СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Статья "Биектау хәбәрләре" Кошлар - безнең дуслар

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урамда кыш. Бар җиһан аклыкка-сафлыкка төренгән. Тирән көртләр җирне иксез-чиксез кышкы бураннардан, салкыннардан саклый. Җир тирән йокыга талып, ял итә.

Просмотр содержимого документа
«Статья "Биектау хәбәрләре" Кошлар - безнең дуслар»

Кошлар – безнең дуслар.

Урамда кыш. Бар җиһан аклыкка-сафлыкка төренгән. Тирән көртләр җирне иксез-чиксез кышкы бураннардан, салкыннардан саклый. Җир тирән йокыга талып, ял итә.

Кышның саран саргылт кояшы карлы бураннар белән алмаша, ә бураннарга алмашка каты суыклар килә – мөгаен, кышның гүзәллеге шундадыр. Ә күпме шатлык алып килә ул бала-чагага: көннәр буе тау шуып шау-гөр киләләр, кемдер кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный...

“Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән без дә кышны бик яратабыз. Кышның кояшлы матур, рәхәт көннәрендә саф һавада уйныйбыз, шатланабыз, кошларга ашарга бирәбез, тауда шуабыз. Безнең мәйданчыкларда әтиләр ясап килгән җимлекләр эленеп тора. Балалар белән кошларга көндә җимнәр салабыз. Аннары читтән генә нинди кошлар килгәнен күзәтәбез. Балалар шатланып: “Саескан, чыпчык, песнәк килде”, - дип, бер-берсе белән шатлыкларын уртаклашалар.

Әйе, “Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз”. Кошларны саклау – табигатьне саклау, ә табигатьне саклау – туган илне саклау ул.

Кошлар табигать күрке, нәфис гәүдәле, ялтыравыклы, гүзәл кошлар үзләренең матурлыклары, күңелгә ята торган җыр-моңнары белән күңелебезне күтәрә, тормышыбызны бизи. Агачларны, үсемлекләрне үрчетергә ярдәм итә, аларны корткыч бөҗәкләрдән саклый.

Тик, кыш көннәре кошларга бик авыр. Кышкы карлы бураннарда аларга азык табу тагын да авырлаша. Шуңа күрә без “Канатлы дусларыбыз”га ярдәм итәргә тиешбез. Балалар моны кечкенәдән аңлап, табигать белән дуслашып үсәргә тиешләр. Шул вакытта киләчәгебез матур, ышанычлы булачак.

Табигатьне яратып, кошларга булышып, хайваннарны рәнҗетмичә үскән балалар, әлбәттә, кешелекле, игелекле, миһербанлы булып үсәчәкләр. Киләчәккә юл – бүгеннән салына.

Без кошларга кыш көне булышсак, алар безне үзләренең матур җырлары белән яз көне сөендерәчәк. Әлегә табигать ягымлы язны көтеп тыныч кына йоклый.