Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин районы
ГБМБУ “43 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” укытучысы Гыйниятуллина Раилә Хәбибулла кызы
Укыту предметы: татар әдәбияты
Класс: 6
Тема: Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре
Максат: Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре белән таныштыру һәм анализлау.
Дәреснең төп бурычлары:
өйрәтү: Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи белешмә бирү, Муса Җәлилнең тормыш юлын искә төшерү, сугыш чоры иҗаты һәм “Вәхшәт” шигыре белән таныштыру һәм анализлау;
үстерү: Автор карашларын ачыклау һәм әсәргә карата үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү. Әдәби әсәрне дөрес аңлап, сәнгатьле уку һәм анализ ясау;
тәрбияви: Фашизмга нәфрәт, сугыш чорында авыр хәлгә калганнарга теләктәшлек хисләре тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Фән буенча УУГ: Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм “Вәхшәт” шигыре белән танышу, аңа анализ ясау, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;
Танып белүнең УУГ: Дәреслек белән эш итә белү, текстта очраган таныш сүзләргә нигезләнеп, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү,Туган илнең һәркем өчен газиз икәнлегенә төшенү, фашизмга нәфрәт уяту;
Шәхси УУГ: Бирелгән әсәргә анализ ясаганда, сөйләм төзелешенә игътибарны арттыру, сөйләмне камилләштерүгә омтылу, ирекле һәм иҗади фикер йөртү, белемнәрне системалаштыру;
Регулятив УУГ: Укучыларның нәрсә аңлауларын белү, тагын ниләр үзләштерергә тиешлеген аңлату, үз фикерләрен мөстәкыйль дәлилләүгә юнәлеш бирү, үз эшләренә бәя бирү;
Коммуникатив УУГ: дөрес сөйләм нормаларын саклаган хәлдә, үзләренең фикерләрен ачык, төгәл бирүне, укытучы һәм яшьтәшләр арасында хезмәттәшлекне планлаштыру, килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү.
Дәреслек: Хәсәнова Ф. Ф., Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я. “Татар әдәбияты”: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен). 6 нчы сыйныф, Ике кисәктә. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014.
Тарату материалы: үзбәя бирү өчен таблица.
Җиһазлау: презентация, компьютер, интерактив такта, дәреслек, Муса Җәлил портреты, китаплары, сугыш темасына ясалган рәсемнәр.
Предметара бәйләнеш: татар теле, тарих, география, әйләнә-тирә дөнья.
Дәреснең эпиграфы: Муса Җәлил җирдә аз яшәде,
Күпне күрде, күпне кичерде.
Үз гомерен сүнмәс ялкын итеп,
Мәңге үлмәс җырга күчерде.
Дәрес барышы.
УКУ ЭШЧӘНЛЕГЕНӘ ӘЗЕРЛӘҮ
1 слайд табигать күренеше
Укытучы: Балалар, хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Дәресебезне башлап җибәрәбез. Партадашларыгызның күзләренә карагыз да елмаегыз әле. Аннан эчтән генә бер-берегезгә бу дәрестә уңышлар теләгез.
АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ
Укытучы: Карагыз әле. Шундый матур табигать кочагында шундый шигырь бирелгән. Ни өчен дип уйлыйсыз? Кайсы чор турында сүз бара?
Үлсәң дә син, палач балтасыннан
Исән калды йөрәк моңнарың.
Дошманнарны җиңеп, Туган илгә
Кайтты синең йөрәк җырларың.
(Бөек Ватан сугышы 1941 нче елның 22 июнь иртәсендә башланып киткән. )
Укытучы: Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез инде? (Бөек Ватан сугышы турында сөйләшәчәкбез)
(Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларыбыз турында әңгәмә оештыра.)
2 слайд Сораулар
1. Сез Бөек Ватан сугышында катнашкан кайсы рус язучыларын беләсез? (Укучылар төрле милләттән булган язучыларны саныйлар.)
3 слайд Рус язучылары рәсемнәре
4 слайд 2. Сугышта катнашкан татар язучыларын әйтегез. Сезгә аларның нинди әсәрләре таныш? Укытучы: Сез өйдә Интернет челтәреннән язучылар турында мәгълүматлар табып, шуларны алып килдегез. Кемнәр алар ? Кайчан һәм кайда туганнар? Бер әсәрен генә әйтегез. (Язучыларның исем, фамилиясе, кайчан һәм кайда тууын, бер әсәрен әйтәләр)
Укытучы: Сугышның беренче көннәреннән үк татар язучыларының күпчелеге, кулларына корал алып, фашизмга каршы көрәшкә күтәрелде. Байтак язучылар, үзләрен фронтка җибәрүләрен сорап, сугышның беренче көннәрендә үк гариза бирәләр.
