СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

«Летопись родного края»

Категория: История

Нажмите, чтобы узнать подробности

Проектная работа об истории родного края , о колхозах и совхозах. О руководителях. Можно использовать во время уроках  истории и классных часах.

Просмотр содержимого документа
««Летопись родного края»»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Каенлинская средняя общеобразовательная школа»

Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан



XI Республиканская

конференция исследовательских краеведческих работ

«Жить, помня о корнях своих…»


Номинация: «Летопись родного края»

Тема работы: « Туган җире кирәк кешегә »



Подготовил:

Калимуллин Ильяс Анфисович

обучающийся 8 класса

МБОУ «Каенлинская СОШ»

Нижнекамского муниципального района


Руководитель:

Гарипов Расим Фаизович

учитель истории и обществознания,

МБОУ «Каенлинская СОШ» НМР РТ





















Каенлы - 2023

Эчтәлек


I Кереш

II Төп өлеш

1.Каенлыда колхоз оештыру кирәк.

2.Колхозчы - тол хатыннар, яшүсмерләр.

3.Сугыштан соң колхоз - совхозлар тарихы.

III Йомгаклау

IV Әдәбият

V Кушымта





















КЕРЕШ

Туган ил кайдан башлана? Бәлки, ул бала аңлый башлагач, әнисенең сөйкемле күзләреннәндер? Бәлки, сабый беренче күргән авыл өстендәге зәңгәр күктәндер? Бәлки, Туган ил турындагы беренче хисләр, уйланулар туган йортта, үзең белем алган мәктәптәндер....

Шулай да, Туган ил ул, минемчә, туган авылыңнан башлана. Кая китсәң дә, авылга тизрәк кайтасы килә, аны юксынасың. Кыскасы, туган авыл һәркем өчен дә бик кадерле ул.

Безгә мәктәптә илебез тарихын, башка илләр тарихын өйрәтәләр, ләкин уку программаларында туган авылның тарихын өйрәнү каралмаган. Минемчә, үзен мәдәниятле, зыялы санаган хәзерге заман кешесе үз авылы тарихын белергә, аның белән кызыксынырга тиеш. “Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк” диләр бит. Авыллар тарихы, аның күренекле кешеләре турында материалларны әзме-күпме табарга була. Ил тарихында зур роль уйнаган колхоз - совхозлар турында бик аз өйрәнелгән. Менә мин дә Каенлы авылы тарихында бай урын алып торган колхозлашу чоры, колхоз - совхоз булып торган вакытларын; колхоз җитәкчеләре, иген - кырларында, терлекчелектә хезмәт иткән авыл батырлары турында мәгълүматлар туплый башладым. Табылдыклар белән уртаклашырга булдым.

Эшемнең темасы: «Туган ягы кирәк кешегә»

Актуальлеге: үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Бала туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Халыкка

якынаю - Туган җиребездә, аның үткән тарихында- колхозлар-совхозлары турында эз калдырган - якташларыбыз, авылдашларыбыз турында сөйләү.

Эшемнең максаты: авылым тарихын, бигрәк тә колхозлашу чорларын өйрәнү.

Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

*авылым тарихындагы колхозлашу вакытына кагылышлы кайбер тарихи документларга, халыктан язып алынган мәгълүматларга таянып, 20нче гасыр башы тарихын яктырту;

*колхозлашу чоры турындагы истәлек - материалларны күбрәк туплау, эзләнүләр алып бару;

*югала барган тарихи материалларны яңарту;

*авылдашлар, якташлар,әби-бабаларымның үткәнен барлау.

Авыллар тарихы, колхозлашу чорлары архивы материалларын анализлау, сораштыру, әңгәмә алымнарыннан файдаландым. Әлеге хезмәтне эшләгәндә миңа Каенлы авылы турындагы китаплар, авылдашларымның истәлекләре терәк булды.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе: тикшеренү эшенә тәкъдим ителгән теманы укыгач та, минем күңелемдә бихисап фикерләр туды. Эчтәлекне төрлечә ачарга мөмкин. Тарихи китапларда, энциклопедияләрдә, интернет чараларында бу тема төрлечә яктыртылган. Кемдер колхоз- совхозлар турында уңай фикердә, икенчеләр тискәре уйларын да җиткергән. Нәрсә язсалар да, бу еллар тарих бит инде. Мин дә бу кызык та, шомлы да еллар, илгә яңалыклар алып килгән бу еллар турында үз фикеремне әйтергә булдым.

