Татарстан халыклары фестивале
"Каз өмәсе"
Катнашучылар: 6нче сыйныф
Җитәкчеләре: Якупова Г.М
Мухетдинова Х.С
Бүлмәнең бизәлеше элекке авыл өен чагылдыра. Катнашучылар татар милли киемнәреннән.
Бәйрәм барышы.
Алып баручы: Хәерле кич, дуслар, хәерле кич!
Бәйрәмебез котлы мөбарәк булсын!
Ведущая: Здравствуйте, уважаемые гости, друзья. Приветствуем вас в нашем теплом, добром доме.
А.б.: Безнең татар халкының - әби-бабаларыбызның борынгы заманнарда бик күркәм йолалары, матур бәйрәмнәре күп булган. Сезнең кичке уеннарны, аулак өйләрне, “Нәүрүз”, “Сөмбелә” бәйрәмнәрен күргәнегез бардыр. Тагын бер шундый күңелле йола – “Каз өмәсе”. Менә бу табышмакны тыңлагыз әле:
Суда йөзе, күктә оча, җирдә йөри,
Ит белән сыйлый. Ул нәрсә?
Ә каз мамыгыннан нәрсәләр ясыйлар? Дөрес, казның мамыгы бик кирәк. Аның ите дә бик тәмле була. Ә маен дару урынына да файдаланалар. Аны бик – колак өшегәндә сөртәләр. Элек казларны бик күп асраганнар. Көз җиткәч, һәр өйдә каз өмәләре гөрләгәе. Каз өмәсе-авыл бизәге, алтын көзнең байлык, муллык, матурлык бәйрәме. Менә бездә бүген Каз өмәсенә җыелдык.
В: Сегодня мы с вами собрались в этом зале на праздник, именуемый “Каз өмәсе”. Все большие дела у татар выполнялись всем миром. “Өмә” по-татарски означает помочь. “Каз өмәсе” проводился позней осенью, когда крепчали морозы, снегом покрывались поля и леса, реки сковывались льдом.
Этот праздник светлый и грустный. Грустный от того, что приходится прощаться с гусями – символами чистоты и бескорыстия. Светлый, что теперь прощательные песни гусей будут звучать в песнях девушек и парней, в мелодиях наигранных на гармонии.
А.б.:
Күкмәк хезмәт, уен-көлке
Була каз өмәсендә.
Кызлар, егетләр җыела
Зур шатлык һәммәсендә.
Үкенмәссез килсәгез.
Кызык булачак монда
Җыр-биюләрдә булачак
Шатлык өстәр гармун да.
(Магнитофонда каз тавышлары)
Бабай табак белән казларны күтәреп керә:
- Кызлар, менә сезгә казлар. Баш – аякларын, канатларын кистем. Яхшылап йолкыгыз.
А.б.: Әйдәгез, кызлар, эшкә тотыныйк.
Олеся: Сөләйман бабай, кызларны үзең суйдыңмы?
Бабай: Үзем, кызым, үзем.
Кристина:Син суйган казларның ите тәмле була шул.
Вероника:Кызлар, карагыз әле, бик симез ахры, бик авыр күренә. (казны күрсәтә)
Наташа:Сөләйман бабайларның һәр елны казлары симез була. Миңлегөл әби әйбәт ашата торгандыр. (кызлар түгәрәкләнеп каз йолкыйлар, канат сыдыралар)
А.б:
Җәйләр үтте, көзләр җитте
Бик симерде казларым
Каз йолкыйлар тиңдәшләрем
Күрше тирә кызларым.
“Каз канаты” җырын җырлап эшлиләр.
Олеся: Кызлар, әйдәгез казларның эчләрен алып, чишмәгә барып юып кайтыйк.
(кызлар китәләр)
В: Но самое интересное начиналось вечером. Переодетые в праздничные наряды девушки собирались на посиделки. Хозяйка встречала их национальными блюдами, готовила белеш из гусиных лап и крылышек, вкусный суп из челого уся.
У входа в дом самые бойкие девушки встречали гостей, предлагая выкупить у них гусинные крылья. Кто мог выкупить – тот становился желанным гостем.
А.б:
Өмәбездә үтеп китте
Казларны юып кайттык
Сизелмичә кич тә җитте –
Ә хәзер күңел ачыйк.
Олеся: Әтиләр кунакка китте. Кызлар, егетләр килгәнче, өйне бераз җыештырып алыйк. (өй җыештыралар)
Вероника: Кызлар егетләр бусага ялы түләтебезме?
Кызлар: Түләтәбез, түләтәбез.
Кристина:Я, кызлар, һәркайсыгызгы канатлар алыгыз. Җебеп тормагыз. Акча салмыйча, канат бирмәгез. (канатлар алалар) Чү! Киләләр! Киләләр!
“Эх, сез, матур кызлар!” җырын җырлап егетләр килә.
Егетләр: Кызлар, нигә кертмисез инде?
Наташа: ашыкмагыз, авыгыз ашка пешәр. Акчаларыгызны әзшрләгез. Берәм – берәм керегез.
Вадим: Әссәләмегаләйкем! И, казлар, юк ла, кызлар симез булсын! (кызлар көләләр)
Кристина:Сиңа, егет, ни кирәк?
Ваня: Кара кашлы кыз кирәк.
Вероника: Ни эшкә соң ул кирәк?
Илья: Әнигә килен кирәк.
Наташа: Егет, сиңа ни кирәк?
Вадим: Миңа нечкә бил кирәк.
Олеся: Ни эшкә соң ул кирәк?
Ваня: Ансыз яна яшь йөрәк.
Вероника:Сиңа, егет, ни кирәк?
Илья: Каз-мамык ястык кирәк.
Кристина: Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз. Шуны да син белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз. (егеткә сөлге белән суга)
Вадим: Ай-ай-ай! Казларыгыз кыз, кызларыгыз каз. Күзләрегез тоз, үзегез котсыз. Борыныгыз янчек!
Кызлар: И-и, тозсыз!
Олеся: Сиңа егет ни кирәк?
Ваня: Та каз канаты кирәк?
Наташа: Ни эшкә соң ул кирәк?
Илья: Очрга
Вероника: Нишләргә?
Вадим: Матур кызлар кочарга.
Кристина: Буш сүз сузма кызларга. Акчаң кайда?
Ваня: Акча бездә бер букча (акчасын күрсәтә).
Кызлар акчага сузылалар. Егетләргә сыңар канат бирелә.
А.б.: Бер генә каз өмәсе дә җырсыз, уенсыз. Ә хәзер, әйдәгез, уеннар уйнап, биеп-җырлап алыйк.
Уен: “Чума үрдәк, чума каз”.
Уен: “Йөзек салышлы”
Олеся: Тиздән әниләр дә кайта, вакыт таралышырга. (Балалар саубуллашып чыгып китәләр.)