СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Көздә кунакта. Уртанчылар төркеме өчен сценарий.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ни арада җәй үтте

Матур көз килеп җитте,

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте

Балалар, без бүген сезнең белән елда үтә торган зур бәйрәмгә җыелдык. Табигать тә ,барлык үсемлекләр ,әйтерсең лә ,берсеннән-берсе матуррак күлмәк кигән; агачларда сары-кызыл яфраклар.

 

Просмотр содержимого документа
«Көздә кунакта. Уртанчылар төркеме өчен сценарий.»

Көздә кунакта. Уртанчылар төркеме.


Алып баручы : Ни арада җәй үтте

Матур көз килеп җитте,

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте

Балалар, без бүген сезнең белән елда үтә торган зур бәйрәмгә җыелдык. Табигать тә ,барлык үсемлекләр ,әйтерсең лә ,берсеннән-берсе матуррак күлмәк кигән; агачларда сары-кызыл яфраклар.

Күпме матур яфраклар. Мин аларны җыеп, вазага зур букет ясап утыртыйм але.


Балалар яфраклар тотып биеп керәләр.


Ризәлә: Бүген без дә матур бәйрәм.

Бездә бүген үңыш бәйрәме.

Бүген көзге байлык белән.

Бизәлгән безнең бүлмә.


Вильдан:  Җил агачка хәбәр салды,

Яфракларын коярга.

 Инде җәйләр артта калды,

Көз, син килеп ояла.

 Раяз:  Көз ашыга агачларга

Үз бизәген салырга.

 Урманнарны, болыннарны

Буяп китә сарыга .

 Кәрим:  Кошлар көньякка төбәлеп,

И очалар, очалар.

Әйләнеп кайтырбыз диеп,

Һаваларны кочалар.

Альфиз: Ходить осень по дорожке.

Промочила в лужах ножки.

Льют дожди, и нет просвета,

Затерялась где-то лето.

 Җыр "Хәерле көн” 

Ишектән Көз кызы керә. Кулында серле йомгак. Исәнмесез, дусларым! Берүзем моңаеп, агачларда калган соңгы яфракларны санап йөри идем, колакка сезнең шат авазларыгыз ишетелде дә, сезнең янга йөгергәндә, шушы серле йомгакны күреп алдым..


Алып баручы: (Кулына ала) Йомшак икән бу! Аның эчендә нидер кыштырдый әле! Нинди кәгазь соң бу?( ала, яфрак рәвешендәге кәгазьгә хат язып тыгылган) Укыйк әлехатны. "Исәнмесез, балалар!Мин – серле йомгак!Көз патшалыгына барып кайту теләге белән көзге янга килгән идем!Мин сезне үзем белән көзге юлга – бакчалар, басулар, урманнарны карап кайтырга чакырам. Мин сезгә алдан юл күрсәтеп тәгәрәп барырмын, сез минем арттан иярерсез!”

Алып баручы ярдәмендә йомгак тәгәри тәгәри "бакча” каршына килеп туктый.

 Алып баручы: Балалар, безне йомгак кайда китереп җиткерде?

Балалар: Бакчага.

Ринат: Наступила осень,

Пожелтел наш сад.

Листья на березе,

Золотом горят.

Зәмир: Бу бакчада ни үсәме?

Бу яшелчә бакчасы

Бар табынга куеласы

Яшелчәнең барчасы .


Бакчада "усеп утырган" яшелчәләр сөйли:

Ралия: Кәбестә  Мин булам-Кәбестә Үзем яшкелт төстә

Күлмәгем дә күп катлы Ашларга да төшәм мин

Бәлештә дә пешәм мин Чөнки мине балалар

 Көн дә көтеп алалар.

Раил. Кабак Карагыз әле бер генә Менә миңа – кабакка

Турап куйсагыз мин сыймыйм Хәтта 9 табакка.

Рүфинә . Чөгендер Җир астында үстем Кып-кызыл булып пештем

 Ашка тәм һәм төс бирәм Салатым да бик тәмле .

Сәлим . Кишер Минем исемем – кишер Теләсәң болай пешер .

Теләсәң ашка тура Мине яраткан бала Озын гомерле була

Нурфаэль. Суган Минем исемем- суган Мин Һиндистанда туган

Мине бик тә мактыйлар Салатка да турыйлар

Тураганда елыйлар.

Алып баручы: Ә менә бакчаның бу өлешендә бәрәңге дә үстергәннәр икән. Чүпләп бетерәсе бәрәңгеләр дә бар икән! Әйдәгез без аларны – бер – беребез белән ярышып чүплик.

"Кем тизрәк чүпләр?”уены

Алып баручы: Серле йомгагыбыз тагын тәгәрәп китте, артыннан калмыйк, балалар, әйдәгез! ( йомгак артыннан йөреп залны бер тапкыр музыка астында әйләнеп чыгып, "басуга” килеп туктыйлар. Монда комбайн ургычына эләкми калган 5-6 сабак арыш һәм солы үсеп утыра . Яннарында ромашка белән күк чәчәк басып тора.

Алып баручы:Йомгак безне кая алып килде?!

Йомгак артыннан бергәләп Басуга килеп җиттек

Анда ниләр үскәнен инде хәзер белик. 

