СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Куркуны җиңгән батыр булган

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок развития речи

Просмотр содержимого документа
«Куркуны җиңгән батыр булган»

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы

Казан шәhәре мәгариф идарәсе

Киров районы мәгариф бүлегенең

70 нче урта мәктәбе













Куркуны җиңгән батыр булган”

(Инша язу дәресе, 6 сыйныф)





Якубова Наилә Габдрахман кызы







Тема: Куркуны җиңгән батыр булган.

Максат: 1. Батырлык турында өстәмә мәгълүмат бирү.

2. Сочинение язарга әзерләнү. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

3. Укучыларда батырлык, кыюлык, тәвәкәллек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Җиһаз: Компьютер, “Батырлар китабы”, мәкальләр.

Эпиграф. Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә...

Р. Миңнуллин

Дәрес барышы.

  1. Актуальләштерү.

Оештыру өлеше.

  1. Төп өлеш

Тактадагы эпиграфны уку

Укытучы: Укучылар, шигырь нәрсә турында?

Укучы: Батырлык турында.

Укытучы: Димәк, без бүген балалар батырлык турында сөйләшәчәкбез. Сочинение язарга әзерләнәчәкбез. Я әйтеп карагыз әле, нәрсә соң ул батырлык? (Көтелгән җавап: Батырлык ул – кешеләрне бик авыр очракларда коткару, сугыш вакытларында үзеңне аямыйча, батырлыклар эшләү, кыю булу)

Укытучы: Ә менә “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә мондый аңлатма бирелгән. (Слайд). Гадәттә инша язганда планны без сезнең белән бергәләп төзи идек, бүген мин сезгә әзер план тәкъдим итәм. Әдәбият дәфтәрләрегезгә бүлекләп язып барыгыз. (Слайд)

Сораулар тәкъдим ителә.

  1. Илгизәр батыр малаймы?

  1. Без укыган “Йлдызлы малай” әсәрендә Илгизәр кем ул?

  2. Сезнеңчә, ни өчен Илгизәр батыр малай?

  3. Әсәрдә Илгизәр ничек сурәтләнгән?

  4. Илгизәрнең куркусыз булуын күрсәткән юлларны дәреслектән укып күрсәтегез әле.

  5. Подвалга кергәч, малай бит елап та җибәрә. Ул елак малаймы?

  6. Илгизәрнең подвалдагы халәтен автор ничек итеп сурәтләгән?

  7. Малай ни өчен әнисен исенә төшерә дип уйлыйсыз?

  8. Илгизәрдә булган кайсы сыйфатларны үзегездә булдырыр идегез?

Сугыш вакытында сездәй малайлар, алыптай ир-егетләр, тылдагы хатын-кызлар, карт-корылар – барысы да батырлык үрнәкләре булып торалар.

  1. Батыр булу өчен нинди булырга һәм нәрсә эшләргә кирәк?

Батырлык эшләү өчен сәбәп кирәкме? (Р Миңнуллинның “Батырлык эшләр идем” шигырен искә төшерү. Рафис Гыйззәтуллинның Хәлилен искә төшерү)

  1. Батырлыкны һәр кеше эшли аламы?

Ситуация тәкдим итү.

Камил ашыга-ашыга укырга барганда, сазлыкта бер мәче баласының өзгәләнеп кычкыруын ишетте. Шул якка күз ташлап, берни булмагандай, пычранып ятарга теләмичә, юлын дәвам итте. Ә мәче ялварулы тавыш белән мияулавын дәвам итте. Камил урынында булсагыз, сез нишләр идегез?

(Җаваплар тыңлана, нәтиҗә ясала.)



Ситуация тәкдим итү.

Азат музыка мәктәбенә ашыга иде. Юл аша чыгарга бик куркыныч. Машиналар тыз да быз килеп кенә тора. Байтак вакытын ул монда әрәм итте. Ниһаять яшел ут. Тик яныннан гына авыр сумкаларын күтәргән әбине ул игътибарга алмыйча гына үтеп китә алмады. Кулыннан сумкасын алды да, әбине җитәкләп юлна аша чыкты. Малай батырлык эшләдеме?



Укытучы: башкаларга карата кечкенә генә булса да, игелек кылу әнә шул батырлыкка бәрабәр адым инде ул, укучылар.

Кайбер кешеләрнең җирдә яшәүләре генә дә үзе бер батырлык булып тора. Мондый кешеләрдән сез кемнәрне беләсез? (Җаваплар тыңлана)



Батыр үлсә дә, исеме мәңгелек.

Исемнәрен җырларга тиңләрлек итеп, мәңгеләштереп киткән шәхесләрдән сез кемнәрне беләсез? (М. Җәлил, Г. Гафиатуллин, А. Алиш, Ю. Гагарин, М. Девятаев, һ.б.)

  1. Ныгыту.

  • Әйтегез әле батырларның батырлыгын еш искә алалармы? (мәкальләр, җырлар, китаплар, кинолар һ.б.)

  • Әле 2 көн элек кенә билгеләп үтелгән “День Героев Отечества” бәйрәме турында ни әйтерсез?

  • Үзебезнең мәктәп ишегалдындагы обелиск кемнәргә багышланган? (18 нче Казан укчы девизиясенә куелган)

Димәк, без һәйкәл яныннан үткәндә һәрвакыт уйланырга тиеш булабыз. Безнең аяз күгебез өчен алар бит үзләренең гомерләрен аямаганнар...

  1. Йомгаклау

а) Сорауларга җавап

  1. Бүген без дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

  2. Илгизәр батыр малаймы?

  3. Бүгенге сөйләшкәннәрдән чыгып үзегезгә нинди сабак алдыгыз?

б) Билгеләр кую

в) өйгә эш. (Инша язып килергә)

Укытучы: “Батырлык көндәлек очрап торган авырлыкларга үҗәтләнеп каршы барганда тәрбияләнә” дигән Н.А.Островский. Мин сезнең шулай тәрбияләнүегезне теләп, дәресебезне Ф. Яруллинның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Тауларга карап, тау булмасагыз да,

Таңнарга карап таң булмасагаз да,

Кешегә карап кеше була белегез-

Олы җанлының ише була белегез.



4