Идрис Туктар укулары.
Идрис Туктар“Авыраяк” хикәясе.
3 нче сыйныфта укучы рус телле балаларга татар теле укыту дәресе конспекты.
Аглуллина Фаягуль Ярулловна
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема: Идрис Туктарның «Авыраяк» хикәясе.
Дәрес максатлары:
1) И.Туктарның “Авыраяк” хикәясе белән таныштыру, дөрес укырга өйрәтү;
2) укучыларның уку күнекмәләрен үстерү, сөйләм телен баету;
3) укучыларда эш карата мәхәббәт, тырышлык, эшчәнлекне тәрбияләү.
Җиһазлау: Дәреслек: татар теле. 3 нче сыйныф. Авторлар: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан:“Мәгариф” нәшрияты, 2013 нчы ел,укытучылар өчен методик ярдәмлек.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
1) Укучыларның игътибарын туплау; дәрес материалын теләп үзләштерү өчен, уңай психологик халәт булдыру.
2) укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.
Кәефләрегез ничек соң?
Кәефләребез әйбәт.
Кояшлы көн кебек,
Тукай телен, татар телен
Өйрәнергә дип килдек.
3) Бер-беребезгә уңышлы көн теләп, бүгенге уку дәресен башлап җибәрәбез, укучылар!
II. Өй эше тикшерү.
Ялкаулар турында мәкальләр һәм эйтемнәр.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
Табышмакка җавап бир!
Не колода и не пень,а лежит он целый день.(лентяй)
Ике күзле багана көз узмый дип зарлана.(ялкау)
Что случилось бы с нами,если бы все мы были лентяями?
1. Уку мәсьәләсен кую :
- Бүгенге дәрестә И.Туктарның“Авыраяк” хикәясен укырбыз. Автор кемне “Авыраяк” дип атаган икән?Ни өчен? Әсәрне укыгач, шул сорауга җавап табарбыз.
2. Укучыларга Идрис Туктар турында кыскача мәгълүмат бирү.
Родился в 1896 году в деревне Балышлы Сафаровской волости Уфимского уезда Уфимской губернии. Окончил русскую начальную школу в Уфе, учился на литературном факультете Казанского государственного педагогического института. Служил в царской армии (1915-1917 гг.), Красной Армии (1943—1945 гг.).
Работал в Кучкаре заведующим клубом, библиотекарем, в Свердловске — в газете «Коммунист», корректором в газете «Кызыл Татарстан»; в 1945-1947 гг. в Киеве — преподавателем судостроительного техникума, библиотекарем индустриального техникума.
Работал в Зеленодольске преподавателем на рабфаке и в ФЗО, был директором городской центральной библиотеки.
Начал писать с 1924 года маленькие рассказы о гражданской войне. Известен как детский писатель и переводчик с русского на татарский язык. Автор более 10 книг, в т.ч. сборников рассказов «Партизаннар» («Партизаны», 1931 г.), повесть «Сиксән беренче штольня» («Штольня №81», 1932 г.), роман «Ике егет» («Два парня», 1964 г.), сборников рассказов для детей «Абыем буреге» («Шапка моего брата», 1959 г.), «Батырлыкта — матурлык» («Геройство — это здорово», 1976 г.).
Умер 20 октября 1982 года в г. Зеленодольске.
Физминутка .“Без карлар !” уены
Без-карлар очабыз,
Як-якка кунабыз.
Җил тынган арада
Ял итеп алабыз!
IV. Яңа сүзләр белән таныштыру.
Тактада язылган яңа сүзләр:
тимераяк
әнкәй
эрегән
бүрегем
авыраяк
астында
1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау .” Дөрес әйт!” уены
2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла): ”Минем арттан кабатла!” уены
- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;
- сүзтезмә әйтү: авыраяк ялкау, минем бүрегем һ.б.;
- 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү:
“Җөмлә төзеп әйт!” уены
V. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.
1.“Тәрҗемәче” уены. Балалар парларда бер-берсеннән сүзләрнең тәрҗемәсен сорыйлар.
2. Сүзләрнең антоним парларын табу.
авыр - ... ялкау - ...
озак - ... җылы - ...
чыкты - ... астында - ...
Физминутка.
Без әле бераз арыдык, ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,ә аннары – артка.
Уңга, сулга борабыз, аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез, кулларны биетәбез.
2.Тел шомарткычы:
Ялкау Якуп ята йоклап,
Яшел юрган ябынып.
VI. Хикәяне үрнәк уку.
Авыраяк озак йоклады. Ахырда уянды. Иснәнде, киерелде. Тәрәзәдән карады. Тышта, тәрәзә каршында, боз каткан иде.
Авыраяк:
– Әнкәй, минем тимераякларым кайда икән?– диде.
Әнкәсе ярдәме белән тимераякларны эзләп тапты.
– Әнкәй, минем тимераякларны бәйләш әле.
Әнкәсе тимераякларын бәйләште.
– Әнкәй, минем пальтом кайда?
Авыраякның пальтосы үз урынында түгел иде.
– Әнкәй, әнкәй, минем бүрегем кайда соң?
Авыраякның бүреге су кисмәге артыннан табылды.
– Әнкәй, әнкәй! Минем бияләйләрем кайда икән инде?
Бияләйләренең берсе карават астында, икенчесе диван астында иде. Әнкәсе аларны кисәү агачы белән өстерәп чыгарды.
Авыраяк авыраеп кына ишек алдына чыкса, әлеге боз эрегән дә беткән.
VII.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Хикәяне “чылбыр буенча” кабат укыту.
2. Сорау-җавап рәвешендә әсәргә анализ ясау:
“Син миңа,мин сиңа!” уены.
3.Проблемалы сорауга җавап бирү :
- Автор кемне авыраяк дип атаган?
4.-Ни өчен? (какую важную мысль хотел донести до нас автор?)
5. Хикәяне рольләргә бүлеп уку.
Ялкау ятып эшли,утырып йоклый.
Лень до добра не доводит.
-Бу мәкальләр нәрсә турында? Бу мәкальләр сезгә нәрсә әйтергә тели?(какая мудрость заключена в каждой пословице. Объясните её смысл.)
VIII. Йомгаклау.
Дәрескә нәтиҗә ясау.
1. Укучылар без дәрестә нинди хикәя белән таныштык? Аны кем язган?(над чем тебя заставил задуматься прочитанный рассказ?)
2.Өйгә эш итеп хикәянең эчтәлегенә туры килерлек татарча 2 сорау җөмлә төзеп килергә.(Составить 2 вопросительных предложений по содержанию текста на татарском языке.)
3.Билгеләр кую
Дәрес тәмам.Барыгызга да рәхмәт.Саубулыгыз.