СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Конспект урока по татарскому языку на тему "Тамырдаш сүзләр"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по татарскому языку на тему "Тамырдаш сүзләр"»






3 сыйныфта

Тамырдаш сүзләр” темасына

татар теленнән дәрес конспекты



Вәлиева Миләүшә Адынан кызы

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе филиалы “Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе”

Электронная почта: mileushav@mail.ru

89393125694




















Максат: 1. Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга , кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәтү.

2. Укучыларның фикер йөртү сәләтен, игътибарлылыгын, матур һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, сүзлек составын баету.

3. Хезмәткә мәхәббәт, татар теленә хөрмәт тәрбияләү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.

Шәхси УУГ:

-укуга карата кызыксыну хисе;

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

-нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.


Метапредмет нәтиҗәләр.


Регулятив УУГ:

-кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып эшләү;

-укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

-биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы ярдәмендә).


Коммуникатив УУГ:

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;


Танып-белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;

-укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;


Җиһазлау: компьютер,экран, карточкалар,тест.

Материал: И.Х.Мияссарова “Татар теле”- 3 нче сыйныф дәреслеге;


Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

-Хәерле иртә, укучылар! Басыйк та кунакларны һәм бер- беребезне сәламлик.

-Хәерле иртә, сезгә !

-Хәерле иртә, безгә!

-Хәерле иртә, сиңа!

-Хәерле иртә, миңа!

-Дөрес итеп утырыйк һәм дәресне башлап җибәрик. Кояш та үзенең елмаюы, нурлары белән безгә яхшы кәеф бүләк итә.

- Дәрестә безнең күзләребез - күрә,

Колакларыбыз - ишетә,

Кулларыбыз - яза,

Башыбыз – эшли.

  • Ә безнең дәресебезнең девизы-

И сабыйлар!

Эшләгез сез,

Иң мөкатдәс нәрсә - эш. (1 нче слайд)

- Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

- Эш турында

  • Шигырьне кем язган?

  • Г.Тукай язган.

  • Бу юллар аның кайсы шигыреннән?

  • “Эшкә өндәү”

  • Бөек шагыйребез балаларны ни өчен эшкә өнди икән?

  • ...

  • Ә сез әти-әниегезгә булышасызмы соң?

  • ...

  • Менә бит сез нинди зур булышчы икән!

  • Мөкатдәс дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз”

  • Иң кирәкле.

  • Мөһим дип тә әйтергә була.

  • Мөкатдәс, иң кирәкле, мөһим дигән сүзләр нинди мәгънә белдерәләр?(2 нче слайд)

  • Бертөрле мәгънә белдерәләр.

  • Без андый сүзләрне ничек атадык әле?

  • Синоним сүзләр дип.

  • Дөрес.


2. Матур язу.

  • Хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны, сыйныф эше дип язабыз..Шушы шигырь юллары сезгә матур язу күнегүе булыр.Шигырьне дәфтәрегезгә язып куегыз.

3. Актуальләштерү.

-Укучылар, хәзер аз гына үткән темаларны кабатлап китик әле.

Сораулар (3 енче слайд):

1. Без уй- фикерләребезне нәрсәләр ярдәмендә белдерәбез?

2. Җөмләләр нәрсәләрдән төзелә?

3.Һәр сүзнең үзенә генә хас ..............(лексик) мәгънәсе була.

4. Проблемалы ситуация тудыру.

- Укучылар, нәрсәләрнең тамырлары була?

- Үсемлекләрнең, агачларның.

- Нәрсә соң тамыр? Ул ни өчен кирәк?

- ...

- Тамыр – 1. Үсемлекнең җиргә кереп берегеп, җирдән су һәм минераль матдәләр суыра торган өлеше.

2. Кеше һәм хайван тәнендә кан йөри торган каналлар. (4 нче слайд)

- Тамыр дигән сүзнең ничә мәгънәсе бар икән?

- Ике.

- Шулай булгач, тамыр дигән сүз нинди сүзләргә керә?

- Күп мәгънәле сүзләр дип атала.

- Ә менә сүзләрнең тамыры була микән?

- ...

- Без бүген сүзнең тамыры – нәрсә соң ул? дигән сорауга җавап эзләрбез.


5. Яңа теманы аңлату.

Мин сезгә бер кечкенә генә әкият сөйлим. Аның исеме “Эш агачы”дип атала.(5 енче слайд) Борын- борын заманда очрашканнар ди агач тамыры белән эш тамыры.

- Исәнме, мин – тамыр. Ә син кем? – дигән агач тамыры.

- Мин дә тамыр ! – дигән сүз тамыры.

- Син нинди тамыр инде? Миннән зур агачлар үсә, синнән нәрсә үсә ала соң? – дигән.

