Максат: Кыш темасына кагылышлы лексиканы актив кулланышка кертү; кая? кайда? кайдан? сорауларына дөрес җавап бирү, “Тауда” тексты белән танышу; укучыларның мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, татар телен өйрәнүгә уӊай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау. Бурычлар Шәхси нәтиҗәләр: Үз-үзеңнең хезмәтеңне бәяләү, башкарган эшеңә җаваплылык хисен арттыру. Метапредмет нәтиҗәләр: Регулятив: үзешчәнлекне планлаштыру, уку бурычларын аңлау, аны чишү юлларын эзләү Танып белү УУГ: әдәби тестларны мәгънәле кабул итүнең нигезләрен билгеләү.тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу; төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау. Коммуникатив УУГ: башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау; үз фикерләреңә ышандыра белү; иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү. Предмет нәтиҗәләре: сүзләрне аңлап уку һәм дөрес итеп куллана белү. Дәрес тибы. Яңа материалны өйрәтү. Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү. Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш. Кулланылган структуралар: ЭЙ АР ГАЙД, КОНЭРС, МИКС-ФРИЗ-ГРУПП. Дәреснең барышы Оештыру өлеше (2 минут) Укучылар дүртәр кеше – төркемләп утырала. Өстәлләрдә номерлар куелган. МЭНЭДЖ МЭТ. (Слайд 1) - Исәнмесез, укучылар! - Исәнмесез! - Хәерле көн! - Хәерле көн миңа, Хәерле көн сиңа, Хәерле көн безгә. Хәерле көн һәммәбезгә! (Партнерларың белән исәнләшү хәрәкәтләре ясала). - Утырыгыз. (Дежур укучының рапорты). Актуальләштерү (3 минут) (Слайд 2) - Укучылар, бүген урамда көн нинди? - Салкын. Болытлы. Кар яумый. Җил исә. (мәктәп ишегалды рәсеменә “болытлар” ябыштырылган. Аңа сүзләр язылган). (Слайд 3). – Экранга карагыз һәм җавап бирегез: “Үзе салкын. Үзе ак һәм матур...”- ул нәрсә? - Кыш. Уку мәсьәләсен кую (3 минут) - Дөрес. Без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? - Кыш. - Кыш айларын искә төшерик. - Декабрь, гыйнвар, февраль. - Молодцы. Бүген дәрестә без нәрсә эшлибез?... Игътибар экранга.(Слайд №5.) - Укыйбыз: яңа сүзләр өйрәнәбез; текст белән танышабыз; җөмләләр төзибез. - Димәк бүгенге дәресебезнең максаты нинди? (максатны кабатлау). Өй эшен тикшерү (6 минут) - Өй эшен тикшерәбез. 77 бит, 8 нче күнегү. Сәлим тау+га килде. Сәлим тау+да чана шуа. Сәлим тау+дан өйгә кайта. (Слайд 5 белән эш) ҮЗБӘЯ. Уку мәсьәләсен чишү (10 минут) - Балалар, сез кышны яратасызмы? Урамда уйныйсызмы? - Әйе. - Урамда нәрсә эшлисез? - Мин чана шуам. Мин чаңгы шуам. Мин тимераякта шуам. Мин хоккей уйныйм. (КОНЭРС) - Без дә бер уен уйныйбыз. Сезнең каршыгызда конверт. Конвертта сүзләр язылган карточкалар (чана, китап, чаңгы, кар бабай, яңгыр, тимераяк, кәшәкә, туп, машина, чәчәк, җиләк). Кышка караган сүзләрне алыгыз да почмактагы сүзне сайлап шуның янына килегез. Ни өчен шул почмакны сайлавыгызны анлатыгыз. - Бүген без бер текст белән танышабыз. Текстның исемен сез үзегез әйтерсез. Слайд 6 (чана, чаңгы, ледянки). Что общего в этих картинках? - ............. - Ә без кайда чана, чаңгы, ледянки шуабыз? - Тауда. - Дөрес. Дәрестә “Тауда” текстын укыйбыз. Слайд 7. Текста яңа сүзләр бар. Тактага карыйк: БИЕК – ВЫСОКИЙ БУЛДЫ – БЫЛО ЧЫКМАДЫ – НЕ ВЫШЕЛ ДИДЕ – СКАЗАЛ ИКЕНЧЕ КӨННЕ – НА ДРУГОЙ ДЕНЬ. Мин укыйм. Укучылар кабатлыйлар. - Тәрҗемә итегез. Гора высокая. -..... - Гора высокая была. -......... - Салим не вышел. (Салим на улицу не вышел.) -......... - На другой день Салим вышел. (ЭЙ АР ГАЙД) Текстны 1нче мәртәбә тыңлау (укытучы укый) - Текст нәрсә турында? -.......(русча җаваплар). Хәзер китапны ябабыз да каршыгыздагы карточкада 1 баганада бирелгән җөмләләрнең төшеп калган сүзләрен язасыз (вставляем пропущенные слова). (вакыт бирелә) - Текстны чылбыр буенча укыйбыз һәм тәрҗемә итә барабыз. Китапны ябып икенче баганадагы төшеп калган сүзләрне язабыз (вставляем пропущенные слова). Тикшерәбез. (Слайд №8 буенча тикшерү) до | после | Ә Сәлим .............. чыкмады, өйдә утырды, чөнки ул авырды. Урамга Да нет | Ә Сәлим .............. чыкмады, өйдә утырды, чөнки ул авырды. Урамга Да нет | Вәли ............... шуды Да нет | Вәли ............... шуды Да нет | Нәсим ............ шуды Да нет | Нәсим ............ шуды Да нет | Икенче көнне Сәлим дә ............ килде Да нет | Икенче көнне Сәлим дә ............ килде Да нет | ҮЗБӘЯ. Физминутка. ( 2 минуты ). (МИКС-ФРИЗ-ГРУПП). Укучылар көй астында буталалар, көй туктагач, төркемнәргә берләшәләр һәм сорауларга җавап бирәләр. - тәрҗемләрен әйтегез: - булды - .... - чыкмады - ... - икенче көнне - ... - биек - ... Беренчел ныгыту (5 минут) Әйдәгез тагын уйнап алабыз. Мин сезгә русча җөмләләр әйтәм, ә сез аларны тексттан табып укыйсыз. - Вали и Насим сделали горку. - Салим на улицу не вышел, потому что заболел. - Горка получилась большой и высокой. - Вали катался на санках. - Насим катался на лыжах. - «Не катайся! Это не твоя горка», - сказал Вали. - «Катайся, Салим», - сказал Насим. ҮЗБӘЯ. - Ә сез нәрсә эшләр идегез, дустыгызга нәрсә әйтер идегез? Белемнәрне мөстәкыйль куллану (8 минут) Дәфтәрләрне ачып матур итеп числоны язабыз. Сыйныф эше. 4 нче күнегү. Вәли белән Нәсим тау ясадылар. Сәлим урамда уйнамады. Вәли чана шуды, Нәсим чаңгы шуды. (Мөстәкыйль эш, экран буенча тикшерү). ҮЗБӘЯ Рефлексия. (2 минут). - Тексттагы нинди яңа сүзләрне истә калдырдың? (укучылар җавабы) - Ннди сүзләр белән җөмлә төзи аласың? (укучылар җавабы) -Тесттагы нинди җөмләне кабатлый аласың? (укучылар җавабы). Өй эше (1,5 минут) - Сез бу текстны үзгәртер идегезме? Текстның кайсы җирен үзгәртер идегез? Үзегезчә текстны үзгәртеп укырга әзерләнеп килегез. Йомгаклау (1,5 минут) - Кем, мин бүген “5”лек эшләдем, дип уйлый икән, кызыл түгәрәк күтәрә; “4”лек, ди икән, зәңгәрне күтәрә, “3”лек – яшел шарны ала. Ә хәзер магнит белән шарларны тактага бөркетеп тау ясап куйыйк. Менә нинди матур тау килеп чыкты. Дәрес тәмам. Сау булыгыз. |