Тикшеренү эше традицион рәвештә кереш, төп өлеш, йомгаклау, әдәбият исемлеге һәм кушымтадан гыйбарәт.

Кереш үз эченә эшнең актуальлеген, өйрәнелү дәрәҗәсен, максатын һәм бурычларын ала.

Төп өлешнең беренче бүлеге Каенлы авыл тарихында колхозлашу чоры, төрле исемдәге колхоз-совхоз булуы, анда хезмәт куйган җитәкчеләре турында мәгълүматларны үз эченә ала.

Икенче, өченче бүлекләрдә мин Бөек Ватан сугышы вакытында авылларның төп эшче көчләре - тыл ветераннары; сугыштан соңгы еллардагы колхоз- совхоз хуҗалары турындагы эзләнүләрем белән уртаклаштым.

Йомгакта нәтиҗәләр ясала, ачыш-табышлар бәяләнә.

Әдәбият исемлегендә хезмәтне язу барышында файдаланылган әдәби, вакытлы матбугатка мөрәҗәгать итүне дәлилләдем.



ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. КАЕНЛЫДА КОЛХОЗ ОЕШТЫРУ КИРӘК!

Туган ил минем өчен әти-әни, абый - апа, эне - сеңел, әби - бабай да; туган, яшәгән йорт, урам, шәһәр, авыл да; сулаган һава, басып йөргән җир дә. Минем газиз туган илем - Татарстан Республикасы.

Туган җирем, Татарстан! Күңелемә никадәр якын син! Балдай татлы суларың да, тирән күлләрең дә, биек тауларың да, диңгез кебек дулкынланып яткан иген - кырларың да – бөтенесе дә йөрәк түрендә.

Татарстан- серле, тарихи, шанлы, бер гасырлык ил бит ул!

20нче гасырның егерменче елларында авыл хуҗалыгы промышленностьтан һәм ил ихтыяҗларыннан нык артта кала. Сәбәпләре түбәндәгечә: беренчедән, авыл хуҗалыгы таркау була. Беренче бишьеллык башына илдә 25 миллион крестьян аерым хуҗалык булып яши. Тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары, агротехника кулланырга мөмкинлек юк. Нишләргә? В.И. Ленинның кооперация планында күрсәтелгәнчә, эре авыл хуҗалыгына күчү башлана. 1927 нче елның декабрендә үткән XVсъезд авыл хуҗалыгын коллективлаштыруны барлык чаралар белән җәелдерү турында карар чыгарган.

Каенлыда да колхоз төзү бик шау-шулы була. Беренче тапкыр 1930 нчы елның 4нче апрелендә 25 хуҗалыктан торган колхоз төзелә. Гарәп хәрефләре белән “Колхозның ядрәләре” дип язылган исемлектә партия членнары, ярлылар, урта хәллеләр, хәлле крестьяннар була.

Бу вакытта колхозда- 111 җан, 16 ат була. Барлык җир мәйданы- 183 гектар. Беренче язда чәчелгән культуралар: борай(пулба)- 16 га, солы-28га, бәрәңге- 10 га, тары- 2 га, киндер- 2 га, борчак, ясмык, карабодай бергә- 4 га. Бу елны 13 сабан сукасы, 8 тырма, 2 ургыч, 3 чәчкеч, 1 салам кагу машинасы, 1 яргыч, 4 сортировка, 2 окучник, 1 культиватор, 2 сугу машинасы, 1 печән чапкыч, 1 сепарат була.

Колхоз оешкач, идарә әгъзалары итеп Садыйков Гариф, Исламов Риза, Хәйруллин Гомәр сайланып куела. Бу вакытта һәркем эш коралларын: ат, арба(тарантас), чана( кашовка), җигү сбройлары, сабан, тырма берләштерә. Үзенең язгы чәчүгә билгеләнгән җир мәйданын капларлык орлыгын колхоз амбарына илтеп куя.

