СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Конспект урока. Достопримечательности Казани.

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок татарского языка. Тема: Достопримечательности. 7 класс, (русскоязычная группа)

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока. Достопримечательности Казани.»

Казан шәһәре Киров районы

70 нче урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Галимова Раушания Фоат кызының

татар теле дәресе эшкәртмәсе


7 нче сыйныф (рус төркеме)

Тема: Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары

Дәрес максаты:

  • укучыларның Казандагы истәлекле урыннар турындагы булган белемнәрен барлау һәм баету;

  • монологик, диалогик, полилогик рольле уеннар аркылы үзләштерелгән күнекмәләрне, белемнәрне төрле яңа ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү, әдәби телдә дөрес, матур итеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү;

  • Казан шәһәренең төрле тарихи һәм истәлекле урыннары белән горурлану хисе һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау:

  • мультимедиа, видеоязма, компьютер күнегүләре;

  • Казан шәһәренең истәлекле урыннары турында рәсемнәр һәм фотолар, слайдлар.

Дәрес төре: дәрес-экскурсия

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе


Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, хәерле көн укучылар. Кәефләрегез ничек?

- Яхшы, күтәренке.

- Димәк, күтәренке кәеф белән татар теле – туган телебез дәресен башлыйбыз.

II. Төп өлеш.

Укытучының кереш сүзе.

-Укучылар, без бүген дәрес-экскурсия уздырырбыз.

Дәресебез җанлырак, кызыграк узсын өчен берничә группага бүленербез – экскурсоводлар, делегатлар булырсыз.



Ситуация:

- Бүген безнең шәһәребезгә төрле илләрдән делегацияләр җыела. Казанда IV нче Бөтендөнья татарлары конгрессы ачыла. “ТНВ” каналыннан яңалыклар карыйк әле.

(Слайд күрсәтелә)

Диктор: - Хәерле кич! Эфирда яңалыклар. Бүген Казанга дөньяның төрле почмакларыннан “Универсиада-2013”тә катнашу өчен спортчылар килделәр. Кунаклар шәһәребезнең “Универсиада авылы” кунакханәләренә урнаштылар.

Укытучы:

- Укучылар, ә хәзер кунакларны Казан шәһәре буйлап экскурсиягә чакырабыз.

Сүзне экскурсоводларга бирик! Рәхим итегез!

1нче экскурсовод: (слайд күрсәтелә)

- Исәнмесез! Без хәзер уңайлы йомшак автобусларга утырып шәһәребез буйлап сәяхәткә чыгабыз. Барыгыз да урыннарыгызга утырыгыз, кузгалабыз! Нинди матур безнең башкалабыз! Анда тарихи урыннар, һәйкәлләр, музейлар күп.

2 нче экскурсовод: ( бөек шәхесләр турында слайдлар күрсәтелә)

- Казан тарихи шәһәр. Казан шәһәрендә татар галимнәре: Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗәни, атаклы математик Лобачевский, бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукай, Һади Такташ, бөек рус язучылары Лев Толстой, Максим Горький, герой-шагыйрь Муса Җәлил, шулай ук бөтен дөньяга билгеле җырчы Федор Шаляпин һәм башка бик күп атаклы шәхесләр яшәгәннәр.

3 нче экскурсовод: ( Г.Тукай музее турында слайдлар күрсәтелә)

- Ә хәзер без сезнең белән Г.Тукай музеена туктыйбыз. Музей залларында документлар, рәсемнәр, шул заманның төрле истәлекле әйберләре урын алган. Монда Тукайның үсмер чагы, Уральскидагы тормышы, Казанга кайтуы, шагыйрьнең иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге һәм башка экспонатлар белән танышырга мөмкин.

4 нче экскурсовод: ( Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры турында слайдлар күрсәтелә)

- Без сәяхәтебезне дәвам итәбез.Татар халкы аеруча яраткан бер театр бар. Бу – атаклы татар дәүләт академия театры. Ул татар драматургы Галиәсгар Камал исемен йөртә. Театрны Мәскәүдә дә, Санкт – Петербургта да, чит илләрдә дә яратып каршы алалар. Бу театрда талантлы артистлар эшлиләр. Болар – Шәүкәт Биктимиров, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова, Люция Хамитова, Рамил Төхвәтуллин һәм башкалар.

Делегатлар экскурсоводка сораулар бирәләр:

- Әйтегез әле, татар театры ничәнче елда ачылган?

- 1922 нче елда.

- Ә театр ни өчен Г.Камал исемен йөртә?

- Чөнки театрның беренче җитәкчесе Г.Камал булган.

- Ә театрның баш режиссеры кем?

-Театрның соңгы 35 елы СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗанов исеме белән бәйле. Ә хәзер театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

- Әйтегез әле, театрда нинди әсәрләр сәхнәләштерелгән?

- Анда татар , рус һәм Европа драматургларының йөзләгән әсәрләре сәхнәләштерелгән.

- Ә спектакльләр карарга тамашачылар күп киләме?

- Анда һәрвакыт тамашачылар күп була.

- Рәхмәт сезгә!

5 нче экскурсовод ( М. Җәлил музее турында слайдлар күрсәтелә)

- Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Ә хәзер без сезне М. Җәлил музеена чакырабыз. Муса Җәлил – ул татар халкының бөек шагыйре. Муса Җәлил Горький урамында, өч бүлмәле йортта яшәгән. Беренче бүлмә - шагыйрьнең кабинеты. Монда язу өстәле, өстәлендә - язу әсбаплары куелган. Язу өстәле янында кечкенә чемодан тора. М.Җәлил юлга шуны йөрткән. Этажеркада – шагыйрьнең бюсты. Ул шагыйрь исән чакта ясалган.

