СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Конгспект занятия по экспериментальной деятельности .Тема «Пластилин и его свойства»

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Конгспект занятия по экспериментальной деятельности .Тема «Пластилин и его свойства»»

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе 1 нче номерлы “Нефтьче” балалар бакчасы











Икенче кече яшьтәге балалар төркемендә эксперимент эшчәнлеге (танып белү өлкәсе). Тема: “Пластилин һәм аның үзлекләре”





Төзүче: 1 нче кв. категорияле

тәрбияче

Фролова Гүзәлия Илгиз кызы











Минзәлә шәһәре

2017 нче ел





Конспект построения основной образовательной деятельности.



Дата

18. 01.2017

Тема

«Пластилинның үзлекләре»

Программа

«От рождения до школы» под ред. Вераксы

Возраст

Икенче кече яшьтәге балалар төркеме

Основная образовательная область

Танып белү

Интегрированные образовательные области

Аралашу, иҗади сәнгать, коммуникация




Виды детской деятельности

Уеннар уйнау (бармак уены, хәрәкәтле уен), тәҗрибә үткәрү, нәтиҗәләр ясау, иҗади сәнгать белән шөгыльләнү

Форма проведения

Белем бирү алымнарында, эксперимент һәм уен күнекмәләре куллану

Цель

Эксперимент һәм чагыштыру аша балаларның пластилин үзлекләре турында белемнәрен системалаштыру, камилләштерү

Задачи:


Воспитательные

  • төркемчәдә дус һәм бер – берсенә карата ихтирамлы эш итә белүне тәрбияләү;

  • пластилин белән эшләгәндә гигиена нормаларына игътибар итәргә өйрәтү (пөхтәлек, салфеткалар куллану)

  • куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерү (вак әйберләрне авызга кабарга, борынга, колакка тыгарга ярамый)

Развивающие

  • әвәләнә, суда бата, йомшак – каты, берегә сүзләре хисабына сүз байлыгын киңәйтү;

  • кул чукларының вак мускулларын үстерү;

  • балаларның фикер йөртү һәм иҗади сәләтләрен үстерү;

Образовательные

  • балаларны пластилинның үзлекләре белән таныштыру;

  • чагыштырырга һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү;

  • пластилиннан әвәләү шөгыленә кызыксыну уяту;

Планируемый результат

Тәҗрибәләр аркылы мөстәкыйль нәтиҗәләргә килү

Методы

  • Уен

  • Практик

  • Күрсәтмә

  • Тәҗрибәләр

  • Сюрприз

  • Сүз

Приемы

  • Аңлату

  • Сораулар бирү

  • Искә төшерү

  • Җәлеп итү

  • Мактау

Наглядные средства

  • Пластилин

  • Су салынган савыт

  • Киндер – сюрприз күкәйләре

  • Иҗади шөгыль өчен өслек һәм бизәү материаллары

  • Әкәм – төкәм кабырчыклары

  • Пласмас пычаклар

Организация детей





  • Ирекле

  • Паласта

  • Тәҗрибә өстәлләре янында




Индивидуальная работа

  • Әмирнең сөйләм хаталарын төзәтү

  • Заринаны мактау

Словарная работа

Баету: үзлек, кабырчык, авыр, җиңел, тәҗрибә

Активизация: әвәләү, ябыштыру, бизәк.

Предварительная работа

  • Балалар белән эш: яңа уеннар өйрәнү

  • Тәҗрибә өстәлләре әзерләү

  • Пластилин кулланып иҗади эш үткәрү өчен өслекләр бастыру

Структура ООД

1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле.

2. Сюрприз мизгеле – Балалар янына кулына пластилин кисәге тотып Төлкекәй килеп килә.

Төлкекәй: Исәнмесез, балалар, карагыз әле, мин бер нәрсә таптым.

Тәрбияче: Төлкекәй, шуның нәрсә икәнен дә белмисеңме? Балалар, ә сез беләсезме, нәрсә бу?

