Данная разработка является важным шагом для подготовки детей к ВПР по Истории в 6 классе. Она включает в себя материалы по терминологии,хронологии, по работе с картой
Просмотр содержимого документа
«Контрольная Работа по Истории России 6 класс с элементами ВПР»
I. Дөрес җавапның берсен сайлап алыгыз:
1. Илебез территориясендә иң борынгы кешеләр яши башлаган вакыт:
А. 700 мең ел элек
В. 500мең - 1 млн ел элек.
С. 35-45 мең ел элек
2. Кайсы торулык хакында сүз бара: Воронеж өлкәсендә урнашкан әлеге торулыкта кешеләр моннан 35-45 мең ел элек яши башлаганнар, әлеге торулык Петр Беренче заманында өйрәнелә башлаган. Казу эшләре вакытында, күпсанлы сөяктән ясалган хезмәт кораллары табылганга күрә үзенчәлекле исем кушылган. Бу:
1. Денисово мәгарәсе
2. Костенки торулыгы
3. Сунгирь торулыгы
3. Кайсы торулык хакында сүз бара: Яше якынча 25 мең ел. Владимир өлкәсендә урнашкан. Кешеләрнең киеменәре мамонт сөякләреннән ясалган төймәләр белән бизәлгән булганнар.Мамонт сөягеннән ясалган сөңгеләр табылган. Бу:
1. Сунгирь торулыгы
2. Костенки торулыгы
3. Денисово мәгарәсе
4. Кайсы шәһәр хакында сүз бара: Әлеге шәһәр Каспий диңгезе ярында урнашкан. Россиядәге иң борынгы шәһәр (б.экVI г), аңардагы мәчет VII г. салынган. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә “ Тимер капка” дигәнне аңлата. Бу нинди шәһәр:
1. Херсонес
2. Пантикапей
3. Дәрбәнд
II. Вакыйгаларны бер –бер артлы дөрес итеп языгыз
4. Таш гасырларның периодларын бер –бер артлы дөрес итеп языгыз:
А. Мезолит
В. Палеолит
С. Неолит
5. Илебез территориясендәге борынгы патшалыкларны килеп чыгулары буенча бер –бер артлы дөрес итеп языгыз:
А. Дәрбәнд шәһәре
В. Кара диңгез буенда грек колония -шәһәрләре
С. Скиф патшалыгы
D.Төрки каһанлыгы.
III. Аңлатмаларын укып терминнарны языгыз:
Күп аллаларга табынуга, табигать көчләрен илаһиләштерүгә нигезләнгән дини карашлар системасы-
Скандинавия илләреннән килгән сугышчыларны Европада норманнар дип атасалар, аларны Россиядә _______________дип йөрткәннәр.
Ясакның төгәл күләме-
IV «Вече» төшенчәсе нинди вакыйгаларга (процессларга) бәйле? Вакыйга (процесс)ны күрсәткән хәрефне язып алыгыз. «Вече» төшенчәсен аңлатыгыз.
Вакыйгалар,(процесслар) исемлеге |
А) Алтын Урданың таркалуы | Б) Бөек Новгородта боярлар республикасы |
В) Беренче кенәзләрнең идарәсе | Г) Уот Тайлер восстаниясе |
V. Сез исемлектән сайлап алган вакыйга ( процесс) барган территория кертелгән дүртпочмаклыкны картада штриховкалагыз
|
А) XI г.Русь дәүләтендә христианлык дине таралу | Б) Беренче кенәзләрнең эчке сәясәте |
В) XIII г. төн-к –көнбатыш рус җирләрен саклау | Г) Франциянең Йөзеллык сугышта катнашуы |