә алмады, автомобильнең ишеге ачылды. Берничә кеше килеп чыкты. Берсеннән күзләремне ала алмый каттым. Буйга минем чаклы була язар... Сабыр, акрын, ләкин җир-күкне үзе артыннан иярткән, тагып алып килгән баһадир кебек көчле салмак атлап килә. Йөзендә әллә нинди бер усал катнаш ачумы, кемгәдер иге-чиге булмаган дошманлыкмы бар... Күзләре үтереп, йөрәгеңне җиңеп карыйлар... Кантлары йөзендә-күзендә булган бу авыр карашны, бу ачы каһәрле дошманлыкны тагы да көчәйтеп күрсәтәләр - болар, ничектер, шул күзләр өстенә корылган тимер калканнар кебек, түбән таба салынып торалар... Бу кешенең бөтен йөзендә тирән акыл, бетмәс-төкәнмәс көч белән бергә, арыслан һәм лачынның икесеннән кушылган бер рәхимсезлек күрдем.
Кемдер: "Менә шул инде безнең кызыл командир",- диде... Ул сөйли башлады, Җирнең төбеннән күтәрелде, диңгезләр кичте, кан дәрьяларын үтеп чыкты, дөньяның кара көчләрен үз кулы белән бугазлады, ерак күкләргә менеп, андагы аллаларны, фәрештәләрне карага, пычракка буяп, богаулап ыргытты, арыслан, лачын күзләре белән алдагы көннәргә бер караш ташлап, бу үлемнәр, каннар эченә, бу газап дөньясына каяндыр бер тәрәзә ачты: аннан кояш күренде, нур ага башлады, тирә-як чәчәкләр белән тулды... Болар бары да кызыллар иде. Карап туйгысыз матурлар иде. Ахырын тыңлый алмадык, кайдандыр куе кара сөрем күтәрелде, алар кешегә әйләнделәр, кулларында сөңгеләр бар иде, Гали белән Фазыйл туларның алдында кебек иде...
"Туктагыз!.. Карап килегез!.. Кызыл чәчәкләрне әрәм итәсез бит!" - дип кычкырдым.
Ишетүче булмады. Теге кара сөремнән ясалучылар штыкларын сузып безгә ташландылар.
Кемдер бомба ыргытты... Ыңгыраша башладылар... Аркамнан нәрсәдер җып-җылы нәрсәдер агадыр булып тоелды, карый алмадым... йөгердем...
Хәлем бетә, егылам...
XXXVI
Кемдер, аяк очы белән генә басып, яныма килгән кебек булды.
Күземне ачсам, безнең палатаның докторы - Анна Федоровна каршымда тора.
- Синең авылдашың булса кирәк, - ди, - Шаһбаз Фәхриен дигән бер бик үткен командир бер атнадан бирле һәр көн килә дә керергә талаша. Хәлең авыр булганга, кертмәдек, менә бүген ул миңа записка калдырган. Укып бирегез дигән, - ди.
Кай арада укырга-язарга өйрәнгән бу егет - мин бераз гаҗәпсенәм.
Марҗа укып бирде:
"Дускай, Солтан, ун көн инде иртә-кич синең лазаретны таптыйм. Кертмиләр. Кушына килде дигәч, бүген сиңа записка калдырам. Без тиздән фронтка китәбез. Шуңарчы ничек кенә булса да сине күрәсе иде. Бик сагындым! Зәңгәр чишмә буйларын бер сөйләшеп утырыр идек.
Шаһбаз, 1918 ел, март".
XXXVII
Дөньяның җәһәннәмнәрен кичтем. Герман штыкларыннан яраландым. Керенский, Краснов казачийларының, Петроград юнкерларының бомбаларыннан газапландым... Өч мәртәбә ярдылар...Мин һаман тере. Мин тагы аякта.
Юл мәшәкатьләреннән соң үзебезнең туган илгә бер ай отпускага дип кайтып җиткән көннәрдә, Агыйделнең киң болыннарында чалгы тавышлары ишетелә башлаган; тормышның ул каты дулкыннарыннан азгамы, күпкәме читтә калган җегетләр, картлар, ирләре сугышка киткәч чалгы тотарга өйрәнгән таза беләкле киленнәр, агалары, аталары фронтка киткән кызлар, киек казлар кебек тезелеп-тезелеп, печән чабарга тотынганнар иде инде.
Мин көрәшне яратам.
Көрәшсез үткән көннәрне әрәм саныйм. Каты көрәш дулкыннары арасында минем җаным рәхәтләнә, йөрәгем үзенә көч ала, гайрәт ала.