Балалар: Әйе, бу - пластилин.

3. Төп өлеш. Тәҗрибәләр үткәрү.

Тәрбияче: Бик дөрес. Без аны әвәләү шөгыльләрендә бик еш кулланабыз. Ә бүген без әвәләүдә генә туктамыйбыз, без пластилинга хас үзлекләр белән танышабыз.(Һәр тәҗрибә өчен аерым урын)

1- нче тәҗрибә. Авырмы – җиңелме? Мамык һәм пластилин шарчыкларын өреп карап нәтиҗә ясау (сулыш өчен гимнастика).

2- нче тәҗрибә. Суда батамы – йөзәме? Пластилин шарчыкларын суга салып карап нәтиҗә ясау.

3- нче тәҗрибә. Катымы – йомшакмы? (Чагыштыру) Пластилинны һәм әкәм – төкәм кабырчыкларын кисеп карап нәтиҗә ясау.

4- нче тәҗрибә. Ябышамы – юкмы? Тәрбияче “Чебиләргә җим бирәбез” өслекләре таратып чыга (дүртәр кешеле төркемләрдә эш итү). Балалар, бу өслекләрдә ниләр күрәсез?

Балалар: Чебиләрне.

Тәрбияче: Бик дөрес. Ардыгызмы, балалар? Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез әле “Чебиләр уенын” уйнап алыйк. Аннан соң эшне дәвам итәрбез.

Сүзле – хәрәкәтле уен:

Өй буенда чебиләр

Чеп – чеп дип йөриләр

Сап – сары муеннары,

Кып – кыска канатлары,

Тырпайгандыр йоннары –

Ул аларның туннары.

5 - нче тәҗрибә. Пластилинга әйбер беркетеп буламы? Тәрбияче “Төлкекәйгә торт” өслекләре таратып чыга: (парлап эш итү) Балалар, карагыз әле, бу тортларны бизәргә онытканнар. Менә сезгә бизәү өчен матур чәчәкләр һәм күбәләкләр. Әйтегезче, вак әйберләрне авызга кабарга, борынга, колакка тыгарга ярыймы?

Балалар: Юк, ярамый.

Тәрбияче: Бу кагыйдәләрне онытмагыз! Бу эшкә тотынганчы, йәгез әле , балалар, бармакларны эшләтеп алыйк.

“Күкәй вату уены”

Безнең чуар тавыгыбыз

Бер алтын күкәй салган.

Бабай күкәйгә суккан:

Тук – тук – тук, тук – тук- тук.

(Балалар ике кулларын йодрыклап, берсен икенчесенә бәрәләр)

Тик күкәй ватылмаган.

Әби күкәйгә суккан:

Тук – тук – тук, тук – тук- тук.

(Шул ук хәрәкәтләрне кабатлыйлар)

Ул һаман ватылмаган.

Нәни тычкан йөгереп килгән,

(Ике бармак белән өстәлдән “йөгерәләр”)

Койрыгы белән суккан:

Матур алтын күкәебез

Җиргә төшеп ватылган!

(Кулларын чәбәклиләр)

Балалар әзер өслекләргә бизәкләр беркетәләр.

Тәрбияче: Бик яхшы, балалар, булдырдыгыз!

4. Йомгаклау өлеше. Әйтегез әле, балалар, без бүген нинди яңа белемнәр ардык? (Алдан әзерләнгән рәсемнәргә карап искә төшерәбез):

Пластилин – авыр.

Пластилин – йомшак : ул киселә, аны әвәләп була

Пластилин суда бата.

Пластилин өслекләргә ябыша.

Пластилинга әйберләр беркетеп була.

Ә кемнәргә булыштык? Нинди яхшы эшләр эшләдек? (Чебиләргә җим бирдек, Төлкекәйгә торт ясадык)

Безнең шөгыль турында өйдә кемнәргә сөйлисез?

Молодец. Бик рәхмәт! Ял итегез инде хәзер.

5. Балаларның иҗаты стендка урнаштырыла.