Колхозчыларның хезмәт вакыты көннәр белән түгел, сәгатьләр белән языла, кимчелекләр дә сәгатьләр белән штрафлана. Яхшы эшләүчеләр шул рәвешле үк бүләкләнә. Ел ахырында 10 сәгать эшне бер көн хисабыннан хезмәт көненә әйләндерәләр.

1931 нче елның июнь башында колхозда 48 хуҗалык була. Җәйдән башлап, колхозга керү күмәк төстә оеша, ел ахырында 108 хуҗалык колхоз члены була. Колхоз “Каенлы” исеме белән йөртелә. Район буенча алдынгылар сафында була. Колхоз рәисе итеп Садыйков Гариф билгеләнгән була. Дөрес, ул бер үк вакытта бригадир да, хисапчы да, ә язу- сызу эшен Федотова Маня һәм Фәхри Шәрәфиев исемле укытучылар башкара.

1933 елда язгы чәчү тәмамлангач колхоз рәисенең колхозчылар алдында ясаган докладын, Фәхри Шәрәфиев язып бара. Менә шул чыгыштан бер өзек.

“Колхоз язгы чәчүдә 295 гектар җиргә арыш уҗымы чәчте. Гектарыннан 10центнер алырга планлаштыра. Керем эшләре, 1932 елда бер эш көненә икмәкләтә 16, 5 кадак, акчалата 30 тиен түләнә. 62 баш ат сыешлы атлар абзары, Зәй буенда ике ташлы тегермән җиткерелде.Эшкә яраклы ирләр- 64, хатын – кызлар-129, шуларның 26 сы ударник. Икмәк әзерләү планы 1932 елда 7162 пот булып, ул фактта 7169 пот, ягъни 101% тәшкил итә.

Колхозда товарлыклы фермалардан 24 баштан торган сыер фермасы, 109 баштан торган каз фермасы бар. 1932 елда хөкүмәткә 80 баш каз, 5 үгез бирелде. 1май бәйрәме уңаеннан промышленность эшчеләренә колхоз тарафыннан өч яшьлек бер үгез, колхозчылар тарафыннан 2000 данә йомырка һәм бер сыеры булган һәр хуҗалык берәр кадак май бирде.”[4,78-79б.]

Колхозның беренче рәисе Садыйков Гариф 1933 елга кадәр эшли. Аннан соң 6 ел буена Миңлегалиев Исмәгыйль рәис булып тора. Бу елларда колхозга нәселле маллар алына. Атлар өчен саман( суккан) кирпечтән бик зур сарай төзелгән, түбәсе янмый торган әчетелгән балчыклы салам белән ябылган булган. Колхозга полуторка дип аталган берьярым тонна йөк төяшле “ГАЗ” машинасы кайта. Анда Гайфетдинов Мөхәммәтдин дигән кеше шофер булып эшли. Сугыш башлангач, машина фронтка озатыла.

1939 елда колхоз рәисе итеп Ибраһимов Миңлевәлине сайлыйлар.

Сугыш башлангач, шулай ук сугыштан соңгы иң авыр вакытта колхоз белән Фазлый Нуриев идарә итә. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда төп эшче көч булып хатын- кызлар, яшүсмерләр, балалар, картлар кала. Еллар бик авыр булса да, колхозда эш туктамый. Сугышка атларны да алганга, сөрү җирләрен үгезләр белән эшкәртәләр.

“Каенлы” колхозыннан сугышка алынган атларның берсе турында бик кызыклы истәлек күпләргә таныш. “...1942 елның җәендә Ширәмәт военкоматыннан атларны да фронтка озатырга боерык килә. Берничә колхозчы, билгеләнгән атларны туплап, Бөгелмәдә вагоннарга төйиләр,аннары Горький өлкәсендәге бер станциягә кадәр озатып, тиешле кешеләргә тапшырып кайталар. Атлар арасында бик елгыр “Молот” исемле алаша да була.

