“Балалар бакчасында бердәм аралашу эшчәнлегендә вак маториканы үстерү өчен уеннар куллану”
Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә.
Уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, йә булмаса ниндидер роль башкарып бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.
Кыстыргычлар белән уеннар .
Алар ярдәмендә вак моториканы гына түгел, ә фантазияны да үстерергә, санарга да өйрәнергә була.
1 нче уен. Баштан балага кыстыргычның ничек эшләвен күрсәтергә кирәк. “Кыстыргычның авызы һәм аяклары бар”. “Әйдә кыстыргычларны чиләк (тартма, чынаяк) кырыена эләктереп карыйбыз”. Бу иң гади уен.
2 нче уен. Кыстыргычлар ярдәмендә әкиятләрне сәхнәләштерү.
Төсле катыргыдан (төсле картон) төрле формалар кисегез: квадрат, өчпочмак, түгәрәк, ярымтүгәрәк, озынча. Әкиятнең сюжетын үзебез уйлап чыгарабыз.


Уч төпләре һәм бармаклар өчен күнегүләр.
-Балалар , туп белән, уч төпләре һәм бармаклар өчен күнегүләр ясыйк әле. Башладык:
1. Тупны баланың уч төпләренә салыгыз һәм алга-артка тәгәрәтегез.
2. Тупны баланың уч төпләренә салыгыз һәм уч төпләре буенча әйләнүле хәрәкәтләр ясагыз.
3. Тупны бармак очларыгыз белән тотыгыз. Капкач борган шикелле тупны алга таба әйләндерегез. Бала да сезнең артыгыздан кабатласын.
4. Тупны бармак очларыгыз белән тотыгыз.4-6 тапкыр аңа басым ясагыз.
5. Тупны бармак очларыгыз белән тотыгыз. Капкач борган шикелле тупны артка таба әйләндерегез.
6. Тупны ике кулыгыз белән 20-30 см биеклеккә чөеп җибәрегез һәм тотып алыгыз.
7. Тупны уч төпләрегез арасында кысыгыз. Бармакларыгызны "йозакка" бикләгез.Терсәкләрегезне як-якка юнәлтегез.4-6 тапкыр уч төпләрегез белән тупка басым ясагыз.
8. Темпны әкренләп арттыра-арттыра тупны бер кулыгыздан икенче кулыгызга күчерегез.








Карандаш (каләм) белән уеннар.
-Карагыз әле, бездә нинди карандашлар бар! Алар барысы да төрле-төрле. Карандашлар озын һәм кыска, юан һәм нечкә булалар. Алар төсләре буенча да аерылалар. Карандашлар нәрсә эшли беләләр? Дөрес, алар синең кулларың белән матур рәсемнәр ясый, буйый, яза беләләр. Ә тагын карандашлар синең кулларың белән уйный беләләр. Әйдә уйнап карыйбыз!
-Балалар башта күнегүләрне үзем күрсәтәм, ә сез минем арттан кабатлап барыгыз. Бер,ике, өч
Безнең кулларда көч!
1. «Үтүклибез». Юан карандашны алып, өстәлгә куегыз. Баштан бер кулыгыз белән, аннары икенче кулыгыз белән тәгәрәтегез.
2. «Ут кабызабыз». Карандашны уч төпләрегез арасына куеп, башта акрын гына, аннары тиз-тиз тәгәрәтегез. Соңыннан бу күнегүне ике карандаш белән берьюлы ясап карагыз.
3. «Качышлы уйныйбыз». Кыска карандашны йодрык эченә салып яшерегез. Аннары икенче кулыгызга күчерегез.
4. “Шуабыз”. Озын карандашны рәсем ясаганда тоткан шикелле тотыгыз. Бармаларыгызны кысыгыз һәм карандаш буенча аска – өскә шуыгыз.
5. “Карандашны тибрәтәбез”. Карандашны ике бармак арасына кыстырып тибрәтегез.




