СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Классный час "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл"

Категория: География

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сәламәт тормыш рәвеше, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту күнекмәләре булдыруга омтылу

Просмотр содержимого документа
«Классный час "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл"»


Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

(Класс сәгате)

Максат: -укучыларда сәламәт тормыш рәвеше, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту күнекмәләре булдыруга омтылыш тәрбияләү;




-сәламәт булуның мөһимлеген, көндәлек режимны үтәү кирәклеген аңлату.


Җиһазлау : “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән плакат, кроссворд, рәсемнәр.


Дәрес барышы.

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән бугенге дәрестә бүгенгесе көндә актуаль булган проблемаларның берсе хакында сөйләшү алып барачакбыз. Дәресебезнең темасын ачыклау өчен иң элек кроссворд чишеп алыйк.


Укытучы табышмакларны укый, укучылыр җавап бирәләр.

1.Һаман йөгерә бердә армый, аннан башка бер тереклек тә тора алмый.( су)

2. Йөрәге юк- җанлы,

Авызы юк – телле,

Көн – төн йөри,телен сөйри.(сәгать)


3. Битне кулны корыта,

Үзе чисталыкны ярата.(сөлге)


  1. Үзе шома, хуш ислекүбеккә күмә,

Я кайсыгыз әйтә, кем белә?(сабын)


  1. Кирәк була мунчада,

Минем исемем .....( мунчала)


  1. Көн төн йөри,

Бер атлам җир китә алмый (сәгать)


  1. Аркасында сөяге, сөягендә мыегы, ак койманы агарта, мыегы белән чистарта.( теш щеткасы)

  2. Һәрвакыт авыз эчендә, ә йотып булмый.(тел)

  3. Он түгел, үзе ак, авызыңа куеп бак,

Тешеңне агарта, ап- ак.( теш порошогы)

  1. Үзе тешле, ләкин тешләми. Ул ни?.(тырма)




С





Ә










Л






А





М








Ә







Т












Л




Е















К




Укытучы. Укучылар карагыз әле, нинди сүз килеп чыкты.

Укучылар килеп чыккан сүзне укыйлар “Сәламәтлек”


Укытучы. Дөрес, укучылар. Бүген без дәрестә ничек сәламәт булырга, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшербез. Һәр кешенең сәламәтлеге үз кулында булуына төшенербез.


Укытучы. Укучылар сәламәтлекне саклау өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

(Укучыларның җаваплары тыңлана) Укучылар әйтеп барган шартларда “Сәламәтлек” сүзе тирәли сүзләр тезеп барыла.

Физик активлык Чыныгу Шәхси гигиена


Сәламәтлек Ял итү

Дөрес туклану


Көндәлек режим

Начар гадәтләргә бирешмәү

Укытучы. Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, үзеннән – үзе аңлы рәвештә, гадәткә кергән, күнегелгән яшәү рәвеше. Гамәлләрне “файдалы” яки “зыянлы”, “ рөхсәт ителгән” яки “ ярамый торган” дигән төркемнәргә бүлеп карау дөрес булмас. Кеше болай да гомеренең күп өлешен үз- үзе белән “ ярамаган” гадәтләре белән көрәшергә омтылып үткәрә. Үзеңдә күркәм гадәтләрне яшьтән тәрбияләргә , аларны яшәү рәвешенең аерылгысыз бер өлеше, җан таләбе итеп канга сеңдерергә, үз – үзең белән килешеп яшәргә кирәк. Яшьтән күнегелгән гадәт тотрылыклы була, кеше аларга җайлаша, ияләшә. Җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше югары үсеш алган очракта уңай гадәтләр җиңелрәк үзләштерелә. Гадирәк итеп әйткәндә, сезнең әйләнә тирәдә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә нык игътибар бирелә , әйләнә – тирәдәгеләр дөрес туклана, ял итә икән, алардан үрнәк алып яшәү җиңелрәк була. Киресенчә, тәмәке тарткан, аракы эчкән, бөтен күңелен ашау – эчүгә биргән кешеләр янында үз – үзеңне билгеле бер кысаларда тоту зур ихтыяр көче сорый. Яман гадәтләр берәүдән икенчегә тиз “йога”.

Укытучы. Сәламәтлеккә тискәре йогынты ясаучы нинди факторлар беләсез?

Укучылар җавап бирәләр:

  • тәмәке тарту;

  • исерткеч эчемлекләр куллану;

  • гигиена кагыйдәләрен үтәмәү;

  • көндәлек режимны төгәл үтәмәү;

  • аз хәрәкәтләнү, төрле авырулар;

  • компьютер, телевизор каршында озак утыру.

Укытучы. Хәзер сезнең белән мәкаль әйтеш уены уйнап алабыз.Сәламәтлек турында нинди мәкальләр беләсез?

Укучылар җавап бирәләр:

Саулык – зур байлык.

Сәламәт тәндә- сәламәт акыл.

Саф һава- тәнгә дәва.

Сәламәтлекне акчага сатып алып булмый.

Тазалык – саулык нигезе, саулык – байлык нигезе.

Чисталык сәламәтлек нигезе.

Байлык бер айлык- сәламәтлек гомерлек.

Укытучы. Булдырдыгыз, сәламәтлек турында мәкальләр беләсез икән. Хәзер гади генә тест ярдәмендә үзегезне ни дәрәҗәдә сәламәт итеп тоюыгызны тикшереп үтик.Сезгә түбәндәге сорауларга “әйе”, “ юк” дип җавп бирергә кирәк

Укучылар тест эшлиләр.

1. Көндәлек режимны төгәл үтисеңме?

2 .Иртәнге гимнастиканы көн саен ясыйсыңмы?

3.Дөрес тукланасыңмы?

4 .Һәр көнне саф һавада йөреп керәсеңме?

5 .Компьютер каршында озак утырасыңмы?

6 .Спортның берәр төре белән шөгыльләнәсеңме?

7. Актив һәм хәрәкәтле физик күнегүләрдән соң үзеңне яхшы хис итәсеңме?

8. Син үзеңне сәламәт дип саныйсыңмы?

Укытучы. Барлык сорауларга да уңай җавап бирсәгез, сез - сәламәт, дүрт “юк” – сезгә режимны үзгәртергә кирәк.


Газинур Моратның “Хәрәкәттә – бәрәкәт” шигырен бер укучы сәнгатьле итеп укып күрсәтә.

Әбекәем намаз укый –

Мин читтән карап торам.

Аның һәр ым – хәрәкәтен

Искәреп барлап торам.

Өч тә түгел, дүрт тә түгел-

Нәкъ биш мәртәбә көнгә

Әбекәем намаз укый

Мин аңламаган телдә.

Иелә дә турая ул, турая да иелә.

Шуңа, ахры әбекәйнең

Сызламыйдыр биле дә.

Хәрәкәттә – бәрәкәт,- ди

Минем әби тапкыр ул.

Көндә физзарядка ясый

Шуңа көләч, матур ул.

Укытучы.Спорт белән шөгыльләнү, һәр көн иртән күнегүләр ясау да физик һәм рухи сәламәтлекне ныгыта.

Йомгаклау.

Укытучы. Шулай итеп укучылар, дөньяда иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк булды инде?( саулык)

Әйе, дөрес укучылар. Барыгыз да сәламәт булыгыз.