Айсылу . Борчак Үзем ап-ак-вак-вак, йомры

Мул итеп уңыш бирәм Вакытында җыймасагыз

Өйдән чыгып йөгерәм.

 Алып баручы:Карагыз әле, балалар , монда нинди сихри чәчәк тә бар икән. ( чәчәкләрнең таҗы зур, артларында табышмак.,яфракларны өзеп укып, табышмакларга җавап бирәләр) 

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)


Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)


Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур,

Аны кем әйтер? (Помидор)


Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр)


Түгәрәк ул, ай түгел,

Сары, тик кояш тугел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)


Алсу битле кыз үсте,

Кызарып җиргә төште. (Алма)


Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. (Карбыз)

Алып баручы: Табышмаклар күп беләсез, Зирәк икән үзегез!

Әйдәгез әле балалар ял итеп, бер җырлап та алыйк.

Җыр: “Солнышко лучистое”

Бәхетле һәм матур булсын Сезнең һәрбер көнегез!

 Җитезлеккә ярыштыгыз – Күңелле бәйрәмегез

Ачылсын капкаларыгыз Уйнагыз сез, көлегез!

"Капка” уены

Алып баручы:Әйдәгез, Серле Йомгагыбызга иярик.

2. Подвижная ИГРА для осеннего праздника

Кая килеп җиткәнбез балалар?

 Балалар: Урманга .


Ислам: Бик күңелле урманда.

Алтын-сары бар дөнья.

Җил яфраклар биетә,

Көз шатлана, туй итә.

Мостафа: Дождь по улице идет, мокрая дорога.

Много капель на стекле, а тепла немного.

Как осенние грибы, зонтики мы носим.

Потому что на дворе наступила осень.

Алып баручы:Карагыз әле, урман нинди ялангач калган. Агачларны шәрә калдырып яфраклар җиргә коелган. Кошлар да сайрамый – урман тып-тын.

 Альмир:  Көз җиткән, көз җиткән Сап –сары булган урман .

Хәзер инде менә карыйк Нәрсәләр үсә анда

Тамчыгөл. Гөлҗимеш  Әрәмәдә үсәм мин Җимеш тә мин, гөл дә мин .

Витаминнар оясы – Барасы да, җыясы .

Алып баручы: Ак күмәч, ак ипи булып

Түрдән икмәк нур сибә.

Мондый тәм-томнарны күргәч,

Авыздан сулар килә.

Бию: “Чәй эчәбез бергәләп”



Ильвина: Әткәм кебек тырыш көз.

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат без.


Нәргизә: Ни арада җәй үтте.

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне,

Балалар күптән көтте.


Роза: Осень, осень,

В гости просим.

С листопадом, и дождем,

С перелетным журавлем.

Көз: Рәхмәт матур сүзләрегезгә!

Алып баручы:  Көз сылу килгән ерактан Нәрсә генә алмаган

Нинди бүләк кирәклеген Әйтмәсәң дә аңлаган

 Каеннарга соры муллык, Миләшкә муенсалар,

Чиягә көрән алкалар Бигрәк килешеп торалар .

Көз шулай төрле төсләргә Буйый бөтен җирне дә .

Җиләк-җимеш белән сыйлый Шатландырып безне дә

 Көз кызы: Әйдәгез бергәләп уйнап алыйк але.

Уен:"Кем җитез" М.:1.Зонтик тотып, гәлүш киеп йөгерү 

2.ПРИСЕДАЛКИ
(Дети становятся перед ведущим. Ведущий по очереди называет(можно одновременно и показывать картинки) овощи, ягоды, фрукты. Если овощ растёт на земле, дети должны присесть, а если это ягода, которая растет на дереве, дети встают и поднимают руки над головой. Кто последний присел или встал, тот выбывает. Побеждает тот, кто остался последним и невыбыл.)

Көз: Балалар, уеннарны бик күп беләсез икән, ә мина берәр җыр җырлап күрсәтмисезме сон?

Җыр "Яфрак бәйрәме”


Көз:Рәхмәт балалар, булдырдыгыз, рәхмәт сезгә, бигрәк күңелле сезнең белән.

Тагын бер нәрсә сорап карыйм эле үзегездән. Безнең урманда нинди җәнлекләр яши әле?

Балалар җавабы.

Әйдәгез шул йомшак куян турында уенны да искә төшереп китик әле.

УЕн:

«Зайка беленький сидит».

Зайка беленький сидит

Он ушами шевелит,

Вот так, вот так

Он ушами шевелит,

Зайке холодно сидеть,

Надо лапочки погреть.

Хлоп, хлоп, хлоп,

Надо лапочки погреть.

Зайке холодно стоять,

Надо зайке поскакать.

Скок, скок, скок, скок,

Надо зайке поскакать.

Куян килеп чыга, балаларга үзенең бүләген кишерне бүләк итә

А.Б: Шундый зур күчтәнәч – бүләкләрең өчен зур рәхмәт сиңа Көз. Һәрчак шулай муллык белән яшә! (Кишерне сабагыннан тотуы була, эченә тутырылган конфет, печенье- алмалар коела. Балалар аларны җыялар.

 Көз: Рәхмәт сезгә дусларым, , сезнең белән хушлашам.Сау булыгыз!

 А.б:Бүгенгә без хушлашабыз Бәйрәмне тәмамлыйбыз Күңелле дә соң бу көз!