Просмотр содержимого документа
«"Кызыклы грамматика" түгәрәге өчен эш программа»
9 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән
“Кызыклы грамматика” түгәрәге программасы
Түгәрәк программасының максаты:
Укучыларның татар теле фәне буенча белемнәрен киңәйтү, тирәнәйтү һәм ныгыту; укучыларны татар теленең кызыклы фән булуына төшендерү.
Программаның бурычлары:
татар теленә уку фәне буларак кызыксыну үстерү;
татар теле грамматикасы буенча белем, күнекмәләр булдыру;
укучыларның сүзлек запасларын үстерү;
укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
• китап белән эшли белү культурасы тәрбияләү;
•укучыларда фикерләү культурасы, кызыксыну формалаштыру һәм үстерү.
укучыларның фикер йөртүен һәм тапкырлыкларын үстерү;
төрле сүзлекләр белән эшли белүләрен үстерү;
балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
9 нчы сыйныфта осталык һәм күнекмәләр укучыларның алдагы сыйныфларда алган осталык һәм күнекмәләренә өстәмә рәвештә, ә кайберләре берникадәр киңәйтелеп китерелә; димәк алардан да файдалана белү таләп ителә. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- сүзләрне фонетик яктан, төзелеше һәм сүз төркеменә мөнәсәбәте ягыннан тикшерү; ике баш кисәге дә булган җөмләләрне синтаксик яктан тикшерү; таныш модельләр нигезендә гади һәм кушма җөмләләр төзү;
- аерып күрсәтелгән таныш сүзнең мәгънәсен аңлату; 1-8 нче сыйныфларда алган мәгълүматларга нигезләнеп, кирәкле орфограммаларны табу, сүзләрнең язылышын, тыныш билгеләренең куелышын дәлилләү; җөмлә азагында тиешле тыныш билгеләрен һәм кушма җөмлә өлешләре арасында өтер кую;
- сузык һәм тартык авазлар арасындагы аерманы аңлату; о, ы, ә, я, ю, е, ё, в, к, г хәрефләре белдергән авазларга аңлатма бирү; ул хәрефләрне һәм шулай ук ъ,ь хәрефләрен дөрес язу, охшашланып яки чиратлашып килгән авазларны язуда дөрес белдерү;
- татар әдәби теленә рус теле, аның аша башка телләрдән кабул ителгән сүзләрне аеру, аларның мәгънәсенә төшенү; орфографик, татар теленең аңлатмалы һәм татарча – русча сүзлекләрдән файдалана белү; фразеологик әйләнмәләрнең мәгънәсен аңлау;
- сүзне мәгънәле кисәкләргә аеру һәм һәрберсенә аңлатма бирү, язуда шуларны шартлы билгеләр белән күрсәтү; ясалышы ягыннан сүз төрләренә аңлатма бирү, кушма сүзләрне дөрес язу;
-башваткычлар, табышмаклар,хикәяләр төзи белү;
Программа эчтәлеге
| Бүлекләр, темалар | Кыскача эчтәлеге | Сәгать саны |
| Татар халкы һәм теле- | Татар халкының тарихы һәм теле турында кыскача белешмә бирү | 5 |
| Язу тарихы | Татарларда язу тарихы | 2 |
| Татар алфавиты һәм аның үзенчәлекләре | Татар алфавиты һәм аның үзенчәлекләре турында укучыларда күзаллау булдыру. | 1 |
| | Исемнәр тарихы. Гаилә кешеләренең исемнәре нәрсә аңлатуы турында сөйләшү. | 3 |
| Фонетика.Лексика | Авазлар, аларның татар телендә әйтелеш үзенчәлекләре.Фразеологизмнар, аларны бер телдән икенче телгә дөрес тәрҗемә итү. | 6 |
| Орфография | Офографик принциплар, аларны дөрес куллана белү. | 2 |
| Лексикография. Сүзлекләр | Сүзлекләрнең төрләре , аларны дөрес куллана белү. | 2 |
