СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әлифба бәйрәме - 2020 учебный год

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка мероприятия предназначена для проведения праздника букваря.

Просмотр содержимого документа
«Әлифба бәйрәме - 2020 учебный год»

Слайд 1-2 Җыр: “Бәйрәм бүген”җыры яңгырый.

А.б. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, әтиләр, кунаклар! Без сезнең белән бүген “Әлифба” бәйрәменә җыелдык. Безнең кечкенә укучыларыбызның зур бәйрәме бу. Чөнки алар гаилә тырышлыгы белән хәзер укый да, яза да беләләр. Әйдәгез, аларны алга чакырыйк, тик берәмләп кенә. Мин алар турында аз гына бәяләмә укыйм, сез кем икәнен әйтерсез, аннан соң аларны бирегә чакыра торырбыз. Слайд 3 - 6


Укытучы Слайд 7 - 8

-Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.Аларга хәрефләр тану,алардан иҗекләр,сүзләр төзү,укырга өйрәнү җиңел булмады.Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар. Бүген сыйныфтагы һәр бала укый белә. Әлифба – баланың беренче уку китабы . Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый . (Әлифба залда)


Убырлы керә (Зәлия) (кулында хәрефләр язылган шарлар): Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник мине дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне? Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.


Укытучы: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Безгә комачаулама.


Убырлы: Ярар инде. Тик бер шартым бар. Менә мин сезгә хәрефле шарлар алып килдем. Шул хәрефләрдән сүз төзегез! Шунда сезгә бик кирәкле бер сүз чыгар.


Ә Әтәчем иртән тора Л Күзләремнән яшьләр чыкты ,

Һава ярып кычкыра . Капкан идем лимонны .

Ашыгырга куша ул Сары булгач , бик тәмле дип

Мәктәп – белем иленә. Белгән идем мин аны .



И И хәрефе ипидә бар , Ф Ябалакның зур күзләре

Бар ул ил һәм иректә . Ялтырый караңгыда.

И хәрефе икелегә Ф хәрефенә бик охшаган

Укымаска өйрәтә . Туп – туры караганда .



Б Бәр барабан , уйна быргы ,

Бар кешеләр ишетсен .

Б дан башка бәйрәм югын

Барчасы күреп китсен .

А хәрефе

А хәрефе алмада

А хәрефе агачта

А хәрефен яратабыз

Өйрәнәбез иң башта.


БЕРГӘ: ӘЛИФБА

39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә.

Олы ярдәмче булдың син

Рәхмәт инде Әлифба!


Укытучы

Аз да түгел, күп тә түгел,

Утыз тугыз төп- төгәл.

Тәртип белән тезегез,

Рәттән әйтеп бирегез,

Аны белә һәр бала,

Бу рәт ни дип атала? (Алфавит) Слайд 9


Әлифба.

- Бик яхшы укырга өйрәнгәнсез икән, балалар. Шигырьләрне бик матур сөйлисез. Мине шулай яхшы үзләштергәнегез өчен мин сезгә менә шушындый таныклыклар тапшырам. Алга таба да шулай тырышып укыгыз, Туган телне дә яратыгыз.

Слайд 10 (Таныклыклар тапшыра, уку китабы керә)


Җыр: Әлифба

Әлифба.

-Рәхмәт, балалар.Мин үземә алмашка туган тел китабын калдырам. Тырышып укыгыз, китмпны яратыгыз. Сау булыгыз. (чыгып китә)


СЛАЙД 11 Уку: Көттем мин бергәләп

Укыр көн җиткәнне

Мин әле өр-яңа

Бер тапсыз битләрем .

Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя

Мәкальләр күтәреп

Май ае җиткәнче укырга җитәрлек.

Туган тел – иң әйбәт шигырь

Туган тел – иң әйбәт җыр

Туган тел – иң әйбәт китап

Туган тел – иң якын тел.

Шүрәле керә: (Регина)

-Исәнмесез, балалар. Сез Убырлыны күрмәдегезме. Убырлы миңа «мин Керкәле мәктәбенә « Әлифба » бәйрәменә барам” - дигәч, ышанмаган идем. И, монда утыра икән. Мин дә барып хәлләрен белеп килим әле дидем. Сез мине таныдыгызмы соң? Мин нинди әкияттән соң?


