Сүз әйтергә тәвәкәллек кирәк,
Сүз йөрәккә ялкын үткәрә;
Сүз киптерә, төп башына терәп,
Сүз меңнәрне яуга күтәрә.
Сүз зиһенне кайрый кайрак кебек,
Сүз сафларны ипли корычтай;
Сүз көрәшкә чыга байрак кебек,
Сүз дошманны кисә кылычтай.
(Г.Афзал)
Сүз -телнең бер бөтен һәм төп элементы.
- Лексикология – телнең лексикасын өйрәнә торган фән атамасы .
- Лексика -телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасы
Лексика дөн ьясында кунакта
омонимнар
Бер һәм күп
мәгънәле сүзләр
синонимнар
фразеологик
әйтелмәләр
антонимнар
КРУИЗ-КРУИЗ-ТРЭЙД
Әйткәч,беләсе килә,
Белгәч,көләсе килә.
Нәрсә икән бу?
” Кем күбрәк”уены
Үзбәя:
- 9-10 сүз тапкан очракта - “5” ле ;
- 7-8 сүз - “4” ле;
- 5-6 сүз - “3” ле;
- 4 сүздән дә кимрәк - “2” ле.
Туган җир.
Сандугачкай, сайра, сайра!
Котлап безнең таңнарны.
Туган җирдәй гүзәл җирләр
Дөньяда тагын бармы?
Күрче, дөнья нинди матур,
Тирә-ягың гөл генә
Гөлбакчадай ямьле була
Бары туган җир генә.( Р. Вәлиева)
Гүзәл,матур,ямьле.
Синонимнар -м әг ънәдәш сүзләр-уртак мәгънәле сүзләр,бер-берсеннән мәгънә төсмерләре, язылышлары, стилистик бизәкләре белән генә аерылалар.
Кем тизрәк ? Бирелгән сүзләрнең синонимнарын табыгыз.
- Ирекле беркатлы кечке нә укытучы ягымлы
азат
хөр
бәйсез
эчкерсез
хәйләсез
юаш
вак
бәләкәй
нәни
мөгаллим
өйрәтүче
остаз
мөлаем
сөйкемле
ачык күңелле
Юаш, нәни, сөйкемле, азат, вак, остаз, бәләкәй, хөр, хәйләсез, бәйсез, өйрәтүче, эчкерсез, мөгаллим, мөлаем, ачык күңелле.
Үзбәя:
Барлык сүзләргә дә 3әр синоним- ”5” ле.
2-3 хата- ”4” ле.
4-5 хата- ”3” ле.
6-7 хата- ”2” ле.
тиен
Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк,әмма мәгънәләре төрле булган сүзләр омонимнар дип йөртелә.
” Омонимнарны уйлап тап”
- 1)Печән өстендә чалгы белән, сабантуйда ат белән,мунчада миннек(себерке) белән эш итү.
- 2)ул-кышны алмаштыра,май ясарга,каләм белән эшләргә куша.
- 3)алмашлыкның берсе ул,шуның белән итек ямыйлар.
- 4)ул сүз белән кеше битен һәм хәрефле санны атыйлар,суда хәрәкәт итәргә кушканда да шул сүзне әйтәләр .
- 5)бәйрәм мәҗлесен дә, ризыкны да атыйлар.
Тикшерәбез :
Чабу,яз,без,йөз,бал
Үзбәя:
Б арысы да дөрес,2 омоним белән җөмлә - “5”ле ,
1хата- “4”ле ,
2 хата ,1 омоним белән җөмлә- “3”ле ,
3 хата, җөмләләр төзелмәгән - “2”ле .
Кыш - җәй
- Антонимнар -капма-каршы мәгънәле сүзләр .
Мәкальләрне тутырып бетерергә:
Иң ачы нәрсә дә тел , ... нәрсә дә тел .
Акылы кысканың — теле ... .
Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, ... бәхет – саулык.
Аз сөйлә, ... эшлә.
Һөнәрле үлмәс, ... көн күрмәс.
Өең кысан булса да, күңелең ... булсын.
Яңа дустым булды дип, ... дусны ташлама.
Тикшерәбез:
Иң ачы нәрсә дә тел , иң татлы нәрсә дә тел .
Акылы кысканың — теле озын .
Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык.
Аз сөйлә, күп эшлә.
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
Өең кысан булса да, күңелең иркен булсын.
Яңа дустым булды дип, иске дусны ташлама.
Үзбәя:
“ 5” - барсы да дөрес,
“ 4” - бер хаталы эш,
“ 3” - ике хаталы эш,
“ 2” - өч хаталы эш
Кояшлы
Иске
Шатлык
Кайгы
Тиз
Дөрес
Болытлы
Яңа
Әкрен
Суык
Авыр
Ялган
Эссе
Җиңел
Караңгы
Юаш
Усал
Якты
Каты
Йомшак
23
23
Ял минуты
ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР
Антоним һәм синонимнар куеп язарга:
синоним
Бирелгән сүз
антоним
эссе
зур
матур
дөрес
дус
Антоним һәм синонимнар куеп язарга:
синоним
бирелгән сүз
кызу,бөркү
антоним
эссе
дәү,олы,эре
зур
суык,салкын
гүзәл,чибәр,
күркәм,нәфис
чын,хак,хатасыз
кечкенә
матур
дөрес
ям ь сез
иптәш,ахирәт,
сердәш
ялган,ялгыш
дус
дошман
Үзбәя:
- “ 5” – икешәр синоним, бер антоним тапсагыз;
- “ 4” – синоним да, антоним да берәр булса;
- “ 3” – ике хаталы эш;
- “ 2” — өч хаталы эш.
Дәреслек белән эш
214 нче күнегү. Күп нокталар урынына бирелгән фразеологик әйтелмәләрнең тиешлесен куеп,күчереп язарга.
ТИК-ТЭК-ТОУ
борчак сибү - җим сибү
авызга су кабу - алма кабу
ут йоту -ризык йоту
баш вату -чикләвек вату
Ике яки берничә сүздән төзелгән, бер күчерелмә мәгънәне аңлата торган сүзтезмә фразеологик әйтелмә дип атала.
Фразеологизмнар сөйләмдә бер мәгънә аңлаталар, бер җөмлә кисәге булалар, аерым кисәкләргә таркалмыйлар.
Фразеологик әйтелмәләрне дөресләп язарга.
Фразеологик әйтелмә
сүзләр
Телеңне йотарлык
булышу
Түбәсе күккү тию
курку
Кул арасына керү
тәмле
Баш вату
шатлану
Кот ботка җитү уйлау
Дөреслеген тикшерәбез
Фразеологик әйтелмә
сүзләр
Телеңне йотарлык
тәмле
Түбәсе күккү тию
шатлану
Кул арасына керү
булышу
Баш вату
уйлау
Кот ботка җитү курку
Үзбәя өчен критерийлар:
- “ 5” -барысы да дөрес;
- “ 4” - бер хаталы эш;
- “ 3” - ике хаталы эш;
- “ 2” - өч хаталы эш.
Өй эше:
- 1. Репродуктив эшчәнлеккә: 219 нч ы күнегү (мәҗбүри ) – Өзекне күчереп язарга.Фразеологик әйтелмәләр астына-дулкынлы,антонимнар астына туры сызык сызарга.
- 2. Иҗади эшчәнлеккә: (ихтыярый) – омоним сүзләр белән дүртьюллык уйлап язарга.