Авылда бер ай тыныч кына хәл җыйсам, камил тазарып җитәрмен дә, яңадан шул канлы көрәш өермәләре мине үз эчләренә тартып алырлар дип, Идел ярына басар-басмас, үз алдыма уйлап куйган идем. Ай түгел, атна түгел, бер көн, бер сәгать көтәргә дә ирек бирмәделәр. Мин Зәңгәр чишмәгә җәяүләп, аркама әйберләремне асып килеп кергәндә, кояш батып бара иде инде.
Чү! Бу ни эш?
Кемдер, нәрсәдер рәттән өч мәртәбә атып җибәрде!
Моны ишетүгә кулларым ирексез кобурама сузылды. "Наганым исәнме икән, урынындамы икән?"- дип капшап карадым.
Мәчетне, Гыйрфан байның зур таш кибетләрен үтсәм, бөтенләй шаша калдым. Көтелмәгән, уйга килмәгән, килми торган бер күренеш!
Базарның уртасында печән үлчи торган баганаларга берничә кеше аякларыннан югары асылганнар. Боларның берсе безнең авылда дүрт ел буе балалар укыткан мөгаллимә Хәдичә иде. Болар тереләрдерме, үлеләрдерме, белеп булмый. Куллары салынып төшкән, йөзләре адәм карагысыз булып яраланган... Кан тамчылары җиргә тамалар... Бу асылганнар тирәсе кара болыт кебек, туфан кебек халык көтүе белән кайный. Кычкыралар... талашалар... Нәрсәдер берсеннән-берсе тарткалап алырга тырышалар... Белмим, һәммәсе акылдан шашкан, белмим, кыямәт булган: кешеләр ни эшләгәннәрен белмиләр, күзләрен кан баскан... Ниндидер бер көч белән әле бер якка, әле икенче якка кузгалып, шау-шу белән, гауга белән дулкынланалар. Боларның башында зур бер командир кебек безнең Гали йөри. Аның да күзләре канлы, тавышы карлыккан, үзе анда йөгерә, монда йөгерә, шул бозык гырылдавыклы тавыш белән бертуктаусыз акырына:
- Җәмәгать, көткән көннәрегез килеп җитте. Сез котыласыз... Форсатны качырмагыз...
Аптырап Галинең өстенә карадым: башында әфисәр фуражкасы, аякта шпорлы ялтыр итек, беләктә ак тасма, кулында менә дигән маузер!
Үземне-үзем белмәдем:
- Гали, синме? Бу ни эш? - дип кычкырып, аңа барып тотындым. Халык тынды, минем билдәге наганны күргәч, беразы, куркып, икегә аерылдылар.
Ләкин Гали үзен-үзе югалтмады, канлы күзләре белән миңа бер генә мәртәбә карады да, бераз кире чигенеп, әллә нинди зәһәрле, каһәрле тавыш белән:
- Ә... алаймы? Асыл кош үзе килеп аягыннан эләктеме?.. Җәмәгать, менә сезгә Солтан Уразбаев!.. Дөньяны туздыручыларның иң яманнарыннан берсе! Тотыгыз да бәйләгез моны! - дип кычкырды.
Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, кемнәрдер мине тотарга килә башладылар.
Үземне-үзем сизмәстән, наганымны суырып алдым да:
- Кем миңа кагыла?.. -дип, рәттән дүрт мәртәбә як-якка аттым.
Халык, лачыннан качкан чәүкә көтүе кебек, куркышын, читкә таралды. Урталыктагы ачыклыкка карасам, ниндидер бер гәүдә ыңгырашып ята. Йөрәгемә нидер чәнечте, таныш кебек булды, дөньяны онытып, шул ыңгырашкан гәүдәгә ташландым. Ни күрим?
- Су, бер генә тамчы су! - дип, чак-чак ишетерлек бер тавыш белән саташып, ыңгырашып, минем дустым Гыйлаҗи ята.
Күтәреп алыйм дип иелсәм, муеныма аркан салдылар...
Ул арада Гыйлаҗиның атасы Зариф оста белән минем әткәй килеп чыктылар. Шау-шу яңадан күтәрелде. Шаһбазның агасы, аның артыннан башка вакытта җыеннарда сирәк күренә торган безнең иске күршеләр, авылның читләрендә, балчык - читән өйләрдә яшәүчеләр, атасыннан, төп йорттан куылып чыгып, читләрдә өйдәш торучылар телгә килделәр:
- Көпә-көндез адәм үтерәсез!
- Бу ни эш!.. Чех дип, ул чаклы масаймагыз!..
- Безнең очта да яңадан бәйрәм булыр әле! - дип кычкыра-кычкыра, мине коткардылар.
Гыйлаҗины, аркылы агачка салып, өенә алып киттеләр.

