СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Котлы булсын Яңа ел!

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Котлы булсын Яңа ел!" 5-6 яшьлек балалар өчен сценарий. 

Просмотр содержимого документа
«Котлы булсын Яңа ел!»

Котлы булсын Яңа ел! (5-6 яшьлек балалар өчен)

Залга, биеп, балалар керә. Уртада чыршы бизәлгән.


Алып баручы: Нинди матур безнең чыршы!

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!


1 бала: Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь-яшел чыршы килгән.

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.


2 бала: Исәнме, чыршы, исәнме,

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Без бик сагынып көттек.


3 бала: Күрегез бу чыршыны.

Чыршының да чып-чыны.

Нинди төз, матур, биек

Тора түшәмгә тиеп.

Җыр Чыршы, чыршы без сине...


4 бала: Рәхмәт сиңа, син килгәнсең,

Әйләнәбез тирәңдә.

Яңа һөнәрләр өйрәндек

Яңа елга килгәндә.


5 бала: Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

Куян йөгереп керә, ул курыккан.

Куян: Исәнмесез, балалар. Сез инде чыршы бәйрәмен башлап җибәргәнсез. Ә сез Кар кызын күрмәдегезме?

Алып баручы: Юк куянкай, күрмәдек. Без Кыш бабай белән Кар кызын бәйрәмгә көтәбез.

Куян: Кар кызына әйтәсе сүзем бар иде. Явыз Шүрәле Кыш бабайның капчыгын урлаган (китә).

Җырлап Кар кызы керә.

Кар кызы: Мин Кар кызы, Кар кызы,

Кардан йолдызлар ясап

Җир өстенә яудырам,

Каплыйм җирне кар белән.

Алып баручы: Исәнме, Кар кызы. Без сине сагынып көттек. Рәхим ит безнең бәйрәмгә. Безнең балалар тагын бер елга үстеләр, матур шигырьләр өйрәнделәр.

Кар кызы: Ягез әле. Мин бик шат!

6 бала:: Яңа ел ул Яңа шул

Иске ел булмас әле.

Шатлыгын да, бәхетен дә

Кызганып тормас әле.


7 бала: Суык бабай, кил безгә,

Яңа ел бәйрәменә.

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.


8 бала: Ян яктырак, чыршыкай,

Балкысын утларың.

Бүген синең тирәңә

Җыелган дусларын.

Куян керә.

Куян: Кар кызы, минем сиңа хәбәрем бар. Явыз Шүрәле Кыш бабайның капчыгын урлаган.


Кар кызы: Кыш бабай бик борчылгандыр. Нишлибез инде, дуслар?

Былтыр керә.


Былтыр: Исәнмесез, дусларым. Куянкай, сиңа ни булды? Берәрсе куркыттымы? Кар кызы, синең нигә кәефен юк?


Куян: Явыз Шүрәле Кыш бабайның

Капчыгын алган.

Яңа елда нәни дуслар

Күчтәнәчсез калган.

Былтыр: Ул шыксыз Шүрәлене

Мин дә бүген эзләдем.

Күрәсезме, кар өстендә

Калган аның эзләре.

Әйдәгез, эзләп табыйк үзен! Карагыз әле юньсезне, чыршы астына кереп, йоклап ята (карны йомарлап тәгәрәтәләр, Шүрәлегә ыргыталар).


Шүрәле: Бу нинди эш, нинди чыр-чу?

Тәмләп йокыга киттем.

Сез мине уяттыгыз!

Ник миңа кар ыргыттыгыз?


Былтыр: Син, Шүрәле, алдаштырып маташма. Әйт тизрәк, кайда Кыш бабайның бүләк капчыгы, тиз чыгарып куй алдыма!


Шүрәле: Ярый, ярый, ачуланмагыз. Хәзер алып киләм капчыкны.


Барысы да Шүрәле артыннан китәләр. Шүрәле кире үзе генә керә.

Шүрәле (көлеп): Ха-ха-ха. Ышандылар. Кызык иттем әле үзләрен. Шул кирәк аларга. Бөтен халыкны, балаларны Яңа ел бәйрәменә чакыралар. Ә мине чакырмадылар. Кыш бабай барысына да бүләк әзерләгән. Ә миңа юк. Әй, ашыйм да, бетерәм бөтенесен, калса, яшереп куярмын. Шуның белән минем эш бетте.(чыгып китә)


Алып баручы: Балалар, әйдәгез явыз Шүрәлене Былтыр күрми калмас, безнең күңелле бәйрәмне ишетеп Кыш бабай килеп җитәр.


9 бала: Җыелышып җепшек кардан

Кар бабай ясап куйдык.

Матурлап аның күзләрен,

Авызын хәтта уйдык.

Нинди эш кушыйк аңа дип,

Кичен уйлап тордык та,

Каравылга дип калдырдык,

Себерке тоттырдык та.


Җыр


Кар кызы керә.


Кар кызы: Балалар, әле Кыш бабай килмәдеме? Әйдәгез аны чакырыйк. Ул бик озаклаган. Әллә юлын югалтканмы?


Балалар: Ау-у-у! Кыш бабай!


Кыш бабай керә.

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар,

Исәнмесез, кунаклар.

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр алып килсен. (баш ия)


Балалар кул чабалар.


Кыш бабай: Кар бураннар туздырып,

Барыгызны туңдырып,

Ерак юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.


Алып баручы: Хуш киләсең, Кыш бабай,

Әйдә тизрәк уз, бабай.

Балалар сезне көтте,

Тагын бер яшькә үсте.

Сезгә дип алар матур җырлар, шигырьләр өйрәнделәр.