Көз җитә. Дәүләткә ашлык тапшыру башлана. “Каенлы”дан берничә яшүсмер ашлык төягән олаулар белән Кама буендагы Смыловка пристаненда урнашкан икмәк кабул итү пунктына китәләр. Кайтканда болында туктап ял иткәндә, әрәмәләр арасыннан ат кешнәгән тавыш ишетелә. Күп тә үтми атның үзе дә күренүгә егетләрнең берсе: “Бу бит безнең “Молот”!- дип кычкырып җибәрә. Бар да бу хәлгә гаҗәпләнәләр. Ат “авылдашлары” на ияреп авылга кайта. Әлбәттә, бу хәл район военкоматына хәбәр ителә. Берничә көннән “Молот” яңадан сугышка мобилизацияләнә. Авылдан алып чыгып киткәндә, атның күзләрендә елтыраган яшь тамчыларын күреп, озатучылар тыела алмыйча еладылар,”- дип искә ала Каенлы авылы тарихын язучы Фәхри абый Шәрәфиев.[4,82б.]

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. КОЛХОЗЧЫ ТОЛ ХАТЫННАР, ЯШҮСМЕРЛӘР

Бөек Ватан сугышы елларында тылда калганнар өчен дә тормыш бик авыр була. Колхозның төп эшче көчләреннән булган авыл апалары, кызлары турында мәгариф ветераны, шул ук вакытта сугыш ятиме Саимә апа Сөләйманова үзенең күңелендә йөрткән авыр сагышларын, әтисен югалту ачысын, бәхетсез яшьлеге турында “Зәй сулары ага тора..” китабында искә ала. “...Өйдә калган хатын-кызлар көне буе авыр эш башкара. Өенә кайткач та эш көтә. Ярый әле иреннән хат килгән булса. Хат урынына кара печать сугылган кәгазь дә ишекне шакуы бар бит. Хатыннарның бар курыкканы шул: балалар ятим калмасын." Саимә апа Каенлы авылының тыл ветераннарына багышлап “Авылдашларыма мәдхия” исемле шигырен дә иҗат итә.

Сугыш елы авырлыгы

Барыгызга да тиде:

Хәерниса ат караса,

Маһруй бригадир иде.

Кирәк булса, сез булдыгыз

Яшь килен дә, егет тә.

Урманнарда йөрдегез сез

“Пуховойны” җигеп тә.

Алма кебек Зөһрәләр

Яшь көе тол калдылар.

Колхоздагы авыр эшне

Алар тартып бардылар... [2,80б.]

Саимә апаның балачагы, яшьлеге дә сугыш, сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. “Сугыштан соңгы елларда колхозны алга өстерәүчеләр, әлбәттә, 13-14 яшьлек малай- шалайлар иде. Көн дә яшьтәшләремә наряд бирелә: кайсына үгез җигеп сукага, тырмага чыгарга, кайсыларына икмәк төяп, Смыловкага илтеп тапшырырга. Ярый ла, ат сбруең рәтле булса. Алары да я юкәдән, я сүстән ишеп ясалган була. Дилбегәсе дә өзелеп аптырата. Ничә җирдән төенләргә туры килә.”[2,81б.]

Өлкән яшьтәге мәгариф ветераны үзенең истәлекләрендә бик җылы хисләр белән ул вакытта колхозның авыр йөген иңнәрендә тартучы колхоз рәисе Фазлый Нуриевны искә ала.

Бу елларда иген басулары белән беррәттән күксагыз( каучук бирә торган күпьеллык үсемлек), кукуруз, бәрәңге, киндер, җитен дә үстерәләр, ә һәр басулардагы чүп- үләнне кул белән утаганнар. Колхозның шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы да булган. Анда кәбестә, кыяр, кишер кебек яшелчәләр үстерелгән, ә алма бакчасына мал-туар кермәскә дип, койма- киртә урынына, һәр кешегә бүлеп, канау казырга кушканнар.Тагын Саимә апаның истәлекләренә тукталабыз. “ Кешеләр төшке ашка кайтып китәләр. Без иптәш кызым белән су гына эчәбез дә, үзебезгә тигән өлешне казыйбыз да казыйбыз. Ник казымаска! Яшелчә бригадиры безне гел мактый: “Болай эшләсәгез, сезгә колхоз берәр сарык бирер әле”, -ди. Казыдык. Тик безгә дигән сарык бәрәнләмәгән булган икән шул. Их, юләр балачак!”[2,90б. ]


ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК. СУГЫШТАН СОҢ КОЛХОЗ-СОВХОЗЛАР ТАРИХЫ

Ике дистәгә якын Каенлыда “Каенлы” колхозы булса, күршедә генә “Ерыклы” колхозы эшләп килә. 1951 елда ике колхоз берләшеп “Каенлы” колхозы дип йөртелә башлый.