5-6 слайд БВС катнашкан язучылар
Абдулла Алиш (1908-1944) Абдулла Әхмәт (1905-1976) Атилла Расих (1916-1996) Афзал Шамов (1901-1990) Габдрахман Әпсәләмов (1911-1979) Гадел Кутуй (1903-1945) Гомәр Бәширов (1901-1999) Зәки Нури (1921-1994) Зыя Мансур (1916-1965) Ибраһим Гази (1907-1971) Ибраһим Нуруллин (1923-1995) Идрис Туктар (1896-1982) Кави Нәҗми (1901-1957) Мирсәй Әмир (1907-1980) Муса Җәлил (1906-1944) | Мәхмүт Хөсәен (1923-1993) Нури Арсланов (1912-1991) Нәби Дәүли (1910-1989) Нәби Дәүли (1910-1989) Рафаил Төхфәтуллин (1924-1994) Риза Ишморат (1903-1995) Рәисә Ишморатова (1917-1997) Сибгат Хәким (1911-1986) Фатих Кәрим (1909-1945) Фатих Хөсни (1908-1996) Шәйхи Маннур (1905-1980) Әмирхан Еники (1909-2000) Әхмәт Ерикәй (1902-1967) Әхмәт Исхак (1905-1991) Әхмәт Фәйзи (1903-1958) |
| |
7 слайд Сораулар
3. Бөек Ватан сугышы турында нинди кинофильмнар караганыгыз бар?
4. Үзегез кайсы язучылар турында материал алып килдегез? (Укучылар эше белән танышу)
8 слайд – сугыш рәсеме.
Укытучы: Татарлардан 200дән артык Советлар Союзы Герое бар. Халкыбызның каһарман улы Гази Заһитов Рейхстаг түбәсенә беренче булып җиңү байрагын кадый.
Александр Матросовтан җиде ай элек, Әхмәт Мөхәммәтов 1942 нче елның 12 июле иртәсендә күкрәге белән дошман дзоты амбразорасын каплый. Соңрак Александр Матросовның да Миңсәгыйть Шакирҗанов булуы ачыкланды.
Бу батырлыкны кабатлаучылар арасында Газинур Гафиатуллин белән Бари Шәвәлиев исемнәре дә бар.
УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН КУЮ
9 слайд М. Җәлил портреты
Укытучы: Бу кем икән? (Муса Җәлил)
9 слайд Дәреснең эпиграфы: Муса Җәлил җирдә аз яшәде,
Күпне күрде, күпне кичерде.
Үз гомерен сүнмәс ялкын итеп,
Мәңге үлмәс җырга күчерде.
Укытучы: Дөрестән дә, ул үз гомерен мәңге үлмәс җырга күчерде. Моны дәрес барышында да аңларбыз.
Монда аның нинди әсәренең исеме килеп чыгар икән?
10 слайд (Хәрефләр В, Ә, Ә, Ш, Х, Т) Шушы хәрефләрдән нинди сүз чыгара аласыз? Анда М. Җәлилнең бер шигыре яшерелгән. (Вәхшәт)
Укытучы: Теманы үзегез чыгарып карагыз әле. (М. Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре.)
11 слайд Тема: М. Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре
Бу дәрес өчен үзебезгә максат та куйыйк әле. (Укучыларны тыңлау)
12 слайд СҮЗЛЕК ӨСТЕНДӘ ЭШ: ВӘХШӘТ дигән сүзне ишеткәнегез бармы? (Вәхшәт –дикость, варварство, зверство. Вәхши – дикий, декарь, варварский, варвар)
“ЯҢА БЕЛЕМ АЧУ”
13 слайд Муса Җәлил портреты
Муса Җәлил. Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.
Муса Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мондалинада уйнарга өйрәнә, рәсем ясарга ярата.
Муса Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә укый.
Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый, ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып 13 яшендә язган “Бәхет” шигыре (1919 нчы ел) басыла.
1922 нче елда ул Казанга килә. 1925 нче елда Җәлилнең “Барабыз” исемле беренче китабы басылып чыга
Сугышка кадәр үк М. Җәлил танылган шагыйрь була.
