Тема: Фигыль.
Максат:Сүз төркеме буларак фигыль турында төшенчә бирү; аларга сорау куярга өйрәнү.
Планлаштырылган нәтиҗә:Укучыларның эзлекле фикер йөртү сәләтен формалаштыру; сөйләм культурасы тәрбияләү, матур язу күнекмәләрен ныгыту.Укучыларда гаиләдәге кешеләргә хөрмәт, бердәмлек, бер-береңә булышу, дуслык хисләре тәрбияләү.
Дәрес барышы.
Оештыру моменты.
Исәнләшү.
Якты чырай, яхшы кәеф
Күрәм мин йөзегездә.
Исәнмесез! Хәерле көн!
Телим бөтенегезгә.
Исәнмесез укучылар! Кәефләрегез ничек? Бүгенге дәресебезне шулай яхшы кәеф белән башлап җибәрәбез.
Белемнәрне актуальләштерү.
-Укучылар, сез инде узган дәресләрдә шактый гына белемнәр тупладыгыз, шулай бит. Хәзер әйдәгез, шул белемнәрне кабат искә төшерик әле. Хәзер язылган җөмләне укыйсыз.
Безнең сыйныфта унике укучы укый.
- Хәзер җөмләдәге сүзләрнең сезгә таныш булганнарын карап китик. Мәсәлән, укучы. Бу сүз нинди сорауга җавап бирә һәм нинди сүз төркеме була? (...)
-Исем. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә.
-Безнең сүзенә сорау куябыз. Ул нинди сүз төркеме икәнен ачыклыйбыз. Ун сүзе нинди сорауга җавап бирә? (...)
-Әйе, бик дөрес. Ничә? соравына җавап бирә һәм сан булып килә. Ә менә укый сүзенә сорау биреп карыйк әле. (...)
-Әйе, дөрес. Ул нишли? соравына җавап бирә. Без бу турыда сезнең белән тагын да тулырак өйрәнербез. Аның өчен сезгә сорауларга җавап бирергә кирәк.
– Мин сорауларны укыйм, ә сез җавапларны шушы битләргә язып барасыз. Мин әйткән укучы гына җавап бирә. Тәртипне саклыйбыз!
Сораулар: | Җавап бирүче укучы: |
1) Аны күрәбез, укыйбыз һәм язабыз. Уенда 5нче хәреф катнаша. (хәреф) 2) Барлык хәрефләрнең тәртип буенча бер-бер артлы тезелеп килүе. Уенда 6нчы хәреф уйный. (алфавит) 3) Укымышлы кеше. 1нче хәреф катнаша. (галим) 4) Җәй дә, кыш та яшел. 2нче хәреф катнаша. (чыршы) 5) Һава составындагы кеше һәм барлык тереклек ияләре сулаганда йота торган газ. 4нче хәреф уйный. (кислород) 6)Салкын як. Уенда 4нче хәреф катнаша. (төньяк) | Бүген атнаның ничәнче көне?(3) Журналда 3нче язылган укучы җавап бирә. Ничәнче класста укыйсыз?(4) 4нче булып язылган укучы җавап бирә. Алфавитта бишенче хәреф?(Г) “Г”дан башланган фамилияле укучы җавап бирә. Дүшәмбе атнаның ничәнче көне?(1) 1нче язылган укучы җавап бирә. Исемне алыштырып килә(алмашлык). Исеме “А”дан башланган укучы җавап бирә. Кемнең исемендә өч “а” языла? Шул укучы җавап бирә. |
3. Кагыйдә чыгару.
– Ә хәзер шушы хәрефләрне җыеп укып карагыз әле. Нинди сүз килеп чыкты? (фигыль)
Бу сүз сезгә танышмы? Аның турында нәрсәләр беләсез?
Яңа тема өстендә эшләү.
. Кагыйдә чыгару.
– Ә хәзер шушы хәрефләрне җыеп укып карагыз әле. Нинди сүз килеп чыкты? (фигыль)
Бу сүз сезгә танышмы? Аның турында нәрсәләр беләсез?
-Әйдәгез аны барыбыз бергә хор белән кабатлыйк әле. (...)
- Ә фигыль нинди сорауларга җавап бирә икән? Мәсәлән, без алда язган җөмләне тикшердек, анда укый сүзенә сорау куйдык. Ул нишли? соравына җавап бирде. Ә җөмләдә фигыль булмаса безнең җөмләбез аңлашылыр идеме?
Мәсәлән: Безнең сыйныфта унике укучы укый. Алсу матур итеп яза. Укытучы дәрес аңлата.