ХXXVIII
Бездән унике чакрымлык стансадан дошманның беренче отряды кичә көндез сәгать икеләрдә үтеп киткән икән. Гыйлаҗи үзенең ике иптәше белән Зәңгәр чишмә һәм Ивановка арасында Гыйрфан байның җирен-урманнарын бүлешү турында чыккан бер аңлашылмауны тикшерергә килгәннәр икән. Чехларның килеп җитүе белән, Гали коралланып чыккан да, унбиш-егерме кеше белән конторны килеп баскан, Гыйлаҗиларны шунда ук кыйнап, өстерәп, базар мәйданына чыгарганнар. Ике иптәшен, авылдагы бер мөгаллимәне асканнар. Безнең дусны кыйналудан коткара алмаса-лар да, күз күргән кеше булганга, асарга ирек бирмәгәннәр икән.
Мин өйгә кайтып бу хәбәрне сөйләтергә, Гайнияне күрергә дә өлгерә алмадым, Сафа бабай килеп җитте: яланаяк, күлмәкчән, үзе йөгерә-йөгерә арып, гыжылдап беткән:
- Солтан балакай, ди, сине барыбер әрәм итәрләр... Анда иске урәтникләр, элекке староста белән старшиналар, земски нәчәлникләр - бары да Гали байга җыелганнар! - ди...- Насыйб булса, дөньялар тынычлангач, яңадан кайтып, әткәң-әнкәңне күрерсең... Бер минут торма, хәзер кит! - ди.- Дөньяның берәр җирендә безнекеләр бардыр әле, шуларны эзләп табарсың үзең! - ди.
Сафа бабай белән әткәй мине Агыйдел ярынача озатып, көймә белән елга аша чыгардылар. Агыйдел элеккечә шаулап ага калды, аркама әйберләремне аскан хәлдә, мин, болындагы таллар арасында салынган сукмак белән, калага карап юл тоттым.
Ничек кенә булса да, Фазыйлны күрергә, аның аркылы Гыйлаҗины бу котырган этләр авызыннан коткарырга кирәк. Аның квартиры ниндидер бер зур байда икән. Туры шунда бардык. Гаҗәеп матур бай бүлмә, китаплар, гәзитләр белән тулы. Ишекне бикләп, ачкычын кесәсенә салды, йомшак креслога утырды да миңа текәлеп карады:
-Йә нинди эш сине миңа китерде?
Мин сөйләп бирдем.
- Нык кыйналса да, әле үләрлек түгел... Аны монда хөкемгә озатачак булып калдылар... Бәлки, китергәннәрдер дә... Син Гыйлаҗины коткарырга тиешле!
- Менә нәрсә,- ди,- Солтан туган: син бераз соңгарак калгансың!..
Галиләр Гыйлаҗины арбага салганнар да монда җибәргәннәр; атасы Зариф карт та калмый озата килгән икән. Калага җитәр алдыннан, Идел тугаенда, бу ахмак бабай, бер эш белән туктаган чакта, азрак хәлләнә башлаган улын җилкәсенә күтәрепме, ничектер, агач арасына алып кереп китә башлаган. Каравыл бер сүзсез шул җирдә тоткан да артларыннан аткан. Зариф та, Гыйлаҗи да шул җирдә җан биргәннәр.
Мин артык сүз әйтмәдем:
- Беләбез без андый качуларны! Качкан вакытта ал яктан йөрәккә атуларны! - дидем дә чыгып киттем.