1956 елда Казан заводларының бер эшчесе Камалиев Мирзаһит утыз меңенче сыйфатында Каенлыга җибәрелә һәм колхоз рәисе вазыйфасына керешә. Камалиев М. рәислек иткән чорда колхозда күп кенә төзелеш эшләре башкарыла. Кырда, ындыр табагы янында агач бүрәнәләрдән амбарлар кордыра.

Авыл чатындагы таш кибет өстенә өскорма рәвешендә алты почмаклы колхоз идарәсе итеп корыла. .

1959 ел башында Кече Аты( Үчкә), Тоба авылларын берләштергән “Якты юл”, Байданкино һәм Байгыл авылларын эченә алган “Кызыл Зәй”, “Каенлы” колхозлары берләшеп, март аенда “Кызыл Зәй” колхозы оештырыла. Колхоз үзәге Каенлы авылында, ә колхоз председателе итеп Иманаев Рәхим Фәрди улы сайлана.

Иманаев Рәхим рәислек иткән чорда колхозда бик күп эшләр башкарыла. Каенлыда: 1960 елда колхоз конторына яңа бина салына. Сельпо конторы, амбулатория(ФАП), агач мәчет сүтелеп, клуб җиткерелә. 1959 елның җәендә Байгыл авылында эчке янулы двигатель белән эшли торган станция төзелә. Станция колхоз составына кергән авылларны электр энергиясе белән тәэмин итә. 1960 елның мартында биш авылны берләштергән Борок авыл хуҗалыгы артеле “Кызыл Зәй” колхозына кушыла. Шулай итеп “Кызыл Зәй” колхозы 11 торак пунктны үз эченә ала.

1962 елда Иманаев урынына Ризванов Назыйм Ризванович сайлана. Ул рәислек иткән чорда МТП( машина-трактор паркы) төзелә. Колхозга тракторлар гына түгел, йөк һәм җиңел машиналар кайтарыла башлый.

1961 елда акчага реформа булганлыктан, 1963 елда колхозчыларга хезмәт көненә акча да бирә башлыйлар. “Кызыл Зәй” колхозы, 1963 елда Ширәмәт районы бетерелгәнлектән, Яр Чаллы районына карый башлый.

Бу вакытта колхозчыларның берничәсе кер юу машиналары сатып алган була. Өйләрдә чикләнмәгән күләмдә лампочкалар яндыра алганнар. Колхоз тегермәне дә электр энергиясе белән эшли башлый. 1964 елның декабрендә Каенлы авылында Ибраһимов Нурислам беренче телевизор да сатып ала.

1967 елда Н.Ризванов башка эшкә күчү сәбәпле, Нурислам Ибраһимов колхоз рәисе вазыйфасына куела. Ул 1970 елның мартына кадәр “Кызыл Зәй” колхозы белән идарә итә. Ул төзелеш эшләренә игътибар биргән. Шуларның берничәсе: кирпечтән ашханә салдыра, авыл уртасында ике катлы бина калкып чыга. Анда колхоз идарәсе, авыл Советы, партия комитеты, радио челтәре, почта, саклык банкы, телефон станциясе урнаша. 1968 елда авыл урамнарында траншеялар казыла. Су колонкалары куела.1971 елның 1сентябрендә 320 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше тәмамлана.

