Просмотр содержимого документа
«"Әлифба" бәйрәме»
“Әлифба” бәйрәме.
Җыр “Туган тел”.
Укытучы: Хәерле кич, кадерле әти-әниләр, кунаклар, укучылар!
Алып баручы:
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә!
Бәйрәмнәр кирәк әтигә,
Бәйрәмнәр кирәк әнигә,
Бабай белән әбигә!
Бәйрәмнәр бездә җитәрлек
Үзе бәйрәм балачак!
Балачакның шат еллары,
Балачакның шат җырлары
Мәңге истә калачак!
Бәйрәмнәр бик күп болай да,
Ә шулай да, ә шулай да
Иң шәп бәйрәм - әлифбалы балачак
Мәңге истә калачак.
“Дустым бар” җыры.
Халиуллина Зарина
Тышта матур яз җиткәндә
Без җыелдык бәйрәмгә.
Безнең шатлык эчкә сыймый
Сезгә ничек сөйләргә?
Азамат
Бүген бездә зур тантана
Моңсу да ул, ямьле дә,
Әлифбабыз китә бездән,
Бу көн калыр хәтердә.
Хөснетдинова Зарина
Алтын яуган көзге көндә
Тыйнак үттек класска,
Әлифбаны кулга алдык,
Әй, сөендек шул чакта.
Укытучы: Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәменә җыелдык без. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.
Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана.
Бәйрәмебез котлы булсын!
Зилә
Иң якын дустыбыз
Булдың син гел безнең
Һәр хәреф елмаеп
Әйтте үз исемен.
Сөләйман (“Ә” хәрефе белән)
“Әни”, - дип телем ачылган
Әни сөйгән, назлаган,
Кайсыгыз соң дәфтәренә
“Ә” хәрефе язмаган.
Аделия (“Л” хәрефе)
Күзләремнән яшьләр чыкты,
Капкан идем лимонны.
Сары булгач, бик тәмле дип
Белгән идем мин аны.
Диана (“И” хәрефе)
Бер карасаң, үзе кырда була,
Исең китә башак җырына.
Бер карасаң, табын түрендә ул,
Җыя барсын үзе кырына.
Илнур (“Ф” хәрефе)
Фил бүрәнә ташып йөри,
Коры урман эчендә,
Һаман тора күз алдында,
Күрсәм дә тик... төшемдә.
Азалия (“Б” хәрефе)
Бөрлегәнем, җиләгем, дип
Иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә,
Мин бит әле бик нәни.
Лиана (“А” хәрефе)
А хәрефе бик күп җирдә:
Алма, акбур, агачта.
А хәрефен яратабыз,
Өйрәнәбез иң башта.
Тимур.
Сизелмичә үтте көннәр,
Хәреф арты хәрефләр,
Башка китап көтә безне,
Әкиятләр, шигырьләр.
Атлас.
39 хәреф белән
Таныштык без тиз генә,
Олы ярдәмче булдың син,
Рәхмәт инде, Әлифба!
Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!
Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.
(Әлифба керә).
Әлифба. Мин Әлифба, таныйсызмы,
Танымыйм дип тормыйсызмы?
Юктыр, юктыр, ышанам,
Сезне күреп шатланам.
Исемдә һәрберебезнең
Күңелле йөзләрегез.
Яхшы дигәч, укытучыгыз,
Елмайды күзләрегез.
Хәзер инде зур кешеләр,
Балалар, булдыгыз сез.
Төрле-төрле китапларны
Яратып укырсыз сез.
Ул китаплар бик күп төрле,
Анда барсы язылган,
Елгалар һәм диңгезләр,
Җир дә түгәрәк икән.
Күк йөзенең юк чите,
Космонавтлар белде,
Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр,
Бар да могҗиза икән.
Машинистлар, тегүчеләр,
Пешекчеләр, тимерчеләр,
Урманчылар, шахтерлар,
Космонавт, актерлар,
Трактористлар, врачлар,
Җырчылар, савымчылар-
Барысы да кайчандыр
Беренчегә кергәннәр.
Парта артына утырып,
Әлифбаны күргәннәр.
Укытучы. Дөрес, күреп кенә калмаганнар, ә аны өйрәнгәннәр. Әйдәгез әле без дә Әлифбаның безне нәрсәгә өйрәткәнен күрсәтеп китик.
Татар биюе.
Халиуллина Зарина.
Әлифбада утыз тугыз
Хәрефне без өйрәндек,
Җырлар итеп җырладык та,
Шигырь итеп сөйләдек.
Азамат.
Хәреф безгә юлны ачты
Әкиятләр иленә.
Шигырьләр һәм хикәяләр
Өйрәндек без тиз генә.
Хөснетдинова Зарина.
Сәнгатьле итеп сөйләргә,
Аңлаешлы укырга,
Табышмаклар чишәргә
Өйрәттең син, Әлифба.
Зилә.
Кызларны ул зур ярдәмче,
Булышчы булсын диде.
Эшләгән һәрбер эшләре
Елмаеп торсын диде.
Сөләйман.
Ә малайларга Әлифба
Өйрәтте җитез булырга.
Батыр, кыю кешеләрдән
Үрнәк алып торырга.
Аделия.
Өйрәтте Әлифба безне
Табигатьне сөяргә.
Кечкенә дусларыбызга
Бул син, дустым, дияргә.
Диана.
Курыкмаска салкыннан,
Яңгыр, яшен, карыннан.
Дус булсагыз, яратсагыз,
Файда тияр барыннан.
Атлас.
Өйрәтте чиста булырга,
Пөхтәлекне сакларга,
Усал, ямьсезләрдән безгә
Кечкенәләрне якларга.
Тимур.
Ял минутлары да истә,
Күрсәтеп китик әле,
Сәламәт, җитез булырга,
Өйрәтте алар безне.
Җыр “Күрсәтәле үскәнем”.
Туган тел.
Исәнмесез, минем матур,
Сөекле дусларым.
Тырышып укучы
Кызларым, улларым.
Әлифба бәйрәмен
Мин котлыйм ихластан
Афәрин, дусларым,
Уңгансыз һәр яктан.
Әлифба.
Яратып укыгыз,
Туган тел китабын,
Анда күп әкиятләр,
Рәсемнәр күп тагын.
Ул сезне өйрәтер
Ватанны сөяргә
Табигать-ананың
Кадерен белергә.
Шаян бию.
Илнур.
Әлифба, әлифба,
Беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә
Зур бәйрәм шикелле.
Азалия.
Иң якын дустыбыз
Булдың син гел безнең.
Һәр хәреф елмаеп
Әйтте үз исемен.
Лиана.
Әлифба, әлифба,
Китәсең бит инде,
Җыр итеп җырларбыз
Иң соңгы битеңне.
Җыр “Әлифба”.
Туган тел.
Китап – ярдәмчең синең,
Дустың, киңәшчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма, син
Керле кул белән аны,
Беркайчан да тотма син.
Күзең белән кара син,
Күңелең белән уйла син,
Уен уйлап, язуыңны,
Ялгыш язып куйма син.
Дәфтәрең чиста булсын,
Китабың көлеп торсын,
Ачып җибәргәндә син,
Үзлегеннән укылсын.
Җыр “Туган тел”.
Әлифба бәйрәме
Укытучы: Миннушина Луиза Радик кызы
2015-2016 уку елы