СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Көзге кафе /Осеннее кафе.

Категория: Биология

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Көзге кафе /Осеннее кафе.»

Көзге кафе

Максат һәм бурычлар:

Балаларда бәйрәмгә карата уңай тәэсирләр калдыру, балаларның кәефен күтәрү, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү

Җырлау, бию сәләтләрен үстерү, активлыкларын арттыру

Татар халкының милли бәйрәм, йолалары белән таныштыруны дәвам итү



1 бала.

Сарыларга сарган ак каенга

Шыбыр-шыбыр килеп кем дәшә?

Уттай янган кызыл миләш белән

Пышылдашып кем ул сөйләшә?

Көзге җиргә әрсез гашыйк җилләр

Яфракларга шулай эндәшә.

Хушыгыз,хуш язга чаклы, диеп,

Алар белән уйнап сөйләшә.

2 бала

Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

3 бала

Килә шаулы алтын матур көзем,

Оча яфрак, исә көзге җил.

Табигатең шундый сокландыргыч

Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!

Җыр “Көз килә”

(Балалар утыралар. Убырлы килеп керә.)

БАБА ЯГА: Здравствуйте, вам, пожалуйста!
Явились, не запылились, голубчики!
Ой…! Тфү! Нәрсә сөйлим мин?Исәнмесез, саумысыз

Рәхим итегез. Мин бик шат сезнең килүгезгә.
Өйгә ремонт ясаттым да ,

Модный кафешка ачтым.

Хәзер Убырлы түгелмен-

Бизнес –леди булам мин.
Мин сезне күптән көттем,

Чебен гөмбәсе һәм тагын бик күп

Гөмбәләрдән бәлеш пешердем.,

Бүген бит бәйрәм бездә-

Шуңа чакырдым сезне дә.

Так, что касатики вы мои, заждалась я вас!

Онытым торам икән,

Кафе белән таныштырып үтәм.

Исеме “Көзге кафе “

Сөмбелә килә үзе.

Ә Сөмбеләне беләсезме соң сез?

Убырлы: Сөмбелә килгәнче, әйдәгез репетиция ясап алыйк. Нәрсәдән башларга микән? Әйдәгез, шигырьләрдән башлыйк әле.

4 бала

Көз-сылу килгән ерактан,

Нәрсә генә алмаган?

Нинди бүләк кирәклеген

Әйтмәсәң дә аңлаган.

5бала

Каеннарга – сары яулык,

Миләшкә – муенсалар.

Чиягә – көрән алкалар

Бигрәк килешеп торалар.

6 бала

Алсу, яшел буяуларны

Биргән алма, кыярга.

Бөрлегән кызыл мәрҗәнен

Белми кая куярга.

7 бала

Көз шулай төрле төсләргә

Буйый бөтен җирне дә.

Җиләк-җимеш белән сыйлый

Шатландырып безне дә.

8 бала

Көз килде дә бөтен җирне

Сары төскә буяды.

Яшелгә дә буяр иде-

Юктыр аның буявы.

Яфракларны алтын белән

Кем төнлә бизәп йөргән?

Танымыйча торам икән-

Бакчабызга көз килгән!

9 бала

Ямьле кояш нурлар чәчеп,

Елмаеп карый безгә.

Нинди тәмле күчтәнәчләр

Көз алып килгән безгә.

Алтын яфраклар очалар,

Безнең башларга тиеп.

Саубуллаша кыр казлары

Язын кайтырбыз, диеп.

Убырлы: Булдырдыгыз. Ә табышмакларга җавап таба алырсыз микән? Хәзер, хәзер, тикшереп карыйм.Мин бит сезгә бүген бик күп тәмнюшкалар әзерләдем. Әгәр дә табышмакларга җавапларны тапмасагыз, мин аларны, извините, үземә калдырам. Ой, что же я такое говорю, я же добрая, не жадная, я ведь исправилась. Вот вам мои загадки - табышмаклар:

-“Ал”, дисәң дә алалар,

“Алма”, дисәң дә алалар.

Нәрсә соң ул, балалар? (алма)

-Башы – тәтәй,

Төбендә – ун күкәй. (бәрәңге)

-Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

-Үзем туныйм,

Үзем елыйм да елыйм. (суган)

-Түгәрәк – ай түгел,

Сары – май түгел.

Койрыгы бар – тычкан түгел.(шалкан)

Убырлы

Булдырдыгыз. Менә минем тәмле-тәмле чебен гөмбәләрем. Ашагыз, ашагыз, балакайларым. Ешьте, угощайтесь-мухоморчики свежие, только собрала. Ну, берите же…. Ой , кемдер килә бугай? (чебен гөмбәләрен яшерә, ә үзе бизәнә-төзәнә.) Әллә Сөмбелә килеп тә җитте инде?

(Карачкы керә)

Убырлы: Әссәгыфирулла, кем син? Карачкы кыяфәтендә кем килгән минем кафема. Кайда дрес-код?

Карачкы: Әй, әүлия икәнсең. Дөрес әйтәсең. Карачкы мин. Бакчадагы карачкы. Валентин Юдашкин киемнәрен кияргә бик күп акча кирәк, понимаешь.Ә миңа бусы да ярап тора. Матур итеп киенсәм, каргалар курыкмый бит.
Убырлы: Ярый, ярый, аңладым, җүләр түгел. Карачкы тек карачкы. Ә монда ник килдең соң син, минем клиентларны куркытып бетерәсең бит. Бар, бар кит тизрәк. Зур кунаклар көтәм мин.
Карачкы : Убырлы, зря куасың син мине. Миннән башка берни дә эшли алмыйсың бит син. Да без меня тебе не справиться, и праздник осенний не провести.