1970 елның мартында колхоз совхоз итеп үзгәртелә. Н. Ибраһимовны Хәйруллин Нурулла Хәйруллович алыштыра. “Совхоз зур үзгәрешләр кичерә.” “Гыйнвар башында совхоз үзәге булган Каенлыда 360 урынлы яңа клубка нигез салынды. Шул ук авылда барлык уңайлыклары булган 16 фатирлы ике катлы торак йорт төзү эше башланды. Төзүчеләр аларны 1974 елда файдалануга тапшырачаклар.” Бу турыда “Ленин нурлары” район газетасында1нче ПМКның баш инженеры Н.Кутилинның мәкаләсе басыла.[1,“Ленин нурлары”]

Бу төзелешләргә кушылып авыл кырында котельная бинасы корыла. Авылдан Чистай юлына кадәр 4 километр озынлыкта дамба күтәрелә. 1973 елның мартында авылга Түбән Камадан беренче автобус килә. Нәкъ менә шушы айдан “Кызыл Зәй” совхозы директоры итеп Әхмәтшин Габделбәр Салихович куела. Ул “Кызыл Зәй” совхозы белән 22 ел җитәкчелек итә. Совхоз белән идарә итү шактый катлаулы, хуҗалык 11 авылны берләштерә, аларның бер-берсеннән шактый читтә урнашканнары да, арада кечкенә авыллар да бар, ә ул елларда кечкенә авылларны бетерү, эреләндерү политикасы бара. Габделбәр Салихович барлык авылларны саклап калу бурычын куя. Моның өчен:

-Һәр авылда мал тотарга, мал булса халык яши.

-Халыкны шәһәргә китүдән туктатырга куша.

Яңа төзелеп килүче Түбән Кама шәһәре кешеләрне магнит кебек үзенә тартып тора. Моның өчен мәдәният учаклары төзергә, юлларны төзекләндерергә, су мәсьәләсен хәл итәргә, торак йортлар җиткерергә була. Каенлыда өчәр катлы тагын ике йорт, Үчкә авылында икешәр фатирлы бер катлы биш йорт калкып чыга. Соңрак мондый йортлар Тоба, Кече Җирекле авылларында да салына. Яшәү,эшләү өчен шартлар тудыру өчен дә күп эшләр башкарыла. Орлык киптерү, Тоба, Каенлыда силос траншеялары, 1000 баш сыярлык комплекслар сафка баса. Шулай ук Красный Бор, Борок авылларында терлек абзарлары, җәйге лагерьлары төзелә. Борокта һәм Каенлыда бәрәңге, ашлама, орлык саклау складлары салына. Каенлы сигезьеллык мәктәбе, җиткерелгән дүрт йорт газ белән җылытуга күчерелә. Үчкәдә башлангыч мәктәп ремонтлана , Тобада башлангыч мәктәп яңадан төзелә. Каенлы мәктәбендә янкорма булып тир ачыла. Инеш елгасы аша язгы ташуда агызылмый торган капиталь күпер сафка баса.

“Кызыл Зәй” совхозы белән 1995-1999 нчы еллар аралыгында совхозның баш экономисты булып эшләгән Галиев Марат Әхәтович һәм Алмаз Фаррашович Фаттахов идарә итәләр. Районда күрсәткечләре буенча алдынгылар рәтендә йөргән совхоз бу чорда артка тәгәри. Шул сәбәпле, “Кызыл Зәй”нең дәрәҗәсен күтәрергә Түбән Кама УМСы җитәкчесе Риан Һадиевич Мотыйгуллинны чакыралар. Риан Мотыйгуллин совхоз белән идарә итә башлагандагы хәлләр турында искә ала: “Совхоз бетү, таралу алдында тора. Маллар бик нык кимегән, ашатырга салам да юк, фураж турында әйтмим дә. Чәчү вакыты җитте, техника төзек түгел, симәнә җитәме- юкмы, белгән юк. Беренче көннән Аксардан фураж кайтартып, сыерларның тамагын туйдырып, сөт күләмен арттырдык. Җәйге лагерьларны ремонтлап, савым сыерларны болынга озаттык. Кырларга күп итеп бодай. Арыш утырттык. Көзен гектарыннан уртача 35 центнер бодай җыеп алдык. Алдагы елларда совхоз кырларына шикәр чөгендере дә чәчтек. Чөгендерне немец технологиясе белән утырттык. Германиядән үк инженер- агрономнар килде. Чит ил белгечләре белән мин - татарча, алар немецча сөйләшә идек. Һәрвакытта да мин алар белән килешми идем. Бервакыт мин бер белгеч белән ачуланышып торганда, хәтта Илсур Метшин да(ул чорда И. Метшин Түбән Кама мэры, район җитәкчесе) килеп чыкты. Чөгендер утыртуның технологиясен үземчә аңлап эшләгәнгә, башлык хуплады да”, - дип исенә төшерде Риан абый.

