СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Көз, көз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар?!"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урманнар матурлыгы, агачларның яфрак коюлары, җир өстенә сары юрган түшәлүе, кырлардагы комбайннар гөрелтесе, арыш, бодай җирләренең бушавы, зәп-зәңгәр күктә җепкә төзелеп кыр үрдәкләре, торналарның саубуллашып ерак юлга кузгалулары - балаларны көз ел фасылы белән таныштыру өчен әһәмиятле. 

Просмотр содержимого документа
«"Көз, көз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар?!"»

“Көздә кунакта”

Көз, көз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар?....

Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Иң зур үзгәреш – ул ел фасыллары алмашыну. Шулар арасында көз − иң матуры. Урманнар матурлыгы, агачларның яфрак коюлары, җир өстенә сары юрган түшәлүе,
кырлардагы комбайннар гөрелтесе, арыш, бодай җирләренең бушавы, зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналарның, саубуллашып, ерак юлга кузгалулары – болар барсы да көз аеның гүзәл мизгеле.

Әлбәттә, бу мизгелләр балалар бакчасында да күзәтелә. “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы” ның сабыйлары да көз аена кунакка бара.

Кечкенәләр төркем балалары көзге урманга сәяхәт иттеләр. Анда күңелсезләнеп утырган куян һәм аю белән очрашалар. Ләкин балалар югалып калмады, аларның күңелләрен күтәрү өчен “Ак куян” җырлы-биюле уен һәм “Шалтыравыклар” биюе башкардылар. Бергәләп “Кояш һәм яңгыр” уенын уйнадылар.

Урманга сәяхәтне икенче кечкенәләр төркеме дәвам итте. Урманда балаларны каравылчы каршы алды. Балаларны фикерләү сәләтен үстерү исәбеннән, “Ашарга ярый, ярамый”, “Яшелчә, җиләк-җимешләр”. “Яңгыр” җырлы-биюле уенын уйнатты. Балалар төрле сынаулар үтеп, Убырлы карчыктан Көз кызын коткардылар. Үзләренең җитезлек, тапкырлык, уңганлыкларын исбатлап Убырлыга үрнәк күрсәттеләр. Әкият геройлары белән бергә “Көз, көз, әйт әле!” җырлы-биюле уен оештырып бәйрәмне күңелле иттеләр.

Уртанчы төркем балалары серле йомгак белән бергә көзге юлга – бакчалар, басулар, урманнарны карарга дип кузгалдылар. Иң беренче тукталыш – бакча. Яшелчә булып киенгән балалар көзге бакча һәм үзләре (яшелчәләр) турында шигырьләр сөйләде. “Кем тизрәк җыяр?” уенын уйнадылар. Икенче тукталыш – басу. Басуда сихри чәчәк очратып, таҗларындагы табышмакларны чиштеләр. Киләсе тукталыш – урман. Балалар бу тукталышта “Солнышко лучистое”, “Яфрак бәйрәме” җырын җырлап, көзге урманны ямьләндерделәр. Бәйрәм “Капка уены”, “Кем җитез?”, “Чәй эчәбез бергәләп” җырлы-биюле уеннар белән үрелеп барды.

Ә зурлар катнаш төркеме гел дә үзгәрешләр булып торган “Йолдыз” балалар патшалыгындагы күренеш куйдылар. Бу патшалыкта балалар көз бәйрәмен ничек үткәнлегенә басым ясадылар. "Көз килә" җыры белән башланды. Бәйрәмнең ямен бозарга теләп, кунакка Яңгыр болыты килеп керде, ләкин балаларның зирәк, белемле икәнлекләрен белгәч, бергәләп “Зонтик” уенын уйнады. Бәйрәм көз турында шигырьләр, “Урожайная” җыры белән дәвам итте. Иң зур кунак – “Көз кызы” иде. Ул балаларны “Бәрәңге җыю”, “Сарымсак утырту”, “Яшелчәне таны”, “Җавабын тап” табышмак һәм уеннар белән куандырды.

Бәйрәмебезнең чираттагы кунагы – Антошка. Балалар аны “Кем эшләми, шул ашамый!” мәкаленең эчтәлеге белән таныштырдылар һәм “Яблочки” җырын җырладылар. Балаларның уңган-булган, җитез, тырыш сыйфатларын хуплап Көз кызы алма тапшырды. Бәйрәм кунаклары белән бергә “Әйлән-бәйлән” җыры яңгырады.

Шуның белән көз аена кунакка бару тәмамланды.


“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы тәрбиячесе

Гыйләҗиева Энҗе Рәшид кызы.