Ачык дәрес планы
Туган ягым. ( 2 нче сыйныф , рус төркеме )
Укытучы: Харисова Г.С.
Тема: Туган ягым.
Максат:1.Белем биру максаты.
Татарстан белән таныштыруны дәвам иту һәм ле ксик темага бәйле сөйләм күнекмәләрен үстерү;укучыларның сүз байлыгын арттыру,Татарстандагы шәһәр исемнәрен ,елга исемнәрен ,истә калдыру.
2. Фикерләү сәләтен үстерү максаты.
Татарча аралашу күнекмәләрен камилләштерү,аналитик фикерләү сәләтләрен үстерү.
3.Тәрбияви максат.Шигъри юллар,җыр,уен аша туган илебезгә,татар теленә ихтирам тәрбияләү.
Җиһазлау. “Татарстан-минем туган җирем” исемле презентация , ТР картасы , экран , компьютер.
Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше. Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез,укучылар!
-Хәерле көн ,укытучы апа!
-Кәефләрегез ничек?
-Рәхмәт,яхшы.Ә сезнең кәефләрегез ничек?
-Минем дә кәефләрем яхшы,рәхмәт укучылар.
-Бүген 26 февраль.Атнаның кайсы көне? Бүген Һава торышы нинди?
2. Белемнәрне актуальләштерү. Авазларны,сүзләрне дөрес әйтү күнегүләре.
-Укучылар,без бүген Туган ил,туган җир турында сөйләшүне дәвам итәрбез.Шушы темага караган сүзләрне дөрес әйтү күнегүләре үткәреп алабыз да, өй эшен тикшерербез Әйдәгез,экранга карыйк:
Табигать,Казан,Яр Чаллы,Әлмәт,Минзәлә,Бөгелмә,Түбән Кама,Агыйдел,туган җир,Баулы,авыл сүзләрен дөрес әйтү күнегүләре.(авазлар,сүзләр экранда күрсәтелә.)
3. Өй эшләрен тикшерү.
-Узган дәрестә без “Туган ягым” хикәясен укып өйрәндек.Сезгә өй эше итеп Татарстанның табигате турында рәсемнәр ясарга бирелде.Кемгә сүз бирәбез?(Укучылар үзләренең рәсемнәрен күрсәтәләр,рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтәләр.
1 укучы.Татарстанның табигате бик матур.Анда куе урманнар бар.Бу-урман рәсеме.
2 укучы.Татарстанда киң кырлар ,чәчәкле болыннар күп.Бу- чәчәкле болын.
3 укучы.Татарстан урманнарында пошилар,хәйләкәр төлкеләр,усал бүреләр,куркак куяннар яшиләр.(Укучыларга яхшы рәсемнәр,дөрес җөмләләр өчен жетоннар биреп барыла.)
4. Яңа дәрес материалы өстендә эш.
-Укучылар әйткәнемчә,без бүген Туган ил,туган җир турында сөйләшүне дәвам итәрбез.Туган ил турында күбрәк белербез,өйрәнербез.
Карта буенча ”Татарстан шәһәрләре”уены.
-Укучылар,әйтегез әле,без кайсы шәһәрдә яшибез?
-Без Яр Чаллыда яшибез.
-Яр Чаллы шәһәре кайсы республикада урнашкан?
-Татарстан республикасында урнашкан.
-Әйдәгез,Татарстан картасыннан Яр Чаллы шәһәрен табабыз һәм Яр Чаллы дигән карточканы ябыштырып куябыз.
-Хәзер Татарстан республикасының баш шәһәрен әйтегез.
-Казан шәһәре.(картадан табабыз һәм билгелибез).
-Яр Чаллыга якын урнашкан шәһәрләрне искә төшерәбез.(Алабуга,Түбән Кама,Зәй,Минзәлә).
-Татарстанның Әлмәт,Мамадыш,Баулы,Бөгелмә шәһәрләре дә бар.(картадан күрсәтәм һәм сорыйм).Бу шәһәрләр Яр Чаллыга якын урнашканмы?
-Юк ,ерак урнашкан.
-Булдырдыгыз,укучылар,молодцы.Сезгә тагын жетоннар бирәм.
5. Дәреслек буенча эш.