ХXXIX
Көн киттем, төн киттем...
Күп адашулардан, күп эзләнүләрдән соң арып, хәлдән таеп, авырып, данлыклы бер партизан гаскәргә барып егылдым...
Дүрт якта дошман булса да, һәрбер адымны тик сугышып кына атласак та, күңел ышанадыр иде: кайдадыр яктылык баръкайчан да булса без шуңа ирешербез, ди идек. Йөрәк ялгышмады, кызыл яктыга барып чыктык. Бераздан чехны да бетердек. Аннан соң мин авылга кайттым. Мине күрүгә, урта буйлы, шадра йөзле бер кыз кычкырып җибәрде:
- А... Солтан абзый кайтты!.. Солтан абзый!..
Арбадан төшкәнне дә көтмәделәр:

- Солтан абзый, Солтан абзый!..- дип, мине сырып алдылар; бер-берсен бүлә-бүлә, үз хәлләрен сөйләргә, миннән бербер артлы сорашырга тотындылар. Әйберләремне, ясалма аягымны, таягымны төрле кулга тараттылар да, ул арада тазарак ике җегет үземне ике яктан култыклап, җилтерәтеп:
- Әйдә, менә монда синең әниең,-дип, бакча эчендә, кайчандыр безнең әткәй белән Зариф бабай мәрхүмнәр эшләп биргән алты почмаклы өйгә алып киттеләр...
Без бакчага керүгә, өй эченнән әни килеп чыкты. Мине күрүгә:
- Ай, балам... Бу җирләрдә ризыкларың бетмәгән икән әле... -диде дә кочаклап катты. Елый да, артык сүз дә әйтә алмады.
Мин әнинең хәлен сорашып бетерергә өлгерә алмадым, яшьләр каяндыр май, йомырка, сөт, икмәк тә табып китерделәр. Үзләре һаман бер-бер артлы сөйлиләр, сорашалар иде...
- Без сезгә күңелсезләнергә ирек бирмәбез... Һәрвакыт тик тә яткырмабыз... Дүшәмбе көн безнең уртак кичәдә өзелгән аягыңның тарихын сөйләрсең, Зәңгәр чишмә буйлары мондый хәлләрне ишетергә бик сусаганнар... ярыймы? - дип, миннән кат-кат вәгъдәләр алгач, шаулашып чыгып киттеләр.
Кич Гыйрфан бай кызы керде... Кыз бар серен яшерми яки яшерергә теләми... кайларда булалар, ниләр күрәләр, ахырда үзе тагын монда ничек кайтып егыла... һәммәсен-һәммәсен авыр фаҗигый хәсрәт белән сөйләп бирә...
Боларны сөйләгәндә кыз, ридикюленнән яулык чыгарып, яшьле күзләрен сөртте дә абзасының актык сүзләре язылган кәгазь кисәген миңа бирде...
Җирәндем, нәрсәгә мондый пычракны миңа бирәләр, дип уйладым. Шулай да совет, революция дошманының ничек дөмегүен беләсем килде.
Бер читкә: "Бу язуны Шаһбаз белән Солтанга күрсәтсәгез иде ", - дип куелган.
Ашыгыч күз йөртәм:
"Сез төзиячәк тормышны мин күтәрә алмыйм... Элекке көннәрнең, элекке идеалларның кайчан да булса яңадан бер кайтуына иманым калмады... Мал бетте... Йорт-җир китте... Дәрт, вөҗдан да кайдадыр югалды. Әйтегез, ни белән яшим?.."-ди.
Фазыйлның аталары Заһит муллалар да шулай таралганнар. Мулла үзе Семипалат шәһәрендә тифтан үлә. Остазбикәсе акылдан яза. Хәзер кайда икәне мәгълүм түгел, ди. Тик Фазыйл үзе генә һаман бирешми икән әле. Колчактан өмет киселгәч, Фазыйл мең азап белән башкортларга килеп кушыла. Шулай итеп, ул үзен коткара. Бөтенләй безнең якка чыга. Советчы булып китә.
Хәзер инде партиядә кандидат, ди. Бик тырышып, бил баглап безнең юлда эшли, имеш.
"Хата булды безнең элекке юллар... Әрәмгә кан түктек без. Революцияне аңламый харап булдык",- ди, имеш.

ХXXX
Яшьләр куйган "театр"лары гаҗәп дәрәҗәдә җанлы, күңелле булып чыкты. Бик сусаганнар булса кирәк, авылның бөтен халкы диярлек - ире-хатыны, карты-карчыгы, баласы-чагасы, килене-кызы, җегет-җиләне - һәммәсе Гыйрфан байның йорты эченә тулган иде. Байның зур заллары да бу чаклы җәмәгатьне сыйдыра алмаслык булганга, бик күпләр күрүдән мәхрүм калдылар - кире киттеләр яки ишектән, тәрәзәдән тыңлап, карап азапландылар...
Кичәдә беренче нәрсә - Миңҗамал оештырган хорның җыры иде. Шундый күңелле, моңлы чыгардылар ки, күтәренке көйгә җырланган бу җырлар йөрәкләрне ашкындырдылар. Халык кайда икәнен онытты, шул тирән моң белән, шул музыка уңаена Агыйдел буйлап актылар, шулай агып барганда, ике яктагы биек тауларга, аллы-кызыллы чәчәкләргә карап, хәйран булдылар. Шул зур елгалар, карт урманнар, шул матур чәчәкләр арасында аккан каннарның, түгелгән күз яшьләренең, чигелгән хәсрәтләрнең һәммәсе йөрәктән күтәрелеп башка менделәр, аннан дөньяны каплап каттылар да, аккош балалары кебек тезелеп, моңланган яшьләрнең саф музыкалары белән каядыр югала башладылар, күккә таба менеп, безне коткаралар кебек булды.
Кул чабу һичкемнең хәтеренә килмәде, музыканың, җырның туктаганын, музыкантлар чыгып китеп, сәхнә буш калгач кына аңлый алдылар. Кичәдәге башка нәрсәләр дә, ничектер, халыкның йөрәгенә ятты.
Монда тамашачы белән уйнаучыны аеру кыен иде. Сәхнә белән зал, ничектер, күңелдән берләшәләр кебек, бергә уйныйлар, бергә җырлыйлар, бергә бииләр кебек иде.