Укучылар: Шүрәле


Шүрәле:

-Минем дә сезне сынап карыйсым килә.Мин сезгә табышмаклар алып килдем. Шуларга җавап бирегез әле.

(Слайдлар 12 - 19)


Барбарики” биюе (ата-аналар белән уеннар)


Туган тел. Табышмакларны да бик яхшы беләсез икән. Бик рәхмәт. Ә хәрефләрне Сезгә тагын нинди китап өйрәнергә ярдәм итте.

АЗ-БУ-КА СЛАЙД 20


Прапрадедовской порой

Встали буквы в четкий строй.

Строй как строй, да не простой,

Он зовется азбукой.


Песня «33 родных сестрицы» СЛАЙД 21


Садясь за парту осторожно,
Чтоб школьной формы не измять,
Мы Азбуки свои открыли,
Раскрыли школьную тетрадь.


- Теперь мы знаем буквы, слоги.
Умеем говорить, считать.
И постепенно, понемногу
Мы научились все читать.

(Азбука керә)


Азбука (Ильяс). –Здравствуйте, ребята. Я принесла вам загадки.


Угадайте сказочного героя

Внучка к бабушке пошла,

Пироги к ней понесла.

Серый волк за ней следил,

Обманул и проглотил! (Красная шапочка) (СЛАЙД 22)


2. У отца есть мальчик странный,
Необычный, деревянный,
На земле и под водой
Ищет ключик золотой,
Всюду нос сует свой длинный...
Кто же это?.. (Буратино) (СЛАЙД 23)


3. Толстяк живет на крыше,
Летает он всех выше.

(Карлсон) (СЛАЙД 24)

-Вы хорошо усвоели азбуку. Я вам вручаю удостоверения. Слайд 25

- До свиданья, ребята.

Җыр «Если с книгой дружишь ты…» (если с другом вышел в путь көенә)


(Математика керә) Сабина

М. - Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?


-Укырга, язарга ( Р)


-Санарга (Ә)


-Дус,тату булырга (И.)


-Туган илне сөяргә (Б.)


Математика. Мин сезнең белемегезне сынап карыйм.

(Слайдлар 26 - 28)

-Рәхмәт, балалар. Математика фәнен яхшы өйрәнгәнсез икән. Мин сезгә таныклыклар (Слайд 29) тапшырам.


(ишектән атылып-бәрелеп бер малай килеп керә)

Малай: Әй, нишлисез монда? Нәрсәгә дип барыгыз да җыелдыгыз?


Укытучы: Абау, кем бу? Нинди тәртипсез малай бу? Ишек шаку юк, исәндәшү юк, атылып-бәрелеп килеп керде дә, әллә нинди ямьез сүзләр сөйли башлады???

(малай әле кызларның чәчләрен тарта, әле малайларны ң арткасына төртә)


Укытучы: Нишлисең син, малай? Кем син? Башлангыч сыйныф укучысыдыр әле бәлки? Өй эшләрен дә хәзерләп йөрми торгандыр әле?


Малай: Мин укучы түгел, ләкин укучы булсам дә, өй эшләрен эшләмәс идем. Сез дә эшләмәгез. Нәрсәгә ул өй эше? Рәхәтләнеп уйнамыйча?

Укытучы: Абау, кем соң син? Безнең балаларны әшәкелеккә өйрәтеп йөрисең?


Малай: Слайд 30 Танымыйсызмы? (көлә) Белмәсәгез, белегез (кофтасын салып ыргыта, анда “2” ле дигән язу) “2” ле билгесе булам мин! Сезнең классыгызда калырга дип килдем.


Укытучы: (малайның кофтасын алып бирә) Ә менә ни өчен шундый тәртипсез, таркау икән син. Балалар безнең арабызда андыйлар бармы соң?


Укучылар: Юк, юк!

Укытучы: Дөрес, балалар, безнең класста андый укучы юк. “2” ле алганыбыз да юк, киләчәктә дә алырга язмасын. Димәк икеле без сине кабул итмибез. Син безгә кирәк түгел. Бар, кит.

