СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Конспект внеурочного занятия по татарскому языку "Навруз"

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект внеурочного занятия  "Навруз" для 5-9 классов.

Просмотр содержимого документа
«Конспект внеурочного занятия по татарскому языку "Навруз"»

Нәүрүз бәйрәме.

Алып баручы(А.Б) Исәнмесез, саумысез,

Бүген бездә бәйрәм көн.

Уйнап күңел ачам дип,

Бакчага килде һәркем.


Бүген бездә Нәүрүз бәйрәме. Элгәре заманарда безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 22 марта уздырганнар. Аны “Нәүрүз” дип атаганнар. Ошбу көнне малайлар вә кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазаклар әйткәннәр,аларны бәйрәм белән котлаганнар.

( Татар халык җыры “Шома бас” яңгырый.)

Чү, әнә үзләре дә киләләр бугай!

Күч безнең күңелгә

Җыр яме, җыр яме!

Рәхим ит, түрдән уз,

Нәүрүз бәйрәме!


(“Шома бас” дигән җырына бүлмәгә малайлар һәм кызлар керәләр. Бер малай гармун тотып алдан бора.)

Барысы бергә: Уйнат, уйнат гармуныңны

Авазлары чыңласын.

Нәүрүз бәйрәменең җырын

Иптәшләрем тыңласын.


Дима: Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде,

Былыбылдан аваз килде-

Нәүрүз мөбарәк булсын!


Влада: Абзый, эшең уң булсын,

Теләгәнең юш булсын,

Күңелләрең хуш булсын, -

Нәүрүз мөбәрәк булсын!


Рома: Нәүрүз хакы биш алтын,

Бирсәң ярар ике алтын,

Карама ялтын-йолтын-

Нәүрүз мөбарәк булсын!


Алия: Казанга бармак кирәк,

Балыкка кармак кирәк.

Ә безгә бәйрәм кирәк,

Нәүрүз мөбарәкбад!


Алеша : Нәүрүз әйттек без сезгә

Хакын бирегез безгә,

Яшегез җитсен йөзгә,

Малыгыз артсын көзгә,

Нәүрүз мөбарәкбад!


Барысы бергә: Нәүрүз мөбарәкбад!



Алып баручы(А.Б) Нәүрүз бәйрәме мөбарәк булсын,

Яз саен кабатланып торсын!

Барысы бергә: Хәер-дога кылабыз,

Аш-сый көтеп торабыз.

Нәүрүз мөбарәкбад!

Нәүрүз мөбарәкбад!

Алып баручы(А.Б) (сый өләшеп).

Котлап сәлам бирдегез,

Әйдәгез сыйланыгыз!

Әйтегез әле, балалар, Нәүрүз нәрсә дигән сүз ул?


Балалар: Ул Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Ул көнне көн белән төн тигезләшә. Менә шуннан соң көн озыная башлый.


Алып баручы: Ә Нәүрүз бәйрәме нинди бәйрәм?


Балалар: Яңа ел бәйрәме!

Яз бәйрәме. Кышны озату, язны каршылау бәй­рәме. Дуслык бәйрәме.


Олеся: Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы,

Сагынып көткән яз килә!


Илья: Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк!



Кошлар сайраган тавыш ишетелә, балалар «Яз җитә» җырын башкаралар. Җыр ахырында сәхнәгә Яз — Нәүрүзбикә керә.


Нәүрүз. Исәнмесез, балалар!


Балалар. Исәнме, Нәүрүзбикә!


Нәүрүз: Гайбәт бетсен телегездә,

Орыш бетсен илегездә,

Ачу китсен йөзегездән

— Шулай икән, киләм сезгә!

Балалар. Нәүрүз мөбарәкбад!


Нәүрүз: Бурычлыны кичерегез,

Дошманнарга кул сузыгыз,

Шуның белән мәрхәмәткә,

Йөрәгемә юл сызыгыз!

Шулай икән, киләм сезгә!

Балалар. Нәүрүз мөбарәкбад


Нәүрүз. Котлап сәлам бирдегез,

Мине көтеп алдыгыз,

Имин йортта торыгыз,

Кәеф-сафа корыгыз.

Инде мине тыңлагыз,

Моңаеп утырмагыз —

Уйнагыз да көлегез,

Биегез дә җырлагыз.

Нәүрүз мөбарәкбад!

Алып баручы. Яз иртәсен котлагандай матур булып,

Зәңгәр күкне каплап алды зәңгәр болыт.