Делегатлар экскурсоводка сораулар бирәләр:

-Ә болар кемнәр?

- Әйе, стенада фоторәсемнәр. Рәсемдә Муса, аның хатыны Әминә һәм кызы Чулпан.

- Ә монда нинди исемнәр язылган?

- Болар М.Җәлилнең көрәштәшләре. Алар немец төрмәсендә үтерелгән якташларыбыз.

- Рәхмәт сезгә!

6 нчы экскурсовод. (Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры турында слайдлар күрсәтелә).

- Хәзер йомшак автобуска утырып экскурсиябезне дәвам итәбез. Без хәзер Ирек мәйданына юл тотабыз. Казанның Ирек мәйданында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры балкып тора. Бу бина сугышка кадәр төзелә башлый.

Делегатлар экскурсоводка сораулар бирәләр:

- Әйтегез әле, аның архитекторы кем?

- Аның проектын архитектор Н.А.Скворцов эшләгән. Ул сугышта үлгән. Бу эшне И.Г.Гайнетдинов тәмамлаган.

- Әйе, театр милли бизәкләр белән эшләнгән. Тышкы ягы, зал, һәм фойе милли итеп эшләнгән.

- Ә театр ни өчен Муса Җәлил исемен йөртә?

- М.Җәлил сугышка кадәр бу театрда эшләгән. Ул милли бүлек җитәкчесе булган.

- Бу театрда нинди концертлар һәм фестивальләр уза?

- Ел саен бөек җырчы Федор Шаляпин һәм татар биючесе, балет остасы Рудольф Нуриев исемендәге фестивальләр уздырылалар.

- Рәхмәт сезгә!

7 нче экскурсовод (С.Сәйдәшев музее турында слайдлар күрсәтелә)

-Ә без хәзер бөек композитор С.Сәйдәшев музеена юл тотабыз. С.Сәйдәшев музее Горький урамында урнашкан. С.Сәйдәшев ул татар халкының бөек композиторы. Ул Казанда туа, кечкенәдән музыка ярата. Аның фатиры бик зур булмаган, бик гади яшәгән. Музей зурайтып эшләнгән, җиһазландырылган. Музейда композитор турында бай мәгълүмат һәм экспонатлар тупланган.

Делегатлар экскурсоводка сораулар бирәләр:

- Әйтегез әле, С.Сәйдәшев нинди әсәрләр язган?

- “Шәрык биюе”, “Хуш авылым”, “Совет Армиясе марш”ын да ул язган.

- С.Сәйдәшев татар театрында да эшләгән дип ишеткән идек.

- Әйе, ул татар театрында эшләгән. Күп спектакльләргә музыка һәм аерым җырлар да язган.

- Рәхмәт сезгә!

8 нче экскурсовод: шәһәребезнең тарихи һәм истәлекле урыннары белән танышуыбызны дәвам итәбез. Ә хәзер без 1 нче Май мәйданына туктыйбыз.Каршыбызда Кремль.

(1 нче Май мәйданы, Кремль, Сөембикә манарасы, Муса Җәлил һәйкәле төшерелгән слайдлар күрсәтелә)

- Каршыбызда Кремль. Безнең Кремль бик матур. Ул шәһәребезнең төрле почмагыннан күренә. Ул биек яр башында урнашкан.

- Ә монысы Казан Кремленең иң матур һәм иң кыйммәтле архитектурасы – Сөембикә манарасы. Сөембикә манарасы җиде катлы, ул кызыл кирпечтән төзелгән. Аның биеклеге -58 метр. Манара стеналарының эчке ягында текә баскычлар ясалган.

Делегатлар экскурсоводка сораулар бирәләр:

- Әйтегез әле, ә ни өчен манараны Сөембикә манарасы дип йөртәләр?

- Манара бик күп серләр саклый. Манараның исеме Казан ханбикәсе Сөембикә турында риваятьләргә бәйле.

- Ул кайчан яшәгән?

- Ул Казанда 1532-1551 нче елларда яшәгән. Ул бик чибәр булган.

-Рәхмәт сезгә!

- Кремль каршында Муса Җәлил һәйкәле. Муса Җәлил – герой-шагыйрь. Ул Советлар Союзы герое. Ул бик матур шигырьләр язган. Муса Җәлил сугышка киткән, әсирлеккә эләккән. Немецлар концлагерьда аны җәзалап үтергәннәр. Һәйкәлдә дә ул горур, герой Муса.

- Шушының белән Казан шәһәре буйлап экскурсиябез тәмам, ә хәзер автобусларга утырып ашханәгә барабыз. Барыгызга да зур рзхмәт! Сау булыгыз!

III. Йомгаклау.

Укытучы. Чыгышларыгыз өчен рәхмәт. Бүгенге дәрес сезнең өчен файдалы булгандыр дип уйлыйм. Сез башкалабызның тарихи урыннары турында үзегезнең белемнәрегезне бик яхшы күрсәттегез, экскурсияләрегезне дә бик тырышып үткәрдегез. Башкалабызның истәлекле урыннары турында хәзер татар телендә башка шәһәрләрдән килгән дусларыгызга бай мәгьлүмат бирә алырсыз дип ышанам. Барыгызга да рәхмәт! ( Укучыларга билгеләр куела)