Риан Мотыйгуллин “Кызыл Зәй” совхозы, соңрак “Каенлы” күмәк хуҗалыгы белән 2008 нче елга хәтле идарә итә. Аннан бу хуҗалык “Бәхетле-Агро” күмәк хуҗалыгының “Каенлы” бүлекчәсенә әверелә. Шулай итеп, 70 еллык “Каенлы” колхозы, совхозы тарихына нокта куела.

















ЙОМГАК


Туган җир... Туган авыл. Йөрәккә нинди якын, кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген бер ни дә алыштыра алмый.

Авыллар, колхоз- совхозлар... Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгы- шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче данлыклы кешеләре бар.

Мин үземнең хезмәтемдә авылым тарихындагы колхозлашу вакытына кагылышлы кайбер тарихи документларга, халыктан язып алынган мәгълүматларга таянып, 20нче гасыр башы тарихын яктырттым; колхозлашу чоры турындагы истәлек- материалларны күбрәк тупларга тырышып ,эзләнүләр алып бардым; югала барган тарихи материалларны яңартым; колхоз-совхозларда эшләгән кайбер җитәкчеләр, авылдашлар белән очраштым. Күбрәк белергә омтылдым. Эшемнең ахырында мин максатыма ирештем дип әйтә алам. Бу эзләнүләр минем яшьтәшләремә дә кызык булыр дип уйлыйм.

“Еллар үткәч, ташны казып алып әйткән халкым:минем җирем бу!

Бабаларым шунда гомер иткән, минем авылым, минем нигез бу!”- дип сүземне йомгаклыйм.










ӘДӘБИЯТ

1.“Ленин нурлары”газетасы Н. Кутилин “Совхоз зур үзгәрешләр кичерә.” 28.01.1973; Р.Хәйруллин “Кырга чыгар алдыннан” №59, 27.03.1990

2.Сөләйманова С. “Зәй сулары ага тора”Түбән Кама, 2013,80-81, 90б.

3.“Туган як” газетасы “Районның 50 еллык тантанасында” мәкаләсе, 25.03.2015

4.Шәрәфиев Ф. “Каенлы авылы тарихы” Казан, 2009, 75, 78-79, 82

























КУШЫМТА

Колхозның беренче рәисе –

Садыйков Гариф

Бөек Ватан сугышына хәтле

“Каенлы” колхозы җитәкчеләре

Садыйков Гариф – 1931-1933 нче еллар

Миңлегалиев Исмәгыйль – 1933-1939 нче еллар

Ибраһимов Миңлевәли – 1939-1941 нче еллар

Нуриев Фазлый – 1941-1951 нче еллар


Колхозның Зәй елгасына салынган беренче су тегермәне, 1933 нче ел

Бөек Октябрь бәйрәме уңаеннан үткәрелгән демонстрация, 1937 нче ел


Колхоз рәисе Камалиев Мирзаһит гаиләсе белән, 1956 нчы ел

1956 нчы елда бу йортның икенче катын М. Камалиев колхоз идарәсе итеп үзгәрттерә. Йорт әле дә исән.

Фотода- 2022 нче елның декабре

Колхоз рәисе Ибраһимов Нурислам печәнчеләр белән (уртада), 1967 нче ел

“Кызыл Зәй” совхозы директоры Әхмәтшин Габделбәр, 1973 нче ел

Риан Мотыйгуллин 1999 нчы елдан “Кызыл Зәй” совхозы, соңрак “Каенлы” күмәк хуҗалыгы белән 2008 нче елга хәтле идарә итә.

“Каенлы” колхозы, “Кызыл Зәй” совхозы турында истәлекләрен киләчәккә юллаучы авылдашларыбыз-

Фәхри абый Шәрәфиев һәм

Саимә апа Сөләйманова


























12



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!