СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Күңелле Сабантуйлары

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бәйрәм барлык төркем балалары , тәрбиячеләр, ата-аналар белән саф  һавада уздырыла

Просмотр содержимого документа
«Күңелле Сабантуйлары»

Күңелле Сабантуйлары

Максат:

Балаларны татар халкының бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү, балаларның кәефен күтәрү

Бурычлар:

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән кызыксынуны арттыру, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү

Игътибарлылык тәрбияләү

Балаларда җырлау, бию, сәнгатьле сөйләү сәләтләрен, җитезлекне, хәтерне үстерү, активлыкларын арттыру

Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгытуны дәвам итү

Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү тәртибе формалаштыру

Ата-аналарда кызыксыну уяту, уеннарда катнашу теләген арттыру

Җиһазлау:

Мәйдан шарлар, флагчыклар, сөлгеләр белән бизәлә, уеннар өчен атрибутлар: капчыклар, кашыклар, күкәйләр, су, су ташу өчен чиләкләр, көянтәләр, баулы машиналар, “Будь внимательным” уены өчен билгеләр, “бәрән” уенчыгы, чигелгән сөлгеләр, колгада бүләкләр, аудиоязмалар “Сабантуй” (“Уйный-уйный үсәбез” проекты – ауд 62, ауд 63), “Күңелле Сабантуй”, “Шофер буласым килә” җырларының аудиоязмасы (Л.Батыр-Болгари көе), бию көе, көрәш өчен тастымаллар, “тәмле күчтәнәчләр”, чабыш өчен “атлар”, көрәш өчен йомшак матрацлар, рульләр, таяклар, “Карусель” уены өчен атрибутлар, аудиоязма, светофор , кыршаулар


(Бәйрәм мәйданчыкта уздырыла. Иң беренче милли киемдәге татар егете белән татар кызы, гармун белән җырлап, барлык балаларны да Сабантуйга җыеп йөриләр. Матур көйгә балалар Сабантуйга мәйданчыкка җыелалар)

Алып баручы

Сабан туе- хезмәт туе,

Бәхет һәм шатлык туе.

Җырлап-биеп, уйнап-көлеп,

Бәйрәм итик көн буе.

1 бала

Сабантуй – веселый праздник,

Празднует весь наш народ.

Каждый пляшет и играет,

Весь Татарстан поет.

Җыр “Сабантуй” “Уйный-уйный үсәбез” проекты буенча


2 бала

Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебездә.

Көрәшик тә, узышыйк та –

Сабантуй бүген бездә!

3 бала

Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Сабантуй бүген бездә!

4 бала

Күңелле Сабантуйлары,

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

5 бала

Сабантуй – веселый праздник,

Праздник счастья и труда.

Пой, играй и смейся громко

И танцуй как никогда.

Җыр “Сабантуй” “Уйный-уйный үсәбез” проекты буенча

Карагыз, карагыз,

Сабантуйга барабыз.

Сабантуйга барабыз,

Уйнап, бүләк алабыз.


Сабантуйга барабыз,

Сикерәбез, чабабыз,

Җырлап-0биеп алабыз,

Уйнап, бүләк алабыз.


Карагыз, карагыз,

Сабантуйга барабыз.

Сабантуйга барабыз,

Уйнап, бүләк алабыз


Алып баручы

Бүген татар халкының олы бәйрәме Сабантуй. Сабантуй – ул хезмәт, дуслык бәйрәме. Котлы булсын Сабан туйлары. Сабантуй – это праздник труда, праздник радости и счастья. Сабантуй празднуется в честь окончания весенне-полевыых работ. В день Сабантуя люди с утра шли на майдан, одевались во все самое лучшее, из сундуков доставали самые лучшие украшения. Каждый хотел показать свою ловкость, быстроту, силу – ведь на Сабантуе устраивались разные состязания. Победители получали призы, подарки. Котлы булсын Сабантуйлар.

Күч безнең күңелгә,

Җыр яме, җир яме.

Рәхим ит, түрдән уз,

Сабантуй бәйрәме!


Алай итик әле без,

Болай итик әле без.