ХXXXI
Өемә кергәч, каршыма килгән кешедән аптырап калдым. Кем булыр дисез?
Яңа гына кайтып, минем бүлмәмдә, өсләрен дә чишенмичә көтеп утыручы сезгә бик якыннан таныш- минем балалык, яшьлек дустым, революциядә дошманым булган Фазыйл иде.
Күңелемдә ике катлау, ике дулкын туды, шулай да тыштан сер бирмәскә тырыштым. Беренче сәламнән, беренче сүзләрдән соң үзеннән дә яшермичә:
- Кая, җегет, күп үзгәрдеңме? - дигән кебек, йөзенә, өс-башына озак карадым.
Үзгәреше бик зур да, бер дә юк та. Аякта зур итек, солдат пуставыннан тегелгән галифе чалбар белән килешле френч; билдә, аркада каешлар, сары кобура, аның эченнән наган башын чыгарып карап тора. Гәүдә нык, таза, каты күренә; элеккедән күп чыныкканга охшый. Сакал-мыекны әле дә кыра икән. Ләкин озак юлда булудандыр, яңаклары, муеннары күгәреп, ярты каралып киләләр, иреннәр көйгән, карасуланып көеп, бераз кызу канлылык әсәре күрсәтәләр. Фазыйлда элек бу юк иде. Күзләре элекке кебек матур, акыллы, ләкин тирән бер уй белән карыйлар.
Соңгы еллардагы үткенләнгән сыйнфый дошманның сугышы безне ут белән су кебек каршы куйса да, миләрнең, йөрәкләрнең юллары тагы бергә кушылып ага башлады бугай.
Күп сүздән соң мин аңа мәсьәләне туры куйдым:
- Ачыгын әйт: Гыйлаҗи белән аның атасы Зариф картның каны синең кулдамы, түгелме? - бу бер. Хәзерге үзгәрешең ихлас күңелдәнме, әллә җан саклау өчен, тагы элекке кебек халыкның башына менеп утыру өченме? - менә бу ике.
Фазыйл яшермәде - күзләремә туры карап:
- Хәзер атып үтерсәң дә, мин синең кулыңдамын, дөресен әйтәм: Гыйлаҗи белән Зариф бабай мәрхүмнәрнең газраиле мин түгел, ләкин теләсәм, вакытында ул газраилне туктата ала идем мин,- диде. - Ихластанмы, баш саклау, халык җилкәсенә яңадан атлану өченме? дисең... Син бит мине беләсең!
Фазыйлның күзләреннән тирән хәсрәт болыты үтеп киткән кебек булды, авыр хәсрәтле бер тавыш белән дәвам итте:
- Зур сүзләр бар иде...- ди.- Берәүләр бөек Русия ди иде, ватан ди иде. Без төрек-татар байрагы ди идек. Милли азатлык намына чехка, милли идарәгә, Колчакка тагылдык... Халыкны ал арга чакырдык. Гыйльмебезне, талантыбызны шуларга корал иттек... Полклар төзеп бирдек. Ак офицерлар бирдек... Эшче-крестьянның палачлары булдык... Революциягә каршы сугыштык. Ләкин, ләкин нәрсәгә ирештек?.. Безнең кебек ихлас күңелле зыялыларның алган нәтиҗәсе, ирешкән хакыйкате бер генә булды: Иваннарның да, безнең дә ул бөек байраклар, шигарлар һәммәсе алпавыт белән буржуаның җирен, суын, байлыгын, алтынын сакларга; арттырырга бер корал гына икәне көн кебек ачылды. Без һәммәбез шул юлда эшләүче ахмак, сукыр, яки аңлы, ләкин сатлык агентлар гына икәнлеге авыр канлы көрәшләр ялкынында безгә революция нуры белән ачык мәгълүм булды... Моны аңлагач, мин үземә-үзем кызганыч булдым... Хурландым... Ничә мәртәбә үземне үтерергә теләдем... Чех, Колчак белән йөреп, Советка каршы сугышуым өчен хурландым......Юк, дидем... Пролетариатка барам... Ул мине аңлар, дидем. Гафу итәр, дидем. Менә шулай итеп, без кичә табынган тәңреләрне утка яктык... Кичә таптаган аллаларга хәзер табына башладык... Колчактан Ленинга, пролетариатка килдек,- ди.
Фазыйл сүзен бетерер-бетермәс урыныннан торды, тәмәке төпчеген мичкә ташлады да яңадан минем каршыма килде. Күзләремә туры карады.
- Беләсеңме, Солтан? - ди.- Мин бер ашыгыч эш белән кайттым. Иртәгә сәгать дүрттәге поездга өлгерергә тиешлемен,- ди.
- Ник бик тиз?.. Нинди ашыгыч эш ул?
- Мин, туган, Гали мәрхүмнең сеңелесен алырга кайттым,- диде.
Кызны чакырттым...
Фазыйл каршы барып аңа кул бирде:
- Сез мине таныйсызмы?