1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә күчерелә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, М. Җәлил фронтка китә. Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.
М. Җәлил 791 көн тоткынлыкта яши. Шуның 380 көннен төрмәләрдә үлем җәзасы көтеп үткәрә. Немецлар безнең илебезгә каршы сугышу өчен әсирләрдән милләтләре буенча легионнар җыя башлый. Шундый батальон татар-башкорт әсирләреннән дә төзелә. Ышанычлы иптәшләреннән яшерен оешма туплаган Муса Җәлил, бер лагерьдан икенчесенә иркенләп йөрергә, әсирләр белән сөйләшергә мөмкинлек алу өчен әлеге легионга языла. Ләкин сатлык җаннар аркасында гестапо җәлилчеләрнең эзенә төшә һәм аларның күбесен, кулга алып, төрмәләргә ябалар. М. Җәлил Моабит төрмәсенә 1943 нче елның 10 нчы августыннан ябыла. Берлиндагы Моабит төрмәсенең коточкыч шартларында да, богауланган килеш, үлем җәзасы көтеп ятканда да ул шигырьләр язудан туктамый. Соңыннан бу шигырьләре “Моабит дәфтәрләре” дигән исем ала. Бу исемне М. Җәлил үзе бирмәгән. Ул – шартлы исем.
М. Җәлилнең 94 шигыре кайтып җиткән дип исәпләнә. Тик тоткынлыкта язган шигырьләре моның белән генә чикләнми. Ул үзе: “1942 ел сентябрь – 1943 ел ноябрь арасында язганнарым 125 шигырь һәм поэма” – дигән. Аннан соң да ул язудан туктамаган. Ләкин алар бүгенге көнгә кадәр табылмаган.
1944 нче елның февралендә Дрезден шәһәре суды яшерен оешманың иң актив әгъзаларын үлемгә һөкем итә һәм бу карар 1944 нче елның 25 нче августында тормышка ашырыла.
Укытучы: Сорауларга җаваплар бирәбез. Нәрсәләр аңлавыгызны тикшереп карыйк әле.
Укучылар төркемләп эшлиләр. Бер-берсенә сораулар бирешәләр.
1. М. Җәлил кайчан һәм кайда туган?
2. Ул кайларда укыган?
(Үзләренә билгеләр куйдыру)
14 слайд Проблемалы сорау:
Укытучы: “Әйт син миңа, миллион еллар яшәп,
Син бакчалы, күлле, чәчәкле,
Күрдеңме тик бер кат үз гомреңдә
Мондый хурлык, мондый вәхшәтне?!” – ди шагыйрь. Искә төшерик әле.
Бу әсәрдә вакыйга кайсы елларга туры килә дидек?
Сугыш чорында фашистлар эшләгән нинди вәхшилек турында ишеткәнегез бар?
Бу әсәрдә сүз нәрсә турында барыр дип уйлыйсыз? Укыганыгыз булса бик тиз җавап бирәчәксез. Укыганыгыз булмаса, фараз кылып карыйк әле. Сез нинди вәхшилек дип уйлыйсыз? Төркемләп уйлагыз да җавап бирерсез.
Укытучы: Без Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен укыйбыз. Башта сүзлек өстендә эшләп алабыз.
15 слайд Сүзлек өстендә эш. (бакыр – медь, кургаш – свинец, үксез – сирота, нәфрәт – ненависть, йөрәк ачысы – мука, душевная боль, шашып – безумно, пылко, каргыш – проклятие, йөрәк парасы – душа моя, сердечко моё, бәгърем – сердце моё)
1. Укытучы сүзләрне укый, укучылар аның артыннан кабатлыйлар. Авыр сүзләрне, аерым укучылардан кабатлаттыра.
2. Укытучы татарчасын әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтә.
3. Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзеп әйтәләр.
Укытучы Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен кычкырып укый. Аннан укучылар үзлекләреннән укыйлар.
Физкультминутка
УЕН: (укучыларга “Муса Җәлил бу шигырендә безгә нәрсә әйтергә теләгән? дигән җөмләнең сүзләре бирелә. Алар аннан җөмлә төзеп, бер укучы икенче кәгазьгә барып язып куя, ул килгәч, икенчесе яза. Дөрес язылыш, тизлек тикшерелә. Кем җиңә, шул сорауга җавап бирә.)
БЕРЕНЧЕЛ НЫГЫТУ
Укытучы Хәзер шушы сорауларга җавап бирәбез.