| Этимология | Этимология фәне.Сүзләрнең килеп чыгу тарихы. | 1 |
| Сүз төзелеше һәм ясалышы | Сүз төзелеше.”Сүзләр дөньясында”.Практик эш. | 2 |
| Сүз төркемнәре тарихыннан | Сүз төркемнәре тарихыннан.Исем, сыйфат, алмашлык. | 3 |
| Синтаксис иленә сәяхәт | Җөмлә төзү калыплары.Практик эш. | 2 |
| Тыныш билгеләре тарихыннан | Тыныш билгеләре тарихыннан. Тыныш билгеләренең килеп чыгышы.Практик эш. | 2 |
| Стилистика | Сөйләм культурасы.”Тапкырлар, зирәкләр” бәйгесе | 3 |
| Барлыгы | | 34 |
Календарь-тематик план
| № | Бүлек.Тема | Сәг. саны | Уку эшчәнлегенең төп формалары | Укучыларның уку эшчәнлеге төрләре | Үткәрү вакыты | Фактик үткәрү вакыты |
| | | | | |
| 1.Татар халкы һәм теле-5сәг. |
| 1 | Нәрсә ул тел? Ул ничек барлыкка килгән? Төрки телләр. | 1 | Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрү.“Минилекция.Әңгәмә. | “Авыз күрке-тел, тел күрке-сүз”.Татар теле төрки телләрнең берсе.Татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны турында мәгълүмат бирү. | 2.09 | |
| 2 | Тел-безнең гомерлек юлдашыбыз. Тел-көчле корал .Кешеләр ничә төрле телдә сөйләшәләр? | 1 | Минилекция. Әңгәмә | Телнең әһәмияте. Телне саклау буенча фикер алышу. | 9.09 | |
| 3 | Тел осталыгына ничек ирешергә?Тел турында халык мәкальләре. | 1 | Практик эш. | Тел турында халык мәкальләрен туплау, мәгънәләрен аңлату | 16.09 | |
| 4 | Телнең җәмгыятьтәге функцияләре турында алдынгы фикер ияләренең әйткән сүзләрен өйрәнү. | 1 | Әңгәмә | Телнең җәмгыятьтәге роле турында алдынгы фикер ияләренең әйткән сүзләрен өйрәнү. | 23.09 | |
| 5 | Татар теленең диалектлары. Телнең серен ачучы галимнәр турында. | 1 | Практик эш.Китап белән эш | Татар телен өйрәнүче галимнәрне өйрәнүгә кызыксыну уяту | 30.09 | |
| 2.Язу тарихы-2сәг |
| 6 | Язу турында төшенчә. Язу ни өчен кирәк? Татар халкында язу тарихы. | 1 | Минилекция.Әңгәмә. Практик эш. | Укучыларның фикерләүләрен үстерү. | 7.10 | |
| 7 | Язуның җәмгыятьтәге роле. Татарларда беренче басма китаплар | 1 | Чыгыш ясау. Әңгәмә. | Әңгәмәдә катнашырга теләк тудыру. | 14.10 | |
| 3.Татар алфавиты һәм аның үзенчәлекләре-1сәг. |
| 8 | Татар алфавиты һәм аның үзенчәлекләре. | 1 | Минилекция. Китап белән эш. | Китаптан кирәкле мәгълүматны таба һәм аңлата белү. | 21.10 | |
| 4.Исемнәр тарихы-3сәг |
| 9 | Исемнәр кайчан барлыкка килгән? Кешегә ни өчен исем кирәк? Кешегә ни өчен исем кушыла? | 1 | Минилекция.Әңгәмә. | Иптәшеңне тыңлый һәм үз фикереңне җиткерә белү. | 28.10 | |
| 10 | Борынгы һәм хәзерге исемнәр. Синең гаиләңдәге кешеләрнең исемнәре нәрсәне аңлата? | 1 | Иҗади эш.Китап белән эш. Чыгыш ясау | Чыгыш ясый белү | 11.11 | |
| 11 | Фамилияләр һәм отчестволар кайчан барлыкка килгән? | 1 | Әңгәмә.Иҗади эш. | Эзләнә белү күнекмәләрен үстерү. | 18.11 | |
| 5.Фонетика.Лексика-6сәг |
| 12 | Авазлар һәм хәрефләр. Фонеик уеннар. Сүз хикмәте. | 1 | Уеннар | Уен вакытында иптәшеңне хөрәт итә белү | 25.11 | |
| 13 | Практик эш.Кроссвордлар, ребуслар төзү. Лингвисик әкият язу.
