СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Конспект открытого урока

Нажмите, чтобы узнать подробности

Открытый урок на тему: "К хәрефе һәм к авазы"

Просмотр содержимого документа
«Конспект открытого урока»

Тема: [К] авазы һәм “К, к” хәрефләре.


Максат: а) укучыларны [к] авазын дөрес әйтергә, кыш турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштырырга;

б) балаларның уку һәм бәйләнешле сөйләм кунекмәләрен үстерергә; логик, образлы фикерләүләрен, сүзлек составларын баетырга;

в) балаларга әхлаки тәрбия бирергә, дуслык, ярдәмчелек сыйфатлары тәрбияләргә.


Материал: Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вәгыйзов “Әлифба” 39 бит, методик ярдәмлек “Әлифба белән ничек эшләргә”, методик кулланма “Бала бишеге – гомер ишеге”.


Җиһазлау: “Рәсемле әлифба”, “К, Г” хәрефләренә күргәзмә әсбап, “Кыш” картинасы, мозайка, такта оформлениясе, “к” хәрефенә башланган рәсемле карточкалар, тасма “Туган телем”.





Дәресне төзеде:

Мотыйгуллина Фатима

Роман кызы



Әлмәт шәһәре 2015 ел



Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.


Дәрес барышы:


  1. Оештыру өлеше.

  • Исәнмесез, укучылар!

  • Исәнмесез, Укытучы апа.

  • Хәерле көн!

  • Сезгә дә хәерле көн!

  • Кәефләрегез ничек?

  • Әйбәт, рәхмәт.

  • Бүген бездә дәрестә кунаклар да бар. “Кунак барда, тыйнак бул”, - диләр. Шулай булгач, бүген без тагын да активрак, акыллырак, тәртиплерәк булырбыз. Уку дәресендә уйнарбыз, хәрефләр кабатларбыз, яңа бер хәреф өйрәнербез, күңелле, әдәпле итеп сөйләшербез.


  1. Белемнәрне актуальләштерү.


  • өйрәнгән хәрефне ныгыту

  • Ә хәзер безгә Ирек үткән хәрефне искә төшерер. (тизәйткеч)

  • Үткән дәрестә без нинди хәрефләрне өйрәнгән идек әле?

  • Дөрес, Ирек тә безгә нәкъ менә “Т” һәм “З” хәрефләренә туры килгән тизәйткеч сөйләде.

  • “Тизәйткеч” русча ничек була әле?

  • Дөрес, скороговорка.


  • аваз һәм хәреф аермасын ныгыту

  • Ә хәзер, аваз һәм хәреф аермасын искә төшерербез.

  • Илдус, әйдә такта алдына чыгып аңлат әле, бу нинди хәрефләр?

И, У авазлары – сузыклар.

- Айзилә, син бу хәрефләрне аңлат.

Р, Л авазлары – тартыклар.


* проблемалы сорауга җавап эзләү

*ош, *аз, *ыш

- Беренче сүздә нинди хәреф төшеп калган?

- Чтобы получилось слово «птица» на татарском языке, какую букву мы должны вписать?

- Ә икенче, өченче сүзләрдә.

- Димәк, без бүген нинди хәреф өйрәнәчәкбез инде?

- Дөрес, “к” хәрефен.





  1. Яңа материалны аңлату.


  • “к” хәрефе белән танышу

  • Укучылар, тактага игътибар итегез әле, бу нинди рәсем?

  • Дөрес, кабак (тыква)

  • Ни өчен кабак, ни өчен чәчәк яисә алма түгел?

  • Дөрес, чөнки “кабак” сүзе “к” хәрефеннән башлана. Ә язылышын без алдагы дәрестә өйрәнербез.

  • Игътибар иткәнсездер, хәрефнең исеме “ка” (буква “ка”), ә авазы ничек булыр?

  • Дөрес [к].

  • Бу авазны сузып буламы?

  • Юк.

  • Дөрес, димәк, бу сузыкмы, әллә тартыкмы?

  • Дөрес, [к] тартык аваз.


  • артикуляция өстендә эш

[к] – ул кече тел тартыгы.

- Әйдәгез бу авазны бергә әйтеп карыйк.

к – к – к – к хор белән

- Әтәч ничек кычкыра? (как кукарекает петух?)

Ки – кри – күк!

  • Ә казлар ничек какылдый? (как гогочут гуси?)

Ка – ка – ка – ка

  • Ә күке ничек кычкыра? (как кукует кукушка?)

Кук – ку – кук – ку

  • Әйдәгез татарча әйтеп карыйк әле:

Кәк – күк – кәк – күк

  • Ә каргалар ничек кычкыра? (как кричат вороны?)