(“2” лене төртеп чыгарып җибәрәләр)

(йөгереп “3” ле килеп керә дә ишек төбендә тукталып кала)


3” ле: Слайд 31 Гафу итегез, ишекне шакып керергә онытканмын. Нинди бәйрәм сездә?


Укытучы: Бездә Әлифба бәйрәме, “3” ле. Син әле тагын бер әйберне оныттың, исеңә төшер әле.

3” ле: Нәрсәне? Ә-ә-ә. Исәнмесез!


Балалар: Исәнмесез, “3” ле, исәнмесез.


3” ле: Мине сезгә билгеләр патшалыгыннан җибәргәннәр иде. Сезнең класста калырга куштылар.


Укытучы: “3” лене? Безнең класста алып калыргамы? Ишекне шакып керергә онытып җибәрдең, “исәнмесез”не дә мин әйткәч кенә исеңә төшердең. Хәтерең начар бит синең, “3” ле. Балалар, нишлибез? Алып калабызмы “3” лене?


Укучылар: Ю-у-ук, алып калмыйбыз. Безгә “3” ле кирәк түгел.

(ишек шакыган тавыш килә)


Укытучы: Кем бар анда? Керегез.


4” ле (керә) Исәнмесез! Слайд 32


Укучылар: Исәнмесез, “4” ле, исәнмесез! Әйдә, рәхим ит!


4” ле: Әлифба бәйрәме үткәрәсезме әллә? 1 нче класс укучыларын Әлифбаны өйрәнеп бетергәннәр дип ишеткән идем.

Укытучы: Әйе шул, “4” ле, син дә безнең бәйрәмгә рәхим ит.


4” ле: Мин үзем дә сезнең класста калырмын дип килгән идем. Кабул итәрсезме соң мине? Сирәк-мирәк кенә оныткалап җибәрәм инде мин.


Укытучы: Балалар нишлибез? Алып калабызмы “4” лене? Үзен яхшы яктан гына күрсәтте бит.


Укучылар: Әйе, алып калабыз.

Балалар, сез тагы кемнедер көтәсез ахрысы? Кемне көтәсез?


Укучылар: “5” лене көтәбез.


Слайд 33

5”ле Исәнмесез, саумысез,

Минем нәни дусларым.

Кемнәр авырлыктан качмый-

яратам мин шуларны.


Хор: Әйдә,”5 “ле, уз,

Мәңге бездә кал.

Губки бантиком” биюе (ата-аналарга уеннар)


Укытучы. Балалар ярты ел эчендә нинди һөнәрләр үзләштерүләрен күрсәттеләр. Шуларны раслап мин аларга дипломнар тапшырам. Слайд 34

Слайд 35 Бәйрәмебезне йомгаклар вакыт җитте.

Кадерле укытучыларыбыз! Әти-әниләребез!

Сезнең алда вәгъдә бирәбез!


1 укучы: Тырышып укырга


2 укучы: Ялкауланмаска,


3 укучы: Артка калмаска!


4 укучы: “2” ле алмаска!


Барысы бергә: Әйдәп барырга, “5” кә укырга.



















Артта калды авыр хезмәт

Иҗекләп сүзләр төзү

Бу дипломнар сезгә бүләк

Бу инде – олы җиңү!


Кадерле Нәни дустым!

Бүген син беренче китабыңның соңгы битен яптың. Саубуллашу мизгелләре дә килеп җитте. Без бергәләп матур итеп укырга һәм дөрес итеп язарга өйрәндек. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калма, яңадан-яңа үрләр яула. Киләчәккә матур өметләр, хыяллар кор һәм шуларга иреш!

Синең беренче билгеләрең:

Ручка тоту -5

Дөрес утыру – 5

Хәрефләрне тану – 5

Хәрефләрдән сүзләр төзү – 5

Иҗекләп уку – 5

Рәсем буенча хикәя төзү – 5

Укытучыны игътибар белән тыңлау – 5

Хәрефләрне яза белү – 5

Беренче укытучың: Мулләхмәтова Д.Ә.

Әлифба бәйрәме март 2016 ел


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!