СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Көзге уңыш бәйрәме

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: Балаларга табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турында мәгълүмат бирү, яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту

Просмотр содержимого документа
«Көзге уңыш бәйрәме»

Максат:

1. Балаларга табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турында мәгълүмат бирү, яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту;

2. Балаларның хәтерен, игътибарларын үстерү; көзге матурлыкка соклану хисе, күзәтүчәнлек тәрбияләү;

3. Балаларда бәйрәмдә катнашу, җырлау, бию теләге уяту.



Бәйрәм барышы.

Тәрбияче:

Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.


Әйе, бүген - Көз бәйрәме!

Яфракларны күр әле:

Алтын төскә кергәннәр,

Бар дөньяны күмгәннәр!

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр...

Җыр “Яфрак бәйрәме”

Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыйм әле
Кушыл син яңа җырга.

Сары, сары сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак -
Көзнең матур чаклары.

Оча яфрак, уйный яфрак,
Һаваларда әйләнеп,
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме!


Тәрбияче: Балалар, Көз безгә үзе белән байлык, муллык алып килә. Көз җиткәч, без бакчаларыбыздан бик күп яшелчә, җиләк-җимеш җыеп алабыз. Искә төшерик әле, без нинди яшелчәләр җыябыз. (Помидор, кыяр, суган, кәбестә, бәрәңге, кишер…)

Шул арада, маңгаен сөртә-сөртә, Бабай килеп керә.

Бабай: Ой, арыдым, бигрәк арыдым. Абау, кая килеп эләктем соң мин?

Тәрбияче: Бабай, без монда көз бәйрәменә җыелдык. Әйдә, утыр әле, безнең белән бергә син дә ял итәрсең.

Бабай: Әй, бигрәк әйбәт булыр, мин балаларны бик яратам. Үз оныкларымның да җырлаганнарын, биегәннәрен гел карап утырам.

Тәрбияче: Хәзер кечкенә кызларыбыз яфраклар белән бер матур бию башкарып китәрләр.

Яфраклар белән бию.

Бабай: Булдырдыгыз, балалар. Бигрәк матур биедегез.

Тәрбияче: Бабай, без сиңа шигырьләр дә сөйләп күрсәтик әле.

Бабай: Рәхәтләнеп тыңлыйм.

1 нче бала:

Как красиво всё кругом

Золотым осенним днём.

Листья жёлтые летят,

Под ногами шелестят!


2 нче бала:

Снова осень за окошком,

Дождик сыплется горошком,

Листья падают шурша,

Как же осень хороша!


3 нче бала:

Җилдә назланып оча

Алтын, сары яфраклар.

Сокланмый мөмкин түгел,

Бигрәк матур шул чаклар.


4 нче бала:

Бик күңелле урамда –

Алтын – сары бар дөнья

Җил яфраклар биетә

Көз шатлана, туй итә.


5 нче бала:

Кояш та хәзер икенче

Җәйге кебек җылытмый.

Яңгыры явып торса да,

Болар безне куркытмый.


6 нчы бала:

Наступила осень,

Пожелтел наш сад.

Листья на берёзе

Золотом горят.


7 нче бала:

Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган

Кояш та елмаймый

Белмим нәрсә булган.


8 нче бала:

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.


9 нчы бала:

Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга манган сыман.

Кызыл яфраклы баланнар

Утларда янган сыман.


10 нчы бала:

Дарит осень чудеса,

Да еще какие!

Разнаряжены леса

В шапки золотые.


Бабай: Ай-яй, бигрәкләр дә матур итеп сөйләдегез бит. (башын тотып) Әй, балакайларым, мин бит монда онытылып утырам икән. Сез шигырь сөйләгәндә исемә төшеп китте. Мин бит бакчадан бәрәңге алып кайта идем. Әй, картайгач һич кенә дә хәтер юк инде. Кая, бәрәңгемне мондарак алып куйым әле. (сумканы алып килеп җиткәндә бәрәңге таралып китә).

Бабай: Әй, Аллам, сумкам тузган булган икән. Ничек кенә җыеп бетерергә инде.

Тәрбияче: Бер дә кайгырма, бабай. Балалар, бик тиз җыеп бирерләр. Башта синең бәрәңгеләр белән бер уен уйнап алыйк әле.

Бабай: Әйдә, мин дә карап торыйм.

Уен “Кем күбрәк бәрәңге җыя”

Бабай: Бигрәк җитезләр, уңганнар икән сез.



Әби килеп керә

Әби: Әй, Раббым, монда нишләп йөрисең инде. Мин бит сине бәрәңге алып кайтырга дип җибәргән идем. Ә син монда утырасың икән.

Тәрбияче: Әби, тукта әле. Ачуланма әле син бабайны. Әйдә, син дә безнең янда ял итеп ал. Менә хәзер безнең балалар сезгә көз турында бик матур бер җыр җырлап күрсәтерләр.

Җыр «Осень в золотой косынке»

Осень в золотой косынке
Приглашает нас гулять.
Шлепать весело по лужам
И листочки собирать.

Прыг-скок, прыг-скок,
Перепрыгни лужицу!
А вокруг, а вокруг
Листики закружатся.

Погуляем по дорожкам,
Много листьев соберем.
И красивые букеты
Нашим мамам принесем!