Кыз елмайды, егетнең кулларын кысты.
- Бер-беребезне бик яхшы белүебезгә таянып,- ди,- мин һәммә мәсьәләне туп-туры куячакмын. Буяп, бизәп торырга хаҗәт күрмим. Моның өчен ачуланмаска сүз бирәсезме?
- Рәхим итегез!
- Менә нәрсә, туташ,- ди. - Мин сезнең өчен, сезне алу өчен кайттым,- ди...
Көндез сәгать уникедә зур тарантаска кыңгыраулап җигелгән пар ат Гыйрфан байның Себердән кайткан кызы белән Фазыйлны хәзер колхоз үзәгенә әйләнгән Гыйрфан бай йортыннан кояш баешы ягына таба алып чыгып китте... Киттеләр.
Ләкин Фазыйл минем йөрәгемә кара кан саудырып китте. Мине йөз еллык картайтып китте. Шаһбазның ахыр фаҗигасен тик китәргә дип атлар җигелә башлагач кына сөйләде...
Шаһбазның башы өчен меңнәрчә алтыннар вәгъдә кылынган икән. Бер хыянәт белән кулга төшергәннәр дә, басмачыларның кара ояларында биек баганалар белән югары асып, түбәннән җәһәннәм кебек ут якканнар, ди... Каһарман шунда кычкырып-кычкырып янган, имеш...
Моннан биш-алты ел элек сугышка киткәндә, Гайния
мине:
- Көтәрмен... айлар, еллар көтәрмен... Аяксыз, кулсыз булып кайтсаң да, син минеке! Башкаларга күзем дә, күңелем дә төшми! - дип, елап озаткан иде...
Безнең тормышлар, ничектер, үзеннән-үзе кушылып киттеләр...
Беркөнне шулай Гайния җиләктән кайтышлый:
- Әбкәем, бик харап сусадым. Бозлы әйрәнең юкмы? Синдә була торган иде,- дип, янып-пешеп, кызарып, безгә керде. Минем әнием үзенең хәлсез куллары белән кер юып азаплана иде. Кыз түзмәде:
- Их, әбкәем, бер дә рәтең калмаган синең хәзер. Бар, өеңә кер. Мин үзем бу нәрсәләреңне башкарырмын,- диде.
...Гайния зәңгәр яулыгын артка кайтарып салды, ак алъяпкыч белән билне кысып, күкрәкне калкытып бәйләде, ак шалкан кебек тулы матур беләкләрне сызганды да, бер самавыр кайнап чыгарлык вакыт үтмәгәндер, бөтен чүп-чарны юып бетерде. Аннан соң, ике чиләккә тутырып, көянтә белән бөгелә-сыгыла Агыйделгә төшеп керләрен чайкап та менде. Ул арада әнкәйнең самавыры да кайнап чыккан иде... Гайния җыеп кайткан җиләкләр белән тәмләп чәй эчтек.
Өстәлне җыештыргач, ындырдан бер чиләк эре бәрәңге алып кайтты, кое төбендә кырып юды да пешереп безне сыйлады. Кояш баткан иде инде. Бәрәңге ашагач, без икәүләп өй буена бакчага чыгып утырдык...
Шул көннән безне:
- Солтан өйләнгән икән,
- Гайния кияүгә чыккан икән,- дип сөйли башладылар. Без яхшы торабыз.
Гайния тиз арада тагы чибәрләнеп, нурланып, җиңелләнеп китте.
Мин кайткан чорларда аның күз төпләрендә ниндидер бер әйтелмәгән хәсрәт эзе беленә иде. Йөзендә, бөтен торышында да яңгырсызлыктанмы, каты җил-давылданмы бераз газапланган, бераз шиңә төшкән кызыл чәчәкне хәтерләтерлек бер төс бар иде.
Бакчадагы кызыл чәчәкләр җылы яңгырлардан соң якты, кояшлы аяз көннәрдә ничек матураеп, кызылланып, янып китсәләр, хәзер Гайния дә шулай булды.
Яңа елга балабыз да туачак. Моны бездән бигрәк әнкәй бик көтә.
Кайдан сизә торгандыр, Гайния әйтә, угыл булыр, ди. Без аңа Шаһбаз дип исем кушарбыз, ди. Мин, сөеп, риза булып, аның маңгаеннан, чәченнән үбәм. Гыйлаҗи белән Шаһбаз йөрәгемнең зур бер өлешен өзеп алып киткәннәр иде. Калганын бөтен көенчә революциянең авыл фронтына һәм Гайниягә бирдем. Ул минем юлдашым да, терәгем дә, күңелем көче дә булып бара.
Ара-тирә Фазыйл искә төшкәли. Аны да бик аз гына яратам бугай... Ләкин бу өстән генә, акыл белән генә ярату булса кирәк.
Әмма йөрәгемне яңадан һичбер вакыт үзенә ала алмас инде, ахры... Шаһбаз белән Гыйлаҗи бервакытта да күңелемнән чыкмыйлар. Бу ике иптәшем минем йөрәгемдә революция белән бергә багланып кереп утырдылар.
Менә шулай булып бетте безнең язмышлар.

