СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Коррупциягә :“Юк!” дип әйтик”

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

  Укучым хезмәте.   Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барыла. Чыгарылган законнар, “түгәрәк өстәлләр”, “кайнар элемтәләр” һичшиксез, тормышыбызны бу “чирдән” дәваларга ярдәм итәр дип ышанасы килә. Ришвәтчелек – кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла.

Просмотр содержимого документа
«“Коррупциягә :“Юк!” дип әйтик”»


МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Лубяны» Кукморского муниципального района Республики Татарстан


Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“Лубян авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль

бюджет гомуми белем бирү учреждениесе









Сочинение

Инша

«Скажем коррупции: «Нет!»

Коррупциягә :“Юк!” дип әйтик”



Выполнила:

Гарифуллина Айгуль Раифовна

ученица 9 класса

Учитель татарского языка и литературы:

Нуреева Люция Рашитовна


Башкарды:

9 сыйныф укучысы

Гарифуллина Айгөл Раиф кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Нуреева Люция кызы




«Того, кто хоть что-нибудь стоит,

довольно трудно купить»

Э. Севрус

Кулымда - каләм, башымда мең төрле уй... язмамны башлыйм. Мин гап-гади бер авыл кызы. Бәхетле, матур һәм әти-әнием, әби-бабам, туганнарым, дус-ишләрем белән мул тормышта яшибез. Дөньяда бар нәрсә дә яхшы, кешеләр дә гел дөреслек буенча гына гадел яшиләрдер кебек тоела... Тик... Кайчакта: “Майламасаң, арба бармый”,- дигән татар халык мәкале сүзләрен ишетергә туры килә. Бу ни дигәнне аңлата соң?! Тирәнрәк уйлаганнан соң, “Ансыз-дөнья сансыз”(акча), - дигән табышмак искә төшә. Әйе, “майлау” кесәдәге шыгырдап торган яшел, кызыл акчалар инде ул.

Без – замана балалары. Еш кына район газетасы битләрендә, телевизор, интернет аша бик күп яңалыклар күрәбез һәм ишетәбез, үзебез дә яңалыкка омтылып яшибез. Бервакыт радиодан дикторның:

“Агроном дипломы алдылар,

Түләп шактый зур ришвәт.

Атасы кесәсе калын бит,

Укып йөрсен ул нишләп.

Ай, ришвәт, вай, ришвәт,

Чәчәк атасың нишләп?! “- сүзләренә игътибар иттем.

Шулай итеп, үзебез дә сизмичә, бөтен начарлыкның башы ришвәтчелектә икәнлеге хакында уйлана башлыйбыз. Ришвәтчелекне ничек җиңәргә?... Ничек... Берәр кайчан ул тормышыбыздан китәрме? Кешеләр саф чиста намус белән кайчан яши башларлар?! Ә ришвәт бирмичә дә мәсьәләне хәл итәргә мөмкинме? Бу проблема гасырлардан килә. Бу проблемага чик куелыр дип уйлыйм мин.

Коррупция. Бу тема бүгенге көндә көн кадагында (актуаль). Коррупция ул ниндидер феномен.Аның кайдан килеп чыгу серен эзләп табу бик авыр. Бу темага бүгенге көндә Россия президенты Владимир Путин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бик зур игътибар итәләр. 2008 нче елның 25нче декабрендә Россия Федерациясендә “Коррупциягә каршы көрәш”турында закон кабул ителде. Бу законда коррупциягә каршы көрәшнең төп принциплары, коррупцияне хокуый яктан кисәтү һәм хокук бозуларның нәтиҗәсен ликвидацияләү каралган. Нәрсә ул “коррупция”? Гади сүз белән әйткәндә, коррупция – законсыз юл белән кешеләрдән акча алу, акча җыю. Ә иң куркынычы шул: ул гадәти хәлгә, безнең тормыш рәвешенә әйләнеп бара. Язмамның эпиграфы итеп мин, Э. Севрусның “Того, кто хоть что-нибудь стоит, довольно трудно купить» дигән сүзләрен алдым. Тик бу сүзләр әйтелә генә кебек тоела. Урыслар әйткәндәй була икән “КУПИТЬ”. Бүгенге көндә хәлнең ничек торуын ачыклап карыйк.

Ришвәтне без кемнәргә һәм кайда бирәбез?

1)Дәвалану, медицина ярдәме күрсәтү урыннарында.Хезмәткә яраксызлык кәгазен, гади медицина белешмәсен күпмедер бәягә берсүзсез табып була.

2)Мәгариф өлкәсендә.Балалар бакчасына урнашу өчен, яхшырак мәктәпкә,сыйныфка керер өчен, югары уку йортына керер өчен һ.б.

3)Идарә итү оешмаларында.Белешмәләрне тиз аласың килсә-түлә.

4)Полиция, суд, прокуратура өлкәләрендә.

5)Пенсия билгеләгәндә, субсидия алырга теләгәндә.

– Зинһар, балам, чиратсыз гына кабул итегез әле, хәлем бик авыр, сул яктан бигрәк чәнчи бит, – дип күкрәген тоткан Харис карт кыенсынып кына табиб бүлмәсе ишеген ачты. – Хәлем болай ук авыр булмаса, килмәс идем, юкса гомеремдә бүлнис юлын таптаганым юк бит…

– Килгәнегез булмаганга белмисездер шул, бабай, монда һәммәсе дә авыру, һәммәсенең дә хәле авыр, чиратыгыз җиткәч керерсез!

Көне буе авырулар кабул итеп, өстәвенә, танышлык белән күпләрне чиратсыз үткәреп, сабырлыгы чамалы калган терапевт ир ишек янындагы Харис картка карап та тормады. Бабайга урын бирүче дә, табибка чиратсыз гына үткәреп җибәрүче дә табылмады. Коридордан үтеп-сүтеп йөргән шәфкать туташларына да ничә генә тапкыр эндәшмәде ул. Тик җавап бертөрле булды: «Чиратыгыз җиткәч, бабай, чиратыгыз җиткәч!» Тик әҗәл дигәне чират көтеп тормады шул.

Сугышта алган яраларыннан сыкрый-сыкрый, гомере авыр һәм гадел хезмәттә үткән, кешеләргә карата ярдәм һәм изгелектән башка һич ни кылмаган, утны-суны кичкән батыр солдат табиб ишеге төбендә җан бирде. Гиппократ анты кабул иткән шушы битарафлар күкрәк киереп йөрсеннәр өчен якладымы ул Ватанны?

Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барыла. Чыгарылган законнар, “түгәрәк өстәлләр”, “кайнар элемтәләр” һичшиксез, тормышыбызны бу “чирдән” дәваларга ярдәм итәр дип ышанасы килә. Ришвәтчелек – кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Мәсәлән, мин укыган мәктәптә гаделлек яши дип әйтә алам. Дәреслекләр белән бушлай тәэмин итәләр. Мәҗбүри акча җыю проблемасы бездә юк, чөнки мәктәп җитәкчелеге һәрнәрсәне ныклы тикшерүдә тота. Мәктәбебездә ришвәтчелекнең асылын аңлатучы ачык дәресләр, класстан тыш чаралар, класс сәгатьләре үткәрелә. “Ришвәтчелеккә – юк!” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрдә укучылар актив катнаша, стена газетлары чыгара, китап күргәзмәләре оештыра. Безгә тырышып укырга, үз- үзебезгә ышанып яшәргә генә кирәк.

Әйдәгез, уйланыйк һәм бергәләп илдәге тәртипсезлекләр белән көрәшик! Шулай булганда гына киләчәгебез өметле булыр.