А)-Дәреслекнең 47 нче битен ачабыз һәм 6нчы күнегүне табабыз.Биреме мондый (укыйм).Тексттан нинди? соравына җавап биргән сүзләрен табабыз,укыйбыз,русчага тәрҗемә итәбез.( Актив эшләгән укучыларга жетоннар бирелә)
Ә)-Хәзер 48 битне ачабыз һәм 1 нче күнегүне табабыз .Җөмләләр бирелгән,сез “Туган ягым” хикәясенең эчтәлегенә туры килгән җөмләләрне генә дәфтәрләрегезгә язып аласыз. Башта числоны язабыз,сыйныф эше дип язабыз һәм кызыл юлдан җөмләләрне яза башлыйбыз.Соңыннан укучылар дәфтәрләреннән язган җөмләләрен укыйлар.(жетоннар бирелә).
6. Физкультминут.
Яшәсен,үссен
Мул Татарстан!
Туган илебезгә,
Туган илгә дан!
Бу җырны җырлый
Татарлар,руслар.
Без барыбыз да
Мәңгелек дуслар!
7. “Туган ягым”темасына презентация карау.
-Хәзер мин сезгә “Туган ягым” дигән презентация күрсәтәм,игътибарлы булыгыз,сезгә сораулар бирәм.
8. Уен.”Сүзнең парын әйт”
Мин-син сез-без,сезнең-безнең,сезгә-безгә.
Миңа-сиңа
Минем –синең
Мине-сине
Миндә- синдә
Миннән-синнән
9. Диалог буенча эш.
- Экранга карыйбыз,кечкенә генә диалог бирелгән,сораулары бар,ә җавапларын үзегез табасыз. (Уку,тәрҗемә итү ,җавапларын табу,рольләргә бүлеп уку).
- Азат,син кайда яшисең?
_ . . . .
-Сездә (у вас) елга бармы?
_ . . . .
_Нинди елга?
_ . . . .
Урман еракмы?
_ . . . .
10. Йомгаклау.
- Без бүген нәрсә турында сөйләштек, нәрсәләр белдек соң? Тикшереп карыйк әле.(коммуникатив күнегүләр)
- Спроси у друга в каком городе он живет. (Син кайсы шәһәрдә яшисең?)
- Узнай,знает ли Алина главный город Татарстана. (Татарстанның баш шәһәрен беләсеңме?) (Әйе,беләм. Казан шәһәре.)
- Спроси у Оли,знает ли она города Татарстана. (Син Татарстан шәһәрләрен беләсеңме?) (Әйе,беләм. Яр Чаллы, Казан, Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Әлмәт)
- Спроси у Ромы, какие реки есть в Татарстане.(Татарстанда нинди елгалар бар?)
- Спроси у друга,природа Татарстана какая? (Татарстанның табигате нинди?)
- Узнай,знает ли Никита символику Татарстана. (Син Татарстан символларын беләсеңме?) (Әйе,беләм.Герб,флаг,гимн)
- Спроси у друга,какие цвета есть на флаге Татарстана. (Татарстан флагында нинди төсләр бар?)
- Как скажете о том,что Татарстан большая, богатая республика? (Татарстан зур, бай республика.)
- Как скажете о том, что вы любите природу Татарстана? (Без Татарстан табигатен яратабыз).
- Как скажете,что вы любите Татарстан.(Без Татарстанны яратабыз).
11.Өй эшләрен аңлату.
-Хэзер өй эшен аңлатам.Представьте , что к вам приехал друг из другой республики.Что вы расскажете другу о Татарстане .
А) Что расскажешь другу о Татарстане? (на татарском языке)
Ә) Задавайте друг другу вопросы о Татарстане. (на татарском языке)
12.Билгеләр кую.
-Хәзер жетоннарны саныйбыз.Кемнең ничә жетоны бар?
-Минем биш жетоным бар. (укучылар һәрберсе әйтеп чыга ,жетоннар саны буенча билгеләр куям).
13.Җыр.”Сәяхәтче җыры”
Дәрес башында туган як турындагы җырны җырчы Гөлдания Хайруллина башкаруында тыңладык,в начале урока слушали песню в исполнении татарской певицы Гульдании Хайруллиной,мы эту песню и сами знаем. Давайте все вместе поем.Әйдәгез җырны җырлыйбыз.
-Дәрес бетте,сау булыгыз.