Убырлы Әкият сөйләмә монда .!А вдруг он меня обманывает? А вдруг ты меня обманываешь? Әһә, әйдә, менә кунаклар белән уйнап кит әле.
КарачкыМин һәрвакыт әзер!

Уен «Кем җитезрәк?”

(Балаларда төрле төстәге яшелчә, җимешләр сүрәтләнгән битлекләр. Балалар матур бию көенә бииләр. Музыка туктагач, Карачкы бер төс әйтә: кызыл, сары, яшел, кызыл-сары. Карачкы атаган төстәге битлекле балалар гына шул төстәге кыршауларга басалар. Ә калганнар кыршауларга кермиләр. Уен шулай дәвам итә. ) 

Убырлы: Әйбәт уйныйсың син, кәнишне.

Карачкы:   Әй, Убырлы, как раз мин тренерлыкка укып кайттым. Менә бу балалар белән разминка ясадык инде без.

Карачкы:  Убырлы, бик ябыгып та киткәнсең бугай. Кыш көне бөтен хайваннар кышка әзерләнә, запас җыя. Ә син нишләргә уйлыйсың?
Убырлы: Кәнишне, минем һәрвакыт киптерелгән чебен гөмбәләрем бар.Сиңа да биреп торырга могу. Ачтан үлмәссең. Әй, шундый тәмле үзләре.
Карачкы:  Ни сөйлисең, убырлы. Минем үләсем килми әле синең гөмбәләреңне ашап. Менә мин монда якында гына бер бакча күрдем. Анда менә әллә нәрсәләр үсә.

.Убырлы: Карачкы, синең белән күңелле кәнишне. Балаларга бит син түгел, Сөмбелә кирәк.
Карачкы Кайгырма, Убырлы, булдырабыз аны. Сөмбелә бит үзе генә килми, уңыш, сары яфраклар, яңгырлар белән килә. Сары яфраклар турында җырны ишетсә, ул йөгереп килеп җитәр.

Җыр “Яфраклар бәйрәме”

(Җырдан соң Сөмбелә керә)

Сөмбелә: Исәнмесез, дусларым.

Дусларым, туганнарым.

Мин – Сөмбелә, килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим-

Кем очраса юлымда.

Убырлы: Менә Сөмбеләбез дә килеп җитте. Без сиңа бик күп бүләкләр әзерләдек.


 КарачкыВнимание!Игътибар! Бездә кунаклар – иң оста биючеләр!

бию


Сөмбелә: Рәхмәт сезгә, дусларым.

Балалар: Көз, көз, әйт әле?

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә. Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

Балалар. Көз, көз, әйт әле?

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә. Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, суык көннәр бар.

Балалар. Көз, көз, әйт әле?

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә. Кәрзинемдә кызыл, матур

Алтын, матур төсләр бар


Сөмбелә: Минем дә сезгә бүләкләрем бар.

Убырлы: (алга йөгереп чыга). Миңа, миңа иң зур бүләк. Мин бүген төне буе йокламадым, бәйрәмгә әзерләндем. Тәмле бәлеш пешердем. Бөтен бүләкләр дә минеке. Ә син, Карачкы, читкәрәк китеп тор.
Карачкы: Миннән, балалардан башка, бүген бәйрәм дә булмас иде.

Убырлы: Ярый, ярый. Сдаюсь. Әйдә, Карачкы,: мирись, мирись, мирись, больше не дерись.

Сөмбелә: Кайгырмагыз, минем бүләкләрем барыгызга да җитәр.

Җыр “Көзге моң”


Сөмбелә:

Бик матур җырлыйсыз икән, балалар. Хәзер бераз ял итеп алсак та була. Сынап карыйм әле, көзге байлыклар турында табышмаклар беләсезме икән? А сейчас я вам загадаю загадки.

1. Җир астында алтын казык,

Без аны алдык казып. (кишер)

Бала (Кишер): Минем исемем – Кишер

Теләсәң, болай пешер

Теләсәң, ашка тура.

Мине яраткан баланың

Күзләре яхшы күрә.

2.Үсеп утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

Бала (кәбестә):Безнең мәктәп балалары

Яшелчәләр үстерә.

Бакчадагы туптан да зур

Мәсәлән, мин кәбестә.

3. Үзе йомры—ай түгел,

Төсе сары –май түгел,

Койрыклы—тычкан түгел. (шалкан)

Бала (шалкан): Мин бик таныш әкияттән.

Мине таныйсызмы сез?

Үсә-үсә зур булдым,

Мине алырсызмы сез?

4. Кечкенә генә сары карт,

Кигән туны җиде кат.

Туннарын туныйсың,

Тунаганда елыйсың. (суган)

Бала (суган): Минем исемем – Суган

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

5. - «Алма!»- дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул балалар? (Алма)


(Балаларны күчтәнәчләр белән сыйлый)

Сөмбелә: Бик матур шигырьләр, җырлар өйрәнгәнсез, балалар.

Миңа китәр вакыт та җитте. Мин сезгә сәламәтлек, озын гомер телим. Сау булыгыз!

Рәхмәт сезгә, бик күңелле

Уйнадыгыз, дусларым.

Байлыкта, матур тормышта

Яшәгез, туганнарым..


Убырлы: Менә бәйрәмебез дә тәмамланды.

Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,

Килмәсеннәр сагыш- борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!