- Миннән яңа сүзләр үсә ала,- дигән эш тамыры һәм кешеләргә эндәшкән:

Мине утыртыгыз, ә мин зур булып үсәрмен. Сезгә көч һәм дәрт биреп торырмын, - дигән. Кешеләр эшне җиргә утыртканнар. “Эш” тамыры җәелеп үсеп киткән. Кешеләр игътибар белән карасалар, аларның барысы да бер тамырдан үсеп чыкканын күргәннәр. Шуннан соң мондый сүзләрне тамырдаш сүзләр дип йөртә башлаганнар. (6 ынчы слайд)

  • Әйдәгез әле,балалар, сүздә ничек тамыр була икән? Шуны карап китик әле. Эш тамырыннан нинди сүзләр үсеп чыккан? Укыгыз әле.

  • Эшче, эшле, эшчән, эшлә, эшлекле,эшчәнлек, эшмәкәр,эшләнеш.

  • Бу сүзләрдә нинди уртак кисәк бар?

  • Эш.

  • Сүзләрдә кайсы кисәк төп мәгънәне аңлата?

  • Эш сүзе.

  • Эш сүзен тагын мәгънәле кисәкләргә бүлеп буламы?

  • Юк.

  • Сүзнең тамыры була микән?

  • Әйе.

  • Сүзнең нинди кисәге тамыр дип атала икән инде?

  • Төп мәгънәне аңлата, мәгънәле кисәкләргә бүлеп булмый торган кисәк тамыр дип атала.

  • Дөрес. Менә бу сүзләр бер үк тамырдан ясалганга күрә тамырдаш сүзләр була.

  • Ә тамырга ялганып килә торган кисәкләр ничек атала икән?

  • Кушымча.

  • Бу сүзләргә нинди кушымчалар ялганган?

  • -че, -ле, -лекле, -чән, -лә, -чәнлек,-мәкәр, - ләнеш.

  • Молодцы!

  • Инде дәреслектәге кагыйдәне укып карыйк. Андагы җөмләләрне тулыландырып укырга кирәк.

  • Калын әйтелешле сүзләргә һәрвакыт нинди кушымчалар ялганыр?

  • Калын.

  • Ә нечкә әйтелешле сүзләргә?

  • Нечкә.

  • Бакча сүзеннән дә тамырдаш сүзләр ясап карыйк әле.

  • Бакча, бакчачы, бакчалы, бакчачылык.


Ял вакыты

(7 енче слайд)


6. Ныгыту.

  1. Дәреслек белән эш. 71 нче күнегү ( аңлату, яздырып эшләтү).

- Дәреслекнең 44 нче битендәге 71 нче күнегүне эшлибез. Биремне укыйк әле.

- Сез бу мәкәльнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

-...

- Монда тамырдаш сүзләр бармы?

- Белемдә, белемсез, белемле.

- Хәзер шушы сүзләрне дәфтәрегезгә матур итеп күчереп языгыз.

2. Сүзләрнең тамыр һәм кушымчасын билгеләү.(слайд 5)

- Экранда сүзләр бирелгән . Аларның тамырын һәм кушымчасын әйтергә кирәк.


7.Яңа белемнәрне куллану.

- Хәзер парта өстендәге карточкаларны алабыз. Шул карточкаларга “Мәктәп” темасына туры килгән 1 әр сүз язып чыгыгыз. Карточкаларны бутап 9 карточканы 3 рәткә 3 әр итеп тезегез. Горизанталь буенча 3 сүздән җөмлә төзеп языгыз. Хәзер вертикаль буенча төзегез. Диагональ буенча җөмлә языгыз.

Җөмлә төзегән сүзләрне әйтеп, җөмләләрне укыту.

- Сез язган сүзләр арасында тамыр һәм кушымчадан торган сүзләр бармы?

-...

2. “Нинди сүз” уены. (Җөмләләрне укып җавапларын табу).(10 ынчы слайд)

8. Рефлексия.

-Cез , бүген дәресне ничек үзләштердегез икән? Аның өчен без хәзер тест эшлибез.Тест бик җайлы. Әйе(+) яки юк(-) дип кенә җавап бирәсе.(11 енче слайд)


Сораулар

Әйе

(+)

Юк

(-)

Җөмлә сүзләрдән төзелә.



Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала.



Сүз авазлардан тора.



Сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм мәгънәле башка кисәкләргә бүленми торган кисәге тамыр дип атала.



Иҗек хәрефләрдән төзелә.



Иң кечкенә иҗек бер аваздан гына тора.



Калын әйтелешле сүзгә һәрвакыт нечкә кушымча ялгана.



Тамырга ялганып килә торган кисәкләрне кушымчалар диләр.



Нечкә әйтелешле сүзләргә калын кушымча ялгана.



Балачак сүзенең тамыры бала, кушымчасы чак



Күлмәк сүзенең тамыры күл, кушымчасы мәк




-Дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булырмы?

-Дәрестә сез нәрсәгә ирештек дип уйлыйсыз?


9. Өй эше бирү.

  1. 72 нче күнегү (44 бит) - тамырдаш сүзләрне төркемләп язарга.


10. Билге кую.Йомгаклау.

  • Бүгенге дәрестә сез бик актив катнаштыгыз, шуның өчен сезгә “4”ле һәм “5”ле билгеләре куям.