Бизәкләнгән төсле булды бөтен һава,

Кар өстенә шыбыр-шыбыр ләйсән ява!


Хуҗа Насретдин керә. Аның базарга товар сатарга барышы, култык астында әтәче.

Хуҗа Насретдин. Хуҗа Насретдин товары

Һәркемгә дә җитәрлек:

Тары-бары, растабары

һәркөн сатыла товары.

Әтәче җырлап тора ла,

Эте һау-һаулап тора.

Аты иһа-һай итә дә,

Ә үзе биеп китә.

Шәһәрнеке булмасам да,

Әйбер хакын беләмен.

Теләгәнчә матур итеп,

Читек чигеп бирәмен.

Яшьләр өчен шатлык мин лә,

Картларга да тансык мин.

Халык үлмәс — мин үлмәсәм,

Мәңге яшә, Насретдин! Амин!


Алып баручы. Әссәламегаләйкем, Хуҗа Насретдин!


Хуҗа Насретдин. Вәгаләйкемәссәлам! Исәнмесез! (Балалар белән исәнләшә, аннан бер бала янына килеп.) Әйт әле, абзый, бу Кукмара базары буламы?


Бала. Юк!

Хуҗа Насретдин. Бик зур куренә-ә-ә, Казан базарыдыр, ахрысы. Сөбханалла!


Алып баручы. Хуҗа Насретдин, бу базар түгел, бу бит мәктәп.


Хуҗа Насретдин. Яхшы, яхшы, миңа мәктәп тә ярый, бакча да ярый, товарым гына сатылып бетсен.

Алып баручы. Син мине дөрес аңламадың, Хуҗа Нас­ретдин, бу ял итү урыны түгел, бу — балалар белем ала торган мәктәп.

Хуҗа Насретдин. Анысын ишеттем (Хуҗа, капчыгыннан китап алып, паласын җәеп утыра).


Алып баручы. Хуҗа Насретдин! Ә бүген бездә «Нәүрүз» бәйрәме. Ә син безнең олы кунагыбыз булырсың . Сине бик күп мәзәкләр, мәкальләр, табышмаклар, такмаклар белә дип ишеткән идек. Безгә дә сөйләмәссең микән?

Хуҗа Насретдин. Була ул, тыңлагыз! Мин мәкальне башлармын, сез тәмамларсыз.

1.Кто не работает ...(Тот не ест)

2. В марте мороз скрипуч, да не (жгуч.)

3. Грач на горе - весна (на дворе.)

4. Апрель с водой, а май (с травой.)

5. Увидел грача - весну (встречай.)


Хуҗа Насретдин. Бүген Нәүрүз бәйрәме,

Күңел ачу көнебез.

Тәмле прәннекләр алырга

Минем янга килегез.

Товарымны сатмыйм әле,

Сезне сыйлыйсым килә.

Нәүрүз бәйрәмен котлап,

Бүләк бирәсем килә.

Сый-хөрмәтләр сезгә булсын,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Балалар. Рәхмәт сиңа, Насретдин!

Хуҗа Насретдин. Миңа китәргә кирәк.

Ишәгем, кузгал юлга,

Кичке намазым кала.

Балалар Рәхмәт сиңа, Насретдин, Мәңге яшә, Насретдин!

Толик Җырларыбыз юлдаш булсын,

Юлдаш булсын, яңгырап торсын,

Эшләрегез уңнан булсын,

Илебезне бизәп торсын!


Нәүрүз. Кояш, чык, чык, чык,

Тәти кашык базарда,

Ботка пешәр казанда.

Батыр карны елак ит,

Җылың белән кунак ит.

( Кояш керә)

Даша Кояш, кояш, син биектә,

Бар дөньяны курәсең.

Әйтче, иң матур җир кайда?

Син бит инде беләсең?!

Кояш Әйе, беләм, мин әйтәм, тыңлап кара:

Иң матур җир — Туган җир ул,

Онытма моны, бала!

сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз .Язгы гөрләвекләр сезгә эшегездә, укуыгызда бәхет-куаныч, саулык-сәламәтлек, бәхетле. Шатлыклы көннәр алып килсен! Язгы бөреләр белән күңелегездә яхшылык. Изгелек. Матурлык чәчәк атсын!


Алып баручы : Алдагы көннәрегездә

Телибез зур уңышлар.

Муллыкта, тыныч тормышта

Хәзмәт итегез,дуслар.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!