16 слайд Сораулар:
1. Бу әсәр нинди теманы яктырткан? Әсәрнең темасы?
2. “Алар... Алар җыйнап аналарны,
Балаларны кырга кудылар.
Казыттылар чокыр, ә үзләре
Читтән көлеп карап тордылар...” – дип башлый М. Җәлил үз шигырен. Алар... Алар... дип нигә кабатлый икән? (Кешеләргә, гомумән, исеме белән дәшәләр. “Ул” ачу килгәндә генә әйтелә. Монда шагыйрь нәфрәтен белдерә)
3. Хатын-кызларны дими шагыйрь АНАЛАРНЫ, БАЛАЛАРНЫ кырга кудылар, ди. Ни өчен? (АНА – бөек исем. Аңа кагылырга берәүнең дә хакы юк. Ә фашистлар аларны кырга эшкә мәҗбүри алып чыкканнар.)
4. Әсәрдә табигать турында нәрсәләр әйтелә? Шул юлларны укып күрсәтегез. (Көн яңгырлы иде... Берсен-берсе этә-төртә кургаш болытлар иелделәр җиргә... Көзге урман шашып шаулады. Ишетелде калын бер имәннең авыр сулап җиргә ауганы.)
5. Бу образларны ни өчен кулланган дип уйлыйсыз? (Әсәрнең тәэсир итү көчен тагын да көчәйтү өчен кулланган. Алар да фашизмга каршы)
6. Әсәрнең иң тетрәндергән урыны сезнеңчә кайда? Укып күрсәтегез әле.
(Бала йомды күзен...
Ак муеныннан
Кызыл тасма төште, салынып.
Ауды җиргә бергә ике тормыш,
Бер-берсенә ябышып, сарылып.)
7. М. Җәлил нинди нәтиҗә чыгарган?
(Үлем булсын нуры, ана канын,
Бала канын эчкән вәхшигә!)
8. Сез моны ничек аңлыйсыз? (Бер гаепсез аналарны, балаларны рәнҗеткән фашистларны бары тик үлем генә көтеп тора.)
Укытучы: Хәзер төркемләп эшлибез. Сораулар бирешәсез.
Беренче төркем сораулары:
1. Аналарны һәм балаларны кырга ни өчен алып чыкканнар?
2. Балалар ул вакытта нишли?
Икенче төркем сораулары:
1. Карт имән нишли?
2. Бала белән ана язмышы турында ниләр әйтә аласыз?
17 слайд Проблемалы сорау:
Укытучы: Сорауга җавап биреп караган идек дөрес булды икән?
“Әйт син миңа, миллион еллар яшәп,
Син бакчалы, күлле, чәчәкле,
Күрдеңме тик бер кат үз гомреңдә
Мондый хурлык, мондый вәхшәтне?!” – ди шагыйрь.
УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН ЧИШҮ
“Ана һәм бала фаҗигасе ...” моны сез ничек аңлыйсыз? (Укучылар үз фикерләре белән таныштыралар.)
Әле күптән түгел генә ӘНИЛӘР көне булып үтте. Сез үзегезнең әниләрегезне ничек хөрмәт итәсез? Шул турыда сөйләгез әле.
ИКЕНЧЕЛ НЫГЫТУ
Укытучы: Нинди сурәтләү чаралары кулланылган? Төркемләп эшлибез. Кайсы төркем күбрәк таба алыр икән? Нинди сурәтләү чараларын өйрәндек? (Чагыштыру, сынландыру, метафора)
18 слайд сурәтләү чаралары (Метафоралар) (Башта сурәтләү чаралары турында гына бирелә, аннан укучылар үзләре эзләгәннән соң мисаллар да бирелә)
Метафора төрле предметларны охшату нигезендә ясала. Җанлы әйбер белән җансыз, җансыз белән җансыз охшашландырыла ала.в
“Зур борынлы, ямьсез бакыр күзле
Исрек майор өскә калыкты.”
“Көн яңгырлы иде... Берсен-берсе
Этә-төртә кургаш болытлар.”
19 слайд сурәтләү чаралары (Сынландыру)
Сынландыру – шул ук метафоралар, ләкин аларда сурәтләнә торган предметка җанлылык бирелә.
“Үкереп акты ничек елгалар;
Балалар күк ничек үкси-үкси
Яшен түкте ярсып җир-ана.”