Төймә белән уеннар.
Нәниләр төймәләрне тотып карарга, алар белән уйнарга яраталар. Түбәндәге күнекмәләр балаларның вак моторикасын үстерергә, төс, форма, зурлык кебек төшенчәләрне үзләштерергә булышалар.
1) Балага зуррак төймәле кофта кидерегез. Түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, аның кулын беренче төймәгә тидерегез:
Бигрәк матур төймә бу!
Әйдәле тотып карыйк.
Аннары баланың кулын кабат беренче, аннары икенче (өченче, дүртенче) төймәгә тидерә-тидерә сөйләвегезне дәвам итегез:
Бер төймә, тагын төймә,
Әйдә, бергәләп саныйк.
Бер төймә, ике төймә,
Әйдә, бергәләп саныйк.
Ике төймә, өч төймә,
Әйдә, аларны саныйк! (К.Закировадан)
2) Бу уен өчен күп төймәләр кирәк.Алар төрле зурлыкта һәм төрле формада булсын. Төймәләрне борынга, авызга, колакка кертергә ярамый дип баланы алдан кисәтеп куегыз. Тартмадан төймәләрне өстәлгә бушатыгыз да, шулар арасыннан:
- иң зурысын эзләгез,
- иң кечкенәсен эзләгез,
- өчпочмак формасында булганын эзләгез,
- шакмак формасында булганын эзләгез,
- дүрт тишеклесен эзләгез,
- иң зур кызылын эзләгез. 
Ата-аналар белән психологик әңгәмә.
Аш бүлмәсе (кухня) – баланың акыл эшчәнлеген һәм вак моторикасын үстерү өчен бик шәп урын. Нәниләр, әрҗәләрне ачып, әйберләр актарырга яраталар. Монда нәрсәләр генә юк: кәстрүлләр, калаклар, савыт-сабалар, банкалар, макароннар, төрле-төрле ярмалар. Аларның барысы белән дә кызыклы уеннар уйлап табып уйнарга була, башкалабыз Казанда үткән Унивирсиада турында сөйләсәгез, уйнасагыз балагызның уйлау-фикерләү дәрәҗәсе тагы да артыр.
• Сабый кәстрүлләрне зурлык буенча чагыштырырсын, берсен икенчесе эченә кертсен, капкачларын туры китерерсен, ачсын-япсын. Кәстүл эченә суган, кишер салып, калак белән болгатсын, “аш пешерерсен”.
• Калакларны санасын, аларны сөйләштереп бер-берсе янына кунака йөртсен.
• Савыт-сабаларны төс, зурлык буенча аерырга өйрәнсен.
• Берничә пластик шешәнең капкачларын алып бутагыз, ә бала шешәләргә туры килгән капкачларны табып борып куйсын.
• Төрле зурлыктагы макароннарны бер савытка салыгыз һәм сабый алдына 2 тәлинкә куегыз. Бала зур макароннарны зур тәлинкәгә, кечкенәләрен кечкенә тәлинкәгә салсын.
• Фасоль, борчак, макаронны җамаякта болгатыгыз. Сабый аларны өч савытка аерып салсын.
• Карабодай, дөге яисә тары ялмасын кәстрүлгә салыгыз һәм шунда берничә вак уенчык яшерегез. Бала уеныкларны табып алсын.
• Кечкенә капчык эченә алма, калак, кәтүк, шакмак, иске кул сәгате, ачкыч кебек әйберләр салыгыз. Бала капчык эчен кулы белән капшап, сез кушкан әйберне тартып чыгарсын. Ә сөйләшә белә торган бала, әйберне тартып чыгарганда, аның нәрсә икәнен әйтсен.
• Түбәндәге рәсемнәрне принтер аша чыгарып, аларга фасоль, борчак яисә берәр төрле чикләвек тезегез.
Менә аш бүлмәсендә күпме уеннар уйнарга була! Тик вак әйберләр белән эш иткәндә сак булыгыз: бала аларны авызына, борынына, колагына тыга күрмәсен.
