Просмотр содержимого документа
«"Кыш бабай юлга чыккан"»
Кыш бабай юлга чыккан
Уенның максакты: балаларның сөйләм телен үстерү; уйлау, фикерләү сәләтләрен арттыру; игътибарлы булырга күнектерү.
Балалар, мин чыршы төбеннән хат таптым. Нинди хат икән? Беләсегез киләме?
Әйе.
Хатны укыганчы, уен уйнап алырга тәкъдим итәм. Сез ризамы?
Уен: “Кап та коп”
Балалалар түгәрәк ясыйлар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп,түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Без-без, без идек,
Без унике кыз идек;
Базга төштек, бал ашадык,
Келәткә кердек, май ашадык;
Өйгә мендек, өйрә эчтек,
Коега төштек, су эчтек;
Бер тактага тезелдек,
Таң атканчы юк булдык,
Кап та коп, авызыңны ач та йом!
Ак тешеңне күрсәтмә һәм көлмә!
Барысы да берьюлы авызларын йомалар. Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.
Тәрбияче хатны укый: “Исәнмесез,балалар! Тиздән Яңа ел! Әлбәттә мине көтәсездер. Мин сезне тәрәзә аркылы күзәтеп йөрим. Минем сорауларыма җавап бирсәгез, һичшиксез, Кар кызым белән киләчәкмен.
Күп сәламнәр белән Кыш бабагыз.
Балалар, сез әзерме? (Тәрбияче хатны ачып, өч төрле төстәге кар бөртекләре ала. Балалар төсләре буенча, кар бөртекләрен үзләре сайлыйлар.)
Бер атнада ничә көн?
“Атна көннәре” турында Рафис Корбанның нинди шигырен беләбез әле без?
Бер тәүлек ничә өлештән тора?
Бер елда ничә ай?
Кыш бабай безне тәрәзәдән күзәтеп торадыр, җырлап та күрсәтикме?
Җыр: “Чыршы”.