Просмотр содержимого документа
«3 нче сыйныф өчен тест биремнәре.Татар төркеме»
3 НЧЕ СЫЙНЫФТА Ф.Ф.ХАРИСОВ, Г.Р.ШАКИРОВА, Р.К.СӘГЪДИЕВА, Л.К.ХИСМӘТОВА ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕ БУЕНЧА ТЕСТ БИРЕМНӘРЕ
СЫЙФАТ
1.Сыйфат нәрсәне белдерә?
А)предметның эшен,хәрәкәтен;
Ә)предметны;
Б)предметның билгесен.
2.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
А)кем?нәрсә?
Ә)нинди?кайсы?
Б)нишли?нишләде?нишләгән?нишләячәк?нишләр?
3.Кайсы төркемдә сыйфатлар гына бирелгән?
А)акыллы, зур,тәмле;
Ә)кояш, ямьле,болытлы;
Б)баллы, барам,болытлы.
4.Күктә ак болытлар йөзә дигән җөмләдә сыйфатланмыш –
А)күктә;
Ә)ак;
Б)болытлар.
5.Антоним сыфатлар булган рәтне тап.
А)кечкенә-бәләкәй;
Ә)авыр-җиңел;
Б)җылы-эссе.
ФИГЫЛЬ
1.Фигыль нәрсәне белдерә?
А)предметның эшен,хәрәкәтен;
Ә)предметны;
Б)предметның билгесен.
2.Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
А)кем?нәрсә?
Ә)нинди?кайсы?
Б)нишли?нишләде?нишләгән?нишләячәк?нишләр?
3.Фигыльләр генә булган рәтне билгелә.
А)ашый, аш-су,ашлы;
Ә)шатлана,шатлык, шатлыклы;
Б)сөенде, елмая, көлә.
4.Хәзерге заман хикәя фигыльне билгелә.
А)күрәчәк,күрер;
Ә)күрә;
Б)күрде, күргән.
5.Үткән заман хикәя фигыльләрне тап.
А)чакыра;
Ә)чакырды, чакырган;
Б)чакырыр, чакырачак.
6.Киләчәк заман хикәя фигыльне тап.
А)өйрәнде;
Ә)өйрәнә;
Б)өйрәнер, өйрәнәчәк.
ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ ТЕСТЫ
1.Ялгызлык исемне билгелә.
А)урманчы;
Ә)наратлар;
Б)Зәлия.
2.Төшем килешендәге сүзне тап.
А)урам;
Ә)урамнан;
Б)урамны.
3.КАЗАНГА сүзенә сорау куй.
А)нәрсәнең?
Ә)кая?
Б)кайда?
4.ҖЫЛЫ сыйфатының синонимын тап.
А)эссе;
Ә)суык;
Б)салкын.
5.АПА МИНЕ ЧӘЙГӘ ЧАКЫРДЫ – дигән җөмләдә бирелгән алмашлыкның килешен күрсәт.
А)иялек килеше;
Ә)төшем килеше;
Б)чыгыш килеше.
6.Сорау алмашлыклары гына булган рәтне билгелә.
А)сезнең, нәрсәнең, кайда;
Ә)синнән, бездә, алар;
Б)кем?нәрсә?нинди?
7.Хатаны тап.
А)өчәү эшли;
Ә)унынчы кеше;
Б)утыз алмалар.
8.ЯЗАБЫЗ фигыле
А) 1 затта күплек санда килгән;
Ә) 11 затта күплек санда килгән;
Б) 111 затта күплек санда килгән.
9.УКЫДЫМ фигыле
А)хәзерге заманда;
Ә)үткән заманда;
Б)киләчәк заманда килгән.
10.КИЛӘЧӘК ЗАМАНДАГЫ ХИКӘЯ ФИГЫЛЬНЕ БИЛГЕЛӘ.
А)килгән;
Ә)табар;
Б)сөйли.