  • Кар – кар – кар – кар


  • “Тылсымлы тәрәзә”уены

  • Хәзер мин сезгә рәсемле карточкалар таратам, ә сез һәрберегез бу рәсемдә нәрсә икәнен әйтергә тиеш буласыз.

  • Әйдә... синдә нинди рәсем?

  • Ә синдә?

  • Укучылар игътибар итегез әле, бу сүзләрне мин тактага яздым.

  • Барлык сүзләр дә нинди хәрефтән башлана?

  • Дөрес, “к” хәрефеннән.

  • Хәзер мин бу сүзләрне баганалап укыйм,чөнки анда сез өйрәнмәгән сүзләр дә бар.Ә сез игътибар белән тыңлагыз. Кайсы баганада “к” хәрефе калын әйтелә?

  • Дөрес, беренче баганада калын, икенче баганада нечкә ишетелә.

  • Ә хәзер бу сүзләрнең русчасын әйтәбез.



  • “Русчасын әйт” уены

  • Һәр бала үз рәсеменең русча вариантын әйтегез:


КАЗ КЕРПЕ ГУСЬ ЁЖИК

КУЯН КӨНБАГЫШ ЗАЯЦ ПОДСОЛНУХ

КАРБЫЗ КӘБЕСТӘ АРБУЗ КАПУСТА

КУКУРУЗ КИШЕР КУКУРУЗА МОРКОВЬ

КАБАК КҮСЕ ТЫКВА КРЫСА

КАРЛЫГАН КҮБӘЛӘК СМОРОДИНА БАБОЧКА

КАРГА ВОРОНА

КАБАН ДУҢГЫЗЫ КАБАН



Физ.минутка


“Киек казлар”,

“Сазлыктагы бакалар”.


  • “Игътибарлы бул” уены.

  • Мин сүзләр әйтәм, ә сез [к] авазын ишетсәгез, кул чабарсыз:


КИТАП, ДӘФТӘР, ЖУРНАЛ, ПЕНАЛ, КАБАК, ӨСТӘЛ, ТАКТА


  • Молодцы, булдырдыгыз!


  1. Ныгыту.


  • дәреслек белән эш


  • сүзлек өстендә эш

  • Иң элек тәрҗемә белән мин укырмын, ә аннан соң сез укырсыз.

Ук – стрела, ак – белый, аз – мало, каз – гусь, ул – он(а), кул – рука, каты – твердый, ашата – кормит, кыр – поле, кыз – девочка, кора – строит, тора – стоит, куна – ночует, куша – соединяет.


  • сайланма уку

  • Әйдә әле Алсу, Тимур, Карина...


  • “к” хәрефенә карата рәсем ясау

  • Ә хәзер мин сезгә чиста ак битләр таратам, ә сез, “к” хәрефенә туры килгән рәсем ясарсыз






  • эвристик әңгәмә “Кыш” картинасы буенча

  • Кышны яратасызмы? Ни өчен?

  • Урамда нинди уеннар уйныйсыз?

  • Бергә уйнаганда нинди булырга кирәк?

  • Дөрес, дус булырга. Гомумән, уйнаганда гына түгел, дәрестә дә, тәнәфестә дә бер – берегезне рәнҗетмәскә кирәк. Ярдәмчел булсаң, үзеңә дә шундый ук караш була.

  • Ә хәзер “Кыш” картинасына карагыз әле, балалар бер – берсе белән дуслармы?

  • Мин дә шулай уйлыйм.


  • кисмә сүзләрдән җөмләләр төзү

  • Шушы картинага карап, мин җәмләләр төзедем, ләкин сүзләрнең урыннарын алыштырырга, дәрес җөмлә төзергә кирәк. Сез миңа булышырсызмы?


САЛКЫН КЫШЫН.

ЯВА КАР АК.

ЯРАТАМ КЫШНЫ МИН.

  • Молодцы!


V. Йомгаклау.

- Бүгенге дәрес сезгә ошадымы?

- Бүген нинди хәреф өйрәндек?

- Дөрес, “к” хәрефе. Ә авазы ничек? Сузыкмы? Тартыкмы?

- Ә хәзер әйдәгез “к” хәрефенә багышланган бер шигырь тыңлыйк әле.

- Алсу, әйдә сөйлә...


* “Тизрәк җый” уены

- Безнең дәресебезнең соңгы уенын да уйныйбызмы?

- Шушы үрнәк картинага карап сез мозайканы җыярга тиеш буласыз.

- Молодцы!

- Барыгызга да бик зур рәхмәт! Өй эше юк.

- Сезгә бер кушымта гына тыңлатасым килә...(тасма “Туган телем”)

- Татар сүзенә дәрестә генә түгел, башка урында да игътибарлы булсагыз иде.

(Вакыт калса “Үзем турында” сөйләтәм)

- Сау булыгыз! Дәрес тәмам.