Кыш бабай (Кар кызына карап): Кызым, син дә әйбәт кенә килеп җиттеңме, бар кунакларны да чакырдыңмы?

Кар кызы: Чакырдым, бабай. (Балаларга карап): Ягез, балалар, хәзер инде һөнәрләрегезне күрсәтегез.


10 бала: Кыш бабай, кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Сакал, мыек, ап-актан.

Килгән безгә ерактан.

11бала: Яңа ел килгәнгә

Нәкъ бер ел булды.

Кыш бабай килүгә

4 (_____)яшем тулды.

12 бала: Кыш бабай, елак

Малай булдыңмы?

Сакаллы малай булып тудыңмы?

Әйт колагыма, сер итеп кенә.

Саклыйм сереңне үз итеп кенә.


Җыр “Кыш бабай” кызлар җырлый


Кыш бабай: Балалар, әйдәгез әле “Өшетәм” уенын уйныйк әле

Уен “Өшетәм”

Кыш бабай: Их, шаяннар, шаяннар. Кыш бабагыз белән шаяртасыз.


13 бала: Кыш бабай, син үзең

Шаян, үзең юмарт.

Үзең һаман шулай карт.

Безнең белән җырла-бие,

Бүлмәбезгә ямь тарат.

Җыр. “Кыш бабайны биетү”


Кыш бабай: Ай, арыдым. Кызым, урындык бирче.

Кар кызы: Кыш бабабыз бик шәп итеп биеде, арып китте. Аңа бик кызу була башлады. Кар бөртекләре, әйдәгез әле Кыш бабайга суык җилләр җиткерик, үзебезнең биюне бүләк итик

Бию “Кар бөртекләре”.

14 бала: Кыш бабай, безгә

Чабып килерсең.

Шигырь сөйлим дә,

Бүләк бирерсең.

15 бала: Безгә бүген Кыш бабай

Зур бәйрәм бүләк итте.

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы да килеп җитте.

16 бала: Конфет, шоколад өләшә.

Бүләк бирә һәркемгә.

Яңа ел, чыршы бәйрәме

Булсын иде һәр көн дә.

Бию

Алып баручы: Кыш бабай, күрдеңме инде безнең балаларны, алар нинди уңганнарю

Кыш бабай: Әйе. Бик уңган икән сезең балалар. Булдырасыз, җырлар да җырлыйсыз, шигырьләр дә сөйләдегез, биедегез дә, бергә уйнадык та


Ярый, балалар, мин сезнең белән уйнадым, шигырьләр тыңладым, җырладым, биедем. Сез бик зур үскәнсез. Рәхмәт бабагызны куандырган өчен. Мин китим инде.


Алып баручы: Кыш бабай, ә балаларга бүләкләреңне бирергә оныттың бит.


Кыш бабай: Ай, мин тишек башлы.

Бөтенләй онытканмын.

Капчыгымны кайдадыр

Югалтып калдырганмын.


Кар кызы: И, бабакай, әйтергә онытып торам. Безнең капчыкны Шүрәле урлап киткән. Аны Былтыр эзләп китте.


Былтыр белән куян Шүрәлене бәйләп алып киләләр.


Былтыр: Борчылма, Кыш бабай, менә без бу явыз каракны тоттык.


Кыш бабай: Их, син, урман карачкысы. Рөхсәтсез кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгын оныттыңмы әллә.


Шүрәле (нишләргә дә белми, тизрәк, ялагайланып, Кыш бабай янына килә): - Юк, Кыш бабай, мин аны урламадым бит. Мин аны таптым бит. Хәзер менә карларын гына кагам да бирәм…

(Капчыкның карларын каккандай булла. Бирергәме, бирмәскәме дигәндәй, бер капчыкка, бер Кыш бабайга карана).

Шүрәле: Кыш бабай, әй Кыш бабай, миңа бүләк бирәсеңме соң? Минем дә синнән бүләк аласым килә бит. Алайса миңа Яңа елда кипкән яфраклар, чршыдагы күркәләр, тагын әллә нәрсәләр бүләк итәләр. Минем дә шикалат, кәнфит, тагын әл- лә-ә нинди тәмле әйберләр ашыйсым килә бит. Кыш бабай миңа да бүләк бир инде!


Кыш бабай: - Белмим инде, Шүрәле, сиңа бүләк бирергәме, юкмы? Җәнлекләр, нишлибез инде, Шүрәлегә бүләк бирәбезме?


Куян: - Әйдәгез, дуслар, Шүрәлегә җыр бүләк итәбез. Без бит Шүрәле турында җыр беләбез.


Шүрәле (сөенеп): - Минем турындамы? Чынлапмы? Миңа әле берәүнең дә җыр бүләк иткәне юк иде. Нинди зур бүләк! Ягез инде, тизрәк бүләк итегез! Минем ул җырны тизерәк ишетәсем килә.


Балалар Шүрәлене түгәрәккә алып җырлыйлар.


Кар кызы: Ярый, дусларым, соң булса да, уң булсын. Шүрәле үзенең гаебен аңлады, күчтәнәчләрне кире кайтарды. Тәртипле булсаң, икенче юлы сине дә алып барырмын бәйрәмгә.


Кыш бабай: Менә дусларым сезгә

Яңа ел бүләкләре.

Матур, рәхәт яшәгез,

Шул минем теләкләрем. (Кар кызы белән китәләр)


Алып баручы: Яңа бәхет, зур уңышлар

Алып килсен Яңа ел.

Шатлык белән үтсен һәр көне,

Котлы булсын, Яңа ел!


Шүрәле, Былтыр, куян бүрәнәне алып, чыгып китәләр. Алар артыннан балалар да чыга.

6