СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Конспект фольклорного развлечения "Капка төбендә "

Нажмите, чтобы узнать подробности

Фольклорное развлечение для детей старшей группы. Зурлар төркеме балалары өчен фольклор кичәсе.

Просмотр содержимого документа
«Конспект фольклорного развлечения "Капка төбендә "»

Фольклорное развлечение для детей старшей группы

Зурлар төркеме балалары өчен фольклор кичәсе


Тема: «Капка төбендә»

Максат: Милли мәдәният, татар халкының җырлы – биюле уеннары белән таныштыруны дәвам итү. Халык уеннары, җырлары, такмаклары аша балаларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру; халык иҗатына кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.



Җиһазлау: өй макеты, эскәмияләр, мендәр

Кулланылган әдәбият:

1.  Хрестоматия “Балачак аланы” Закирова К.В., Казань: РИЦ, 2011. – 560 б.

2. “Әй уйныйбыз, уйныйбыз...” Закирова К.В., Казан, 2013. – 224 б.


Катнашучылар: балалар һәм хуҗа, хуҗабикә



Бәйрәм барышы:

1 бала: Кызлар! Малайлар! Әйдәгез әнә теге капка төбенә барып утырабыз.

2 бала: Әйдәгез! Бергәләп ял итәрбез: җырларбыз, биербез, уеннар уйнарбыз, рәхәтләнеп күңел ачарбыз!

(Балалар шау-гөр килеп капка төбенә киләләр. Балалар тавышын ишетеп өйдән хуҗа белән хуҗабикә чыга.)

Хуҗабикә: Әтисе, кара әле, безнең капка төбенә балалар килгән түгелме соң?!

Хуҗа: Әйе шул, әнисе. Балалар, нишләп йөрисез?

3 бала: Исәнмесез Ислам абый, исәнмесез Зәйнәп апа! Сезнең капка төбендә ял итеп алмакчы идек. Ярыймы?

(Ир белән хатын берберсенә карашып алалар)

Хуҗа: Ярый балалар, ярый.

Хуҗабикә: Балалар сез каршы булмасагыз без дә сезнең белән бергәләп ял итәр идек.

Балалар: Юк, без каршы түгел.

Хуҗабикә: Кердек алма бакчасына,

Алма җиргә коелган.

Бер матур җыр җырлап алыйк

Якын дуслар җыелган.



Тат.хал. җыры: «Ай йолдызым»

4 бала: Алма бакча – челтәр капка,

Ачыла ике якка,

Килдек, дуслар сезнең белән

Уйнап күңел ачарга.

Хуҗабикә: Нинди уен уйныйбыз? “Йөзек салыш” уйныйбызмы?

Балалар: Әйдә, уйныйбыз.

5 бала: Йөзек салучыны үзем билгелим.

санамыш:

Тор, тор, Тургай,

Таң ата бугай,

Тургай, чыпчык,

Син кал, бу чык!

яисә Әке – пәке – эремчек

Син калып тор, ә син чык!

Йөзек салучы: Кемдә йөзек сикереп чык! ... нинди җәза бирәбез?

Балалар: ... Тавышы матур, җырласын. (Җәза алучы җырлый).

Җыр «Кәләпүшем-калфагым»

Йөзек салучы: Кемдә йөзек сикереп чык! ... нинди җәза бирәбез?

6 бала: ... сине матур бии диләр, биетеп карыйк әле. (Җәза алучы бии).

Татар халык биюе

7 бала: Кызлар, малайлар, әйдәгез такмаклар әйтешәбезме?

Балалар: Әйтешәбез.

Такмаклар

Малайлар: Бака, бака, бакырган,

Бака кунак чакырган.

Кунаклары килмәгәч,

Тышка чыгып акырган.

Кызлар: Ике сарык юлга чыккан

Кулларында чемодан,

Иреннәрен буяганнар,

Ә битләрен юмаганнар.

Хуҗалар: Йорт кошларын ашатырга

Иртүк чыгам сарайга.

Тавыкларга тоз ялатам

Печән салам казларга.

Хуҗа: Балалар, без яшь чагында бик яратып “Зәңгәр чәчәк” уенын уйный идек. Сезгә дә әлеге уенны тәкдим итәм.

8 бала: Ислам абый, бик теләп уйныйбыз. Бу уен безнең яраткан уеннарыбызның берсе.

Җырлы-биюле уен “Зәңгәр чәчәк”

Хуҗа: Карагыз әле, балалар, сезнең белән күңел ачып кич җиткәнен дә сизми калганбыз.

Хуҗабикә: Рәхмәт балалар, бик әйбәт ял иттердегез. Биедек тә, җырладык та, уеннар да уйнадык. Болай булгач гореф-гадәтләребез югалмый, җырларыбыз, уеннарыбыз онытылмый икән. Балалар, ә хәзер, әйдәгез, өйгә кереп тәмләп чәй эчеп алыйк.