-Әйе укучылар, фигыль булмаса җөмлә аңлашылмый һәм тулы да булмый икән.
Слайд
-Хәзер, әйдәгез экранга карыйк әле. Сез монда нәрсәләр күрәсез? (эшне, хәрәкәтне, хәлне белдергән рәсемнәр куела)
Рәсемнәр буенча укучылар белән әңгәмә.
1)– Әйе, укучылар эш эшлиләр, сез дә өегездә әти-әниләрегезгә булышасыздыр. Мәсәлән: кемдер тузан сөртә, яки кар көри, гөлгә су сибә һ.б. Димәк, фигыль эшне белдерә.
2)- без һәрвакыт хәрәкәттә: кемдер бик оста йөгерә, сикерә, уйный һ.б.
Шулай итеп фигыль хәрәкәтне белдерә.
3) – хәлне белдергәндә, мәсәлән, кемдер, әнисе яки дусты авырып китсә, борчыла, ә менә Гөлия “4”ле, “5”ле алса сөенә. Сез барыгыз да яхшы билге алсагыз сөенәсез, гел шулай шат булып яшәгез.
Димәк, фигыль безнең хәлне белдерә.
-Ә хәзер схеманы карыйк әле.
Фигыль җөмләдә хәбәр булып килә.
Фигыль
Нишли?
Эш хәрәкәт хәл
Физкультминутка.
-Ә хәзер әйдәгез әле сезнең белән ял итеп алыйк.
- Күрсәт әле үскәнем,
Ничек кошлар очалар?
-Менә шулай, менә шулай,
Шулай кошлар очалар.
-Күрсәт әле үскәнем
Ничек чаңгы шуалар?
-Менә шулай, менә шулай,
Шулай чаңгы шуалар.
-Күрсәт әле үскәнем
Ничек куян сикерә?
-Менә шулай, менә шулай
Шулай куян сикерә.
-Рәхмәт балалар. Булдырдыгыз. Ә сез менә бу уен – ял вакытында фигыльне белдергән сүзләр белән очраштыгызмы? Яле кайсыгызның исендә калды? (...)
- Әйе, дөрес. Очалар, шуалар, сикерәләр.
Укучылар, безнең барыбызның да гаиләләре бар шулай бит. Ә нәрсә соң ул гаилә? (...)
-Әйе, бик дөрес. Әти, әни, әби, бабай һ.б. сез барыгыз да дус-тату тулы гаиләдә тәрбияләнәсез. Ә хәзер сезнең белән алдагы биремгә күчәбез. Экранга карыйбыз.
слайд.
-Безнең алдыбызда гаилә. Гаиләдә кем нәрсә эшли икән? Әйдәгез әле, фигыльләр кертеп җөмләләр төзибез.
(Балаларның җаваплары һәм аңлатма бирү)
Булдырдыгыз балалар.
Китап белән эш.
Ныгыту
-Укучылар, ә хәзер дәфтәрләрне ачабыз, число һ.б. язабыз. 193 нче күнегүне карыйбыз. Телдән эшләү.
слайд
Җөмләләрне тутырып язарга.
Кызлар гөлләргә су … . Малайлар кошларга оя … . Алия тактага язганны … . Укучылар дәрес … . Укытучы дәфтәр … . Бакчада җимешләр … .
Белешмә өчен сүзләр: өлгергән, ясый, сибә, сөртә, тикшерә,
әзерли.
-Укучылар, язган вакытта матур язу күнекмәләрен дә истә тотып, тырышып, матур, чиста языйк. Аның өчен иң беренче дөрес, төз итеп утырырга кирәк.
Дәфтәрдәге эшләргә нәтиҗә ясау.
194 нче күнегүне язарга. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сораулар куярга. Алар нәрсәне белдерә?
Йомгаклау.
-Укучылар без бүген дәрестә нинди сүз төркеме белән таныштык?
Сораулары ничек булды?
Экранда схема.
(Балаларның җаваплары)
Схема буенча искә төшереп кабатлау.
-Чынлап та, без бүген сезнең белән дус-тату бердәм булып эшләдек. Барыгыз да бик тырыштыгыз. Алдагы көннәрдә дә шулай бүгенгедәй тырыш, дус, ярдәмчел булыгыз, чөнки шулай булганда гына укуы да, яәве дә күңелле була икән.
Өйгә эш.
195 күнегү.
-Көндәлекләргә язабыз. -Бүгенге дәрестә барыгыз да актив катнаштыгыз, бик зур рәхмәт сезгә. Алга таба да шулай шат, сау-сәламәт булыгыз.