КИТАПХАНӘ ТУРЫНДА

Китапханә идарәсе

Документлар

Планнар һәм вакыйгалар

Китапханәнең структурасы

Хокукый мәгълүматлар үзәге

Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы

Нәшрият эшчәнлеге

Китапханәгә - 150 ел

Китапханәнең мәшһүр шәхесләре

Химаячеләр шурасы

Телефон белешмәлеге

МӘГЪЛҮМАТ РЕСУРСЛАРЫ

Белешмә-мәгълүмат ресурслары

Электрон китапханә

















Кулланылган әдәбият

  1. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау. – Казан: Мәгариф, 2005.

  2. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты. – Казан: Мәгариф, 2004.

  3. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2002.

  4. Поварисов С. Г.Ибраһимов стиленең үзенчәлекләре һәм аларны мәктәптә өйрәнү. – Уфа,1974.

  5. Г.Ибраһимов. Җыелма әсәрләр.






Дәрес планы







Укытучы: 

Предмет: Татар әдәбияты

Класс: 

Тема: Г.Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты. “Кызыл чәчәкләр”әсәре.

Максат:

  1. Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне                            ныгыту, “Кызыл чәчәкләр” әсәре белән таныштыру.

  2. Сәнгатьле уку, логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.

  3. Әсәргә кызыксыну уяту, үзара хезмәттәшлек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:  язучы портреты, китаплар күргәзмәсе, ак битләр.

Техник чаралар:  проектор, ноутбук, интерактив такта.

Кулланылган структуралар:

  • Инсайд-аутсайд-сёкл

  • Финк-райт-робин

  • Фолоуз-зе-лидер

Дәрес тибы: катнаш дәрес

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү, уңай эмоциональ халәт булдыру.

  2. Укучыларның әзерлеген билгеләү.

  3. Дәреснең максатын хәбәр итү.

II. Актуальләштерү.

  • Укучылар, узган дәресләрдә без кайсы шагыйрь иҗатын өйрәндек?

  • Хәсән Туфан.

  • Әйдәгез, хәзер үтелгәннәрне искә төшереп, белемнәрне тикшереп алыйк. Мин сезгә тест сораулары тәкъдим итәм.

(Презентация аша тест сорауларына җавап язу.)

Тест.

1.Хәсән Туфан кайсы елны туган?

а) 1901;

ә) 1900;

б) 1918.

2.Хәсән  Туфан нинди мәдрәсәдә белем ала?

а) “Хөсәения”;

ә) “Галия”;

б)  “Мөхәммәдия”

3. Хәсән Туфанның әтисе башка авылларга нигә йөргән?