“Үзем күрдем, ничек моңлы кояш
Болыт аша җиргә сузылып,
Үксеп үпте үксез балаларын
Соңгы кабат кысып, суырып.”
“Нәфрәтеннән, йөрәк ачысыннан
Көзге урман шашып шаулады.
Ишетелде калын бер имәннең
Авыр сулап җиргә ауганы.”
“Күк күкрәде кинәт, җил сызгырды,
Җир елады кысып тешләрен.”
20 слайд сурәтләү чаралары (Чагыштырулар)
Чагыштырулар - киң таралган сурәтләү чаралары. Аларда нинди дә булса бер күренешне аңа охшаш үзенчәлеге булган икенче күренеш үзенчәлеге белән чагыштырыла.
“Бер кечкенә бала, яфрак төсле
Калтыранып, төелеп яшенә...”
Безгә сурәтләү чаралары нигә кирәк соң?
Мондый сурәтләү әсәр теленең тәэсир итү көчен арттыра.
Укытучы: 1. Дәрес барышында нинди авырлыклар туды? Ни өчен дип уйлыйсыз? (Җавап бирә алмаган сораулар булды.)
2. Барлык сорауларга да җавап бирү өчен нишләргә кирәк? (Укытучыны игътибар белән тыңларга, өй эшен тырышып башкарырга)
3. Син дәресләреңне ничек әзерлисең?
БЕЛЕМНӘРНЕ ТИКШЕРҮ
21-41 слайд ТЕСТ
ТЕСТлар белән эшләп алабыз.
1. “Вәхшәт” шигырендә вакыйга кайсы сугыш чорына туры килә?
А) Ватан
Б) Бөек Ватан
В) Гражданнар
2. Көн нинди иде?
А) кояшлы
Б) болытлы
В) яңгырлы
3. Балалар күк КЕМ (НӘРСӘ) үкси-үкси яшен түкте?
А) җир-ана
Б) ана
В) бала
4. Нәфрәтеннән, йөрәк ачысыннан нәрсә шашып шаулады?
А) имән
Б) елга
В) көзге урман
5. Нәрсәнең (кемнең) авыр сулап җиргә ауганы ишетелде?
А) мылтыкның
Б) имәннең
В) фашистның
42 слайд Үзбәя
Үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезгә билге куярга кирәк булачак. Менә бу бит сезгә билге кую өчен төзелгән. Дәресне ни дәрәҗәдә аңладыгыз? (Яхшы аңласалар, + (плюс), аңламаган урыннары калса, ? (сорау билгесе), берни аңламасалар, – (минус) куела)
Билгеләр | Эчтәлеге |
| Сугышның кеше тормышында иң зур фаҗига икәнен аңладым. |
| М. Җәлилнең нәрсә әйтергә теләвен аңладым. |
| Туган илнең һәркем өчен газиз, изге икәнен аңладым. |
| Бүгенге тыныч тормышыбызның рәхәтлеген бөтен җир шарына таратыр идем. |
| Мин бу теманы иптәшемә дә аңлата алам. Үземә “Афәрин!”дим. |
(Биш + булса, “5” ле билгесе, дүртәү булса, “4”ле билегсе куела. Минуслар күбрәк булса, тагын өйдә кабатларга кушыла) Аңламасалар, дәрес барышында булган авырлыклар ачыклана. Кабаттан бер кабатлап чыгыла.
РЕФЛЕКСИЯ
Укытучы: Без дәрестә ниләр эшләдек? Бу дәрестә сүз нәрсә турында барды? Шушы әсәр белән танышканнан соң, нинди нәтиҗә ясарга була? Сез үзегез өчен ниләр алдыгыз?
43 слайд
Син һаман да безнең йөрәкләрдә, Үлсәң дә син, палач балтасыннан
Син һаман да йөрәк түрендә. Исән калды йөрәк моңнарың.
Син кадерле, Муса, һәр кешегә, Дошманнарны җиңеп, Туган илгә
Син яшисең, Муса, бүген дә. Кайтты синең йөрәк җырларың.
Дөрестән дә, Җәлил үлсә дә, ул мәңге безнең күңелләребездә калыр. Аның әсәрләре безне киләчәккә озата барырлар.
44 слайд ӨЙ ЭШЕ:
Авырлыкларсыз эшли ала торган өй эше сайларга тәкъдим итәм.
1. Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен укырга.
2. “М. Җәлилнең сугыш чоры иҗаты” дигән проект эше эшләргә.
3. Иллюстрация ясарга.
12