Лексикология булеген кабатлау.Сүз әйтергә тәвәкәллек кирәк,
Сүз йөрәккә ялкын үткәрә;
Сүз киптерә, төп башына терәп,
Сүз меңнәрне яуга күтәрә.
Сүз зиһенне кайрый кайрак кебек,
Сүз сафларны ипли корычтай;
Сүз көрәшкә чыга байрак кебек,
Сүз дошманны кисә кылычтай.
( Г. Афзал)
Просмотр содержимого документа
«Лексикология булеген кабатлау»
Лексикология бүлеген кабатлау .
Сүз әйтергә тәвәкәллек кирәк, Сүз йөрәккә ялкын үткәрә; Сүз киптерә, төп башына терәп, Сүз меңнәрне яуга күтәрә. Сүз зиһенне кайрый кайрак кебек, Сүз сафларны ипли корычтай; Сүз көрәшкә чыга байрак кебек, Сүз дошманны кисә кылычтай. ( Г. Афзал)
Нәрсә ул лексика?
Лексика (грекча – сүз) – сүзләр җыелмасы. Лексика дип теге яки бу телнең сүзлек составын, җирле сөйләшләрдәге сүзләр җыелмасын теге яки бу кешенең сүзләр җыел- масын, әдәби әсәрнең сүзлек соста-вын атыйлар.
“ Лексикология” бүлеге нәрсә өйрәнә?
Лексикология – телнең лексика-сын өйрәнә торган фән атамасы.
Лексикография дип нәрсә атала ?
Телдәге сүзләрне җыю, теркәү, сүзлекләр төзү, сүзлекләрнең төрләрен өйрәнүне лексикогра-фия башкара.
Тест җаваплары 1 вариант
1. Сүзләр җыелмасын
2. Алтын куллы
3. Яхшы-яман
4. Матур, гүзәл
2 вариант
1. Махнуть рукой
2.Телен йоту
3.Кечкенә
4.Зонтик
“ Сөйләгәндә төкрек чәчмәгез. Бәлки яулык илә авызыгызны каплагыз һәм башыгызны чит тарафка чөегез.” “Бөекләр сөйләшкәндә, сүзгә катнаш-магыз. Бер сүзне күп мәртәбә кабатла-магыз.” “ Кем генә булсагыз да, адәм балалары белән әдәпле мөгамәлә кылыгыз.” “ Йомшак вә мөлаем сүзле, ихласлы булыгыз.” Р. Фәхреддин
Түбәндәге сүзләр белән туры һәм күчерелмә мәг ъ нәле сүзтезмәләр төзеп языгыз.
- Кайнар, тәмле, туры, алтын, җылы.
Дөреслеген тикшер!
- кайнар яш ь
- тәмле телле
- туры сүзле
- алтын куллы
- җылы караш
- кайнар аш
- тәмле алма
- туры сызык
- алтын йөзек
- җылы көн
“ Кем күбрәк ? “
- “ Умырзая “ сүзеннән кайсы төркем мөмкин кадәр күбрәк сүзләр төзи.
Дөреслеген тикшер !
- Урам
- Зар
- Зая
- Яр
- Рам
- Яз
- Язу
- Ыру
- Зур
- Яру
- Аз
- Азу
Түбәндәге мәкал ь ләрдән антонимнарны тап.
- Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше тат-лы.
- Өең кысан булса да күңелең иркен булсын.
- Яхшы тел –яз кебек, яман тел көз кебек.
- Туры әйткән котылган, ялганлаган тотыл-ган.
- Сөйдергән дә - тел, биздергән дә - тел.
- Күп сүзнең азы яхшы.
Бирелгән сүзләрнең синонимнарын уйлап яз.
- Зифа, өлкән, эссе, дус, саф.
Дөреслеген тикшер !
Зифа, чибәр, сылу, кәркәм, нәфис,матур.
Өлкән, эре, дәү, олы, зур.
Эссе, кайнар, кызу.
Дус, иптәш, ахирәт, сердәш.
Саф, пак ь , керсез, чиста.
Омоним сүзләр белән җөмләләр төзегез.
- Ат – ат, җәй – җәй, көзге – көзге, йөз – йөз.
Дөреслеген тикшер !
- Минем атым сабантуйда катнашты Бүген мәктәптә ату ярышлары узды
- Быелгы җәй бик җылы булды. Әнием урынымны җәеп куйган
- Көзге каршында бик озак басып торасың
- Көзге яңгырлар бик озакка китте Мин бүген ашханәдә йөз сумлык ашадым
- Бассейнда йөзү ярышлары оештырылды Әниемнең йөзенә кызыллык китермәм
Фразеологизмнарны күрсәтегез.
- 1.телен йоту
- 2. ризыгын йоту
- 3. су йоту
- 4. чәйнәп йоту
- 1. аш пешмәү
- 2. борчак пешмәү
- 3. бәрәңге пешмәү
- 4. ботка пешмәү
Йомгаклау.
- Без бүген дәрестә нинди төшенчәләрне кабатладык?
- Укучыларга билгеләр кую
- Өй эше. Антонимнар кергән табышмаклар язып килергә.