КВН уены
Бүген була КВН –
Гаҗәп күңелле уен!
Дүртенчеләр көч сынаша,
Менә була тамаша.
Алып баручы: Кадерле укучылар! Бүген “Идел” һәм “Чулман” командалары көч сынаша. Һәр ике
командага да уңышлар телим. Сизгер һәм кыю булыгыз! Ә хәзер сәламләү өчен сүз “Идел”
командасына бирелә.
Сәламләү
Идел суы ярты Европаны
Иңләп аккан шикелле.
Татар телен сөюебез
Безне монда китерде.
Идел белән бәйле безнең
Бүгенгебез, тарихыбыз.
КВНда шул турыда
Якынрак танышырбыз.
Идел-ана бик күп күрде
Михнәтләрне, газапларны.
Ләкин туган телебезне
Барысыннан саклап калды.
Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,
Чыксын батырлар мәйданга.
Зирәкләргә насыйп булсын,
Җиңүче урынын яуларга.
Алып баручы: Ә хәзер сәламләү өчен сүз “Чулман” командасына бирелә.
Идел белән Чулман
Аерылмас дуслар иде.
Бүген шушы дуслар монда
Көч сынашыр өчен килде.
Идел кичми ил булмастыр,
Көрәш күрми ир булмас.
Дуслар мәйданга чакыргач,
Көч сынашмыйча булмас.
Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,
Батырлар алга чыксын.
Һәр уенчы КВНда
Осталыгын, зирәклеген,
Уңганлыгын күрсәтсен.
2. Өй эшен тикшерү
Алып баручы: Ике командага да өй эше бирелгән иде. Әйдәгез сүзне “Идел” командасына бирик.
Г. Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәре сәхнәләштерелә.
“Чулман” командасы “Баскыч” шигырен сөйли.
3. Табышмак әйтеш
Алып баручы: “Идел” һәм “Чулман” командаларын табышмаклар бәйгесенә чакырам.
Кем тапкыр, кем зирәк,
Әйтеп бирсен тизрәк,
Мин табышмак әйтәмен,
Сездән җавап көтәмен.
1. Агач түгел – яфраклы,
Тун түгел – тегелгән,
Кеше түгел – сөйли. (Китап.)
2. Сумка тотып керәләр,
Белем төяп чыгалар. (Мәктәп,)
3. Бер эшләпә астында дүрт малай. (Өстәл.)
4. Ике туган су коенырга киттеләр. (Чиләкләр.)
5. Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләр җыелмасы. (Алфавит.)
1. Татар телендә ничә сузык аваз бар? (9)
2. Татар телендә ничә тартык аваз бар? (28)
3. Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)
4. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр. (Антоним.)
5. “Шүрәле” әкиятенең авторы. (Г.Тукай.)
Ләйсән флейтода уйный.
4. “Мәкаль әйтеш” уены
Алып баручы: Ә хәзер алдагы бәйгегә күчәбез. Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль - сүзнең җиләге, диләр.
Мин мәкальнең башын, ахырын сез әйтәсез. Беренче “Идел” командасы җавап бирәчәк.
Кем эшләми – (шул ашамый.)
Татлы тел (тимер капканы ача.)
Аз сөйлә - (күп эшлә.)
Калган эшкә - (кар ява.)
Тел кешене елата да, (юата да.)
Әнкәм йорты (алтын бишек.)
“Чулман” командасына сүз бирелә.
Сөйли белсәң, (тыңлый да бел.)
Ашаганың белән мактанма, (эшең белән мактан.)
Сабыр төбе – (сары алтын.)
Күп укыган (күп белер.)
Кеше сөйләгәнне сөйләмә, (үзең күреп сөйлә.)
Телең белән ашыкма, (эшең белән ашык.)
- Мәкальләр безне нәрсәгә өйрәтә? (Эшне вакытында эшләргә, мактанмаска, әти-әнине хөрмәт итәргә,
белемгә омтылырга, сабыр булырга һ.б.)
5. Мәзәкләр бәйгесе.
1. Татар теле дәресендә укытучы сорый:
- Мин чабам, син чабасың, ул чаба. Бу кайсы заман була?
- Әлбәттә, тәнәфес вакыты.
2. - Ләйсән, ни өчен син мәктәпкә соңга калып киләсең?
- Укырга беркайчан да соң түгел, диләр ич.
1. Зәлия мәктәптән өенә кайтып кергәч:
- Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм!
- Нишләп?
- Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр.
2. - Денис, ни өчен синең дәресеңне әтиең хәзерли?
- Әнинең башка эшләре күп.
6. Милли киемнәр һәм милли ашлар.
“Идел” командасына сорау. Татар халкының милли киемнәре. (Калфак, түбәтәй, читек, камзул,
алъяпкыч, күлмәк)
“Чулман” командасына сорау. Нинди милли ашлар беләсез? (Гөбәдия, чәк-чәк, бәлеш, кош теле,
өчпочмак, бавырсак,кыстыбый)
7. “Иҗек өстә” уены
“Идел” командасы Ай иҗегенә төрле иҗекләр өстәп, малай һәм кыз исемнәрен ясый. (Айнур, Айгөл, Айсылу, Айзат, Айрат, Айдар, Айназ)
“Чулман” командасы Ил иҗегенә төрле иҗекләр өстәп, малай һәм кыз исемнәрен ясый. (Илдар,
Илнур, Илсур, Илгиз, Илсөя, Илшат, Илдус, Илфат, Илназ)
“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры
Алып баручы: Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Әйтегез
әле, җир шарын әйләнеп чыгу өчен ничә телне белергә кирәк дип уйлыйсыз? Телләр аерым гаиләләргә
берләшә. Галимнәр планетабызның теләсә кайсы кешесе белән аралашу өчен, 14 телне белү җитә дип
саный. Болар бенгал, гарәп, инглиз, испан, итальян, кытай, немец, португал, урду (Пакистан), урыс,
француз, һинд һәм япон телләре. Шулар арасында татар теле дә бар. Күп тел белүчене полиглот дип
атыйлар. 18 – 19 нчы йөзләрдә яшәгән Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристин Раск ике
йөз утыз телдә иркен сөйләшкән. Шулай да һәр кеше беренче чиратта үз ана телен яратырга, сакларга
тиеш.