Тема : Лексикология бүлеген кабатлау.
ТОП-15 нче төркем өчен татар теле дәресе.
Максат : 1. Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту өстендә эш, антоним, омоним, синонимнарның сөйләмдәге әһәмиятен ачыклауга ярдәм итү;
2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм күнек-мәләрен булдыру, тел байлыгын арттыру.
3. Туган телгә, татар халык бәйрәмнәренә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау : Лексикология темасы буенча тестлар, слайдлар, карточкалар,
Р. Фәхретдинның үгет – нәсыйхәтләре, Г. Афзалның шигыре, мәкальләр җыентыгы
Дәрес тибы : кабатлау.
Дәрес барышы.
1.Ориентлаштыру – мотивлаштыру этабы.
1.а) психологик уңай халәт тудыру.
Хәерле көн, кадерле укучылар !
Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн туу белән, бу җирдә яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты.
ә) белемнәрне тигезләү.
- Үткән дәрестә нинди тема үттек? (лексикология бүлеген өйрәнеп бетердек.)
3. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.
Г.Афзалның сүз турында шигьри юлларын укыту. ( 2 слайд)
Сүз әйтергә тәвәкәллек кирәк,
Сүз йөрәккә ялкын үткәрә;
Сүз киптерә, төп башына терәп,
Сүз меңнәрне яуга күтәрә.
Сүз зиһенне кайрый кайрак кебек,
Сүз сафларны ипли корычтай;
Сүз кәрәшкә чыга байрак кебек,
Сүз дошманны кисә кылычтай..
Нәрсә ул сүз ? Тел белеменең кайсы бүлегендә без сүзгә төшенчә бирдек ? (лексикологиядә).
Без сезнең белән бүгенге дәрестә лексикология бүлеген кабатлый.Дәфтәрләргә число, тема языла.
2. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.
4. Уку мәсьәләсен чишү.
Ә хәзер лексикология бүлеге буенча сорауларга җавап бирәбез.( төркемнәрдә эшләү.)
- Нәрсә ул лексика ? (4 слайд).Җавапларын слайдлардагы җаваплар белән тикшереп бару.
Лексика (грекча – сүз) – сүзләр җыелмасы. Лексика дип теге яки бу телнең сүзлек составын, җирле сөйләшләрдәге сүзләр җыелмасын теге яки бу кеше-нең сүзләр җыелмасын, әдәби әсәрнең сүзлек составын атыйлар. (5 слайд )
- Лексикология бүлеге нәрсә өйрәнә ? (6 слайд )
Лексикология – телнең лексикасын өйрәнә торган фән атамасы. ( 7 слайд )
- Лексикография дип нәрсә атала ? (8 слайд)
Телдәге сүзләрне җыю, теркәү, сүзлекләр төзү, сүзлекләрнең төрләрен өйрә-нүне лексикография башкара. (9 слайд). Үзбәя.
Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеге буенча тестлар эшләтү. (тестлар 2 вариантта бирелә).
А1 Лексика нәрсәне өйрәнә ?
а) авазларны һәм хәрефләрне
ә) сүзләрнең ясалышын һәм төрләнешен
б) сүзтезмә һәм җөмләләрне
в) сүзләр җыелмасын
А2 Алтын сүзе кайсы сүзтезмәдә күчерелмә мәгънәдә килгән ?
а) алтын куллы
ә) алтын муенса
б) алтын йөзек
А3 Кайсы төркемдә антонимнар бирелгән.
а) яхшы - яман
а) яхшы, әйбәт
б) көзге – көзге
А4 Кайсы төркемдә синонимнар бирелгән?
а) матур, гүзәл
ә) чиста-пычырак
б) якын-ерак
А5 Бирелгән фразеологизмның русчага тәрҗемәсен языгыз:
Кул селтәү
а) глаза на лоб лезут
ә) махнуть рукой
б) находить общий язык
А6 Фразеологизмнарны күрсәтегез.
а) телен йоту
ә) ризыгын йоту
б) су йоту
в) чәйнәп йоту
А7 Зур сүзенең антонимын билгелә.
а) өлкән
ә) кыска
б) кечкенә
А 8 “Чатыр” сүзенең синонимын языгыз
а) дежур
ә) зонтик
б) рюкзак
Җавапларын слайдтагы җаваплар белән тикшерү. Үзбәя.
Ә хәзер күренекле галим, телче Р.Фәхреддинның сөйләгәндә кулланыла торган кайбер киңәшләренә тукталып китик.
“Сөйләгәндә төкрек чәчмәгез. Бәлки яулык илә авызыгызны каплагыз һәм башыгызны чит тарафка чөегез.”
“Бөекләр сөйләшкәндә, сүзгә катнашмагыз. Бер сүзне күп мәртәбә ка-батламагыз.”
“ Кем генә булсагыз да, адәм балалары белән әдәпле мөгамәлә кылыгыз.”
“ Йомшак вә мөлаем сүзле, ихласлы булыгыз.” (3 слайд)
Р.Фәхреддин киңәшләре безне нәрсәгә өйрәтә ? ( төркемнәрдә эш). Үзбәя.
Түбәндәге сүзләр белән туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзтезмәләр уйлап язу.
Кайнар, тәмле, туры, алтын, җылы.(10 слайд).
Дөреслеген тикшерү. Үзбәя.
“ Кем күбрәк “ уены уйнату. “Умырзая “ сүзеннән яңа сүзләр төзү. Кайсы
төркем күбрәк сүз төзер.
Төркемнәрне тикшерү. Үзбәя.
Дәреслек белән эшләү.
257 нче күнегү. (язма).
Нәрсә ул “Нәүрүз” ? ( Берничә укучы ” Нәүрүз” бәйрәме турында сөйли.)
Татар халкының бу бәйрәме кайчан үткәрелә ?
Тиешле хәрефләрне куеп, текстның беренче өлешен күчереп язу.( 1 укучы тактада яза.) Үзбәя.
Түбәндәге мәкальләрдән антонимнарны табу.( 13 слайд) Төркемнәрдә эш.
Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.
Өең кысан булса да күңелең иркен булсын.
Яхшы тел –яз кебек, яман тел көз кебек.
Туры әйткән котылган, ялганлаган тотылган.
Сөйдергән дә - тел, биздергән дә - тел.
Күп сүзнең азы яхшы. (Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлату). Үзбәя.
Бирелгән сүзләрнең синонимнарын уйлап язу. ( 14 слайд).Төркемнәрдә эш. Карточкалар белән эшләү.
Зифа, өлкән, эссе, дус, саф.
Дөреслеген тикшерү. ( 15 слайд ).
Зифа, чибәр, сылу, күркәм, нәфис,матур.
Өлкән, эре, дәү, олы, зур.
Эссе, кайнар, кызу.
Дус, иптәш, ахирәт, сердәш.
Саф, пакь, керсез, чиста. Үзбәя.
Омоним сүзләр белән җөмләләр төзү.
Ат – ат, җәй – җәй, көзге – көзге, йөз – йөз.Үзбәя.
Фразелогизмнарны күрсәтегез.
телен йоту
ризыгын йоту
су йоту
чәйнәп йоту
аш пешмәү
борчак пешмәү
бәрәңге пешмәү
ботка пешмәү
5.Рефлексия.
Дәрестә нинди уку мәсьәләсен чиштек ?
Лексикологиянең әһәмияте нинди ?
Дәрескә гомуми бәя кую.
Өй эше.
258 нче күнегү.
Антонимнар кергән мәкальләр язып кил.
Антонимнар кергән шаян табышмаклар уйлап яз.