| 1 | Иҗади эш. Кроссвордлар, ребуслар төзү.әкият язу. | Кроссвордлар, ребуслар төзү алымнарын ныгыту. | 2.12 | |
| 14 | Антонимнар һәм синонимнар | 1 | Иҗади эш. | Дәреслек белән эш итә белү. | | |
| 15 | Фразеологизм. Фразеологизмнарны тәрҗемә итү. | 1 | Тәрҗемә итү.Сүзлекләр белән эш | Фразеологизмнарны кулланып,хикәя төзү. | 9.12 | |
| 16 | Мәкальләр һәм әйтемнәр.Афоризмнар | 1 | Иҗади эш | Мәкальләр һәм әйтемнәр.афоризмнарның мәгънәләрен иптәшеңә җиткерә белү. | 16.12 | |
| 17 | Сүзләр тарихыннан. Тәрҗемәләр болай булмасын. | 1 | Практик эш .Тәрҗемә итү. | Сүзлекләрдән дөрес куллана белү. | 23.12 | |
| 6. Орфография-2сәг |
| 18 | Татар орфографиясенең принциплары. | 1 | Минилекция. Иҗади эш. Күнегүләр эшләү. | Авыр язылышлы сүзләрнең язылышын ныгыту. | 13.01 | |
| 19 | Практик эш. Офографик ярыш.Орфографик лото.Орфографик домино | 1 | Практик эш.Уеннар | Уеннар аша сүзләрнең дөрес язылышын ныгыту. | 20.01 | |
| 7Лексикография. Сүзлекләр-2сәг. |
| 20 | Сүзлекләрнең төрләре. Энциклопедик и һәм филологик сүзлекләр.Татар теленә мөнәсәбәтле борынгы сүзлекләр.Русча-татарча сүзлекләр төзү тарихы. | 1 | Минилекция. Әңгәмә.Сүзлекләр белән эш. | Сүзлекләрдән дөрес куллана белү. | 27.01 | |
| 21 | Татар теленә алынма сүзләрнең килеп керү юллары һәм аларны куллану. | 1 | Иҗади эш.Тәкъдим ителгән сүзләр белән хикәя төзү. | Сөйләмдә алынмалардан урынлы куллана белү. | 3.02 | |
| 8.Этимология-1cәг |
| 22 | Этимология фәне.Сүзләр каян килеп чыккан? | 1 | Әңгәмә.Китап белән эш. | Китап белән эш итә белү. Дөрес җавапны таба белү. | 10.02 | |
| 9.Сүз төзелеше һәм ясалышы-2сәг |
| 23 | Сүзнең мәгънәле кисәкләре.Сүз ясалу чылбыры. | 1 | Иҗади эш. Яңа сүзләр ясау | Яңа сүзләр ясалу юлларын уеннар аша ныгыту. | 17.02 | |
| 24 | Практик эш.”Тамыр-сүзнең йөрәге”.“Сүзләр дөньясында”,”Тамырлар һәм кушымчалар” уены | 1 | Практик эш.Уеннар | Өйрәнгәннәрне гамәлдә куллана белү, сүзләр төзү. Бер- берең белән ярыша белү | 24.02 | |
| 10.Сүз төркемнәре тарихыннан-3 сәг | |
| 25 | Сүз төркемнәре тарихыннан. Исем, сыйфат, алмашлык... | 1 | Минилекция. Әңгәмә. | Әңгәмәдә катнашырга теләк тудыру. Иптәшеңне тыңлый белү. | 3.03 | |
| 26 | Уен: зиһен күнекмәләре.Башвакыч- табышмаклар. | 1 | Уеннар.БашваткычларТабышмаклар төзү. | Башваткычлар төзү,табышмаклар уйлап чыгару күнекмәләрен үстерү. | 10.03 | |
| 27 | Фигыль заманнарын беләсеңме? | 1 | Иҗади эш.Тест. Күнегүлә рэшләү. | Дәрестә алган белемнәрен куллана белү. | 17.03 | |
| 10.Синтаксис иленә сәяхәт-2 сәг |
| 28 | Сүзләрне бәйли бел.Гади җөмлә | 1 | Минилекция.Әңгәмә. | Җөмләдәге сүзләр бәйләнеше турында кагыйдәләрне искә төшерү. | 7.04 | |
| 29 | “Җөмлә төзү җиңелме?” | | Иҗади эш.Җөмләләр, текст төзү. | Укучыларга өйрәнгән лексик, грамматик формаларны кулланып, текст төзетү | 14.04 | |
| 11.Тыныш билгеләре тарихыннан 2 cәг. |
| 30 | Тыныш билгеләре тарихыннан.Тыныш билгеләренең килеп чыгышы. | 1 | Чыгыш ясау.Әңгәмә. | Чыгыш ясый белү. Әңгәмәдә катнашу. | 21.04 | |
| 31 | Практик эш.Тыныш билгеләрен дөрес куя беләбезме? | 1 | Практик эш.Күнегүләр эшләү. | Тыныш билге ләренең куелышын аңлатып бирә белү. | 28.04 | |
| 12. Стилистика-3сәг | |
| 32 | Стилистика. Сөйләм культурасы. Сүз-фикернең көзгесе. | 1 | Минилекция.Әңгәмә. | Дөрес,ачык,эзлекле,сәнгатьле,матур яңгырашлы.итеп шигырь, әдәби текст үрнәкләрен уку | 5.05 | |
| 33 | Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе. ( КВН) | 1 | Тел бәйгесе.Грамматик уеннр | Иптәшеңә дөрес бәя бирү. | 12.05 | |
| 34 | “ И туган тел...” (әдәби кичә) | 1 | Әдәби кичә. | Әдәби кичә оештыруда катнашу. | 19.05 | |