а) мич чыгарырга;

ә) кирпич сугарга;

б) түбә ябарга.

4. Хәсән Туфанның хатынының исеме ничек?

а) Алия;

ә) Луиза;

б) Лира.    

5. Шагыйрь ничәнче елда кулга алына?

а) 1956;

ә) 1941;

б) 1940.

6. Хәсән Туфанның хатыны кайда эшләгән?

а) театрда;

ә) клубта;

б) ашханәдә.

7. Бу кемнең сүзләре? “Бәлки шагыйрь дә булмас идем...”

а) Әхмәт Фәйзи;

ә) Габдулла Тукай;

б) Хәсән Туфан.

8. Лирик геройның баласы әтисен кайда дип белә?

а) сугышта;

ә) төрмәдә;

б) эштә.

9. Луизаны, “халык дошманы” хатыны булганга, эштән кугач, ул кайда эшләгән?

а)  аш пешергән;

ә) оекбаш бәйләгән;

б) кан тапшырган.

10. Туфан искиткеч намуслы, иманлы,

       Кешелекле шагыйрьләрнең берсе иде,-дигән юлларның авторы кем?

а) Сибгат Хәким;

ә) Габдулла Тукай;

б) Галиәсгар Камал.

11. Х.Туфанның нинди шигырендә пожар булган?

а) “Гөлләр инде яфрак яралар”;

ә) “Илдә ниләр бар икән?”

б) “Каеннар сары иде”.

12. Хәсән Туфанның кызының исеме ничек?

а) Гөлгенә;

ә) Гөлсинә;

б) Гөлүсә.

13. “Зәңгәр карны ера-ера,

        Вокзалларга килгәндер...”- бу Х.Туфанның кайсы шигыреннән өзек?

а) “Гөлләр инде яфрак яралар”;

ә) “Аралагыз мине”;

б) “Илдә ниләр бар икән”.

14. Хәсән Туфан ничәнче елда иреккә чыга?

а) 1965;

ә) 1956;

б) 1945.

III. Өй эшен тикшерү.

  Г.Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты буенча сорауларга җавап бирү. Инсайд-аутсайд-сёкл структурасы ярдәмендә.

-Укучылар, тышкы һәм эчке түгәрәк ясыйбыз. Үзебезнең партадашыбызны табабыз һәм аңа йөз белән басабыз. Бер-беребезне сәламлибез. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез 3 секунд уйлыйсыз һәм бер -берегезгә җавапларыгызны әйтәсез. Башта тышкы түгәрәктәгеләр 30 секунд сөйли, аннан соң эчке түгәрәктәгеләр 30 секунд сөйли. Партнёрларны алмашабыз.

Сораулар:

  1. Г.Ибраһимов кайсы өлкәләрдә эшләгән?

  2. Г.Ибраһимовның әтисе ни өчен балаларын укыту өчен күп көч куя?

  3. Г.Ибраһимов 1909 нчы елда ни өчен Казанга килә?

  4. 5 нче класста без аның нинди әсәрен укыдык? Ул әсәр нәрсә турында иде?

IV. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

  1. “Кызыл чәчәкләр” әсәре белән таныштыру.

  2. Сүзлек эше үткәрү.

  3. “Башлангыч” бүлекне укытучы укуы.

  4. Эчтәлеге буенча әңгәмә.

  • Әсәр нәрсә турында булды?

  • Бу бүлек кем тарафыннан сөйләнә? һ.б.

V. Белемнәрне ныгыту.

     1. Сорауларга җавап бирү. Финк-райт-робин структурасы ярдәмендә.(“Уйла, язып куй, фикереңне уртаклаш”)

-Укучылар, мин сезгә сорау бирәм, ә сез 1 минут эчендә ,уйлап, җавапны дәфтәргә язасыз. Аннан партадашыгыз белән уртаклашасыз. ( Берничә пардан иптәшенең нәрсә дип җавап бирүен сорыйм)

1 сорау. Кызыл чәчәкләр белән кызыл орлыклар арасында бәйләнеш бармы?

2 сорау. Кызыл төс нәрсәне аңлата? Ул кайларда кулланыла?

3 сорау. Башлам өлешендә чынлап та булган вакыйга тасвирланганмы, ничек уйлыйсыз?

VI. Өйгә эш бирү.

    “Кызыл орлыклар” бүлеген сәнгатьле укырга әзерләнергә.

VII. Йомгаклау.

  1. Нәтиҗә ясау.

  • Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек?

  • Сезгә ошадымы?

2. Билгеләр кую.