Не пугай, подружка осень,
Нас ни ветром, ни дождем.
Дома мы скучать не будем.
Все равно гулять пойдем!

Әби: Бигрәкләр дә матур җырладыгыз инде, балакайлар. Менә сез җырлаганда уйлап куйдым әле. Соңгы вакытта һаман яңгырлар ява, гөмбәләр бик күп үскәндер инде, җыеп кайтсаң ярар иде.

Тәрбияче: Әбекәй, гөмбәгә барып та йөрисең юк, алар үзләре монда килгәннәр бит. Хәзер менә биеп тә күрсәтерләр.

«Гөмбәләр» биюе

Бабай: Әй, балакайларым, бигрәк акыллылар инде үзегез. Сезнең белән бик күңелле дә, менә миңа сезнең ярдәмегез кирәк бит әле. Яз көне шалкан чәчкән идем. Шалканым бик зур булып үскән. Бакчага баргач тарттым, тарттым һич тартып чыгара алмадым шалканны. Кемнәр ярдәм итәр икән миңа?

(Балаларга маскалар киертелә: эт, мәче, тычкан)

Шалкан әкияте

Тычкан: Мин – тычкан, чи-чи-чи! (Йөгереп кереп кача)

Песи: Ә мин песи булам. Исемем – Мияубикә. Мияуууу! (Йомшак келәмгә барып ята)

Эт: Мин эт булам. Исемем Акбай, һау- һау-һау! (Оясы янына ята)

Кыз: Ә мин – кыз. Исемем минем - Ләйсән. (Өйгә кереп китә)

Әби: Мин әби булам. (Өйгә кереп китә)

Бабай: Ә мин бабай булам. ( кулын каш өстенә куеп шалкан тирәсендә йөри)

Ай Аллам, вай Аллам!

Каян үскән бу шалкан!?

Кайсы ягыннан тартыйм,

Ничек кенә чыгарыйм? (башын кашып тора)

Тукта, әбине чакырыйм әле. Әбисе, әбисе, дим, чык әле монда! (Яулыгын төзәткәләп чыга)

Әби: Ятып кына торыйм, дисәм,

Тагын нигә чакыра?

Нәрсә булган бу бабайга,

Шалканга карап тора?

Бабай: (шалканга күрсәтеп)

Күр, әбисе, нинди шалкан

Үскән безнең бакчада!

Бергәләп тартып чыгарыйк,

Тотын минем аркага!

Тәрбияче: Әби - бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Әби: (маңгаеннан тирен сөртеп алып)

Булмый, бабай, туктале,

Кызны чакырыйк әле.

Кызым, кызым!

Кил әле син бирегә! (Кыз чыга)

Кыз: Әү, әбием.

Әби: Кара, кызым, күрәмсең:

Шалкан ничек үскәнен!

Бергәләп тартып карыйк,

Бу шалканны чыгарыйк!( Кыз әбигә килеп тотына)

Тәрбияче: Кыз - әбигә, әби - бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Бабай: Булмый, булмый, туктагыз

Акбайны чакырыйк, әле.

Кыз: Акбай, Акбай! Кайда син?

Акбай: Һау-һау-һау! Нәрсә булды?

Әби: Акбай, тотын безнең артка

Әйдә, шалкан тартырга!

(Акбай кызның артына тотына)

Тәрбияче: Акбай - кызга, кыз - әбигә, әби - бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Бабай: Абау, булмый болай!

Шалкан бигрәк зур булган.

Кайда икән, Мияубикә?

Акбай: Песи, песи кил әле.

(Мияубикә келәмнән торып чыга)

Песи: Ник уяттыгыз мине йокыдан?

Әби: Бабай шалкан үстергән.

Шалкан гаҗәп зур булган.

Тартып-тартып карыйбыз –

Һич чыгара алмыйбыз.

Булыш әле, Мияубикә!

Тәрбияче: Песи - эткә, эт - кызга, кыз - әбигә, әби - бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Бабай: Юк, шул шалкан чыкмый һаман!

Ярдәм сорыйк тычканнан.

Тычкан, тычкан чи-чи-чи.

Син кайларда йөрисең?

Тычкан: Нәрсә булды?

Әби: Бабай үстергән шалкан.

Шалканы бик зур булган!

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Тартып чыгарыйк тизрәк!

Тәрбияче: Тычкан - песигә, песи - эткә, эт - кызга, кыз - әбигә, әби - бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тарталар-тарталар икән. Ниһаять тартып чыгарганнар.

Бабай: Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Шалканны тартып чыгарырга ярдәм иттегез.

Әби: Бабай, әйдә, шуның өчен балаларга үзебезнен күчтәнәчләребезне бирик тә өйгә кайтыйк. Бигрәк озак тордык.

(Шалкан эченнән балаларга күчтәнәчләрен алып бирәләр)

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә әби, бабай! Сезнең белән бик күңелле булды. Безнең балалар янына тагын килегез. Сау булыгыз!

Әби белән Бабай китә.

Тәрбияче: Балалар, анда яңгыр килә бугай. Әйдәгез, кулчатырларыбызны алып бер биеп алыйк әле.

Кулчатырлар белән бию

Тәрбияче: Шуның белән балалар көзге бәйрәмебез тәмамланды.