Күңелле итеп бергә,

Уйнап алыйк әле без.


Алып баручы

Кемнәр җитез, кемнәр өлгер,

Минем янга килегез.

Капчык киеп, ярышып,

Бүләк алып китегез.

Капчык киеп йөгерү”

Карусель” уены

Таяк тартыш” уены

(Бәйрәмгә автоинспектор килеп керә)

Автоинспектор

Здравствуйте, детишки,

Девчонки и мальчишки.

К вам пришла не просто так,

Поступил сигнал как раз.

Говорят, здесь вот у вас

Сабантуй идет сейчас.

Порядок не нарушаете,

Правила соблюдаете?

Все сидят на детских креслах?


А Вы, дамочка тогда

Предъявите-ке права?

Доложите-ка сейчас,

Все в порядке здесь у вас?

Алып баручы

Не волнуйтесь, все в порядке,

Как настроение, ребятки?

Хотите: убедитесь сами,

Поиграйте вместе с нами.

«Светофор» уены - бию көенә (кызыл – тукта, сары - бар, яшел –бие)

Алып баручы

Вот какие внимательные наши дети. А наши Марсеь и Амир , выпускники нашего ДОУ мечтают даже стать водителями. В этом их поддерживают и девочки-красавицы.

Җыр “Шофер буласым килә” (Л. Батыр-Болгари көе)

Кызлар башкаруында бию

Автоинспектор

Дети ваши – молодцы.

А вы , мамочки, очаровательные,

На дорогах как - внимательные?

Предлагаю вам сейчас,

Экзамен на вождение сдать как раз.

Игра «Экзамен на вождение» ( с родителями)

Алып баручы

Внимание, внимание,

Объявляю соревнование.

Гонки здесь пройдут сейчас,

Авторалли ждут всех нас.

Уен «Автоузыш»

Автоинспектор

Еще проверка вам на ловкость,

На внимание, быстроту.

Кто быстрее пассажиров

Перевезет среди вас тут?

Уен «Тиз, тиз, тиз әйдә» (ата-аналар кыршаулар белән балаларны бер тукталыштан икенче тукталышка алып баралар)

Автоинспектор

Вижу: все у вас порядке.

До свидания, ребятки.

(автоинспектор китә)

Алып баручы


И пускай веселье длится

В Сабантуй до темноты.

Всем, кто хочет веселиться

Дарим песню, как цветы.

Җыр “Бәйрәм бүген” (М.Минһаҗев көе)

Алып баручы

Сабантуйның бизәге булган көрәшне башлыйбыз (Көрәшүче малайлар чакырыла, бу вакытта башка уеннар оештырыла)

Көрәш” – “Национальная борьба»

Ат чабышы” уены


Алып баручы

Кашыкка салып күкәйне,

Йөгерегез тизерәк.

Күрик әле бу ярышта

Кайсыгыз җитезерәк?

Кашыкка йомырка салып йөгерү”


Алып баручы

Менә сиңа сулы чиләк,

Көянтә сал иңеңә.

Йөгер тизрәк, иң алдан кил

Егыла гына күрмә.

Көянтә белән су ташу” уены (ата-аналар белән)


Кашык белән су ташу” уены

Алып баручы

Әй уйныйбыз уйныйбыз,

Уйнап һич тә туймыйбыз.


Йөгереш”

Кул көрәше” уены


(Иң соңыннан көрәшкә нәтиҗә ясала.”Батыр” “бәрәнне” аркасына салып, мәйданны, алкышлар астында әйләнеп чыга.

Барлык уенда катнашучыларга да бүләкләр, “тәмле күчтәнәчләр таратыла)


Алып баручы

Сабантуй елга бер генә килә,

Күңелле, олы бәйрәм.

Нур өстенә нурлар иңсен,

Биеп алыйк ичмасам.

Күмәк бию (Балалар биегәндә кәнфитләр чәчелә, иң оста биючеләргә бүләкләр тапшырыла)

Алып баручы

Менә, дуслар, көтеп алынган Сабан туйлары да тәмам. Барыгызга да исәнлек-саулык телим. Котлы булсын Сабан туе! Ә хәзер бергәләп биибез.